Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
5 октябрь 2022, 10:22

Мәсүфә ӘЮПОВА. Кайтаваз. Хикәя (1)

...Тик табигатем шулай корылган, мин күлмәгем белән генә ике катлы. Кешегә ышанам  һәм, аркама хәнҗәр кадалмыйча, кемнеңдер миңа начарлык эшли алырын соңгы минутка хәтле күз алдына да китерә алмыйм.

Мәсүфә ӘЮПОВА. Кайтаваз. Хикәя (1)
Мәсүфә ӘЮПОВА. Кайтаваз. Хикәя (1)

Шифаханәгә килгәненә Нуриянең инде бер атна. Тик юлда булган очрашу аңа һаман да тынгылык бирми. Уфа вокзалында билетка чиратта торганда ук очрашты аларның карашы. Нурия башкалада яшәгән ахирәте Физәлия белән ул хатынның артына килеп басулары булды, әйтерсең лә,  тегене корт чакты, касса төбенә килеп җитүенә карамастан, сумкаларын күтәрде дә залның икенче почмагына китеп утырды.

 Автобус кузгалырга ярты сәгать чамасы вакыт барлыгын күреп, Нурияне Физәлия  чәйханәгә алып керде. Төн буе сөйләшеп кунсалар да, һаман сүзләре бетмәде. Теге хатын белән алар автобуска да бергә  керделәр. Тагын күзгә-күз очраштылар. Ә тегесе тагын, ток суккандай, карашын тәрәзәгә борды. Физәлия Нурияне кочаклап, битеннән үпте дә ишеккә юнәлде. Дустын озаткач, күңелен биләгән уйлары юл буе тынгылык бирмәде Нурияга, Шулай да, таныш булмаган кешедән нәрсәдер сорауны кирәк тапмады.

 Бер-берсенә юл аша гына урнашкан ике шифаханә янына килеп туктаган автобустан төшкән халык арасыннан теге сәер ханымның кай тарафка борылганын да шәйләми калды Нурия.

 Бүлмә ике кешелек булса да, Нурия инде менә атна буе һаман берүзе. Әллә ял сезоны узганга, әллә бик данлыклы  шифаханә булмаганга, ял итүчедәрнең саны күп түгел.

 Ул ашханәдә дә, спортзалда да, табиб бүлмәләре янында да күзләре белән теге сәер ханымны эзләде. Ни өчен эзләгәнен дә аңламады. Хәтта йокларга яткач та, ул аның уеннан чыкмады. Нурия гомерендә бер тапкыр килеп эләккән ялында үзенең тынычлыгын югалттырган ул ханымны күңеленнән әллә ничә тапкыр тиргәде. Ичмасам, бүлмәдә дә берүзе генә...  Әгәр үзе кебек сөйләшергә яраткан бүлмәдәше булса, күптән инде  онытыр иде ул юлдагы хәлне. Физәлиясе дә балалары белән чит илгә җыенган шул, икәүләп килсәләр, нинди әйбәт буласы иде...

Көннәр әкрен генә үтә торды. Ял ял инде, сызлаган буыннарында яхшы якка үзгәрешләр дә сизелә башлады. Азаккы ярты елда шаулап интектергән сул колагы да сизелеп әйбәтләнгән кебек булды. Төшке ашка баргач, күрше шифаханәгә билгеле артистлар концерт куярга килүен хәбәр иттеләр.  Нурия бүлмәсенә кайтып,  зәңгәр күзләре төсле зәңгәр крепдешин күлмәген киде дә, вакытны тизрәк үткәрәсе килеп, башлаган хикәясен язарга утырды. Тик ни өчендер башына берни кермәде. Әллә нәрсәгә түземсезләнеп, вакытның килеп җиткәнен көтте.

 Урам аша гына урнашкан бу бинага килеп керү белән, үзенең шифаханәсенең һавасына кадәр сагынып куйды. Заллары да аларныкыннан кайтыш икән. Нурия  уртадагы бер буш урынны күреп, тизрәк шунда ашыкты. Барып утыруы булды, күңеленә атна буе тынгылык бирмәгән ханымның янәшәсендә булуын күргәч, язмышның аңа әйтер сере барлыгын  тоемлады. Ни гаҗәп, ханым кузгалып китмәде, киресенчә, аңа дустанә  караш ташлады. Монысы инде Нурияга тагын да серле табышмак булды.

Концерт күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтерлек булса да, Нуриянең  барлык уен күршесе биләде. Ә концерт азагында сәер  ханым борылды да:

– Сезнең вакытыгыз булса, мине бүлмәгезгә кунакка чакырыгыз әле? – диде.

 Нуриянең  аптыраганын күргәч, өстәде:

– Бүлмәдәшем чирләп тора, ә сез, белүемчә, үзегез генә. Минем сезгә сөйләр сүзем бар, – дигәч, сүзсез генә ризалашты  Нурия.

Шифаханәгә кадәр бер төркем кеше белән бергә кайттылар. Коридордан  борылгач та, икесе дә тын гына атлауларын белде. Бүлмәгә  килеп кергәч тә, сүзләре тиз генә бәйләнеп китә алмады. Хуҗабикә күрсәткән креслодан урын алган  кунак ханым, тынлыкны бүлеп:

– Әйдә, таныш булыйк, минем исемем Әлфисә, – дип кулын сузды. Җавап та көтеп тормастан, үзенең сүзен дәвам итте. – Сезнең  исемне Нурия дип беләм. Мине дә шушы бүлмәгә урнаштырганнар иде, тик юлламамны күрше шифаханәгә үзгәрттердем. Сәбәбен минем сөйлисе тарихымнан ныграк аңларсыз. Җир шарында бер-берсенә охшаган өч кеше була, диләр, үземнекеләрне күргән юк, ә менә күршемнекен  очраттым. Күршемә ике тамчы су кебек охшаган кеше – сезне озатырга килгән дустыгызны күргәч, мин телсез калдым. Тик мин сездән  алдан ук гафу үтенәм,  ялгышуым өчен ояты да,  гөнаһы да үземә, – диде ул. – Исемнәрегезне әйтешеп саубуллашканда ук аңлаган идем ялгышканымны, тик йөргемнең ачык ярасына тоз сибелеп өлгергән иде.

Нуриянең  тәмам гаҗиз булып,  аптыраудан сорау белән тулган ике күзенә тутырып карап, Әлфисә:

– Сез язучы икән, бәлки бу хәлләрне гыйбрәт өчен язып калдырырсыз, – диде. – Моннан өч дистә ел элек булган вакыйгалардан ук алып сөйлисем килә, тик сез мине, зинһар, гаепләмәгез... – дип дәвам итте сүзен Әлфисә.

Нурия,  әрсез кунагының алдына  иртәнге аштан калган мандариннарын бүлемтекләргә бүлеп куйды да, стаканнарга алма согы салып, серле тарихны тыңларга әзер икәнен белдереп, диван кырыена утырды. Ул теге сәер очрашудан соң, бу хәлләр шундый борылыш алыр дип, башына да кертмәгән иде. Ыспай гына гәүдәле, илле яшьләр чамасындагы бу хатынның йөрәгендәге ярасы  күзләренә сагыш булып сеңгән...

– Сез аңласын өчен, мин бәйнә-бәйнә сөйлим инде... Тыңлап бетергәч, сез мине, һичшиксез, аңларсыз. – Һәм ул кинолента кебек үзенең тарих йомгагын сүтәргә кереште:  – Минем тормышым – бик күп авыл кызларыныкы кебек. Әти-әниемә булышып үткән үсмер чаклар, мәктәп еллары. Ә инде үсеп буй җиткәч, шәһәргә табан юл алдым.

Пешекче һөнәрен үзләштереп, эшчеләр бистәсенә ашханәгә урнашуыма, озын буйлы ап-ак тешләренең барысын да күрсәтеп елмая торган бер шофёр егет миңа гашыйк булды. Үземнән җиде яшькә өлкән булганын белгәч, мин аңа башта игътибар итмәдем. Тик ул үзенең гадилеге, ягымлылыгы, ярдәмчеллеге белән минем күңелемне көннән-көн ныграк яулады. Яшьлекнең иң матур мизгеле – ул мәхәббәт! Миңа да ул бәхет елмайды. ”Камаз” машинасына утыртып ул мине әле авылыма, әле шәһәргә йөртте. Әллә ни күп сөйләнми, тик һәрбер сүзе төпле һәм ышанычлы. Әти-әниләрем дә яраттылар  Галимемне.  Сорап  килгәч, бәхет теләп, туй көнен билгеләделәр. Бик матур итеп тормыш корып җибәрдек. Бер-бер артлы кызыбыз һәм улыбыз туды.

Кызыбыз дигәннән, аның туу вакыйгасы, сөйлисе тарихыма кысылышы булмаса да, тормышыбызның беренче баскычларындагы хатирәләр буларак, истә калган... Бәлки бераз  сезнең кәефне дә күтәрермен.

Галим эшкә җыена, ә мин аннан бала тудыру бүлегенә илтүен сорадым, чөнки чирләргә уйлыйм. Тик бу хакта иремә белдермәдем. Ул мине “Камазы”  белән дәваханә янында калдырды да, кулын болгап, китеп тә барды. Баскычыннан менгәндә үк тулгак тота башлады. Көндезге сәгать өчтә,  дүрт саны төгәл, кап-кара күзле кызыбыз туды. Ә инде кич белән өйгә кайтышлый капка төбенә килеп туктаган “Камазны”  күреп, палатадагы хатыннар мине ачык тәрәзә янына чакырдылар. Галим  көлә-көлә эштә булган хәлләрен сөйли, ә кыз турында ләм-мим. Мин һаман ирдән котлау, шатлык сүзләре көтәм, ә ирем теле-телгә йокмый, “Камаз“ тәгәрмәче турында сөйли. Бала турында бернәрсә дип тә авыз ачмагач, кыз тапканга хәтере калгандыр инде, дип уйлыйм. Бераз басып торды да, хушлашып, китәргә җыенды. Артыннан:

– Кызыбыз турында сорамыйсың дамы? – дип эндәштем. Ул борылып:

– Нинди кыз?.. – ди бу, гаҗәпләнеп.

– Кызыбыз бар! – димен. Ышанмый. Тәрәзә төбенә менеп бастым да эчне күрсәтәм. Шулай итеп, бала тапканымны көчкә исбатлый алдым мин аңа.

 Баланы алырга килгәндә, колагы авызына җиткән, чөнки аңа ике бүлмәле фатирның бер булмәсен биргәннәр. Димәк, тулай торакка түгел, ә квартирага кайтабыз. Шатлыгымның иге-чиге юк! Ике күршегә бер ванна ул, барыбер, унике кешегә бер юыну ноктасы түгел инде. Күршеләр татарлар булып чыкты. Авылдан әниләрен алып килгәннәр. Шулай итеп, бер квартирада алты кеше яши башладык. Күршеләребезнең исеме Лира һәм Өлфәт. Ә әниләренең исеме Зәйнәп әби.  Шулай яшәп киттек. Мин барысы белән дә сөйләшергә тырышам, тик күпчелек сорауларым һавада эленеп кала. Алар әллә безне өнәп бетермиләр, әллә бөтен кешелек дөньясына үпкәләгәннәр, йөзләрен беркайчан да ачмыйлар...

 Лира ире белән берничә ел яшәсәләр дә, балалары юк, әллә шунлыктан, әллә башка сәбәпләр белән мине өнәмәгәне күзгә бәрелеп тора. Тик табигатем шулай корылган, мин күлмәгем белән генә ике катлы. Кешегә ышанам  һәм, аркама хәнҗәр кадалмыйча, кемнеңдер миңа начарлык эшли алырын соңгы минутка хәтле күз алдына да китерә алмыйм. Берәр ят ризык әзерләсәм дә, күршеләремне сыйлыйсым килә. Әллә картәни белән үскәнгә, мин әби-бабайларны бик якын күрәм. Зәйнәп әбине дә коймаклар пешереп чәйгә дәшәм, бүлмәмә бергә бәйләм бәйләргә чакырам. Лира килене өйдә булса, Зәйнәп әби бүлмәләреннән  чыкмый, ә алар эшкә китсә, минем янымда гына бөтерелә. Мин дә артык сораулар бирмим, үзе дә ачылып китми. Тик әбинең килене кайтыр вакыт җитсә, үзен сәер тотып, бүлмәләренә кереп китүе генә минем өчен сер булып кала. Кеше юкта безнең кызыбызны и сөя, и ярата әбиебез. Ә балалары алдында, елап торса да, сабыйның башыннан да сыйпамый. Ә Лира миңа беренче күрүдән үк кырын карый. Ачыктан-ачык тиргәшми дә, эндәшми дә. Ә ире Өлфәт я ишек төбендә торган бала арбасы өчен  шелтә ясый, я бала янына кереп йөгергәнлектән, бәрәңге кабыгын чүп савытына ташлап өлгермичә, әрчегән җирендә калдырганым өчен мыжый.

 Галим белән икәүләп җаныбызны ярып бирергә торабыз, тик сытылган чырай,  болытлы йөз генә безгә... Әллә нинди аңга сыеп бетмәслек холык-фигыльләренә тәки ияләшеп булмый.

Ә  Галимнең бар белгәне “Камазы”  һәм кызы. Таңнан алып, караңгыга кадәр эштә, ә кайткач, җанлы курчагыбыз   – кызыбыз  Сөмбел  янында.

Ул юкта өйдә булган хәлләрне аңа сөйли башласаң:

– Тулай торакта йөз Лира, монда берәү генә, түз инде, тиргәшә күрмә! – дип юата да, эше бетте.

Көн артыннан көн,  ай артыннан ай уза торды. Тик күршем белән арам якынаймады, киресенчә, ерагайганнан-ерагайды гына.

(Дәвамы бар.)

Мәсүфә ӘЮПОВА. Кайтаваз. Хикәя (1)
Мәсүфә ӘЮПОВА. Кайтаваз. Хикәя (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: