

3
...Тәрәзәләрдә утлар сүнгән инде. Гармун тавышы да, яшьләрнең дәртле җыры да күптән тынып калган. Авыл, җылы караңгылыкка чумып, йокыга талган. Ара-тирә чикерткәләр генә җыр сузып куя, әллә сөйгән ярларына дан яудыра, әллә татлы төш күрә алар, белмәссең.
Урам буйлап талгын атлап килгән кыз белән егет кенә йокы турында бөтенләй оныткан бугай. Хәер, аларның адымында да ниндидер арыганлык сизелеп киткәндәй була. Ни өчендер сөйләшкәннәре дә ишетелми, бер-берсенә сыенышканнар да моңсу гына атлыйлар. Менә алар капка төбенә килеп җиттеләр дә, кысып кочаклашкан килеш, баганага сөялеп тынып калдылар. Шул халәттә озак торды алар.
– Эх, нигә син дә укырга керергә уйламадың инде, – дип пышылдады кыз. – Бергә китәр идек...
Егет дәшмәде, сөйгәнен кысыбрак кочаклады да икенче кулы белән аның чәчләреннән сыйпады.
– Атна-ун көнгә аерылулары да шундый авыр, – дип дәвам итте кыз. – Син армиягә киткәч ничекләр түзәрмен икән...
– Гөлзилә... – Егет бер мәлгә тынып калды. – Син хат яз, яме. Бару белән яз. Аннан соң... ешрак кайтып йөре. Синнән башка кыен булыр миңа.
– Кара син... – Кыз аңа шелтәле караш ташлады да, назлы елмаеп дәвам итте: – Бүтән кызлар белән йөрмә, яме.
– Юләрем минем... – Егет сүзен әйтеп бетерә алмады, иреннәре бергә кушылды. Сулышлар сулышка, хисләр хискә уралып, назлы өермә хасил булды да гашыйкларны бәхет иленә алып менде. Ул илдә аерылышу сагышлары да, билгесезлек газаплары да юк, анда бары кайнар хисләр, татлы мизгелләр генә иде.
– Ярый, Таһир, керим инде мин, – диде Гөлзилә, хыял иленнән җиргә төшкәч.
– Аз гына торыйк та...
– Юк, Таһир... Шулай ди торгач, таң аттыра яздык бит инде. Иртән юлга да чыгарга кирәк...
Кереп урынга яткач та, Гөлзилә тиз генә йокыга китә алмады. Хисләре берчә киләчәккә җилкенсә, берчә үткәннәргә тартылды. Авылда узган вакытлар сагышлы да моңлы хатирәләр булып, бер-бер артлы күз алдына килде. Соңгы мәлләрнең искиткеч гүзәл дә, кадерле дә бер бизәге Таһир булса, икенчесе гаиләдәге мөнәсәбәтләрнең көтмәгәндә-уйламаганда балкып китүе иде. Соңгысының сәбәпләрен аңлаганга күрә, Гөлзилә бөтен булмышы белән әти-әнисенең өметләре аклануын теләде. Алар күрәзәче карчык яныннан балкып кайтып кергәч, Гөлзиләнең дә шатлыгы күкрәгенә сыймады. Юк, үз язмышы өчен генә сөенмәде ул хәзер, әти-әнисенең тилмереп көтеп алган бәхете өчен куанды. Тиздән Гөлзиләнең туганы булачак! Әле дөньяга килмәгән генә түгел, яралгысы да булмаган сабый аның өчен кадерлеләрдән дә кадерлерәк, газизләрдән дә газизрәк иде.
Әлбәттә, әтисе дә, әнисе дә «район үзәгенә» ни өчен барганнарын да, ни өчен шулай шатланып кайтуларын да сөйләп тормадылар. Бу әлегә аларның икесе генә белгән илаһи бер сере иде.
Шәфига карчык үзенең сәләтен бик үк рекламалап тормаса да, аны тирә-якта күпләр белә, теге яки бу хәсрәтеннән котылырга теләп, мөрәҗәгать итә иде. Ышанганнары ышанып дәва ала, ышанмаганы, шарлатан, дип, мыек астыннан елмая. Яшьрәк чагында власть вәкилләре аның белән еш кызыксынып торсалар да, ул ничектер судан коры чыга белгән. Хәзер инде картаеп-бөкрәеп беткән авыл карчыгы партиягә дә, дәүләт иминлегенә дә әллә ни куркыныч тудырмый, шуңа күрә аның бусагасында рәсми кешеләрнең эзе юк иде. Кергән-чыкканның күбесе хәл белергә, яки кайгысыннан котылырга килә. Шәфига карчык аларны үзенә генә билгеле ысуллар белән дәвалый, теләгәннәренең киләчәген әйтеп бирә. Юраулары күп очракта раска чыкканлыктан, тирә-якта аңа зур ихтирам белән һәм хәтта бераз шүрләбрәк тә карыйлар иде.
Ул көнне Шәфига карчыкның башы авыртты, авырту да түгел әле ул, ничектер мие тоташ ташка әйләнгәндер кебек тоелды, колагында дөньяның бөтен бөҗәкләре җыелып гөжләгәндәй булды. Капка алдына «КамАЗ» машинасы килеп туктагач кына, хәле бераз аруланып, тәне җиңеләеп китте. «Бик авыр килә әле болар...» – дип уйлады ул, ишектән кыюсыз гына атлап кергән ир белән хатынны күреп. Исәнлек-саулык сорашкач, караваты каршындагы ике иске кәнәфигә ымлады:
– Утырышыгыз, балалар.
Ир белән хатын кәнәфигә утырды. Шәфига карчык аларны шунда гына баштанаяк карап-өйрәнеп чыкты да, күзләрен йомып, башын артка чөя биребрәк тынып калды. Бу мизгелдә ул гасырлар төпкеленнән мирас булып калган таш сынны хәтерләтә иде. Бераздан карчыкның йөзендәге җыерчыклар сизелерлек тартышып куйды, кашлары җыерылды һәм кинәт, аянычлы аваз чыгарып, бөтен гәүдәсе белән артка чигенде. Куллары белән йөзен каплады. Шул халәтендә хәтсез генә вакыт тын утырды. Күзләрен ачып килүчеләргә бакканда, аның карашларында газап һәм кызгану хисләре чагылып китте дә карчык кабат үз хәленә кайтты – бөтен кыяфәтеннән серле, тыныч нур сибелә башлады.
– Кызым, менә монда ят әле, – диде ул, түрдә торган агач караватка күрсәтеп. – Күлмәгеңне бераз күтәрә төш.
Аннан соң кулларын Фәүзиянең эче тирәсендә талгын гына йөртергә тотынды. Бу мизгелдә хатын үзенең гәүдәсен әллә тойды, әллә юк. Карчыкның кулларыннан ургылган җылылык тәэсирендә ул үзен кояш нурында эрегән кар бөртегедәй хис итте.
– Авырга калачаксың син, кызым, – диде ул, Фәүзия торып утыргач.
Бу сүзне ишетүгә, икесенең дә күзләре маңгайга менде, исәнлек-саулык сорашудан гайре бер сүз дә сөйләшмәделәр бит әле.
– Нәрсә? – дип кабатлап сорады Фәүзия, үз колакларына үзе шикләнеп.
Шәфига карчыкның «әйе, әйе, ялгыш ишетмәдегез» дигәндәй җөпләп баш кагуын күргәчме, әллә кинәт килгән хисләр ташкыныннанмы ир белән хатын икесе дә берьюлы сикереп тордылар да, сабыйлардай куаныч авазлары чыгарып, бер-берсенә атылдылар...
Бу күренешне сабыр гына күзәтеп торган Шәфига карчыкның керфек очларында тибрәлгән тамчыларны беркем дә күрмәде. Карчыкның калтыранган иреннәре сыгып чыгарган: «Үзең кичер, Ходаем! Үзең ярлыка...» – дигән сүзләрне дә ишетүче булмады. Ир белән хатын бәхет диңгезенең нәкъ уртасында йөзә иде бу минутта. Аларның хисләре өйләренә дә ияреп кайтты һәм үзләренең генә түгел, ә Гөлзиләнең дә күңеленә сихри нур өстәп, тормышларын тагын да ныграк балкытып җибәрде. Хәзер, әнисенең биле күзгә күренеп калыная барган саен, кыз җанын әллә нинди бер сәер рәхәтлек биләп ала. Аллаһ боерып, Таһир белән кавышсалар, Гөлзилә үзе дә ана булыр. Гел иркәләп, кадерләп кенә үстерер ул сабыйларын. Ана назының никадәр кадерле икәнен яхшы белә ул, үз җилкәсендә татып белә.
(Дәвамы бар)
Фото: thoughtco.com