Чәчмә әсәр
7 Октября 2022, 16:59

Гөлнур ӘХМӘДУЛЛИНА. Коңгырт күзле бәхет. Хикәя (Ахыры)

Күзе тулы яшьләрне озак саклый алмады, машинасына килеп җиткәндә, аның иртән ашык-пошык кына ясаган макияжы йөзе буйлап агып төшкән иде инде... Бите нәкъ салават күпере төсенә кергән булып чыкты...

Гөлнур ӘХМӘДУЛЛИНА. Коңгырт күзле бәхет. Хикәя (Ахыры)Гөлнур ӘХМӘДУЛЛИНА. Коңгырт күзле бәхет. Хикәя (Ахыры)
Гөлнур ӘХМӘДУЛЛИНА. Коңгырт күзле бәхет. Хикәя (Ахыры)

Иртән Гадилә эшенә барып йөрмәскә булды.Салонда аның ярдәмчесе үзе дә көне буе эшли ала. Шылтыратып алды да көзге каршысьша килеп утырды. Менә, чибәркәй, сиңа да утыз тула. Бар да бар...  салават күпере кебек матур тормышыңда бар да бар. Син бик бәхетле идең бит. Бүгенге көнгә кадәр... Йокысыз төң уздырган күзләрдән ниндидер үзе дә аңламаган сагыш карап тора иде аңа. Бу караштан котылырга кирәк иде, ләкин ничек? Башы да нигәдер тубалдай бүген, бер генә, акыллы фикер дә килми, ичмаса.

Кинәт, фатир эчен яңгыратып, телефон шылтырарга тотынды. Абау ла, язмыштан узмыш та бар икән бит, Илшат белән бергә эшләүче Ханиядән иде бу шылтырату. Ул бу хәбәре юк, тиздән ялга китәсе икән. Илшат турында алай да сорамый булдыра алмады. Тагын ике атнадан туйлары буласын да белә иде Хания. Адай. икән... кем икән соң ул, Илшаттан Гадиләне аерьп алырлык булгач? Беләсе иде бит. Тизрәк. Тизрәк җыенырга да чыгып китәргә кирәк иде...

Гадилә «хонда»сын Илшат яшәгән йорттан читтәрәк туктатты да көтә башлады. Озак та үтмәде, подъезддан бәхетле парның чыкканы күренде. Димак, инде бергә яши дә башлаганнар. Гадиләнең кинәт яңагына китереп суктылармыни, ул чайкалып куйды – Илщат сөйгәнен үбеп алды да машинасына утырып, кузгалып та китте. Ә чибәркәй икенче якка атлады, машинасы да юк икән бит мескеннең. Гадилә үзалдына елмаеп куйды, эшенә дә илтеп куймады ич, яратуы шуның хәтле генә, ахрысы. Аннары кәләш тә әллә кем түгел бугай, өстендәге курткасы да инде модадан чыккан, чәчләрен да ясатмаган. Кулындагы сумкасы да кыйммәтле түгел.

Гадилә, подъезддан ераграк китеп, бер эскәмиягә барып утырды. Сигарет кабызды. Көтәргә кирәк, ул аның йөзен күрергә тиеш. Өченче сигаретын тартып бетергәндә, Гадилә аны яңадан күрде. Яшь хатын базарга барган, ахрысы. Кулында – яшелчәләр салынган пакетлар. Кәбестә алган. Абау ла, тормышмы инде бу, кәбестә... Кәбестә ашы – щи пешерергә җыена бит бу мескен... Ул үзалдына ачы елмаеп, урыныннан кузгалды да, кызны әйбәтләп күрер өчен, аңа каршы китте. Буйга Гадиләдән тәбәнәгрәк икән... Алай дисәң, аягына Гадиләнеке кебек унике сантиметрлы нечкә үкчәле, Италиядән кайтарылган туфлиләр кисә, икесе бер чама буласылар бугай. Бите җәенке, борыны да әллә кем түгел. Җитмәсә, сипкелле дә икән үзе. Фу! Тик менә күзләре зур, чынлап та, гәрәбә төслеләр, аз гына сөрмә тартып җибәрсә, чынлап та, бик тә матур булырлар иде. Их, Илшат, Илшат, меңнәрчә кызлар арасыннан аерып альп булмый бит бу кызны. Аның кебекләр белән шәһәр тулы ич. Барысы да бер камырдан. Әйдә, рәхәтлән инде шушы «әйбәт» хатының белән. Гадиләнең үзенә текәлеп карап килүен кыз да чамалады һәм кинәт... елмаеп җибәрде! Күзләре, иреннәре белән чын күңелдән елмайды ул! Монысы инде артык иде, Гадилә, ачудан шартларга җитешеп, кырт итеп борылды. Шулчак... Аның хәтта төшенә дә кергәне булмады бит үзенең кайчан да булса шундый халәттә каласы. Аяк киеменең биек үкчәсе, асфальтның ярылган җиренә кысылып, шартлап сынды! Ачу күзләрен томалаган иде шул! Алай да үз дәрәҗәсен сакларга тырышып, ул икенче аягындагы туфлиен дә салып, анысының да үкчәсен сындырып атты... Модельләр әзерләү мәктәбендә алган тәҗрибәсен исенә төшереп, башын горур күтәреп, подиумда йөргән кебек атлап та китте... Тик күзе тулы яшьләрне озак саклый алмады, машинасына килеп җиткәндә, аның иртән ашык-пошык кына ясаган макияжы йөзе буйлап агып төшкән иде инде... Бите нәкъ салават күпере төсенә кергән булып чыкты...

Коңгырт гәрәбә күзле кыз исә озын буйлы чибәркәй артыңнан озак кына карап торды. Аның йөзе шулкадәр ямьсез күренә, юкса болай матур да кебек үзе, ә күзләре ут-ялкын чәчеп яна. Мескен, бәхетсез җан... Кыз  чын күңеленнән жәлләп, аңа бәхет теләде, чөнки , бик бәхетле булгач, башкаларны да бәхетле итен күр килә иде. Әйе, бәхетлеләр күбрәк булган саен, җиргә бәхет күбрәк тараладыр төсле. Аның шушы рухи халәте дә кемгәдер тәэсир итеп, шушы халәте үзе үк куанычлы бер аура тудырырга тиеш бит. Коңгырт күзләре белән елмая-елмая, ул өйгә ашыкты... Дөньядагы иң әйбәт, акыллы, өзелеп яраткан сөйгәненә кичке аш әзерлисе бар ич әле аның...

 

 

Фото: news.myseldon.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас