4
...Гөлзилә Уфага беренче тапкыр гына килми. Әтисенә ияреп тә, классташлары белән дә килгәне бар иде. Әмма кемгәдер ияреп йөрү бер хәл, ә япа-ялгызың – бөтенләй икенче. Сәнгать институтының кайда урнашканлыгын, аңа вокзалдан ничек барырга икәнен белә иде ул. Автобустан төшкәч, тирә-ягына каранып бертын торды да, тәвәккәл адымнар белән, тукталышка юнәлде.
Кабул итү комиссиясенең ишек төбендә чират зур түгел иде.
– Кайсы яктан буласың соң, балам? – дип сорады чират ахырында торган хатын. Тәбәнәк буйлы, юан гына гәүдәле бу апаның кояшта янган йөзендә дә, ягымлы күзләрендә дә үзенә аудара торган ниндидер көч сизелә иде. – Әти-әниең бармы соң?
– Аларның мине озатып йөрергә мөмкинлеге юк, – диде Гөлзилә. Аннан соң... – Кыз кинәт туктап калды. Уйлаганын әйтсә, апаны кимсетер кебек тоелды. Башына килгән иң беренче фикерне әйтеп салырга ашыкты: – Мин Уфада беренче тапкыр гына түгел. Йөри беләм.
– Менә әйбәт, – дип елмайды хатын. – Минем кызым белән бер тирәрәк булсагыз иде... Ул бигрәк... – Сүзне әйтеп бетерә алмады, кызы да килеп җитте.
– Икенче этажда икән, – дип пышылдады ул әнисенә. – Бар, урап кил.
– Менә Гөлзилә белән таныштык әле, – дип елмайды хатын. – Бигрәк әйбәт балага охшаган. Ул да берүзе генә. Таныша торыгыз, Нурия кызым, бәлки, дуслашып та китәрсез.
Нурия әнисенең сүзен җөпләгәндәй елмаеп, җиңелчә генә баш кагып куйды да, бер сүз дә әйтмәде.
«Начар кыз түгел бугай, чынлап та бер бүлмәгә эләксәк, яхшы булыр иде», – дип уйлады Гөлзилә. Озын чәчле, ягымлы карашлы чибәр кыз аңа ни өчендер бернинди хәйлә-мәкергә сәләтсездер кебек тоелды. Шундый ахирәте булуга Гөлзилә беркайчан да, каршы килмәс иде.
Чират тиз килеп җитте. Гариза язып, тиешле документларын тапшыруга, бер кәгазь кисәге тоттырып, бухгалтериягә җибәрделәр. Анда акча түләгәч, тулай торакка барып урнашасы гына кала. Комендант бүлмәсенең ишек төбендә яңа танышлары белән тагын очрашты Гөлзилә.
– Сине көтеп торабыз, кызым, – диде хатын, аның аркасыннан сөеп. – Бер бүлмәдә булсагыз иде. Нигәдер күңелемә ошадың әле.
– Иртән чыгып киткәннән бирле бер тәгам дә капмадым, – диде Нуриянең әнисе, бүлмәгә кереп урнашкач, сумкасындагы ризыкларын өстәлгә җәя-җәя. – Менә боларын җылытып ашарбыз, чәй дә куярга кирәк булыр.
Кызлар, савыт-сабалар күтәреп, кухняга чыгып китте. Кухня дигәне ике газ плитәсеннән, ике су краныннан торган бер бүлмә икән. Кранны ачу белән тутыклы су борхылдагач, Нурия дертләп-куркып китте, кулындагы чәйнеген чак төшереп җибәрмәде. Аннан соң икенче краникка үрелде. Анысы да шулай ук усал борхылдагач, аптырап, Гөлзиләгә бакты:
– Карале, малай, әллә санга сукмый инде бу.
– Авылдан килгәнне чамалыйдыр, – дип елмайды Гөлзилә. – Азрак торсын әле. Суы да тоныкланыр.
Савыт-сабаны чайкатып, чәйнеккә су алгач, газ плитәсен кабыза белми азапландылар.
– Уй, малай, шушы нәмәстәкәйләренә кадәр мыскыл итә бит. Ничек яшәрбез инде монда...
– Бу юлы без гаепле түгел, Нурия. Плитәләрнең берсе генә эшли. Соңрак тазартып алырбыз әле.
Кухня мәшәкатьләреннән котылып, коридорның икенче очындагы бүлмәгә атлаганда, ике яклап буйдан-буйга тезелеп киткән ишекләрнең берсеннән ыспай гына киенгән ике ир-ат килеп чыкты. Аларның берсе Гөлзиләгә таныш шикелле тоелды. Чынлап та, якынрак килгәч, кыз аны таныды. Әхмәт Сабиров иде ул. Йөрәге ничектер жу итеп куйды, бит очлары кызаргандай булды. Әлеге икәү нәрсә турындадыр бик бирелеп сөйләшеп килгән җирләреннән, кызлар янына җиткәч, алар ягына күз ташлап, якты елмаю бүләк иттеләр дә ары киттеләр. «Танымады, – дип уйлады Гөлзилә... – Танымады. Ә теге вакытта ничекләр сайраган иде. Кил, шалтырат, мотлак ярдәм итәрмен, имеш. Шулай инде, чын артист шундый булырга тиештер».
Гөлзилэнең кинәт үзгәреп китүен Нурия дә сизде, ахры.
– Карале, менә бу ике тараканны, – диде ул, сабыйларча гаҗәпләнеп. – Карале, боларына кадәр санга сукмаган була.
– Менә дөрес әйттең, әй. Каян шундук тиз таптың син аларга исемне?
– Соң аларны башкача да атап буламыни? – дип, тагы да ныграк гаҗәпләнде Нурия. – Тараканны сездә таракан димиләрмени?
Бу юлы Гөлзиләнең күзе маңгайга менде:
– Кая? Нинди таракан?
– Әнә ич! – Нурия идәннән үзләренә каршы ашыкмый гына шуышкан ике тараканга күрсәтте.
– Нәрсә? Ә син шуларны әйтәсеңмени?! – Гөлзилә кычкырып көлеп җибәрде.
Ничектер күңеле күтәрелеп китте аның, Нурия белән бер бүлмәгә урнашуларына тагын бер тапкыр сөенеп куйды.
Әхмәт Сабировның шулай танымыйча үтеп китүен кыз ни өчендер авыр кичерде. Аның белән очрашу күренешен кабат-кабат күз алдыннан үткәрде. Бер уйласаң, ни өчен Гөлзиләгә беренче булып эндәшергә тиеш иде әле ул? Кем аның өчен Гөлзилә? Бәлки, искә дә алмый калгандыр, табак-савыт күтәреп монда йөридер дигән уй каян башына килсен танылган артистның? Хәер, ни өчен шулай кызып-кызып баш вата әле Гөлзилә. Ниндидер Әхмәтнең хаҗәте шулай ук зурмыни аның өчен? Ярдәм итәрмен, имеш. Аннан башка укырга керә алмыймы әллә кеше? Уфага килгәндә күңеленең бер почмагында әнә шундый шатлыклы өмет бар иде шул. «Мин япа-ялгыз түгел әле. Әхмәт Сабировны беләм, ул аз гына булса да ярдәм итәр»,– дип уйлый иде. Шулай дип үзен тынычландыра, дәртләндерә иде. Шулай дип уйлаган саен, укырга керә алачагына ышанычы арта иде. Бүген аның шушы уе челпәрәмә килде. Ярый, булсын... Үзе тырышачак Гөлзилә. Үзе тырышмый икән, хет әллә кем ярдәм итсен, берни майтара алмаячак ул.
Кыз Әхмәт Сабировның визиткасын ертып чүп савытына ташлады да җиңел сулап куйды. Визитка белән бергә кемнеңдер ярдәменә өметләнү хисе юкка чыкты, үз-үзенә булган ышаныч кына торып калды.
Шулай итеп, аны күңеленнән сызып ташлаган иде Гөлзилә. Ә кич җитеп килгәндә, Әхмәт Сабиров үзе килеп керде.
– Менә кайда оялаган икән, – диде ул, керә керешкә үк. – Килү белән шалтыратырмын, дигән иде...
– Әхмәт абый?.. Исәнмесез! Әйдә, үтегез.
– Ну, ничек соң кәефләр? Әйбәт кенә урнаштыгызмы? Юк-юк... Чәй әзерләп тормагыз, – диде ул, Гөлзиләнең чәйнеккә тотынуын күргәч. – Мин озакка түгел. Әле менә исемлектә сине күрдем дә кереп хәлеңне белеп чыгыйм, дидем.
Шулай дисә дә, Әхмәт Сабиров озак кына сөйләшеп утырды. Кайнарланган чәйдән дә баш тартмады. Сүз хәл-әхвәл белешүдән имтиханнар тирәсенә күчте. Танылган артист нинди ситуацияләрдә нәрсә эшләргә кирәген дә аңлаткалап, алар арасында сәнгать кешеләре тормышыннан анекдотлар да сөйләп алды. Вакыт-вакыт Гөлзиләгә кызарырга мәҗбүр итә торган карашларын да ташлады. Җаен туры китереп, кызның аркасыннан сөеп алырга да, чәчләренә, битенә тиеп үтәргә дә, йә теге, йә бу өлкәгә кагылышлы комплиментлар әйтергә дә онытмады.
– Ярый, кызлар, рәхмәт сезгә! – диде ул, ниһаять, урыныннан кузгалып. – Озакламам, дигән идем, сез гүзәлләрдән аерылып буламы соң? Иртәгә тагын кереп чыгармын әле. Бәлки, минем студиягә барып әзерләнербез.
– Карале, бигрәкләр дә әйбәт кеше инде, – диде Нурия, Сабиров артыннан ишек ябылгач. – Үзе итагатьле, үзе күңелле, үзе ярдәмчел. Чибәр дә. Ә ул сиңа битараф түгел бугай...
Гөлзилә елмаеп кына куйды.
– Нурия, ә синең сөйгән егетең бармы? – дип сорады ул, бертын торгач.
– Юк. Арттан иярештергәннәре бар. Ә үзем яратканы... Синең?
– Минем? – Гөлзилә хыялый елмайды... – Минем бар!..
– Кем соң ул? – Нурия ишеккә күз атып алды.
– Дөньядагы иң әйбәт кеше.
– Ә исеме... Исеме ничек?
– Әйтмим.
«Үзе итагатьле, үзе...» – дип, Нуриянең сүзен күңеленнән генә кабатлады ул. Чынлап та, Сабировның үз- үзен тотышында да, сөйләшүендә дә, елмаюында да ниндидер серле бер нәфислек бар. Яндырырдай булып мизгелгә генә синең тарафка ташланган карашын әйтеп тә торасы түгел. Очрашуның тәүге мизгелендә үк үзенә әсир итә торган сөйкемле сөяге бар аның.
Таһир андый түгел иде. Саллы-салмак хәрәкәтеннән ышанычлы ныклык, җылылык сизелеп торса да, калганында ул тәпи басып кына килгән сабый иде. Сүзләрне ачык итеп әйтеп, матур итеп сөйләшә дә, аларны кул, йөз хәрәкәтләре белән җиренә җиткереп куя да белми иде. Кыскасы, Таһир – гади авыл малае. Таһир артист түгел иде. Ул – үзе иде.
(Дәвамы бар)
Фото: 2x24.ru