Икенче көнне Әхмәт Сабиров Гөлзиләне институт ишеге төбендә очратты. Кыз консультацияләрдән чыгып килә иде. Нурия китапханәдә калганлыктан, бүген ялгызы гына кайтырга туры килде.
– О, Гөлзилә! – дип, дусларча кочаклап алды ул. – Консультациядәнме? Дөрес. Анда йөрергә кирәк. Тырышларны имтихан алучылар да ярата ул. Аннан соң быел укырга керү күпкә авыррак та булмакчы әле...
– Авыррак?
– Әйе... Беренчедән, абитуриентлар искиткеч күп. Бүтән бер елны да алай булганы юк иде. Икенчедән, өстәмә предметлар, өченчедән, имтихан алучылар ифрат дәрәҗәдә таләпчән кыланачак.
Гөлзиләнең күңелендә нидер өзелгәндәй тоелды. Арка үзәге буйлап салкын йөгереп үтте. Ул хәтта калтыранып куйды.
– Тик син курыкма. – Моны сизенгән артист, кызның биленнән алды. – Син үтәчәксең. Талантың бар синең. Аннан соң... Аннан соң бер елмаеп җибәрсәң, ярты комиссия аягыңа егылачак.
– Һы... Шундый вакытта елмаеп булса икән. – Кыз Сабировның кулы үзлегеннән шуып төшәрлек итеп җиңелчә генә борылып куйды. – Безнең әти әйтә торган иде, елмайганга акча бирмиләр.
– Әтиеңә бирмиләрдер... – Сабиров мут көлемсерәде. – Ә син башка мәсьәлә...
– Ә укырга керә алмасам? – Гөлзилә үз сүзеннән үзе дертләп китте.
– Йә ярый инде. Борчылма шулкадәр. Талантың бар, без дә ярдәм итәрбез. Керәчәксең, кыскасы. Күңелеңне төшереп интекмә дә. Барысы да үзеңнән тора.
– Миннән генә торса иде дә ул...
– Син студент булып, укуның җаена төшенеп киткәч, концертларга да йөрерсең. Сәхнә үзеннән аерылмаганны ярата ул. Осталыгың камилләшә торыр.
– Әйе... укуга өлгерсәң дә әле. Аннан соң кем шундый мөмкинлек әзерләп куйган, ди.
– Әй, Гөлзилә җаный... Шундый сүзләр сөйләп үзеңне дә, мине дә кимсетмәсәнә. Барсы да булачак. Үз төркемемә алам мин сине. Ә укуны тәмамлауга инде, билгеле җырчылар рәтендә булырсың.
Мондый хәстәрлектән кызның күңеле тулып китте. Чынлап та, нинди изге җанлы, олы йөрәкле кеше бу Әхмәт Сабиров. Бер уйласаң, кем инде аның өчен Гөлзилә? Туганымы, яшьтәшеме, җан дустымы? Кем? Танытканнарына да күпме генә бит әле. Изге кешеләре юк түгел шул җирнең.
– Мин моннан борылам инде, Гөлзилә, – дип елмайды артист. – Студиягә барырга кирәк. Ашыкмасаң, бәлки, син дә күреп китәрсең, – дип өстәде ул, бераз тын торгач.
Мондый тәкъдим кызыктыра да, шул ук вакытта күңеленең кайсыдыр күзәнәге тыелырга да куша иде.
– Юк, рәхмәт, – диде Гөлзилә. – Башка вакытта...
– Үзең карыйсың анысын. – Сабиров серле карашын кызга төбәде. – Минем эш шартлары һич кенә дә кызыксындырмыймыни соң? Яңа, заманча аппаратуралар. Үзең дә җырлап карар идең.
Мондый тәкъдимгә кисәк кенә ни дип җавап бирергә дә белмәде Гөлзилә. Профессионалларның эш урынын күрергә, бигрәк тә үзе җырлап карарга нык кызыга ул. Әмма ничектер уңайсыз да кебек.
– Ә мин сезгә комачауламыйммы соң?
Бу инде аның ризалыгы иде... Студия дигәне мәктәп спортзалыннан аз гына кечерәк икән. Стена буйлап һәртөрле аппаратуралар тезелеп киткән, уртада аяклы берничә микрофон, өч клавиша, алар янындагы утыргычларда гитаралар сөяп куелган. Стенаның бер ягы иңеннән иңенә ике метр чамасы биеклектәге полировкалы такталар белән тышланган. Хәер, болары кием-салым, һәртөрле кирәк-яраклар кую өчен шкафлар икән. Сабиров шул күзгә ташланып бармаган ишекләрнең берсен ачып, кызга эндәште:
– Ә монысы минем кабинет була инде.
Сабировның бүлмәсе дә соклангыч иде. Түрдә «Т» хәрефе рәвешендә ялтыравыклы зур өстәл. Ике яклап йомшак урындыклар тезелеп киткән. Өстәлгә каршы якта да – зур телевизор, колонкалар һәм башка аппаратуралар урнашкан шүрлек-стенка. Идәндә затлы келәм. Монда килеп кергәч, Гөлзилә үзен бөтенләй кечерәеп калгандай хис итте. Ул – институтка керү-кермәве дә икеле булган мескен авыл кызы, ә Сабиров – менә нинди шәхес! Кечелеклелеге, кешелеклелеге, гади бер авыл баласы белән үзен шундый итеп тотуы Сабировны кыз алдында тагы да үстереп җибәрде.
– Музыкантлар кайтып киткән бит әле, – дип борчылды Сабиров. – Алдан хәбәр итмәгән идем шул киләсеңне. Ярый, үзем уйнармын. Нинди җырлар җырлыйсың?
Гөлзилә җырларын атагач та, музыка коралына барып ябышмады артист. Башта тын юлларына, кан йөрешенә иркенлек бирә торган күнегүләр ясатты. Кыз дөрес эшләмәгәндә, аны төзәтеп, ничегрәк итәргә кирәген күрсәтеп бирде. Аннан соң гына аппаратуралар янына килделәр...
– Сәхнә йолдызы булачаксың син, Гөлзилә! – диде Сабиров, кыз җырлап туктагач. Башкача җыр хакында сүз әйтмәде. Хәер, монысы да артыгы белән җиткән иде кызны бәхетле итәргә. – Ә хәзер... Чәй эчеп алыйк. Синең дә карының ачкандыр.
– Рәхмәт, Әхмәт абый. – Җыр-моң дөньясы булып тоелган студиядән тиз генә китәсе килмәсә дә, кыз уңайсызланды. – Кайтыйм инде мин.
– Син оялып торма, Гөлзилә. Иртәдән бирле бернәрсә дә капмагансыңдыр бит әле, – Сабировның кыяфәтендә аталарча хәстәрлек иде. Кызның икеләнеп торуын күреп, тәвәккәл генә итеп биленнән алды. – Әйдә.
Сабиров кабинетының иң түрендәге ишекне Гөлзилә тәү кергәндә искә алмаган икән. Хәер, ул белмәгән кешенең күзенә әллә ни бәрелеп тә тормый.
– Монысы безнең кечкенә ял бүлмәсе инде, – дип таныштырды артист.
Кай арададыр өстәлгә колбаса, сыр, балык икрасы килеп утырды. Алар янына башка нигъмәтләр өстәлде. Кай арада кайнап өлгергән, кофесы да булды. Иң соңыннан Сабиров ике фужер куйды һәм шампанский чыгарды.
Гөлзиләнең моңа кадәр бер тамчы да шәраб капканы юк иде. Шулай да Сабировның кыставына каршы тора алмады, уртлап куйды. Үз фужерын бушаткач, артист Гөлзиләгә текәлде.
– Гөлзилә, синең егетең бармы?
– Бар, – диде кыз, бит очларын алмаландырып.
Кинәт аңа, сөйгән егете бар көйгә, Сабиров белән икәүдән-икәү генә шәраб эчеп утыру оят булып тоелды. Сабиров исә, аңа бөтенләй игътибар итмәгәндәй, институтка керүнең авырлыгын, хәтта талантлы кызларның да үтә алмавын, аларның ничек өзгәләнүләрен, студент булу хакына хәтта әхлак кануннарын бозарга да әзер торуларын сөйләде.
– Таланты бармы-юкмы, институтка кергәннәр аны тәмамлап чыга. Адәм була. Ә керә алмаганнар... Хыяллары челпәрәмә килә, бөтен дөньясыннан өмет өзеп, юлдан язучылар да юк түгел, – дип тәмамлады ул сүзен. Ьәм үз фужерына шәраб койды да, Гөлзиләгә төбәлде.
– Эх, шул имтиханнарны бирә алсам, – дип өзгәләнде кыз, Сабиров сөйләгәннәрдән күңеле төшеп. – Укырга керә алсам, мин иң бәхетле кеше булыр идем.
– Әйе-е... – дип сузды Сабиров, аннан соң фужерыннан уртлап куйды. – Быелгы имтиханнар бик авыр булачак.
– Нинди сораулар биреләчәген алдан бел идең дә, көлеп-елмаеп кына бир идең шул имтиханны, – дип хыялланды кыз.
– Ә син акыллы кыз. – Сабиров аңа тәү күргән кебек карап куйды. – Тик бу гына аз. Беләсеңме, экзаменаторның ничек эш иткәнен? Кемнәрнең нинди билге алачагы имтихан башланганчы ук билгеле була инде. Үз көче белән керү мөмкинлеге бары тик дүрт-биш балага гына бирелә.
– Ничек инде... алай... – Гөлзилә үз колагына үзе ышанмады. – Таланты, әзерлеге булмаса да укый аламыни кеше?
– Дөнья бу, сеңлем. Яшьсең әле, тора-бара үзең дә төшенерсең. Беренчедән, безгә бөтенләй сәләтсезләр килми. Икенчедән, белгечләр кул астында даими шөгыльләнү беркайчан да нәтиҗәсез үтми.
– Ә ни өчен дүрт-биш кенә урын... Ә калганнары?
– Анысын без хәл итмибез... Ә быел ул урыннар да бөтенләй юк диярлек.
Гөлзилә нидер әйтмәкче булган иде дә, елап җибәрүеннән куркып, дәшми калды.
– Гөлзилә, син гади колхозчы баласы. Артыңнан йөрер кешең дә юк. Үзеңә юлны бары тик үзең генә яра аласың. Талантың, чибәрлегең бар. Бу сәнгать кешесе өчен аз түгел. Ләкин ул гына җитми... – Сабиров сүзенең асылын ничек ачып салырга белми этләнде. Фужерын корытып куйды, аннан соң торып суыткычтан коньяк алып үзенә салды, анысын да эчкәч, сүзен дәвам итте: – Син ришвәт биралмыйсың, абруйлы бәйләнешлегең юк. Ләкин сиңа ярдәм итә ала торган бер кеше бар.
– Кем ул? – Кызның күзендә шатлык очкыннары балкып китте.
– Югарыда. Бүлдермә. – Сабиров атакага барган солдат кебек иде. – Аңа... кыз кирәк. Саф, гүзәл кыз. Аңлыйсыңмы?
– Минем әти-әнием бар бит инде, – дип чын күңелдән гаҗәпләнде Гөлзилә.
– Аңа... саф кыз кирәк. Саф кыз.
Моның мәгънәсенә төшенүгә, Гөлзилә яшен тизлеге белән алдындагы фужерын бушатты.
– Нәрсә?! – Ул талпынып куйды, ләкин ничектер үзен кулга алып, урында утырган килеш калды. – Мин аның хатыны булырга тиешмени?
– Сөяркәсе, – дип төзәтте аны артист. – Ә ул сине җил-давылдан курчалаучың булыр. Сабыр ит, Гөлзилә, – диде Сабиров, кызның күзендәге очкыннарын күреп. – Тыңлап бетер. Бу бик үк куркыныч нәрсә дә түгел. Укырга кергән кызларның күбесе беренче курста ук үзенең сафлыгын югалта. Кайсы алдана, кайсы...
Гөлзиләнең бөтен тәнен калтырану алды. Тәү карашка ярдәмчел, кешелекле булып күренгән Сабиров аңа фахишәлек тәкъдим итеп утыра түгелме соң? Бәлки, бу төш кенәдер. Юк, Сабиров моңа бара алмас иде.
– Танымыйм мин сезне, Әхмәт абый.
– Гафу ит, Гөлзилә. Боларны мин яман уйдан сөйләмәдем. Сайлау синең иркеңдә. Бу сөйләшү имтиханнар нәтиҗәсе билгеле булгач та үз көчендә кала.
– Кабахәт кеше сез, Әхмәт абый, – Гөлзиләнең тамагына төер тыгылды. Тик бу адәмгә сер бирергә теләмәде. Башын югарырак күтәреп, горур кыяфәт алды. – Мин мондый хурлыкка үлсәм дә бармаячакмын! Минем сөйгән кешем, сөйгән эшем бар. Җырлар өчен фахишә булу мотлак түгел.
Ул торып ишеккә юнәлде, Сабиров та аңа иярде.
– Аңлыйм мин сине, Гөлзилә, – диде Сабиров, болдырга чыккач. – Аңлыйм һәм сокланам. Кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышырмын, әмма гарантия юк. Тик мине гаепләмә, син студент булсаң, иң нык сөенгән кеше мин булачакмын. Уңыш телим сиңа, сеңлем!
Гөлзилә дәшмәде. Сабировның үзе дә, матур сүзләре дә аның өчен мәгънәсен югалткан иде инде.
(Дәвамы бар)
Фото: sprashivalka.com