Чәчмә әсәр
27 Сентября 2022, 09:42

Кәүсәрия ШАФИКОВА. Аккош мәхәббәте. Хикәя

«Миндә аккош мәхәббәте, ышан миңа!» – ди иде Вәсил Наиләне үзенең кәләше итәргә йөргәндә. Мәхәббәткә тап төшергән ул бу сүзе белән. Дөрес әйтмәгән ич, мәхәббәте аккош мәхәббәтенә тиң булса, гарип калдың дип, ташлап китәр идеме?!

Кәүсәрия ШАФИКОВА. Аккош мәхәббәте. ХикәяКәүсәрия ШАФИКОВА. Аккош мәхәббәте. Хикәя
Кәүсәрия ШАФИКОВА. Аккош мәхәббәте. Хикәя

Наилә күрше Галимҗан абзыйның җигүле атын сорап алды да, имәнлектә әзерләп куйган коры-сарысын алырга дип китте. Кыш якынлаша бит, өе тузып бара, ягуны күп сорый. Булган утынга иш булсын дип, Наилә берничә көн әрәмәдә чыбык-чабык хәзерләп ятты. Ярдәмче табып булмый инде ансы, аракысы да кыйммәт, әнә бит әле, атны бер «ярты»га дип кенә биреп чыгарды. Пенсия килү белән «ярты» алмый булмый. Бер генә дә түгел әле, кирәге чыгар, дип запаска да алып куясың. Ялгыз кешенең аның!.. Ялгыз гынамы соң, сәламәтлеге дә юк бит, икенче группа инвалиды ул. Чәчәк кебек чагында, кияүгә чыгып өч кенә ай яшәгәннәр иде, күрше авылга йомыш белән барырга чыгып, матай белән каплану Наиләне гарип калдырды. Ире Вәсил исән-имин иде алай.

Наилә чаптырып барды атны. Җир суык, туңдыра башлады, тәгәрмәчләр дыңгырдап тора. Хатынның тәнен чымырдау алды. «Әйдә, эшли башлагач җылынырмын әле», – дип уйлады ул. Җиңелчәрәк киенгән шул, калын кием белән хәрәкәт итү авыр, аякның рәте юк бит. Как арбага утырып, рәхәтләнеп кычкырып җырлап барды ул. Имәнлек ерак түгел, чакрым ярым булса булыр ара. Шәрә калган имән әрәмәсен күргәч тә, «Керим әле урманнарга!» – дип сузып җибәрде. Моңы бар Наиләнең, «Син минем сандугачым!» – ди иде Вәсил.

Әрәмә буендагы зур булмаган күлгә килеп җитте Наилә, атын туктатып тирә-ягына күз салды. Күл өсте шомлы иде, дулкында тирбәлгән төнбоеклар да юк, таллар да яфраксыз, сандугачсыз торып калган җикән камышлар да бөгелеп төшкән. «Я, Ходай, әллә аккош инде?» Наилә шулай уйлап арбадан төште дә, аксаклый-аксаклый күлгә якын ук барып карады. Яр читендә генә, тәпие дә, очар канаты да имгәнгән аккош утырганын күреп, йөрәге кысылып куйды, күзләренә яшь тулды. «И бичарам, аккошкаем, иптәшләреңнән аерылып калгансың бит, киткәннәр бит, ялгызыңны калдырганнар!» Ул шулай такмаклый-такмаклый аккошны кочагына алды. Коточкыч хәлгә дучар булган аккош читкә тайпылды, ысылдады, хәтта Наиләнең беләкләренә каты гына итеп томшыгы белән төрткәләп тә алды. Үзе дә авыртулар кичергән хатын кошның хәлен аңлады, юк, ул аны орышмады, юатырга, тынычландырырга тырышты. Аккошны калдырып китү мөмкин түгел иде. Болай да әрнеп беткән, хәлсезләнгән ул, ачлыктан өшеп үләчәк бит, я төлке-фәлән авызына эләгәчәк. Кем тырнагынадыр эләгеп, шул хәлгә төшкән ул. Юк, Наилә аны җылы өенә алып кайтачак, ничек шушы ялгызакны авыр язмыш кочагында калдырсын! Кыш килә бит, бозга туңып калсынмы аккош?! Әйе, ул туңарга да риза булгандыр, аккош сөекле парын, җан дустын көтә бит!

Наилә, коры-сарысына барып тормыйча, аккошны алып, кире авылга борылды. Суык җил исә, кар катыш яңгыр сибәли башлады. Ни дисәң дә, октябрь азагы бит! Наилә аккошны алдына тотып утырып, атны куалады. Күл буеннан кузгалып киткәндә, аккош, күле белән саубулашкандай, кыйгылдап тавыш бирде.

Утын әзерләргә килеп йөргәндә Наилә аккошларны күрә иде. Пар аккошлар иде алар, балалары да бар иде. Киткәннәр шул алары, яралы ана аккошны ялгыз калдырып, җылы якка очканнар. «Мин сезне көтәрмен, очыгыз көньякка! Хәлем аруланса, бәлки әле сезнең юлдан күтәрелеп тә очармын. Барыгыз. Бар, минем өчен борчылмагыз, исән очрашуыбызга ышанам!» – дигәндер авыртуларга чак түзеп торган аккош. Саубуллашу авыр булгандыр берсен-берсе өзелеп сөйгән аккошларга, күз яшьләре түгелгәндер. Аккош мәхәббәте иң саф, иң зур мәхәббәт, диләр бит, ничекләр түзде икән? Ана аккош яраланып күлдә калган, ата аккош балалары белән очып киткән. Наиләгә бик авыр булып китте, аккошны күкрәгенә кочып үкси-үкси:

– Әй, мәхлуккаем, аерылып калулары бигрәк читен булгандыр. Җан дускаең яз җитү белән яныңа кайтырмын, дип вәгъдә бирдеме соң? «Китмим, ялгызыңны калдырмыйм, синсез яши алмыйм мин!» – дидеме, әллә бәгырькәеңне телгәләп: «Китәм инде, юлларыбыз аерыла, мине көтмә», дидеме? – дип өзгәләнеп сөйләнде хатын.

Наиләнең гарип булып калачагын белгәч, Вәсилнең кәефе үзгәрде. Күпкә түзмәде ул: «Син болай булгач, бергә яшәп булмас инде, мине ачуланма, рәнҗемә, юллар аерыла!» – диде беркөнне эчеп кайткач. Наиләнең кояшын кара болыт каплады. Юк, ул: «Ташлама!» – дип ялвармады, яшь аралаш елмаерга тырышты: «Ачуланмыйм, Вәсил, үзем дә белеп торам, безнең тормыш юлы аерыла, сәламәтлегем әйбәт түгел. Мин әни янына кайтам, син башка берәүгә өйлән. Тик үтенеп сорыйм, авылда калма, читкә кит!» – диде.

«Миндә аккош мәхәббәте, ышан миңа!» – ди иде Вәсил Наиләне үзенең кәләше итәргә йөргәндә. Мәхәббәткә тап төшергән ул бу сүзе белән. Дөрес әйтмәгән ич, мәхәббәте аккош мәхәббәтенә тиң булса, гарип калдың дип, ташлап китәр идеме?!

Тукта, ни уйлый Наилә, менә ич, аның алдында ялгыз калган аккош, әллә аккошлар мәхәббәте дә вакланып, тапланып беткәнме?! Бозлар эреп, күл ачылгач кайтырмы ата аккош?

Наилә дә Вәсилне көтте. Аягына басып йөри башлады, авыру әнисен тәрбияләде. Бергәләп ун ел яшәгәч, әнисе дөнья куйды. Наилә берүзе торып калды. Көченә күрә мал тотты, кош-корт үстерде. Әле дә савым кәҗәсе бар, ишегалды тулы чебеш, үрдәк. Печән, утынны әзерне генә сатып ала, анысын әзерләү җиңел түгел. Ярый әле кул эшенә оста, бәйли дә, тегә дә – акча эшли. Күңелкәе аккош күленең көмеш суы кебек саф Наиләнең, бозык юлга кермәде ул – ишек шакучылар булды, ачмады. Вәсилгә булган мәхәббәте саф калды.

Җылы мал өендә яшәде аккош, алдындагы савытта туралган ипи, бөртекле ашлык өзелмәде. Бер ай тәрбия күргәч, тәмам савыкты ул, канатларын кагына башлады. «Ашатып симерткәнсең инде, суй да аша!» диючеләр дә булды, Наилә аларга: «Ач булсагыз, әнә, мине сөтсез калдырып, кәҗәмне алып чыгып суегыз!» – диде. Кешеләрнең пычрак күңеллеләре дә бар шул, аккошларның муенын боручылар азмы?!

Буранлы кыш үтеп, яз җитте. Аккошны күлгә илтергә вакыт. Дусты белән аерыласы килмәсә дә, Наилә Галимҗан күршесеннән ат алып, аккошны капчыкка салып, башын гына чыгарып бәйләде дә күлгә илтә китте.

Әй, ямьле чак, талларда бөре бүртә, җилдә умырзая чәчәкләре тибрәлә. Күлдә әле тынлык, аккош җан дустын үзләренең бәхетле күлләрендә каршыласын, дип уйлады Наилә.

Аккошның пары килде. Наилә аларның шатлыклы каңгылдашып оя яңартуларын күреп, түзмәде, елап җибәрде. Аккош мәхәббәтенең иң саф мәхәббәт икәненә ничек ышанмассың?! Аккошларның балалары да үз парларын табып, башка күлләрдә оя корадыр. Наиләнең авыры матайда аугач төште шул. Баласы туган булса, ичмасам!..

 

Фото: barlicone.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас