Бүген йорт салырга кирпеч алып кайткан идек – шуны күзәтәдер инде. Кайдан, ничек, ничә сумга, кем аркылы алуыбызны белергә теләведер Ә үзе тиз генә чыгып карарга ашыкмый, читенсенә. Җиденче дистәсендә капка ярыгыннан күршеңнең тормышын карап ят инде син. Адәм көлкесе! Шул череп беткән агач капкасыннан башын тыгып исәнләшсә дә, аның турында начар уйламас идең. Юк, сул күзен йомган, ә уң күзен шар кадәрле ачкан килеш авыл яңалыклары белән таныша.
Кичәгенәк районнан каз бәбкәләрен алган идек, өйгә алып кергәнче, дөресрәге, үзебез санаганчы чутлап та чыкты күршебез. Капка ярыгыннан саны да артык күренә бит әле аның. Монысын үземнең тәҗрибәмнән беләм. Берсендә иң яраткан, күп йомырка сала торган ак тавыгым югалды. Читкә йөри торган бер гадәте дә юк иде үзенең. Югалуына кайгыргандай, әтәч тә көне буе моңсуланып йөрде. Этебез никтер каршы йортка карап өрде. Мин дә шуннан соң күршедән шикләнә башладым Аның атнага өч тапкыр чиләк тутырып оныкларына йомырка төреп җибәрүен күргәч аптырап калдым. Ә бит элек йомырка сорап миңа кергәләде. Авыл хәлләрен сөйләшкән арада, минем тавык турында да сүз кыстырыл куя иде. Мин, аны-моны сизмичә, шул ак тавыгымны мактап, аның җен ачуын чыгара идем. Артыгракка киткән, ахры, тавыгымнан җилләр искән! Хәзер үзем шул күрше як йортын капка ярыгы аша күзәтеп торам. Тавык төшенә тары кергәндәй миңа да төшемдә күрше керде бит! Имеш бу минем тавыкны алып чыккан да, яшереп, йомырка салдырып ята икән. Шуңа куркып уяндым да, аны-моны уйламыйча, ишегалдына чыктым. Капка ярыгына күз салсам, ак нәрсә тоткан берәү безгә кереп бара. Миңа таба якынлашкан саен шүрләтә – артка чигенәм. Югыйсә күрше икәнен дә абайлап алдым. «Караңгыда юньле-рәтле кеше ак нәрсә күтәреп йөриме соң инде?» – дип, үземне тиргим. Күршем капкадан керде, култык астыннан тавыкны алып, абзарга исән-имин кертеп тапшырды. Кунакчада кырыгынчы төшләрен күргән әтәчләрем кычкырырга кереште. Күршем шул арада юк булды.
Иң кызыгы икенче көнне булды. Теге тавыгым ник бер йомырка салып карасын!. Күршем әллә сихерләп җибәргән, әллә хәлдән тайдырган – кайткан көненнән бирле тавыгым мине сөендермәде, Шул арада чиләген тоткан күршем килеп кермәсенме!
– Оныкларым кайтты, ахирәт, биреп җибәрергә, йомыркам да юк, –- ди бу, теге тавыгыма ишарәләп. Мин берни дәшми тик торам. Үземнең гарьлектән кычкырып елыйсым, аны капкадан куып чыгарасым килә, түзәм «Ә» дә дияргә өлгермәдем, ак тавык янында бөтерелгән әтәчем күршемне таларга кереште. Кергән-чыккан кешене бер тапкыр да таламаган әтәчемнең каракны фаш итүе иде бу. Күршем ничек кергән, шулай чыгып та китте.
Шул көннән соң аның белән «капка ярыгы аша» гына хәлләрне белешә башладык.
Фото: ru.dreamstime.com