Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
28 сентябрь 2022, 09:39

Әнис ШӘЙМӘРДАНОВ. Яралы язмышым (12)

1942нче ел. Авылның хезмәткә яраклы атлары һәм ир-егетләре — бар да фронтта...

Әнис ШӘЙМӘРДАНОВ. Яралы язмышым (12)
Әнис ШӘЙМӘРДАНОВ. Яралы язмышым (12)

(Дәвамы. Әсәрнең башын безнең сайттан таба аласыз. Моның өчен лупа кебек билгегә басып, "Яралы язмышым" дип эзләргә кирәк яисә "Чәчмә әсәр" рубрикасыннан эзләп була.)

Өчпочмаклы хатлар

1942нче ел. Авылның хезмәткә яраклы атлары һәм ир-егетләре — бар да фронтта. Яу барган яклардан берсеннән-берсе куркынычрак хәбәрләр килә. Коткы таратучылар күбәйде. Ышанучылар да бар. Имеш, немец гаскәрләре Мәскәүне көньяктан уратып узарга маташа икән. Тиздән Уралга да килеп җитәчәкләр, ди... Халыкны үзләренә кол итәчәкләр, Германиягә озатачаклар...

Шундый хәбәрләр белән тулган авылда, кемнеңдер капкасыннан хат ташучы чыкканны күреп калган күрше-күлән, шул йортка җыелыр булды.

Хат эчендә ниләр язылганын почтальон белеп тора, шуңа күрә кемнәргәдер шатланып бара, ә икенчеләренә — аяклары атламас булган хәлдә дә...

Өчпочмак итеп бөкләнгән кәгазьләрдә йә сагыну хатлары, йә “похоронка” була. Соңгысында язу бик кыска, ә беренчеләрендә — искиткеч сагыш һәм яшәү көче... Андый өчкел-хат битләре, язу белән тулы булып, солдатның сугышка карата уйларын һәм шәхси кичерешләрен чагылдыра. Хатны ачып укып чыккач, үз туганнарыннан хат килмәгән хатын-кызлар тагын кат-кат укыттыралар... Үзләре укый белмәгәннәре — белгәннәрдән укытырга йөриләр.

Якыннары турында “үлем хәбәре” алганнар бу хатларга ышанмый да башладылар. “Күрше авылда үлгән дип йөргән фронтовик кайтып төшкән, ди” кебек хәбәрләр таралып китте...

Урам аша күршеләре Зәкиянең капкасыннан килеп чыккан хат ташучыны күреп калган Нуриянең йөрәге “жуу” итеп китте: “Зәйтүнә безгә таба килә түгелме соң? Әллә...”

Ишектән елмаеп килеп кергән яшь кызның яхшы хәбәр китерүен аңлап алды. Өчпочмак-хатта Баян абыйсының матур язуын күреп, Нурия кызны кочаклап алды. Шатлык китерде бит ул бу өйгә!

“Кадерле инәкәем, апаем! — дип башланган иде хат. — Сезне сагынып хат язучы Баян дип укып үтәрсез. Минем хәлләргә килгәндә, бар да яхшы, әле Тоцкий лагеренда хәрби әзерлек узабыз. Кайчан сугышка керүебез билгесез. Безнең часть “гвардейский”. Күрше частьта безнең авылдан да барлар. Кием бирделәр. Ашау-эчү ягы гына әйбәт түгел... Булдырсагыз, берәр 200 сум акча салыгыз. Бер туйганчы ашар идем...”

Кинәт Нуриянең күзенә яшь тулды, хатны азагына чаклы укып бетерә алмады: абыйсыннан өелеп калган бодай ашлыгы исенә төште. Сугыш чыгар алдыннан игеннәр уңды, Баян да комбайнда эшләгәне өчен тонналап ашлык алды.

“Нигә соң аңа үзенә ашарга насыйп булмады?” — Нурияне, хатны инәсенә укыганда да, шушындый сораулар борчыды.

Икенче хат озак көттермәде. Монысы да, шундый ук сагышлы сәлам юллары белән башланып, шул ук Оренбург (Чкаловская область) ягыннан иде. Алга таба шигъри юллар язылган булып чыкты:

Бакчабызда үскән нарат

Әл дә шулай икеме?

Хатка язып сорамыйча,

Кайтып күрү икеле...

Елый-елый укыды абыйсының бу хатын. Бер исән булуы өчен сөенде, берчә шомланып та куйды.

Әле менә тагын шул хатны кулына алды Нурия. Абыйсының шагыйрь булырга сәләте булган бит! Бәлки, сугыш беткәч, укырга керер әле...

Без китәрбез иртәгә,

Зур-зур сулар аркылы.

Өстемдәге ак күлмәгем

Кәфен булыр ахыры...

Ә нигә соң мондый төшенке уйлар белән яза ул? Чынлап та, сугышка кереп киткәннәр кире чыкмый микән ни?.. Абый! Әле сиңа ул ак күлмәкләрне кидереп, туй ясыйсы бар бит!..

Җиде-Түбә башларында

Күрдем арыш серкәсен.

Киткән чакта “сау бул” дидем,

Калган бәхилләшәсем...

Бу куплеты инде бөтенләй артык! Бәхилләшү — ул үлгәннәр белән генә була түгелме соң? Фронтка озатканда: “Безне көтегез! Җиңеп кайтырбыз!” — диеп киттеләр бит...

Бервакыт, фронтта яраланып, Тоцкий хәрби әзерлек лагерында Баяннардан өч чакрым гына ераклыкта ятып, бераздан сугышка киткән дусты Галимҗан кайтып керде.

— Баянны күреп кенә калдым, сөйләшеп булмады, — диде капка алдына очып диярлек килеп чыккан Нуриягә Галимҗан дусты. — Аларның командирлары тегеләргә сатылган кеше, диделәр. Ач яттылар...

— Ничек инде ул — сатылган? — Нурия, моны ишеткәч, аптыравыннан телсез калды.

— Андый хәлләр дә була икән шул, сугышка керү алдыннан. Хәлсезләндереп, яу кырына ташлыйлар, ди. Бәлки, кулак балаларын гына җәфалаганнардыр? — элекке дуслары, шулай диде дә, бераз аксабрак, түбән-очка атлады. — Иртәгә Яңавылга военкоматка барам, яңадан учётка басарга. Хәзер инде “запасной” булып...

Бу хәл кызга тынгы бирмәде. Мәктәптә ана теле укыткан Корбанбикә апасыннан сорады.

— Болай булуы мөмкин түгел! Ничек инде сугышка керергә тиешле солдатларны ач тотарга?!.

— Сугыш хәлләре төрлечә булырга мөмкин, ләкин уңышлар да, җиңелү дә — командирларның һәрбер сугыш операциясенә булган шәхси карашына бәйләнгән... — диде карт укытучы. — Шпионнар, диверсантлар юк дисеңме әллә? Аларны махсус әзерлиләр. Бу якларга немецлар килүен көтеп, аларга “көчләреннән килгәнчә ярдәм” күрсәтүчеләр дә бар, дигән сүзләр йөри...

Үзе белән абыйсының хатларын да алган иде Нурия. Укытучыга хат төрелгән кулъяулыкны сузды.

Татар теле мөгаллимәсенең сәнгатьле итеп укуыннан соң, абыйсының шигырьләре бөтенләй икенче мәгънә алдылар. Аларда булган өметсезлек авазлары хәзер җиңүгә ышаныч булып яңгырый иде. Нинди көчле сүзләр кулланган бит абыкае! Ләкин барыбер күңелсез һәм ямансу иде...

Нурия абыйсының ни әйтергә теләгәнен бик яхшы аңлады. Сугышка озаткандагы агарган йөзе тагын күз алдына килеп басты.

Биш айдан соң хатлар килү тукталды. Баян абыйсының, китәр алдыннан күргән төшен раска юрап, башта хат, аннан үзе кайтырын 18 көн, 18 ай көттеләр. Кайтмады... Соңрак, 18 ел да көтеп карадылар... Кайдадыр югалып йөргән “Без вести пропал” дип язылган кәгазьгә дә ышанмадылар. Киткәннәрнең кайчандыр бер кайтырына ышаныч белән яшәүче бер Нурия генә түгел иде!

Максим авылына да сугышка киткән һәр өч кешенең икесе әйләнеп кайтмады. Үлгән ирләренә тугры булып калган хатыннар яңадан ана булу бәхетеннән мәхрүм иделде. Су сөлегедәй асыл егетләр, каһәрле сугыш нәтиҗәсендә нәселләрен дәвам иттерүчеләр булудан туктатылганга, күпме сабыйлар тумый калды! Илебезнең бер гаепсезгә һәлак ителгән унлаган миллион эшче ир-атларын демография картасына якын елларда кире кайтару мөмкин түгел иде...

 

Буразналар

Абыйсы киткән язда Нурия сукага башлады. Арык атлар хәлсез, ат җитәкләүчеләр хәлсез. Басуга җитәкләп алып баралар.

Колхозда 360 эшче ат бар. Һәр бригаданың алты “конный двор”ына да алар тигез бүленгән. Көн саен сукага шуларның уннан да киме чыкмый. Бар да исәптә. Бет ашаганга, атларның йоннары коела. Җир яшелләнгәч, атлар хәлләнә, атланып барырга була. Ләкин инде бетләр ыштаннарга тула. Сукачыларның тәннәрен ашап туйгач, борчактай булып тулышып, җиргә тәгәрәп төшәләр...

Һәр бригададан унар кеше, бер-бер артлы басып, тимер сабан белән җир сөрә. Ә сабан төрәне, ирен яргыч, ислекәй тамырларына килеп төртелгәч, сукачы бер якка, сабан икенче якка оча...

Нурия, Тимергази, Наилә, Наил, Лотфулла, Мансур, Бибинур, Харис, Муллагали, Җәннәт — менә икенче бригада сукачыларының даими исемлеге.

16 яшьлек Нурия, ярым-ач яшәгәнгә күрә, шыр сөяктән калган. Иртән эшкә барырга уятып, инәсе ике бәрәңге кырып, кайнар суда пешереп, кесәл итеп эчертеп җибәрә. Ә сыерлары булганнар ач түгелләр... Бергә сука сөргән күрше Тимергазинең әтисе Миңнегалинең, Наил белән Саҗидәнең әтисе Хаффазның сыерлары булгач, балалары да хәллеләр. Ул гына да түгел, Наил атын беркайчан да куалаттырмый, гел үз җаена эшләтә. Сукаларны, сбруйларны басуда калдырып, атланып өйгә кайтканда, атына суксаң, төшеп сугыша.

— Эпи белән сөт өсте ашадым әле, — дип мактана.

Ә Нуриянең булачак кичке ашы — сөреләсе җирдән җыелган, чәчкәгә йомарланган какы башын уып, шул “ярма”ны салып пешергән боламык...

Күтәрәмгә калган атларга карау да кызганыч. Аларны, яткан урыннарыннан киртәләр белән күтәртеп, таганга бәйләп куялар. Ачлыктан, торып басарлык та хәлләре юк. Ә эшкә йөргән атларны яхшырак ашаталар: печән һәм солы бирәләр.

Рәхимҗан картның колхозныкы булып киткән “Алёшка” кушаматлы биек күк биясе бар. Атны кем тели, шул җигә. Җәлләмиләр. Камыты кырганга, күкрәкләренең чи итләре күренеп тора. Шул авыртуга түзмичә, буразнадан гел читкә чыга, дилбегә тартуга буйсынмый. Ат чыгымчыласа, авызлыгын тешли дә үзе теләгәнчә атлый шул!

Нурия бу хәлдән котылу җаен тапты. Кич утырып, ике кечкенә мендәр текте; атны җиккәндә, камытның күкрәк турысына бау белән бәйләп куйды. Әкренләп атның күкрәк ярасы төзәлде.

Бригадир булып калган Мухаматнур карт, мендәрле атны күреп:

— Нурия кызым! Мин сиңа парлап җигәргә үземнең атны бирәм әле, — диде.

Ак тояклы җирән төстәге атын милчәү (мичәү -- икенче атны парлап җигү өчен кулланылучы өстәлмә җайланма) белән төптәге ат янына үзе җигеп бирде. Сукада бер ат төпкә җигелә, кырына 3 яшьлек тай өйрәтергә куела.

Сугышның тыл мәнфәгатьләренә тотылган тере эш көчләре дә, фронттагы сугышчыларны винтовка тоттырып танкка каршы җибәргән кебек, тулы куәтенә эшләтелә. Башта булган запас азык хәзер юк, булганын да фронтка озатып торалар. Сугыш җиренә ит, май, йомырка, киптерелгән бәрәңге агыла...

Фронтка яраклы булган күп атлар, хәрби комиссия тарафыннан сайлап алынып, сугышка җибәрелгәч, колхозның эш көчен тәшкил иткән бу ресурслары да юкка чыгарылды. Бераздан тырмату эшләрендәге атларны үгезләр алыштырды.

Бу малкайлар мондый эшләрне башкарырга күнекмәгән булганга, аларны тыңлату аерым осталык таләп итә. Барган җирдән туктап, ял итәргә яткан, күпме куаласаң да тормый-кузгалмый торган үгезне җир сөрү планын үтәтергә ничек ризалаштырырга? Ә сыер мөгрәвен ишетеп, камыт-сукалары белән шул якка торып чапкан хайванны ничек туктатырга?..

Көн саен, таң атудан башлап, караңгы төшкәнче кабатланган бу эшләрдән Нурия тәмам хәлсезләнде, ашардай үләннәр үсеп чыккач кына, какъ сөяктән торган тәненә бераз ит куна башлады... Хайваннар белән чагыштырганда, ике аяклы булуы гына аерып тора кешене, башкача бернинди аерым билгеләр юк кебек: икесе дә яшеллек калыкач кына хәлләнәләр.

Зур сугыш башлангач, Урал якларына Ленинград ягыннан карело-финнар дип аталган төньяк халкы килеп  тулды. Берничә дистә кешене Максим авылына да фатирларга урнаштырдылар. Сугыштан ераккарак китү уйлары булганмы, әллә мәҗбүри эвакуациягә эләккәннәрме — сорашучыларга аңлатып әйтә алмыйлар.

Колхозның хуҗалык эшләрендә кареллар өстәмә көч булдылар. Аларны чәчүдә дә, җир сөрүдә дә эшләттеләр. Ерактан килеп чыккан кунакларның моңа чаклы чабата күргәннәре булмаган, шуңа сорыйлар: “Нәрсә соң бу?” — диләр. Ә бу якларга кареллар яхшы аяк киемнәре белән килгәннәр. Өсләре дә бөтен. Бераздан чабата кияргә мәҗбүр булсалар да, бу кием аларның аякларына “җайлаша” алмады — басуда җир сөргәндә, ыштыр-чолгаулары сүтелеп, җилфердәп барыр булды...

Ачлыктан интеккән яшь балалы гаиләләргә урнашканнары чын-чынлап андыйларны туйдыручы иделәр. Мәсәлән, Әтәч-урам Тәслимә гаиләсе...

Берничә гаилә әгъзалары шушы якларда үлеп калды, исән калганнары сугыш беткәч, туган җирләренә кайтып киттеләр. Пенсия яшьләренә җиткәч, Блезгиева фамилиялесе, үзе кунакка килеп, кайберләре почта аша гына колхоз хисапчысы булып эшләгән Нуриядән эш стажы турында справка сораттылар. Нурия хатларны шундый адреска юллады:

“Карело-Финская ССР, Сямозерский район, Улялегский сельсовет, деревня Улялега”...

(Дәвамы бар.)

Автор стиле һәм орфографиясе сакланды.

Әнис ШӘЙМӘРДАНОВ. Яралы язмышым (12)
Әнис ШӘЙМӘРДАНОВ. Яралы язмышым (12)
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас