Чәчмә әсәр
6 Октября 2022, 18:27

Ркаил ЗӘЙДУЛЛИН. Йөз тәңкә. Xикәя. Ахыры

Хат шәп язылган иде. Сөббух язарга мачтыр түгел анысы, бу аның үз гомерендә язган икенче генә хаты әле. Беренчесен ул егет чагында почтальон Сәкинәгә язган иде. Кыз чагында чибәр иде ул, чукынган. Хәер, хәзер дә ямьсез түгел анысы. Онытылмый яшь чагында йөргәннәр. Үзе дә онытмый бугай, очрашкан саен елмая бит...

Ркаил ЗӘЙДУЛЛИН. Йөз тәңкә. Xикәя. АхырыРкаил ЗӘЙДУЛЛИН. Йөз тәңкә. Xикәя. Ахыры
Ркаил ЗӘЙДУЛЛИН. Йөз тәңкә. Xикәя. Ахыры

4

Ул авылга кайтып төшкәндә дә нәкъ шундый ук төн иде. Күктә йолдызлар җемелди иде, исәнләшергә теләгәндәй, аяк астында кар шыгырдый иде. Эһ-һей, «Баерга киткән малаең...» Кечкенә улын әйткән дә юк, хатыны да бик сагынган иде аны. Ир белән хатын бер-берсенә карашып туймадылар. Шундый хатынны ташлап җир читенә кит, имеш. Борын асты кипмәгән малай түгел бит югыйсә, тиздән кырык тула. Читтә акча эшли, имеш, сакаллы сабый.

Ә бүләкләрне уңлы-суллы сипте генә Сөббух. Күршеләр гаҗәпләнде, туган-тумача аптырады. Ничек инде бу, бер ай да тулмый кайтты, нинди сумашитшы акчалар бу? «Сумашитшы» акчаларның серен хатын гына белде: кассадагы йөз тәңкә Черки Патихына җибәрелде. Калган йөзе дә тиздән җибәреләчәк иде, тик өлгереп кенә булмады.

Себердән кайтканга бер атналап үткәч, Зөлхиҗәттәй очраган иде.      

– Исән-сау кайттынмы, Сөббух улым, – дип аңа корышкан кулын сузды ул.– Минем малайның хәле ничек анда, хат та язмый бит, үзем тудырган бала бит, кешенен үги баласы да онытмый. Әнә Мәликә күпме кагып-сугып үстерде үгиен, ә хәзер... Атна саен хат язып тора. Ул андагы сүзләр... Ай саен посылка салып тора. Үземнең авызымнан өзеп үстердем бит Пәтихны,– дип тезеп китте карчык, яшьләнеп торган күзләренә шәл очын тидереп алды. Яшь чагында бөтен урам телеңнән куркып тора иде, әле дә гайрәтең бетмәгән икән,– дип уйлады Сөббух. Ни кирәк инде моңа, бер аягы монда, икенчесе тегендә. Барыбер өметләнә шул кеше дигәнең, нәфес аның үзе белән бергә генә үләдер ахрысы.

– Сине бик баеп кайткан дип сөйләделәр,– диде карчык.–Әй¬бәт эш эләктемени?

– Кая инде.– Сөббух уңайсызланып елмайды. Бүләкләр таратылганга инде берничә көн үткән, күрше-күлән, туган-тумача каршында дәрәҗәсе шактый төшкән чак иде. Җитмәсә тагын, хатыны да безелди башлады. Сөббух үзенең артык юмартланып алуына үкенә дә башлаган иде. Менә бит... Халыкка аңа бер әйбер ыргытырга кирәк – сөйләсен ул шул турыда. Югыйсә, аларның тормышы шактый кызыксыз бит. Сөйләсеннәр, синең турыда сөйлиләр ич алар.

– Кая инде, – дип янә кабатлады Сөббух һәм ялгышты: – Әле Пәтихка йөз сум әҗәт бар.

Зөлхиҗәттәй моны ишеткәч яшәреп үк китте.

– Миңа бирәсең, миңа гына. Хат та язмый... Кешенең оланнары...– дип елап җибәрде.

Сөббух та ялгышканын аңлады, тик соң иде инде, ул:

– Ярар, ярар, Зөлхиҗәттәй, – дип тизрәк китәргә ашыкты.

Шуннан соң Зөлхиҗәттәй Сөббухларга көн дә килә башлады. Сүз югында сүз булсын дип, теләсә нәрсә турында сөйләшкән булалар, карчыкның нигә килгәнен бөтенесе дә аңлый, әлбәттә, тик юк бит... Ни шайтаныма читкә китте кеше сүзенә карап.. Нигә бүләкләр алган булды, күзләрен яндырыйм, янәсе. Кибеткә барып егылганчы эчәр иде хәзер, кесәдә сукыр бер тиен акча юк. Бер ай үтәр-үтмәс берни майтармыйча авылга кайтып төшүенә дә үкенә башлады инде Сөббух. Әмма нишләсен соң, ямансу, бик тә ямансу иде бит чит җирләрдә.

Күршедән әҗәткә алып, Зөлхиҗәттәйгә йөз тәңкәне бирергә туры килде. Сөббух шул кичне үк бөтенесен дә аңлатып Пәтихка хат язды: «Исәнме, Пәтих, – диелгән иде анда .– Мин исән-сау кайтып җиттем, Теге ике йөз тәңкәнең йөзен җибәргән идем, алгансыңдыр. Калган йөзен анаң Зөлхиҗәттәй килеп алды. Хат та җибәрми, ди, булышмый да, ди. Мохтаҗлыкта яшим, ди. Син аңа хат булса да яз инде, брат. Йөз тәңкәгә шатланды Зөлхиҗәттәй, елады... Анайларга булышып торырга кирәк инде. Үземә килгәндә, үзем исән-сау, эшлим. Сиңа да шуны телим. Кабат сәлам белән Сөббух. Туган җиргә ни җитә!»

Хат шәп язылган иде. Сөббух язарга мачтыр түгел анысы, бу аның үз гомерендә язган икенче генә хаты әле. Беренчесен ул егет чагында почтальон Сәкинәгә язган иде. Кыз чагында чибәр иде ул, чукынган. Хәер, хәзер дә ямьсез түгел анысы. Онытылмый яшь чагында йөргәннәр. Үзе дә онытмый бугай, очрашкан саен елмая бит...

Һәм шуннан Сөббухка телеграмма ява башлады. Халык ни сөйли торгандыр хәзер, хәтта Сәкинә дә: «Бурычың бармыни, Сөббух абзый?» – дип сораган була, хәерсез. Бөтен авыл аңардан көлә шикелле тоелды Сөббухка. Ә телеграммалар берсе арты берсе яуды гына. Сөббух түзмәде, унбиш көн злек кенә тагын хат язып салды. Беренче хатының караламасы калган иде, шуннан күчерде. Башка төрле ничек язасың тагын? Гади генә нәрсәләрне нишләп аңламый икән Пәтих?.. Сөббухның башына сыймый иде бу. Менә инде барысы да бетте – үлгән икән. Хет хаты барып җиткән булса ярар иде. Пәтих рәнҗеп китмәсен тагын теге дөньяга.

 

5

 

Кичәдән бирле көн матур тора әле. Төн бик тыныч булды, йолдызлар җемелдәде, нидер әйтергә теләп аяк астында кар шыгырдады.

Күнегелгән гадәт буенча, малларга печән салгач капка төбенә чыгып, Сөббух тәмәке кабызып җибәрде. Әнә почтальон Сәкинә зур сумкасын асып өеннән чыгып бара: соңгы араларда гәҗитләрне иртән өләшә башлады әле, хәерлегә булсын. Сөббух, Сәкинә килеп җиткәнче дип, капкага борылды. Шулкадәр иртәләмәсә ни булган –ккшенең бәлки тыныч кына тәмәке тартып бетерәсе киләдер... Ирсез хатынның йортта да эше булмый ахрысы.

Әмма хат ташучы хатынның тавышы аны барыбер куып җитте:

– Исәнме, Сөббух абзый, сиңа телеграмма...

 

Фото: smolbattle.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас