1
Буран кичә төш вакытында ук башланган иде инде.
Буран төне буе котырынды.
Буран иртә белән генә тынды.
Ул ишекне иңбашы белән көчкә төртеп ачты. Әле яктырмаган, шулай да ишегалдындагы кар көртләрен шәйләргә була иде. Ул киерелде, комсызланып иртәнге саф һаваны сулады. Аннары, агач көрәкне алып, капкага таба сукмак сала башлады. Ишек төбендәге карга боргаланып-боргаланып сары эз төшкән иде. Малаеның эше... Ул сукранып алды, күпме тәкрарларга мөмкин, һич башына керми бит. Тиздән ун яшь тула үзенә, барыбер ераккарак барырга курка, ташбаш малай. Ә бәлки иренәдер? Кайчан өлгергән диң син аны, әле яктырмаган да югыйсә. Сукмакны салып бетергәч, күтәрмәдән малларга печән төшерергә кирәк иде. Ул басмалары чак кына эленеп торган баскычны күтәрмәгә терәтте. Аның аяклары тигән һәр басма сыгылып-сыгылып алды. Төзәтергә кирәк, дип уйлады ул, яисә бөтенләй яңаны ясарга кирәк, һич кул җитми шуңа. Хатыны да инде һаман зарланып йөри югыйсә.
Печәннән кипкән чәчәк исе, бал исе, тагын әллә нинди хуш исләр килә иде, аңа бик тә рәхәт булып китте. Шәп бит бу тормыш дигәннәре, шайтан алгыры! Өй морҗасыннан, бер якка авыша-авыша, күккә төтен үрли, анда – эчтә самавыр гөжләп утыра, хатыны табын әзерләп йөри, тиздән ишектән генә башын сузып аны чәйгә чакырыр. Ул капка алдына чыгып тәмәке кабызып җибәрде. Инде яктырды, балаларга мәктәпкә барырга да вакыт җитәдер. Әнә хат ташучы Сәкинә зур сумкасын асып өеннән чыгып бара. Иртәләгән. Кичә гүпчи дә гәҗит өләшмәде бугай шул. Хәзер «Исәнме, Сөббух абзый!» – дип кычкырачак инде. Синең белән генә исәнләшәсе килеп тора ди Сөббух абзыеңның. Ул Сәкинә үз турыларына килеп җиткәнче дип капкага таба борылды, ләкин барыбер аны почтальон хатынның ачы тавышы куып җитте:
– Исәнме, Сөббух абзый!
Ишетмәмешкә салышып кереп китсәң инде... Әмма яхшысынмады, дәшми генә борылып Сәкинәгә башын селкеде. Син дә исән генә яшисеңме, янәсе.
– Ишеттеңме әле, Сөббух абзый, Черки Пәтихы үлгән икәй.
Сөббух тагын дәшми генә башын селкеде. Дога кылырга теләгәндәй, кулларын югары күтәрде дә кискен генә кире төшерде.
– Машинасы белән бәрелгән икән.
Ул тагын дәшми генә башын селкеде. Сөббухтан ике сүз дә алалмаган Сәкинә үзалдына елмая-елмая аларның өен узып китте. Бүген район гәзите юк, ә башка гәзитләргә Сөббуз язылмый иде, артык кыйбат. Алай, үлгән икән... бәрелгән икән. Әле унбиш көн генә элек Сөббухка телеграмма җибәргән иде бит. Нишләргә соң хәзер? Башына бер җүнле уй да килмәде Сөббухның.
2
Ул вакытта да буран көне буе котырынган иде.
Ул вакытта да буран иртә белән генә тынды.
Ул вакытта да Сөббух, вак-төяк эшләрен бетергәч, капка төбенә тәмәке тартырга дип чыккан иде.
Ул вакытта да Сәкинә гәҗит өләшергә гадәттән тыш иртә кузгалды. Һәм мәгънәсез «исәнме?»ләре, кинаяле елмаюларыннан соң аның кулына телеграмма китереп тоттырды. Телеграммада: «Ун көн эчендә йөз тәңкәне җибәрмәсәң, судка бирәм. Фатих»,– дип язылган иде. Сөббух әшәке итеп сүгенмәкче иде дә, Сәкинәне хәтерләп тыелып калды. Соңгы ике ай эчендә нәкъ шушындый ук эчтәлектәге алтынчы телеграмма иде бу.
Фатих Себердә яши. Аның авылдан киткәненә биш былтыр, хәзер аны күп кеше хәтерләми дә инде. Үткән ел шул Фатих авылга кайткан иде. Монда аның әнисе яши. Авылга кунак кайткач, туган тиешле кешеләр аны чәйгә чакыралар. Сөббух та, Фатихның ерак туган икәнен исенә төшереп, икенче көнне аны чакырырга дип китте. Кеше дөнья күреп кайткан, сөйләшеп утырырбыз бер, дип уйлады. Тик Фатихларның ишеләм-ишеләм дип торган черек түбәле өйләренә килеп җиткәч кенә беравык уңайсызланып торды. Авылның бу очына күптән килгәне юк икән инде аның. Бигрәк тә тузган инде – кергәч ишелеп төшсә...
Кире борылырга да уйлаган иде, өй артыннан, Зөлхиҗәттәй үзе килеп чыкты. Сөббухны танып алгач, кыстый-кыстый үзенең алачыгына алып керде. «Бетерешкән кортка», – дип уйлады Сөббух, бөкрәйгән, йөзләрен җыерчык баскан, урамда очраса танымассың да... Бер авылда яшәсәләр дә, Сөббухның аны бер биш еллап инде күргәне юк иде.
Фатих та үзгәргән. Элек бер мокыт кына малай иде, хәзер авызыннан сүзе чәчелеп кенә тора, оратор диярсең. Шәһәр тормышыннан анекдотлар тыңлаганда, Сөббухның көлә-көлә эче авыртып бетте. Фатих та үзенең авызына карата алуыннан канәгать иде – сиптерде генә:
– Шәһәр ничек, дисең инде син. – һәрбер сүзен өзеп әйтә Фатих. Әйтәсе дә юк, тәмен белеп сөйли, сөйләгән саен теле үткенләнә генә бара, – Сигез сәгатеңне эшләп кайтасың да диванга кырын ятасың, газета укыйсың, телевизорны кабызып җибәрәсең, һич тә булмаса,. пивбарга барып бер кружка сыра чөмерәсең. Ә син әйт әле миңа пажалысты, ничә сәгать эшлисең? Газета укыганың бармы хет? – Сөббух, юк дип баш селкегәч, ул тагыш да кызды: – Ә ял көннәре... У-һу. Семьяң белән ресторанга кереп утырасың, кырыңда официантлар йөгереп йөри, ә син бернигә дә игътибар итмичә хатының белән утырасың сөйләшеп: ягъни мәсьәлән, Алла Пугачева әйбәтрәк җырлыймы, әллә София Ротарумы? – Сөббух уңайсызланып тамагын кырып куйды, аларның сыеры Ратар исемле иде. Ә Фатих сиптерде генә:
– Сезнең монда ял көне бармы соң? – Сөббух тагын, юк, дип башын селкеде. – Шул шул, агайне, юк шул, и тиз генә булмас та. Ә акча? Син күпме аласың? Кырык? Алтмыш? Ә мин ике йөз илле. Әле чумара да эшләргә була. – Фатих алдындагы касәне читкә этәреп куйды.
– Җитәр, күп эчәргә ярамый. Мужчина всегда должен быть в форме. – Аның башына ярыйсы гына киткән иде. Алай да Сөббухның күңелендә нинди уйлар бөтерелгәнен сизгәндәй ташны кыздыра бирде:
– Давай безгә. Бер елда син анда миллионер буласың, җүләр.
3
Читтә яшәргә үзенә бер сәләт кирәктер аңа. Бер атнадан соң ук авылын сагына башлады Сөббух. Ямансу, бик ямансу икән чит җирләрдә. Моңарчы читкә чыккан кешемени ул... Башкалар армиягә барып ят җирләр күреп кайта. Сөббух армиягә дә бармады бит ичмаса. Менә читкә чыкты инде, олыгаеп беткәч. Баеп кайта, имеш. Авылдашларының күзен кыздырып зур өй сала, имеш.
– Ә син семьяңны чакыртып ал. Кайда яшәсәң дә барыбер түгелмени,– диде Фатих авылдашының хәлен чамалап. – Нигә исегез китәдер шул хәерче авылыгызга, һич аңламыйм.
Монысы Сөббухның ниятендә юк иде. Ул тулай торактагы бүлмәсенә кайтып, керле урын-җир өстендә ауный-ауный уйлагач, Фатихларның өенә китте. Кич иде, күктә йолдызлар яна, җирдә шәһәр утлары җемелди, аяк астында кар шыгырдый иде. Һай, ямансу, бик ямансу икән чит җирләрдә.
– Нигә сиңа ике йөз тәңкә? – диде Фатих, аны калырга үгетләп арыгач.
– Кирәк, – диде Сөббух... Эчтән: «Бүләксез кайтып булмый бит»,–дип уйлады.
Ниһаять, Фатих аңа кул селтәде: «Ярар, иртәгә кил»,– диде. Аның әле хатыны белән киңәшәсе, акчаны кассадан аласы бар икән. Мәсьәлә кечкенә түгел иде.
Сөббух башын иеп тулай торагына, тагын шул салкын урын-җиренә кайтып китте. Төн иде, күктә йолдызлар җемелди, нидер әйтергә теләгәндәй, кар шыгырдый иде. Янәшәдән генә көлешә-көлешә парлылар үтеп китә. Сөббух акрын гына атлый иде һәм аңа ямансу иде... Һай, бик тә ямансу иде аңа чит җирләрдә.
(Ахыры бар).
Фото: filtorg.ru