Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
10 октябрь 2022, 21:53

Зәбир ГЫЙМАЙ. Кар астында калган эзләр. Хикәя

Мирзайның үч алу тойгысы үз-үзен кызгану хисе белән алышынды. Ләгънәт хайван... Әзмәвердәй ирдән имгәк ясады бит... Кырык ике генә яшь бит әле аңа... Дөньяның артына тибеп яши башлагач кына... И-и-х!..

Зәбир ГЫЙМАЙ. Кар астында калган эзләр. Хикәя
Зәбир ГЫЙМАЙ. Кар астында калган эзләр. Хикәя

I

Мирзай туктады. Флягасын ачып, голт-голт аракы йотты, тәмәке төтененнән саргайган эре тешләрен күрсәтеп, үзалдына канәгать елмайды!..

Яралы поши аучыдан кырык-илле адым чамасы гына алда чак сөйрәлә иде. Хәзер ул пошины Ташлыяр чокырына куа. Югыйсә авыл ягына каера башлаган иде, мәхлук. Каршына төшәр өчен Мирзайга шактый тирләргә туры килде.

Шулай бер мәҗлестә утырганда, сүз ара сүз чыгып, Чатан Закир әйткән иде: үлемгә дучар ителгән киек-җанварның исән калырга туксан тугыз өмете дә киселсә, ул соңгы өметенә – кешеләр янына бара, адәм балалары янында үзенә соңгы яклау,  котылу  эзли, имеш... Әллә инде хак сүз әйткән тагын!..

Мирзай пошиның юлын кисте.

Ташлыяр чокырында ул аны дөмектерәчәк. Аулак, ипле урын... Сразы тунап, итен кискәләп, карга күмеп, яшереп китәргә кирәк булыр. Күрше авылда баҗасы яши. Эңгер-меңгер төшкәч, ат җигеп килеп алырлар, боерган булса. Шулай, чит-ят күзләрнең күрмәве хәерлерәк. Беткәнмени: «Без – табигать сакчылары!» – дип, авыз суын корытучы адәмнәр. Эте дә, бете дә тешләшергә генә тора бит аның хәзерге заманда.

Бу поши быелгы кышта икенчесе иде. Беренчесен Мирзай кар яту белән үк, пошиларның җәй җыйган майлары сыза да башламаган чорда, атып алды. Хәер, анысының итен дә үзе әллә ни авыз тутырып ашый алмады. Дус-иш, таныш-бе-лешкә күбрәк тамызды бугай. Үзләренең дә файдалары тиде инде – тимәде түгел. Көтә-көтә көтек булган кешеләр бар, ә ул чират.сыз гына «Иж-Планета» алып җибәрде. Акчаның кирәк чагы иде: җаен белеп кенә беразын базарга да алып чыкты.

Шулай бит ул дөнья!.. Гел артын куеп тормасын өчен ара-тирә җаен белеп сыйпаштыргалап торырга кирәк. Бусының итен авыз тутырып үзе ашау, җәйгелеккә казылык әзерләп кую иде исәбе.

Пошиларны ул бер атна элек, кышның чатнама суыкларында да челтерәп аккан урман инешенә су эчәргә килгәндә күрде. Күрде дә эченә корт төште. Икенче көнне пошилар су эчәргә килгән төшкә зур гына кисәк тоз китереп ташлады. Мылтыгын майлап, тикшереп куйды. Кыш азагында поши итеннән күңел болгаткыч усак кайрысы тәме килә. Ник дисәң, хайванның җәй җыйган мае сызып беткән була, поши кышның кыш буена усак кайрысы кимереп туклана. Әмма болар көр иде. Салкын кыш боларны әз генә дә өшәндермәгән. Пошилар тоз яларга килергә ияләштеләр. Ул ал арны берничә тапкыр тын да алмый сагалап ятты. Бүген  исә пошиларның берсе ялгыз гына килде. Авызын суга тидерер-тидермәс озаклап су эчте, тоз ялады.

Мылтыгын пошиның нәкъ йөрәгенә төбәде Мирзай. Яраланган хайванның ерак китү ихтималы бар иде.

Поши тоз ялап торган җиреннән кинәт алга абынып китте дә, куакларны сындырып, инеш аркылы сикерде. «Их, тидерә алмадым ахры!» — дип кашларын җыерды Мирзаи. Кан эзен күргәч кенә бераз елмаеп куйды: «Ерак китә алмас!..»

Әмма поши, аучыңы алҗытып, шактый озак барды. Бер заман, хәле бетеп, яралы янбашы белән карга ятты. «Канын туктатмак була, – дип уйлады Мирзай, пошига икенче кат мылтыгын төбәп. – Аулак урын. Кеше-кара юктыр әле...»

 

II

 

Колак тондыргыч шартлау тавышы ишетүгә, урман ешлыгында усак кайрысы кимереп торган мәһабәт поши, бер мизгелгә генә катып калды да томырылып иптәше янына чапты.

Мирзай артында ботак сынган тавышка борылып карады. Бер поши туп-туры аңа таба чабып килә иде. Мирзай калтыранган куллары белән мылтыгын күтәрде дә атып җибәрде. Әмма пошига тидерә алмады. Мылтыгын яңадан корырга өлгермәгәч, өстенә томырылып килгән хайваннан читкә тайпылмак булды... Тик соң иде инде. Чуен таба кадәр тояк аны кар көртенә тибеп очырды.

Күпме ята ул биредә? Бер сәгать... Ике... Утлы күмер тутыргандай, бөтен күкрәге яна... Нәрсә булды соң әле аңа? Әйе... Әйе... Ниндидер тавыщ ишетеп, ул артына борылып карады. Өстенә поши килә иде. Атты... Тидерә алмады...

Мирзайда үч алу теләге кузгалды. Мылтыгы кайда соң әле аның? Мылтыгы!.. Дөмектерәчәк ул аны хәзер... Барыбер дөмектерәчәк!.. Башын күтәреп, тирә-юненә күз салды. Кар өстендә хәрәкәтсез яткан корбаны янында әлеге поши таптанып тора иде.

Мирзайның үч алу тойгысы үз-үзен кызгану хисе белән алышынды. Ләгънәт хайван... Әзмәвердәй ирдән имгәк ясады бит... Кырык ике генә яшь бит әле аңа... Дөньяның артына тибеп яши башлагач кына... И-и-х!..

Ахырда ике тойгы да акрынлап сүнде. Чигәсенә чүкеч белән сугып торгандай, зиһенендә бер үк сүзләр кабатланды: «...Яшәргә... яшәргә... Ничек кенә булса да авылга кайтып егылырга...»

Аңын җуюдан куркып, Мирзай аягына торып басты. Әмма, бер-ике адым атлауга башы әйләнеп, тагын егылды. «Бетүем шушы икән», дип уйлады ул. Күкрәгенә кереп оялаган үлемнән, урманга иңгән кабер тынлыгыннан куркып елап җибәрде.

Юк!.. Юк!.. Ул әле яшәргә тиеш!.. Менә бу каенга тотынып аягына баса... Аннан әнә теге имәнгә кадәр үз аягы белән бара...»

Кабат егылгач, йомшак карны буразна кебек ярып, түше белән шуыша башлады Мирзай.

Вакыт-вакыт туган авылына кайтып җиткән кебек тоела иде аңа. Авыл урамыннан мүкәләп бара, имеш... Тәрәзәләрдән кешеләр карап тора. Нигә берсе дә чыгып алмый соң аны? Врач!.. Тизрәк врач чакыртырга кирәк бит!..

– Авылдашлар!.. Ярдәмгә!.. Чы-гып алыгыз мине!.. Туганнар!..

Ул, шуышып барган җиреннән туктап, куркудан шашынган күзләрен каршындагы биек тауга төбәгән хәлдә һаман кычкыра иде әле. Эштән чыккан үпкәләре чыдамады – авызыннан ургылып кан китте.

Яшь поши, куркыныч барлыгын кисәтеп, иптәшенең янбашларына төртте, түземсезләнеп таптанып торды да уйнаклап чабып китте, тагын чабып килде. Ахырда, өмете өзелеп, иптәшенең суына барган түшкәсен сөзәргә тотынды...

Яңа көннең беренче сүрән яктысы урманга төшкәч кенә иптәшеннән аерылды ул.

Теләр-теләмәс кенә кар ява. Шәрә агач кәүсәләре арасында саташып уянган баладай үксеп елаган җил, кар бөртекләрен тузгытып, аның эзләрен күмә бара иде.

 

Фото: izhevsk.mk.ru

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас