Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
6 октябрь 2022, 23:25

Гөлнур ӘХМӘДУЛЛИНА. Коңгырт күзле бәхет. Хикәя

Чибәр, яшь егетләрдән ул бик тиз туя иде. Берсе артыннан берсе алышынып кына тордылар. Тик кияүгә чыгасы килмәде. Ул һаман үзенең бердәнберен көтте – яшь тә булсын, чибәр дә, миллионер да...

Гөлнур ӘХМӘДУЛЛИНА. Коңгырт күзле бәхет. Хикәя
Гөлнур ӘХМӘДУЛЛИНА. Коңгырт күзле бәхет. Хикәя

Гадилә, үзенең соңгы мода белән тегелгән пәлтәсенең өске төймәсең төймәләгәч кенә, ишек төбендә торган зур көзгегә карады – мода журналыннан сикереп төшкәнмени! һәрвакыттагыча, ул бүген дә бик чибәр иде. Каһвә төсендәге «хонда» машинасы, хуҗабикәсен күрүгә, елмаеп куйгандай, кояш нурында җемелдәп алды. Берничә

минуттан инде ул машинаны олы юлга борды, ә инде тагын ярты сәгатьтән Гадилә ике бүлмәле фатирына аяк басты. Заманча ремонттан соң бүлмәләре көлеп тора, аш бүлмәсендәге кофемашина тына да ни тора бит! Ул аны кичә генә алып кайтты. Бар иде аның андый машиналары, ләкин монысы соңгы модель икән. Кызык та инде бу тормыш. Гадиләгә тиздән утыз яшь тула. Ә аңа нибары егерме ике-егерме өчне генә бирәләр. Беренчедән, ул искиткеч чибәр; икенчедән, соңгы мода белән киенә; өченчедән, беркайчан да олы корсаклы, бай кесәле абзыйларның сөяркәсе булып яшәмәде. Аның янында һәрчак төз гәүдәле, озын буйлы, акыллы һәм зыялы егетләр генә бөтерелде...

Ул тәрәзәгә күз салды. Язгы кояш болыт астына кереп маташа. Яңгыр булыр, ахры. Булсын. Гадилә беркайчан да һава торышы белән үз тормышын чагыштырмады. Мондый көнне үзләренең Бәхетсез ялгыз гомерләрен жәлләп, башкалар елап утырсыннар, әнә соры болыт үзенең күз яшьләрен түгә дә башлады инде. Ә Гадилә – бәхетле хатын-кыз. Иптәш кызы аны берничә тапкыр инде үзе белән багучы хатын янына чакырса да, аның барасы килми. Үз.бәхете үз кулында ла. Күрәзәчеләргә ышанмый. Аннары, кияүгә чыгасы килсә, үзенең зур кара күзләре белән бер генә елмаеп карасын, хәзер янына килеп җитәчәкләр. Инде ничә еллар «тормышның хуҗабикәсе» булып яши ул. Әтисе белән бертуган апасы Наҗия беркайчан да кияүгә дә чыкмады, бала да тапмады, ләкин үз бизнесын көйләп җибәрә алды, бигрәк тә туксан сигезенче елдагы дефолттан соң аякка тизрәк тә басты бугай әле ул. Әмма Гадилә унберенче сыйныфта укыганда, апалары автоһәлакаткә очрады. Бар булган байлыгы энесенең ике баласына калды: Гадел бизнеска башы-аягы белән чумды, Гадилә рента хисабына яши башлады. Алай, да шәһәр уртасында хатын-кызлар өчен матурлык салоны ачып җибәрде. Ике бүлмәле фатир – Гадиләгә, шәһәр читендәге коттедж исә Гадел абыйсына күчте. Машинасы да, кыйммәтле киемнәре дә, чит илләргә чыгулар да Гадиләнең үз хисабына булды. Шуңа да бай сөяркәләр аңа кирәкмәде.

Чибәр, яшь егетләрдән ул бик тиз туя иде. Берсе артыннан берсе алышынып кына тордылар. Тик кияүгә чыгасы килмәде. Ул һаман үзенең бердәнберен көтте – яшь тә булсын, чибәр дә, миллионер да... Очрады андыйлар да, йә миллионер гына, йә чибәр генә, ә үзләреннән акыл дигәне гел кайдадыр читтә йөри. Ләкин Гадилә артык хисләргә бирелмәде, табылыр аның да үзенә насыйп ал бәхете. Ак түгел, ал бәхет эзли ул. Туй күлмәгенең дәая төстәгесен алдырыр булачак киявеннән.

Кыз антиквариат кибетеннән сатып алынган, ХVIII  гасырда эшләнгән сәгатенә күз төшереп алды, тиздән Илшат шылтыратырга тиеш. Гадиләнең коллекциясендәге иң чибәр егет. Инде танышуларына да елдан артык. Печән өстендә утырган эт кебек, Гадилә егетне үз яныннан да җибәрми, якын ук та китерми. Илшат инде утызикенче яшь белән бара. Бер чит ил фирмасында идарәче булып эшли. Кызның башка егетләреннән бусының аермасы шунда: ул үзенә кияүгә чыгу турында бер генә тапкыр сүз кузгатты да бу хакта бүтән эндәшмәде. Кыскасы, Гадилә өчен бик уңайлы вариант булып чьпсты егет, сөйләшер темалар да табыла, башкалар янында да аның белән оят түгел. Ул тагын үзенең бер сыйфаты белән кызны шаккатыра иде – бала-чага яныннан уйганда, берәр сабыйның башыннан сыйпамыйча китми, урамда берәр песи баласы күрсә дә, өенә алып кереп, юындырып, ашатып-эчертеп чыгара. Үзе алай артык сентименталь дә түгел кебек.

Кичә Гадилә элеккеге сыйныфташ кызын очратты. «Ирем белән бик бәхетле яшйбез, өч бала үстерәбез, иремнең эше бик әйбәт», – дип мактанган хатынга ул бик гаҗәпләнеп карап торды. Соры тычкан баласы кем булган? Генераль директор хатыны һәм үзе дә фән кандидаты икән. Гадиләдән балалары, ире турында сорашса да, тегесе уен-көлке белән генә җавап бирде. Төне буе уйланып чыкты. Кияүгә чыгарга кирәк, һәм Илшаттан да әйбәтрәк кандидатура табып булмаячак. Иртән СМС кына җибәрде дә, хәзер менә телефон шылтыраганын көтеп утыра. Бу юлы инде Гадилә аны төнге клубка алып бармаячак, үзендә кунарга калдырачак.

Кыз көзгегә күз салды – макияж әйбәт төшкән булып чыкты. Тырнакларын буямаса да ярый. Тәрәзәгә яңгыр тамчылары сибәли. Фатирдагы тынлыкны бары музыка тавышы гына күмә алачак, ул магнитофонны кабызды.

Тәк, барга шәрабларның төрледән-төрлесе куелган. Кичке алты тулды. Ресторанга да кичке ашка дигән нигъмәтләргә заказ бирелде, ә Илшат һаман шылтыратмый иде. Гадилә ялыйсын, дия торгандыр инде, ярар инде, көттерим әле, диядер. Дисә дисен инде, тик килсен генә. Кыз үз уйларына үзе гаҗәпләнепкуйды, ул уз гомерендә беренче тапкыр ир-атны шулай түземсезләнеп көтә ләбаса. Җүләр! Ниһаять, көтеп җиткерде.

– Илшат? Хәзер үк килеп җиткән бул! Мин көтәм!

– Гадилә, әйдә, мин сине ресторанга чакырам, сиңа мөһим сүзем бар.

– Мин – Аделя! Сиңа күпме кабатларга була?

– Син – татар кызы, һәм исемең дә татарча булырга тиеш.

– Мин – русскоязычная татарка, син генә үзгәртә алмассың. И миңа ресторан кирәкми! Миңа син кирәк! – Гадилә сабыйларча иренен турсайтып, еламсырап сөйләшүгә күчте. – Кил дигәч кил! Бетте! Көтәм! һәм сиңа бик зур сюрприз...

– Ярар, алайса, бәлки, шулай яхшырак та булыр...

Тагын ярты сәгатьтән ишек кыңгыравы чыңлады. Илшатның йөзе нигәдер бик кырыс булып күренде, Гадилә кып-кызыл иреннәре белән үбәргә үрелде, ләкин Илшат, аны күрмәгәндәй, бүлмәгә узды.

– Тутырган тавыкка заказ бирдем, Һәм син яраткан салатны китерәчәкләр, ә шәраб ачуны тантаналы рәвештә сиңа тапшырам. – Гадилә, кыска итекле күлмәген сыпыра-сыпыра, егетнең каршысына килеп басты.

– Мин озакка түгел... Безгә сөйләшергә кирәк...

– Тутырган тавыкны китерсеннәр инде, аннары сөйләшербез. Минем дә сиңа сюрпризым бар бит.

– Юк, Гадилә, миңа китәргә кирәк, мине көтәләр.

– Аделя!!! Мин – Аделя!!! Ярар инде, әйдә. Кыланма, китәм, көтәләр, дип утырмачы... Гафу ит, минем сиңа соңгы араларда игътибарым кимеде. Ләкин мин бу кимчелегемнән бүген арынырга булдым. – Гадилә озын тырнаклы бармаклары белән егетнең чиста итеп кыры¬ган йөзеннән сыйпамакчы булды, әмма Илшат нкКтер кырыйга тартылды.

– Гадилә, бу – безнең соңгы очрашуыбыз... Мин әйбәт кыз очраттым һәм аңа өйләнергә җыенам... Билгеле, миңа синең белән аралашу ошый иде, тик безнең юлларыбыз аерылды.

Гадилә үзенең нәфис кулына сигарет алды. Ашыкмыйча гына, аны кулында әвәләде дә өстәлдәге төпчек савытына атты.

– Күптән очрадымы инде ул «әйбәт» кыз синең тормышыңда?

– Ике ай элек. Сиңа нәрсәгә ул? – Илшатның бу сөйләшүне тизрәк тәмамларга ашыгуы сизелә иде.

– Кай ягы белән миннән әйбәтрәк инде ул «әйбәт» кыз? Син безнең бер еллык очрашуларны сызып атарга җыенгач, искиткечтер инде, алайса.

 – Ул... гади, нечкә күңелле, шаян, кыскасы...Минем булачак хатыным турында сиңа сөйләп утырасым килми.  Җүләрлек бит бу, китәргә кирәк, Гадилә, сау бул.

– Юк инде! – Ничек кенә тыныч булып күренергә тырышмасын, Гадиләнең иреннәре калтырый башлады: Кычкыра башлаганын да сизми калды. – Киткәнче, аңлатып кит миңа, ни өчен син безнең арабызны өздең?!

Илшат авыр сулап куйды. Бу сөйләшү аны инде туйдыра башлаган иде.

– Беләсеңме, Гадилә, миңа аның белән рәхәт... Җылы... Ул гади дә, сөйкемле дә, хыялый да. Ул минем янымдагы үзен түгел, ә бәлки мине ярата, аңлыйсыңмы, үзен түгел, мине! Минем эшемдә булган хәлләрне сораша, минем өчен ашарга әзерлисе килә аның, минем керләрне юасы килә. Миңа бит инде утыздан артык, ниһаять, минем дә, кулыма алып, ңәни бала сөясем килә! Сөйгән хатыным куенында йокыга китәсем, аның җылысын тоясым килә! Һәм аның гәүдәсе дә матур... Ә коңгырт, күзләре?! Гәрәбә! Мин сиңа тулы җавап бирдем шикелле.

– Син бер сүзне әйтмәдең. Яратасыңмы?

– Әйе... һәм бик!!!

Гадилә акыллы кыз иде, ул егетнең күзләрендә аның дөресен әйткәнлеген күрде.

– Бәхетле бул инде, алайса... – Гадилә тавышына  уен-көлке төсмере чыгарырга тырышса да, йөрәге инде елый башлаган иде.

– Син дә бәхетле бул. Гафу ит мине.

Ишек ябылды. Гадилә комод өстендәге бәллүр савытны бар көченә идәнгә томырды. Бәллүр челтерәп коелды... Гадиләнең мәхәббәте дә шул бәллүрдәй генә идемени соң? Сюрприз ясыйсы иде ич ул Илшатка, Ясады... Нишли ул? Нигә үэ дәрәҗәсен үзе төшереп утыра? Урамдагы хуҗасыз калган эт-мәчеләрне, чит бала-чаганы яраткан егетне, чынлап та, яраттымы әллә ул? Гадилә кич буе Илшатны уйлады, төне буе  аны төшендә күреп, борсаланып чыкты. Ни өчен ул аны ташлады? Аны? Тормышның, шушы ыгы-зыгылы дөньяның хуҗабикәсен... Аны бит моңарчы берәү дә ташламада. Ул үзе беренче булып ташлап китә иде. Бәлки, бумеранг булып үзенә кире кайткандыр аның ир-атлар белән уйнавы... Күзенә йокы кермәде.

 

(Ахыры бар).

 

Фото: sunhome.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: