Кинога бергәләшеп барганның икенче көнендә үк Таһир Гөлзилә белән бер партага килеп утырды. Классташлары күзләрен очкынландырып, мыек астыннан гына елмайдылар да дәшмәделәр. Аның каравы Гөлзиләнең колак очларына тиклем кызарып чыкты. Бергә утыргач та әллә ни серләшмәделәр инде, шулай да һәр икесенең бөтен хәрәкәте, күз карашлары, серле елмаюлары бер-берсенә гашыйк икәнен искәртеп кенә торды. Карашлары очрашканда туган хисләрне берничек тә тасвирлап та, аңлатып та булмыйдыр. Ул, бәлки, вулканга охшагандыр, ләкин җир астыннан түгел, ә җир күкрәгенә атылып, бар булмышыңны яулаган вулканга, ә бәлки, гөлчәчәкләрнең бөтен күзәнәге буйлап утлы бер ләззәт тараткан язгы кояш нуры шикелледер.
Моңа кадәр дә бәйләнеп йөрүчеләр аз булмады Гөлзиләгә. Хәер, кыяр-кыймас кына үз мөнәсәбәтен сиздерергә тырышуны алай дип әйтергә ярамагандыр да әле. Тик аларның барысына да битараф калды кыз. Ә менә үзеннән күпкә өлкән Гыйльманның бәйләнүе, монысы Гөлзиләне берничек тә битараф калдыра алмады, күңелендә бу тупас һәм әрсез егеткә карата чиркану хисе уятты. Кинога-фәләнгә чыккан чакта да ул Гөлзиләне сагалап кына тора иде. Залда кеше азрак булса, кыз янына килеп, төрлечә бәйләнеп җанына тия, кайтырга чыкканда да артыннан иярергә тырыша. Бу сыланмыштан төрле хәйлә табып котылса да, бераз шүрли дә иде Гөлзилә. Армиядән кайтуына ел да тулмаган әле, ә даны бик юньледән түгел. Үткәнендә кинога чыккач та, Таһирны кыйнап ташламасын тагын дип курыккан иде, ярый әле Гыйльман күренмәде.
Җомга көнне район үзәгенә бара алмадылар. Гөлзиләнең әтисе командировкага юлланды. Моңа Фәүзиянең бераз кәефе кырылса да, артык сиздермәскә тырышты. Ә аннан соң халыкара хатын-кызлар бәйрәме якынлашты, моңа мәктәп тә, авыл яшьләре дә концерт әзерләгәнлектән, Гөлзиләнең вакыты кысанланды, күп гомере репетицияләрдә узды. Авыл сәхнәсенә менеп җырлау өчен әллә ни күнегәсе юк иде кызга, ләкин алда торган район конкурсына әзерләнергә менә дигән сәбәп булды бу. Шуңа күрә Гөлзилә вакытын да, көчен дә жәлләмәде. Мәктәптән соң гына кайтып тамак ялгады да клубка йөгерде. Кыз бәхетле иде. Өйдә әнисенең җылы карашы көтсә, репетицияләрдә яраткан шөгыле булды. Аннан соң көн дә менә шулай клубка йөрү Таһир белән очрашып торыр өчен дә менә дигән сәбәп иде.
Таһир белән бергә булу күңеленә рәхәтлек өстәсә дә, җаны бик үк тыныч түгел иде. Клубта да, өйгә кайтканда да менә-менә Гыйльман килеп чыгар төсле тоелды. Бәхеткә каршы, әлегә кадәр ул күзгә-башка күренмәде. Шулай да аның дус-иш егетләре төрлесе-төрлечә янап, искәртеп алырга онытмады. Хәтта Таһир алдында да: «Гыйльман кайткач туй үткәрә инде сезгә», – дип ычкындыручылар табылды. Боларны ишеткәч нәрсә уйлагандыр Таһир, берни дә сиздермәде. Әмма кызның нәфрәте тагын да артты гына. Әйтерсең алар арасында нәрсәдер булган. Әйтерсең Гөлзилә шул хулиганның мөлкәте. Мондый мәсхәрәдән шартлар чиккә җитсә дә, Гөлзилә берни дә эшли алмады.
Клубтан бу юлы да Таһир белән бергә чыктылар. Гыйльман бүген дә юк иде. Шулай да әшнәләренең астыртын елмаюы, мәсхәрәле карашы аның җанын тынычсызлады. Берсе хәтта ачыктан-ачык тупаслык белән Таһирга бәрелеп тә узды. Егет моңа игътибар итмәде, бернәрсә булмагандай, Гөлзилә белән сөйләшеп атлавын белде. Кыз инде бу кадәресенә түзеп торалмады, урамга чыгып бераз атлау белән сүз башлады:
– Куркам мин, Таһир...
– Ә мин юк... – дип, кызның биленнән кочып алды егет. – Кышкы төннәрдә мин тамчы да курыкмыйм. Алар шундый якты була. Ә менә җәй көне, күзгә төртсәң күренмәслек караңгыда...
– Юк, Таһир... Син Гыйльманның нинди егет икәнен беләсең бит...
– Шуннан?
– Ул миңа гел бәйләнеп йөри иде... Юк, безнең арада берни дә булмады.
– Беләм.
– Дус-ишләре... бүген дә күрдең бит... Ә үзе кайтса...
– Беләсеңме, Гөлзилә, син янымда булганда, бернидән дә курыкмыйм мин. Беләсеңме ни өчен? Әгәр егет кыз кеше белән бара икән, аңа бернинди хулиган да тими.
Кызның җитдилеген Таһирның уенлы-чынлы сөйләшүе дә җиңә алмады.
– Өеңә кадәр ялгызың гына кайтасың бит, – диде ул.
– Ә беләсеңме мин ничек шәп йөгерәм. Бигрәк тә арттан куучы булса... – Бераз тын торгач, өстәп куйды. – Ну, әгәр ышанмасаң инде, үзең озатып куярсың.
– Синең белән бер җитди итеп сөйләшеп буламы-юкмы? – Таһирның бер урынсызга шулай шаяртып баруы кызның ачуын чыгара башлаган иде инде. Ул шулай диде дә үзалдына елмаеп куйды: китапханәдәге кыюсыз егет исенә төште аның. Кызык. Очраша башлауларына күпме генә вакыт, ә бер-берсе белән ничек үз итеп сөйләшәләр. Бернинди тартыну да, кыенсыну да юк. Карале, җитмәсә Гөлзиләнең биленнән кочып бара икән бит бу Таһир. Кыз җиңелчә хәрәкәт белән Таһирның кулын шудырып төшерде. Аны-моны уйламаган иде, бик тә вакытлы булган икән – тыкрык буенда берничә кеше тәмәке пыскытып тора, күреп калулары бар...
Тыкрыкка якынаюга, Гөлзиләнең йөрәге жу итеп куйды: алар арасында Гыйльман да бар иде. Таһирның җиңеннән тартканын сизми дә калды, ләкин егетнең сабыйларча гамьсез, ягымлы йөзенә карагач, ни әйтергә кирәклеген дә онытты. Ул арада егетләрнең берсе каршыга атлады:
– Тартырга бир әле, брат.
Таһир берни булмагандай, ләкин бераз сузыбрак җаваплады:
– Тартмыйм шул.
Ул арада башкалар да якынайды. Боларның өчесе дә таза, нык гәүдәле егетләр иде. Армиядән кайтканнарына да хәтсез генә. Берсе ясалма ягымлылык белән сүз катты:
– Бәлки, сыйланып алырсың? Берәр стакан гына...
– Эчмим бит мин.
Егетләрнең аракы салынган стакан тотканы мәсхәрәле елмайды:
– Бәлки, имчәктән аерылмагандыр әле ул.
– Белмим, белмим... Танавына ис кергән бит әнә. Кызлар артыннан чаба.
– Нәсел үгезе, ха-ха-ха...
Таһир дәшмәде. Ул арада егетләрнең берсе стакандагы аракыны Таһирның йөзенә сипте. Икенчесе аның күкрәгенә йодрык белән тондырды.
Таһирның йөзендә бернинди хәрәкәт тә сизелмәде, бары тик күзләрендә генә сабыйларча гамьсезлек юкка чыгып, аны боздай салкынлык алыштырды.
– Бәлки, башка вакытта аңлашырбыз, – диде ул.
– Башка вакытта... Ха-ха-ха! Мескен син, брат. Шыр җибәрдеңме! Горурлыгың кайда?
– Кызлар янында йөргән була бит әле җитмәсә.
Таһирның кабыргасына янә берне салдылар. Әлеге хәлне койма буеннан гына күзәтеп торган Гыйльман алар янына килде:
– Баҗаны рәнҗетмәгез әле, егетләр. Яшь бит әле ул. Бар, үскәнем, кайтып ят син лутчы. Кызлар артыннан бераз үсә төшкәч йөрерсең.
Гөлзилә Таһирны култыклап алды да кайтыр якка сөйрәде.
– Ярый, үзебез озата барыйк булмаса, – дип көлемсерәде Гыйльман. –Төн. Караңгы. Бер-бер хәлгә юлыгуыгыз бар.
Үзләреннән берничә адым гына артта егетләр атлагангамы, әллә кәефләре нык кырылгангамы, кайтып җиткәнче бер авыз сүз дә сөйләшмәделәр. Гөлзилә Таһир өчен нык борчылды. Егетләрдән ару гына эләгәчәк инде хәзер аңа. Бәлки, йөгереп котыла алыр? Бәлки, әтисен чакырырга кирәктер? Юк, монысы өчен Таһир гафу итмәячәк... Шулай бер генә юньле карарга да килалмыйча кайтты кыз.
– Гөлзилә, син кер, яме, – диде аңа Таһир, капка төпләренә җитүгә. – Бар, тиз бул.
– Ә син?..
– Минем өчен кайгырма.
Ул арада Гыйльманның тавышы ишетелде:
– Гөлзилә, кил әле монда!
– Бар, тиз генә! – Таһир кызны мәҗбүриләп капкадан кертеп җибәрде дә җитез генә урам уртасына чыкты.
– Син кем артыннан йөргәнеңне беләсеңме? – Гыйльман аның каршысына ук килеп басты.
– Беләм.
Таһир җавап биреп тә өлгермәде, егетләрнең берсе эченә типмәкче булды. Ләкин Таһир вакытында янтаеп калды, тегенең аягы һаваны гына телеп үтте. Егетләрнең дүртесе белән дә берьюлы алышу ахмаклыкның да ахмаклыгы иде. Моңа аның көче җитмәячәк. Шуңа күрә Таһир каршысында торган Гыйльманның борын төбенә башы белән җилле генә итеп кундырды да тегенең мәтәлеп киткән гәүдәсе аша кинәт алга ыргылды. Берничә адым атлауга кисәк чүгәләде, артыннан җитеп килгән егетнең гәүдәсен үзендә тою белән бераз калкынып, тегене ныграк чөеп җибәрде. Каты төште, ахрысы, мыйк иткән тавыш чыгарды да тынып калды. Ул арада Таһирның күкрәге астына каты итеп суктылар, һушын җыеп өлгергәнче, бөеренә дә эләкте. Күз аллары караңгыланып китте, шулай да ул кайсысыныңдыр ияк астына утыртырга җитешеп калды. Чайкалып киткән корбанының касыгына тезе белән берне сеңдерде дә терсәге белән җилкәсенә сугып җиргә яткырды. «Бу бүген бүтән сугышмаячак инде», – дип уйлап өлгерде шул арада.
Кинәт һәммәсе дә тынып калды. Егетләрнең өчесе карда ята, ә берсе ни качарга, ни сугышны дәвам иттерергә кыюлыгы җитми басып тора иде. Таһир аңа да өлеш чыгарырга уйлаган иде, тегенең йодрыклары язылганны күреп, тыелып калды.
– Соңгы могикан! – дип көлемсерәде ул. – Әйдә, батырларыңны җыярга ярдәм ит. Монда калмаслар бит инде.
Егетләрнең берсе ыңгыраша-ыңгыраша үзе торып басты, икенчесен «соңгы могикан» күтәрде. Гыйльман әле булса һушына килмәгән иде, борыныннан кан киткән, авызы ачыла төшкән, кулларын каерылган канат сыман итеп як-якка җәйгән дә ята. Таһир бернинди дә җиңү шатлыгы кичермәде, киресенчә, күңелен кызгану тойгысы биләп алды. Әле күптән түгел генә ничек әтәчләнүләрен хәтерләп, чыраен сытып куйды. Учына кар алып Гыйльманның битен ышкыды, каны юылып бетсә дә, егет аңына килмәде. Бераздан җиңелчә генә яңакларына суккалап алды. Гыйльман күзләрен ачты да Таһирны таныгач кинәт торып утырды, аннан соң мүкәйләп кайдадыр шуыша башлады. Таһир аның каршысына чыгып басты:
– Бәйләнү түгел, авыр сүз әйтү түгел, Гөлзиләгә кырын күз белән караганыгызны сизсәм дә – беттек дип уйла!..
Наман булса дүртаяклап торган Гыйльман, зур ачылган күзләрен Таһирдан алмыйча, бар көченә баш какты.
«Барысы да тәртип, – дип уйлады Таһир. – Хәзер монда мин кирәкмим инде»... Гөлзиләләрнең тәрәзәсенә бераз карап торды да кайтыр якка атлады.
Таһирны тукмый башласалар, үзе дә сугышка катнашырга дип әзерләп куйган штакетникка сөялгән килеш ябылып бетмәгән капка ярыгыннан карап торган Гөлзилә үз күзләренә үзе ышанмады. Бары тик егетләр алпан-тилпән атлап күздән югалгач кына, һушына килеп, чәбәкәйләп сикереп алды. Күңелен ниндидер ләззәтле җылылык биләде. «Таһир. Таһирым!! Таһиркаем минем!!!» – дип сөенеп кабатлады ул.
Ишек келәләнмәсә дә өйдәгеләр йокларга яткан иде инде. Гөлзилә, тавыш-тын чыгармаска тырышып кына, чишенде дә юрган астына чумды.
– Тамак ялгап ал, кызым, – дип пышылдады әнисе. – Аш суынмагандыр әле. Күптән түгел генә җылыткан идем.
Әнисе йокламаган икән бит, аның кергәнен сизеп-тоеп ята икән. Аның әлеге сүзләре болай да канатланган җанга дәрт өстәде.
– Рәхмәт, әни, карыным ач түгел.
– Чамалыйсың инде, балам. Ярый алайса, тыныч йокы.
– Тыныч йокы, әни.
Гөлзилә тиз генә йокыга киталмады, әле генә булган вакыйгаларны кабат-кабат күз алдыннан үткәрде. Таһирның кыюлыгы һәм ышанычлылыгы күңеленә салават күпередәй әллә нинди сихри бизәкле хисләр өстәде, шул татлы тойгылар дулкынында озак йөзде Гөлзилә. Бу ләззәт хәтта төшендә дә дәвам итте, анда да әкияти сөю илен Таһир белән бергә гизделәр...
Уянгач та, әкияти дөньядан аерыла алмыйча озак ятты кыз. Бәләкәй якта әтисе белән әнисенең сөйләшүләре пышылдаудан югарырак тонга күчкәч кенә, айнып киткәндәй булды. Таң атып килә икән бит инде. Әтисе эшкә кузгала. Сәгать алтынчы яртылар тирәсе, димәк. Тагы бераз йоклап алырга мөмкин әле. Тик Гөлзиләне йокы алмады, бәләкәй яктагы сөйләшү үзеннән-үзе колагына керде, бераздан кыз аның мәгънәсенә дә төшенә башлады.
– ...Бик әйбәт кортка диләр аны. Үлеп барганнарны терелтә, ди хәтта. Тик менә сузыла да сузыла бит әле. Әллә иртәгә тәвәккәллибезме?
– Гөлзиләнең бер дә вакыты юк бит әле, – диде әнисе.
– Бәй, бер көнгә генә түзеп торыр инде.
– Шултиклем канатланып йөри бит, балакаем. Әйтүе дә читен... Аннан соң районда җиңәргә тырыша бит...
– Тизләтәсе иде, әнкәсе... Шул карчык турында ишеткәннән бирле әллә нишләдем әле үзем дә... Кибеттә балалар уенчыгы күрсәм дә тыныч кына узып киталмыйм.
– Әй, Ходай насыйп итеп узсам гына ярар иде инде. Үзебез дә аз моңаймадык дигәндәй, Гөлзиләгә дә юньләп наз эләкмәде. Ярый әле, балакаем, үзе сабыр, акыллы.
Гөлзилә сүзнең нәрсә турында барганлыгын тиз аңлап алды. Гаиләдәге хәлләрнең кисәк үзгәрүенә менә нәрсә сәбәпче икән бит. Аның гөманлаулары да бер нигезсез булмаган икән. Элек кичергән бөтен күңел газаплары хәзер вак кына, хәтта игътибарга да лаексыз бернәрсә булып тоелды. Үги әнисенең фаҗигасе янында, чынлап та, аларның поты бер тиен генә икән шул. Гөлзиләнең күңелен хисләр давылы биләде, анда ярату да, кызгану да, үкенү дә һәм тагын әллә нинди тойгылар бар иде...
– Әни, бүген дә соңгарак калыныр инде, – диде кыз, мәктәпкә киткәндә. – Иртәгә репетицияләргә бармыйм. Бераз ял да кирәк.
– Иртәгә өйдә торасыңмы әллә?..
– Әйе, әни, мәктәптә дә дәресләр аз була...
Әнисенең күзләрендә балкып киткән шатлык очкыннарын күргәч, үзенең дә күңеле күтәрелде. Кешеләргә изгелек эшләү, аларның куанычын күрүдән дә зуррак ләззәт бар микән дөньяда?! Шул ук вакытта кызның җанына шик тә төште, әгәр дә кортка (ул халык табибы яки күрәзәчедер инде) әнисенең өметен өзеп кайтарса?.. Ул чагында гаиләдәге мөнәсәбәтләр тагын элекке эзенә төшмәсме?
(Дәвамы бар)
Фото: http://itd0.mycdn.me/image?id