Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
1 октябрь 2022, 10:27

Марат КӘБИРОВ. Мәхәббәттән җырлар кала. Повесть (6)

Ул инде сәхнәгә чыгарга әзер иде, менә шу­шы мизгелдә очып чыгып җырларга тиешле сандугач иде ул.

Марат КӘБИРОВ. Мәхәббәттән җырлар кала. Повесть (6)
Марат КӘБИРОВ. Мәхәббәттән җырлар кала. Повесть (6)

Кавышу... Эх, ул көннәргә шундый ерак шул әле. Та­һирның армиядә хезмәт итеп кайтасы, ә Гөлзиләнең уку­ын тәмамлыйсы бар. Укуын тәмамлыйсы... Эх, тиле дә инде бу күңел дигәнең. Әле документларын да тапшыр­маган бит институтка. Аннан соң имтиханнарыңны бирә аласыңмы, юкмы әле?! Район үзәгендә үткәрелгән җыр бәйгесендә җиңде дә бит җиңүен. Жюри әгъзалары да бик яратты үзен. Берсе хәтта: «Безнең институтка мот­лак кил!» – дип, визиткасын да биргән иде. Тик Гөлзилә ишеләр аз дисеңмени Башкортстанда.

Ә җыр конкурсы шәп үткән иде. Үз-үзенә нык ыша­нып барса да, бәйгедә катнашучыларның чыгышын тың­лагач, Гөлзилә бераз каушый төште. Араларында әзер артист дип әйтерлекләре бар, ул тавыш-моңы, ул сәхнәдә үз-үзен тотышлары соклангыч. Җитмәсә залның иң ал­гы рәтләрендә, чүп өстенә чүмәлә булып, республиканың танылган сәнгать эшлеклеләре утыра. Кайберләре хәтта менә дигән чыгышларга да кул чапмый, йотардай булып сәхнәгә төбәлгәннәр дә катканнар. Жюри дигәч тә шултиклем салкын булырга ярыймыни инде.

Шулай да кыз үзен кулга алырга тырышты. Аның белән килгән музыка укытучысы да, Гөлзиләнең күңе­лен күтәреп, дәрт өстәп торды. «Монда сиңа җиткән җыр­чы булмады әле. Болай барса, Гран-при кесәдә дигән сүз!»

Менә тәнәфес игълан иттеләр. Тәнәфестән соң беренче чыгыш – Гөлзиләнеке. Бик үк уңайлы түгел, зал ты­нычланып урынына утырып беткәнче авырга туры килә­чәк. Шуңынчы үзеңне тиешле дәрәҗәдә тотып, дилбегә­не тиз кулга алсаң гына, уңышсызлыкка юлыгудан ко­тылырга мөмкин. Бу тәнәфес кызга артык дулкынлану гына өстәде. Ул инде сәхнәгә чыгарга әзер иде, менә шу­шы мизгелдә очып чыгып җырларга тиешле сандугач иде ул. Ә тәнәфес моңа комачау итте. Күңелнең менә шушы халәтен ун-унбиш минут буена сакларга кирәк хәзер. Гөлзилә сәхнәдә ясалачак һәр хәрәкәтен, җырының һәр иҗе­ген күңеле аша үткәреп торганда, ниндидер бер ягымлы тавыш аны бүлдерде: «Дулкынланма, сеңлем. Халык си­нең чибәрлегеңне күреп тә «аһ!» итәчәк». Кыз борылып карарга да өлгермәде, теге кеше китеп тә барды. Гөлзилә аның киң җилкәсен генә күреп калды. «Берәр авылның клуб мөдире-фәләндер инде. Тавышы да ягымлы, атлап йөреше дә артистларча, зәвыклы», – дип уйлады кыз. Хәер, кем булса да барыбер түгелмени? Кем булса да рәх­мәт аңа, Гөлзиләнең күңелен тынычландырып җибәрде ул, үз-үзенә ышанычын арттырды.

Шул минутта ук диярлек музыка укытучысы да йөге­реп килеп җитте:

– Нәрсә диде ул сиңа?

– Кем?

– Кем, кем... Әхмәт Сабировны әйтәм. Күренекле җыр­чы. Музыка институтында укыта. Әле жюри составында.

– Бәй, шул булдымыни ул?

– Менә син аны, шуны да танымаган. – Укытучы чын-чынлап аптырады. – Соң аны бит эте дә, бете дә белә. Бик влиятельный кеше, диләр...

Әхмәт Сабиров турында озак сөйләргә исәбе бар иде укытучының, тик, тәнәфес бетүен белдереп, кыңгырау шалтырады.

Әхмәт Сабиров чынлап та жюри әгъзалары арасында утыра иде. Куе кара чәчләрен артка тараган, болай да матур йөзенә мыегы ниндидер серлелек өстәп торган сы­ман. Күзләрен сәхнәдән алмады ул. Гөлзилә җырлап бе­тергәч тә, иң беренче булып кул чапты. Инде кырыкка җитеп килсә дә, гәүдәсе егетләрчә. Гомумән, аның бөтен булмышында үзенә җәлеп итә торган бер көч бар кебек. Хәер, чын артист шулай булырга тиештер дә инде.

– Молодец! Молодец! – дип кочаклап үбеп алды аны укытучысы, сәхнәдән чыгуга ук. – Гран-при безнеке, бо­лай булгач. Бәхәсләшеп тә маташма! – дип туктатты ул нидер әйтергә теләп авызын ачкан Гөлзиләне: – Йә мин сәнгатьтә берни аңламыйм, йә җиңү безнеке.

Конкурста катнашкан һәр җырчының чыгышыннан соң кабатлады ул сүзләрен. Кабатлаган саен, күңелендә дәрт, күзләрендә очкын арта барды. Укытучы бу минут­ларда сабый бала кебек иде. Жюри әгъзалары киңәшләшергә кереп киткәч тә, иң түземсез кыланганы ул бул­гандыр. Аларның сәхнәгә менеп бәйге нәтиҗәләрен хә­бәр итүен минуты-секундына кадәр исәпләде, көтте. Ә вакыт, үч иткәндәй, бик акрын үтте, жюри дә артык озак­лады.

Ни гаҗәптер, Гөлзиләнең күңеле тыныч иде. Сабыр­сызланмады да, җиңүче булу теләге белән дә янмады. Ул үз эшен эшләде – сәхнәгә менеп җырлады, халык ярат­ты, хәтта биска да чакырдылар. Иң мөһиме шул. Ә урын мәсьәләсе икенчел нәрсә, хәтта ниндидер дәрәҗәдә фор­мализм гына булып тоелды. Беренчелекне яуласа да, яуламаса да, ул бәхетле иде.

Шулай да, ниһаять, конкурс нәтиҗәләренә йомгак ясау башлангач, йөрәк тибеше ешаебрак китте. Жюри рәисе озын булмаган кереш сүзен тәмамлагач, дәртләндерү бү­ләкләре тапшырды, аннан соң өченче, икенче урынга чык­кан җырчыларны атады. Иң соңыннан гына Гран-при турында сүз башлады. Үз исемен ишетүгә, Гөлзилә, уры­ныннан кузгалып, сабыр гына сәхнәгә юнәлде. Башы да әйләнмәде, чиксез шатлык та кичермәде. Ул моны көтә, беренчелекне яулаячагына ышана иде бит. Баштарак йө­рәк тибеше ешаеп китсә дә, үз исемен ишетүгә, ул ничек­тер тынычланып калды. Үзе мотлак эшләргә тиеш бул­ган эшне аткарган кеше канәгатьлеге иде аның күңелен­дә. Күл өстедәй тыныч яктылык, сабыр шатлык. Шулай да бәхетле иде ул, ни өчендер бу залда Таһирның да утыру­ын, аның да әлеге күренешнең шаһиты булуын теләде.

Бүләкләр тапшыру тантанасы беткәч тә кайтып ки­тәрбез, дип уйлаган иде Гөлзилә. Конкурста катнашкан ахирәтләре белән саубуллашып, таныш-белешләрнең кот­лауларын кабул итеп торган арада, музыка укытучысы килеп җитте:

– Банкет та була икән әле, – диде ул, килә-килешкә үк. – Калырга туры килер инде.

– Калырга?! – Гөлзиләнең тизрәк кайтып әти-әнисен, сөйгән ярын сөендерәсе килә иде.

– Әйе. Гран-при алып та шулай китеп барсаң, ки­лешмәс. Озак тормабыз.

Гөлзиләгә буйсынудан башка чара калмады.

– Ярый, анысы да кирәк инде аның. Жюри әгъзала­ры белән танышырсың. Быел институтка җыенасың бит, күреп-белеп торулары яхшы, – дип юатырга тырышты укытучы, Гөлзиләнең күңелсезләнүен сизеп.

Банкетта аларның урыны Әхмәт Сабиров белән бергә туры килде. Мондый зур табыннарда Гөлзилә беренче тапкыр. Уңайсыз иде аңа, үзен ничек тотарга, кулын кая куярга белми аптырады. Янәшәсендә күренекле артист утыруы дулкынлануын тагы да көчәйтеп җибәрде. Ә Әх­мәт Сабиров – дөнья күргән кеше, ул бер кыенлыксыз сүз башлап җибәрде. Уку тәмамлангач кайда барырга җы­енуы турында кызыксынды, җаен туры китереп, кызның гүзәллеген, тавышының моңлы, үзенчәлекле булуын мак­тап алырга да онытмады. Шулай акрынлап сүз ялганып китте, Гөлзиләнең каушау-дулкынланулары кими барды.

Башта бу конкурсны оештыручыларга сүз бирделәр, аларга рәхмәт әйттеләр. Аннан соң чират бәйгедә җиңү­чегә дә җитте. Гөлзилә үзенең бәйгедә катнашып берен­челекне яулавын зур бәхеткә исәпләвен белдереп, табын­да утыручыларның барысына да чиксез рәхмәтен җит­кергәч, җырлавын да сорадылар. Җырның соңгы сүзлә­ренә озак алкышлар ялганды. Кабат урынына килеп утыр­ганда, Әхмәт Сабиров аны басып каршылады, кулын кысып, аркасыннан сөйде:

– Молодец, матурым! Ходай талантны жәлләмәгән сиңа. Моңын да биргән, гүзәллеген дә. Кыскасы, әзер ар­тист итеп яраткан.

Бераздан тәнәфес игълан иттеләр.

– Хәзер кайтсак та ярый инде, – диде Гөлзилә.

Музыка укытучысы аны җөпләп баш кагып куйды.

– Сез инде китәргә дә җыенасызмыни? – дип гаҗәп­ләнде Әхмәт Сабиров. – Иртә бит әле.

– Болай да озаккарак сузылды. – Гөлзиләнең күңеле авылына ашкына иде. – Шоферыбыз да арып беткәндер.

– Арыса, аны кайтарып җибәрергә мөмкин. Үзем ил­теп куярмын. Ә инде кунып калырга теләсәгез, гостини­цадан урын алырбыз. Җыр турында, сәнгать турында ир­кенләп сөйләшеп утырырга мөмкин.

– Әйе, мондый бәхет көн дә килә торган нәрсә түгел. Сезнең белән иркенләп сөйләшеп утырганда, бик яхшы булыр иде, – дип елмайды музыка укытучысы. – Әмма безгә чынлап та кайтырга кирәк. Өйдә түземсезләнеп көтәләрдер инде.

Әхмәт Сабиров моңсу гына елмаеп куйды.

– Ярый алай булса, гаепләп китмәгез. Сезнең белән аралашу бик күңелле булды. – Ул серле карашын Гөлзиләгә күчерде. – Гөлзилә, ә син быел мотлак институт­ка кил. Имтиханнар алдыннан мине күрсәң, бигрәк әй­бәт. Хәер, үзем дә эзләп табармын. Мин кабул итү ко­миссиясендә булам.

Аннан соң ул кесәсеннән визиткасын чыгарып бирде:

– Менә шушы адрес белән килеп кер, шалтырат. Ал­дан шалтыратсаң, бигрәк яхшы булыр.

– Менә күрдеңме, банкетка калуның файдасы, – дип сөенде музыка укытучысы, мәдәният сараеннан чыккач. Уже бер кеше белән блатың бар дигән сүз. Ярдәм итәчәк ул сиңа.

Ул вакытта институтка барып имтихан тапшырыр көн­нәр бик ерак булып тоелган иде. Иртәгә менә юлга чыга­чак. Гомер, бер карасаң, тиз үтә шул. Эх, студент булып кайтса нинди бәхетле булыр иде ул! Кечкенәдән хыял­ланганы чынга ашыр иде. Ә укырга кералмаса? Юк, ул хакта уйларга да ярамый. Гөлзилә мәктәптә иң алдын­гылар рәтендә барды, чыгарылыш имтиханнарын да гел бишлегә бирде. Аннан соң институтка керү өчен дә аз әзерләнмәде бит. Ничек җырлавы турында әйтәсе дә тү­гел инде. Әгәр сәнгать институтына керергә хаклы бер генә кеше бар икән дөньяда, ул – Гөлзилә. Үзенең бу уеннан кыз ләззәтле елмаеп куйды...

(Дәвамы бар)

Фото: fb.ru

Марат КӘБИРОВ. Мәхәббәттән җырлар кала. Повесть (6)
Марат КӘБИРОВ. Мәхәббәттән җырлар кала. Повесть (6)
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас