(Ахыры.)
Көннәрдән бер көнне барысы да эшкә чыгып киткәч, кыстыбый пешереп, Зәйнәп әбине чәйгә дәштем. Егыласыңны белсәң, салам түшәп куяр идең, диләрме әле? Азагының болай бетерен белсәм соң...
Зәйнәп әби алдына үзебезнең авылның Алпавыт яланыннан җыйган мәтрүшкәләр салынган чәемне ясап биреп, өеме белән бәрәңге кыстыбые китереп куйдым. Җир җиләге кайнатмасын мактап, аркасыннан җиңелчә генә сөеп, кыстарга керешкән идем, әбием сабый бала кебек үксеп еларга керешмәсенме! Нәрсә дияргә дә белмим, юатыр сүзләр дә таба алмыйм. Ул елый-елый килене турында сөйләргә кереште.
– Өлфәтемнең менә дигән гаиләсен челпәрәмә китереп, өебезгә килеп кергән көненнән миңа тәмуг башланды, – ди күршем. – Ташлап киткән ирендә баласын калдырган. Баласын ире карагач, алименты җыелып, зур бурычка әйләнгән булган. Менә шул бурычны каплар өчен, Өлфәт белән киңәшләшкән кыяфәт алды да, мине өйсез калдырдылар. Ул вакытта алдымда сандугачлар булып сайрап торды оятсыз. Менә дигән өемне саттырып, хәзер үземә дә, балама да көн юк.
Куян бала тапкан, куяр урын тапмаган, дигән кебек, бүгенге көндә баласы ятим үсә. Ачы тулгаклар белән тапкан баласын ташлап чыгып киткән хатын-кыздан нинди игелек көтеп була инде ул?.. Акча кулына килеп эләккән иде, мине күрергә дә теләми.
Улымның да теге гаиләсендә ике баласын ятим калдыртты. Ә киленкәем Гөлзилә үз кызым кебек иде, бу Лира малаемны аздыргач, балаларны алып туган авылына кайтып китте. Өлфәтнең кире кайтырын көтте-көтте дә, өмете акланмагач, күршедәге хатыны үлгән бик яхшы кешегә кияүгә чыкты. Балаларны да ул ир үзенә яздырган, алименттан да баш тарттылар. Улларын бик сагына Өлфәт, фоторәсемнәрен күкрәге янындагы кесәсендә генә йөртә. Шуларны уйлап, чәчләре ап-ак булды балакаемның. Нинди шат күңелле Өлфәтемнән көннәр буе ике сүздән гайре сүз дә алып булмый хәзер. Үз эченә бикләнде, гел вакчыл, мыжып кына тора. Сезнең Сөмбел елый башласа да, үз-үзенә урын таба алмый, кечкенәсенә алты гына ай иде бит аерылган чакларында. Үз баласын да ятим итте, Өлфәтнекеләр дә ятим, шуңа күрә Ходай бала да бирми бу киленгә. Инде ничә врачка җитте. Кулыма пенсиямнең тиенен дә биргәне юк. Мин дә бит җанлы кеше, юк-юк та киеме дә кирәк, даруны сөйлисе дә юк. Мин бит гомер буе сыер саудым. Тазалыкны салкын фермада калдырдым. Шушындый картлык көткәнен белсәм, өемнән ике аягымның берсен дә атламый идем. Үзем тапкан балам минем белән сөйләшергә дә курка. Аны үстергәндә җил-яңгыр тидермәдем, ә хәзер ул мине яклап бер сүз әйтә алмый.
Аннан, Әлфисә балам, син аңардан сак бул, ул бик куркыныч кеше! “Мин кемне телим – шуны үтерә алам!” – дип кенә тора. Сабыеңны сакла! Ул җен затыннан бугай...
Зәйнәп әби шушы сүзләрен сөйләп бетергәндә ишек яңагына сөялеп баскан Лираны күреп, икәүләп тораташтай катып калдык. Кайчан кайтып кергән һәм ни өчен иртә кайткан? Ишектән кергәнен ничек сизмәдек?
Әллә җен затыннан дигән сүз чынлап та дөресме икән? Күзләре урыныннан кубып, калтыранып акыра башлагач, мин бала янына бүлмәгә кереп йөгердем. Ә Зәйнәп әбинең ишетмәгән сүзе калмады, ахырда коридорга бер төенчек әйберен тибеп очырды. Сабый бала кебек үкси-үкси елап чыгып киткән әби артыннан йөгерәсем, аны үзебезнең бүлмәбезгә алып керәсем килде. Тик сабыемны берәр нәрсә эшләтер дип куркып, аягыма богау салган кебек тораташтай басып калдым. Күзләремнән яшьләрем ерганак булып актылар. Ачык ишектән Зәйнәп әбинең:
– Рәнҗешләрем төшми калмас, барысы да үзеңә кайтаваз булып кайтыр әле, – дип йөрәк өзгеч итеп әйткән сүзләре генә ишетелеп калды.
Бишенче каттан исән сау төшә алдымы икән бу кадәр хәлләрдән соң, Ходаем? Барыр җире дә юк иде бит бахыр карчыкның, кайларга киткәндер? Аның өйдән чыгып китүен бу Лира дигән кеше кыяфәтендәге җен Өлфәткә нәрсә дип аңлаткандыр, анысы миңа караңгы. Тик бер айдан, Зәйнәп әбинең паспортын эзләп килгән ирдән, ирем сорашып, аның Гөлзилә килене янына кайтып урнашканын белгән.
– Үз әниебез кебек күрәбез, безгә ул артык түгел, –дип әйткән. И шул вакыттагы сөенүләрем!..
Тик Зәйнәп әбине өйдән куып чыгарган көннән минем өчен зур сынаулар башланды. Иң беренче Галимнең миңа бүләк иткән туй балдагы юкка чыкты. Күп тә үтмәде, суыткыч алырга дип җыйган акчабыздан җилләр исте. Өр-яңа телевизорыбыз күрсәтмәс булды. Шифоньердан әле яңа сөлге, әле юрган, мендәр тышлары юкка чыга. Пешкән ашларны ашарлык түгел: я тозлы, я эчне боза торган. Суыткычтан кисәге белән итләр югала. Яшелчәләр турында сүз дә юк. Кесәдә әле өч сум, әле биш сум, әле егерме биш сум акча җитми. Аннан, икмәксез дә утырабыз. Мин иргә елый-елый барысын да сөйлим, ә ул түзәргә куша.
Аны да аңларга була, шулкадәр тырышып эшләп алган бүлмәдән язсак, кая барабыз? Инде алыр байлыгыбыз да юк, бәлки туктар, дип өмет итәбез. Икенчегә авырга да калдым. Җәй азагында улыбыз туды. Ирем белән дә арабыз әйбәт, балалар да матур итеп үсеп килә. Тик өйдә тынгылык юк. Үзебез белән булышуларга инде өйрәндек тә кебек, тик сабыйларыбыз өчен йөрәгебез тыныч түгел. Ипигә чыгып кергән арада да йоклап калган балалар үкереп елый. Стеналарга сугып, сабыйларымны куркытып ятканына үзем дә тап булдым. И рәнҗеде инде күңелем... Тик кул-аякларыбыз бәйләнгән кебек, берни кыла алмыйбыз. Юньсезгә тарыма, тарысаң – арыма икән ул. Түземле булырга өйрәтелеп үсүемнең дә файдасы булмады, сабыр төбе сары алтын дисәләр дә, сары сагыш – чир булып миңа кайтты. Башымны күтәрә алмыйча, атнаның җиде көнен дә дару эчеп уздыра башладым. Врачлар да ярдәм итә алмый, безнең яктан бар да әйбәт, дип аптырыйлар.
Көннәрдән бер көнне авылдан әнкәем кунакка килде. Пышылдап кына сөйләшәбез, аяк очында йөрибез. Балалар белән ымлап кына аралашабыз. Безнең төрмәдәге кебек яшәп ятканыбызга аның исе-акылы китте.
Йокларга урын сала башлагач, әнкәй бирнә итеп биргән мендәрләрен танымады. Таш тутырган кебек авырайган һәм ниндидер ис килеп торган бүләк мендәрләрдән ул бик шикләнде. Авылга кайткан чакта, үзебез белән алып кайтырга кушты.
Әнкәй кайтып китүгә бер ай үткәч, мендәрләрне салып туган якларга юл тоттык. Алма бакчасына алып чыгып, сүрүеннән бушата башлаган идек, күзләребез маңгайга менде. Ишек алларын тутырып үскән казларыбызның йоны урынына, анда канат каурыйлары шыплап тутырылган иде. Әле алай гынамы соң, һәрбер мендәрдән песи скелеты белән, кибеп, исләнеп беткән икешәр каз башы да килеп чыкты. Мин олыгайган әнкәемнең бу кадәр дә үрсәләнеп елаганын мәңге хәтерләмим. Аның энҗе бөртегедәй яшьләрендә бу дөньядагы кешеләрнең бер-берсенә ерткычлардан да явызрак булулары өчен дә, бер начарлык эшләмичә дә сине караңгы гүрләргә кертерлек гамәлләр эшләргә әзер торулары өчен дә әрнү һәм үкенеч бар иде...
– Бәндәдән курыкмаса да, Ходайдан куркырга тиеш бит ул, балам, – дип елаган әнкәйгә берни дә әйтә алмадым.
– Кеше кыяфәтендәге шайтандыр ул, – дип кенә пышылдадым. Ә үзем аның бу дөньядан киткәч, тәмугка эләгеп, мең ел янасын гына күз алдыма китердем. Кешеләргә гел әйбәтлек кылырга, яхшылык кына эшләргә өйрәтеп үстергән әнкәемә эчемнән рәхмәтләремне укыдым.
Биш ел шулай интегеп яшәгәч, Ходай тәгалә безнең теләкләребезне ишетте. Өлфәтне үз һөнәре буенча Төмәнгә эшкә чакырып алдылар. Квартира да бирелә дип чакырылгач, икенче көнне үк теге явыз хатыны белән чыгып киттеләр. Алар киткәч, без ай буе ышанмадык. Шулай ук пышылдап сөйләштек, буш бүлмәне ачарга да кыюлыгыбыз җитмәде. Аннан Галимгә квартирның ике бүлмәсен дә яздырдык. Корьәннәр укытып, догалыклар элеп яши башладык. Тик өйдә тынычлык урнашса да, чирем мине ташламады. Ул Лира минем һаман да төшләремә керә.
Ә Зәйнәп әбинең рәнҗеше озак көттермәгән. Өлфәт, бик куркыныч авариягә эләгеп, гарип калган. Аны коляскада, диләр. Лира бу вакытта авырлы булган. Аның бөкре малае туган. Баласы да гарип булып тугач, илле яшьлек ирне картлар йортына биргән.
Ә инде вокзалда сезне күргәч, минем кан басымыма кадәр күтәрелде. Сезнең ахирәтегез ике тамчы су кебек Лирага охшаган. Билетка чират торырлык хәлем дә калмыйча, утыргычка барып утырдым.
Шифаханәгә килгәч тә, юлламамны сезнең бүлмәдән алып, күршедәгесенә үзгәрттем. Артыгыздан килеп җитәр, дип курыктым, бигрәк сагынышкансыз бит, дип уйладым. Сез мине зинһар гафу итегез инде? Сезнең дә, дус хатыныгызның да бу хәлләргә һич катнашы юк. Мин үзем белән булган тарихны сезгә теге вакыттагы кылыгымны аңлатыр өчен сөйләдем. Көн дә сезнең янга кереп сөйләшәсем килде. Мин үземнең сезнең алдагы гаебемне аңлыйм. Тик кыюлыгым гына җитми торды. Мин шуңа төшендем, ул Лира минем тазалыгымны гына бетермәгән икән, хыялландыра да язган икән. Охшаган кешене очрату да мине сафтан чыгара язды...
Нуриянең шулкадәр дә ихлас тыңлап утырганын күреп, Әлфисә өстәп куйды:
– Сезнең язучы икәнегезне дә белгәч, бу гыйбрәтле хәлләрне бигрәк тә сөйлисем килде... Исемнәребезне үзгәртеп язып чыгарыгыз. Бик күп кешеләргә гыйбрәт булыр! Беркемнең дә икенче берәүгә начарлык кылырга хокукы юк! Ә эшләгән эшләр өчен энәсеннән җебенә кадәр җавап бирәселәрен белсеннәр! Безгә гомерне Ходай биргән һәм аны бары тик ул гына алырга хокуклы.
Хикәясен тәмам иткән Әлфисәдән Нурия:
– Зәйнәп әбинең язмышы ничек булып бетте инде? – дип сорады.
– Зәйнәп әби дигәннән, ул килене тәрбиясендә бик бәхетле яшәгән, оныкларын карашкан. Чит-ят кияү аңа әби дә, димичә, әни дип кенә торган.
– Хикәяне “Кайтаваз” дип исемләсәң дә була. Зәйнәп әбием әйткән сүзләр кабул булды бит, – дип өстәде Әлфисә.