Чәчмә әсәр
26 Сентября 2022, 17:44

Кәрим КАРА. Берәүгә берәү кирәк. Хикәя (2)

Җиткән кыз, акмы, карамы ул, матурмы, ямьсезме, акыллымы, җүләрме, ябыкмы, юанмы, сәламәтме, гарипме – серле табигать кануннарына буйсынып егетләр турында, егет белән кыз мөнәсәбәтләре турында хыяллана башлый.

Кәрим КАРА. Берәүгә берәү кирәк. Хикәя (2)Кәрим КАРА. Берәүгә берәү кирәк. Хикәя (2)
Кәрим КАРА. Берәүгә берәү кирәк. Хикәя (2)

Җан биргәнгә юнь бирер әле дип үзен тынычландырып, ул сул якта торган табуретны үзенә табарак тартып китерде. Гади генә табурет түгел иде бу, такталардан ешылып эшләнгән урындык. Аның аякларына бар эшкә оста күршесе Василий дәдәсе кечкенә подшипниклар беркетеп биргән иде. Иләмсез коляскага утырып ничек йөрмәк кирәк бүлмәдән бүлмәгә? Нидер аласы була, газ плитәсендә ашарга пешерәсе, керләр уасы, әзме ни хатын-кыз эше? Тәслимәсен ничек багар иде ул җайсыз тартмага утырып? Ә бу табуретта ул теләгән почмагына җилдерә, җиңел дә, уңайлы да. Кулларына таянгалап, гәүдәсен табуретка күчереп утырткач, ул стенага сөялеп торган шома таякны алдына салды. Тавыш чыгармаска тырышып, тыңлаулы машинасында туалетка таба юнәлде. Ишек төбенә җиткәч, кулындагы таягы белән выключательгә басты.

Менә шул хәҗәтләрне үтәү иң яратмаган шөгыле инде Зөлфиянең. Кердең дә күчеп утырдың түгел бит әле ул, аңа тәнендәге киемнәрне саласы-киясе була. Тагын күп төрле мәшәкатьләре бар әле аның.

Тырышып-тырмашып бар эшләрен төгәлләгәч, ниһаять, урыны өстенә килеп ятты ул, утны сүндерде, йокларга өмет итеп күзләрен чытырдатып йомды. «Йокларга, йокларга, мин йоклыйм...» - дип кат-кат кабатлады ул эченннән генә. Йокларсың сиңа! Тәмам арып күзләрен ачты: стенаның яртысын алып торган каршыдагы тәрәзә артындагы дөм караңгылык, әйтерсең, бар фигыленә үтеп кереп бара иде аның. Ирексездән күзләреннән яшьләре бәреп чыкты, авыр ыңгырашып Зөлфия мендәренә капланды. Япа-ялгызы бит ул бу дөньяда. Ничекләр яшәргә тиеш соң ул алга таба? Әллә берәр ярдәм кулын сузучы изге бәндә табылып китәрме могҗиза булып? Кемгә кирәк инде Зөлфия җиде айлык кызы белән? Кемнең кемдә ни эше бар хәзер? Башкаларның исәпсез-хисапсыз туганнары, дуслары, чутлап бетереп булмастай байлыклары, дәрәҗәләре, данлы нәселләре. Ә Зөлфиянең кеме бар да, кем ул үзе, кешеләрдән ярдәм өмет итәрлек? Кем син, Зөлфия?..

 

* * *

 

Зөлфия Әлмәт шәһәренең эшчеләр бистәсендә дөньяга килде. Зәп-зәңгәр күзле, шалкандай таза идең бәләкәй чагыңда, дип искә ала торган иде мәрхүмә әнисе. Тәпи киткәч тә, урамда абыйлары белән чабып йөргәндә, өелеп яткан кирпеч өемнәренә абынып егылган ул. Анысын Зөлфия үзе хәтерләми, бары якыннарының сөйләүләре буенча гына белә. Көне буе эштә булган әти-әнисе өйгә кайткач, ал бүлмәдә хәрәкәтсез яткан кызларын күреп алып, шаккаталар. Ике абыйсын каешлап сорау алырга тотыналар. Малайлар нәрсә, йөгереп килдек, сеңлебез кирпечләр өстендә ята иде, торгызырга азапландык, тормады, алып кайтып караватка салдык, дип сөйләп бирәләр күз яшьләренә төелеп.

Иртән иртүк әтисе кызын йөкләп больницага алып китә. Төрлечә тикшерәләр табиблар, бүлмәдән бүлмәгә йөртәләр, рентген, тагын ниндидер аппаратлар ярдәмендә карыйлар. Күренеп торган үзгәрешләр тапмыйлар, төрлесе төрлечә сөйли, уртак фикергә килә алмыйлар. Нәрсәләр генә сөйләмәсеннәр, кызыкайның аяклары хәрәкәтсез кала. Кара кайгыга калган әти-әнисе кап-кап дарулар алып, кызларын күтәреп кайтып китәлә.

Шул вакытлардан белә башламадымы икән үзен Зөлфия? Ул чаклар аның хәтерендә ак халатлы кешеләр арасында яшәгәне сакланып калган. Елның күп вакытын ул төрле хастаханәләрдә үткәрә иде. Врачларны, сестраларны туганнары төсле күреп берегеп китә, алар да йөзгә чибәр, озын алтын чәчле, шат күңелле кызчыкны үзләренеке күрәләр, өйләреннән тәм-том салып киләләр, сөеп-яратып кына торалар. Башка төрле тормышны күз алдына китерә алмый иде Зөлфия, бары көненә әллә ничә тапкырлар кадаган уколлар, куелган системалар, ачы дарулар газапка салалар иде аны. Аякларының хәрәкәтләнгәнен ул бөтенләй хәтерләми, йөреп китүнең нинди була икәнен күз алдына китерә алмый, әмма үзе белән бергә яткан ахирәтләренең тып-тып йөгерүләренә көнләшеп карый иде.

Шулай да бала кеше кайгырырга белмәде, әнә иптәшләре терелеп кайтып китәләр ич, ул да бердәнбер көнне караватыннан сикереп төшеп үз өенә -абыйлары, әтисе-әнисе янына кайтып китәр әле.

Кызның аңлашылмаган, катлаулы чире турында кайбер врачлар диссертацияләр яздылар, халыкара симпозиумнарда чыгыш ясадылар, фәнни журналларда озын-озын статьялар бастырдылар. Тик Зөлфиянең сәламәтлегендә алга китеш сизелмәде.

Ясалган операцияләрнең саны дистәгә якынлаганда бер остасы күзгә күренерлек борылыш ясады. Зөлфия кечкенә култык таякларына таянгалап булса да үзалга атлап китте. Шатлыкларының чиге булмаган ата-ана кызларын тизрәк алып кайтырга ашыктылар. Медицина өлкәсендә чәчләре чалланган карт хирург аларны ашыкмаска үгетләп карады. Кызыгызны йөгереп йөрер хәлгә китерәчәкмен дип антлар итте. Әмма башлары әйләнгән әти-әнисе ишетмәделәр карт табибның сүзен, инде өметле булгач, тора-бара үзе дә йөреп китәр дип ышандылар.

Чынлап та, берничә ел эчендә яхшырган төсле булды сәламәтлеге Зөлфиянең. Өй эчендә тотынгалап булса да йөри иде, урамда өч тәгәрмәчле балалар велосипедын җилдертеп йөртте.

Шулай да, мәктәп яшенә кергәч, укытучылар аны өйгә килеп укыттылар. Бер яктан, мәктәпкә кадәр ерак иде, икенче яктан, үз-үзен карарлык буламы ни гарип бала? Әмма укырга бик өлгер булды Зөлфия, яхшы укыды. Кыз бала булгач өйдә дә кул арасына керде, бәрәңге чистартып пешерергә куйды, мүкәләп йөреп идәннәрне сөрткәләде, барыбер шатлык ата-анага.

Ни әйтсәң дә, балачак вакыты күз белән каш арасы, сизелми дә үтә, үзенең башкалардан аерылып торганын артык сизми дә торган иде шикелле ул. Яшьтәшләре арасына тыгылып урамда булды, хәленнән килгәнчә уйнады-көлде, кемнеңдер үзен кыерсыткан чакларын да хәтерләми шикелле. И ул чактагы уеннар, ахирәтләре белән бергәләшеп таганда атынулар, өй алдындагы скамейкага тезелешеп серләр бүлешүләр.

Тик яшүсмер чорына кергәндә, үзенең язмыш тарафыннан кимсетелгән икәнен белә-аңлый башлагач, кызыкай читләште иптәшләреннән. Һәрвакыт аңа җәлләп яисә мыскыыллап карыйлар төсле тоела башлады, гарьләнде, үз эченә бикләнде, юк кына сәбәптән дә үксергә тотынды, өйдәгеләрне күралмас булды. Аның шундый булганына әти-әнисен, туганнарын гаепле санады, сүз кушкан кешеләргә энәләрен тырпайтырга гына торды.

Кичә урамда бергәләп уйнаган малайлар бүген егетләр корына тартылдылар, аша карадылар култык таякларын сөйрәп йөргән сансыз кызга. Йомрыланып киткән ахирәтләре дә күбрәк чүпрәкләр турында сөйләшеп, бизәнә-төзәнә, клублар, танцылар белән кызыксынучан булып киттеләр. Шау-шулы, музыка яңгыраган, мәхәббәт-сөю хисләре уяткан очрашуларга аягын сөйрәп титаклаган ахирәтен ияртеп бармас бит инде башында акылы булган кыз. Нинди егет күз салсын шундый парга, биюгә чакырсын?

Шулай бер-бер артлы шартлап өзелә барды элекке дуслары белән бәйләп тоткан җепләр. Авыр, бик тә авыр иде ул чакларда Зөлфиягә.

Үсә килә нигә мин шундый? нигә миңа гына бирелгән бу газаплар? дип тыпырчынган йөрәге бераз урынына утырды. Акылы белән үзенә бирелгән сынауларны берничек тә үзгәртергә мөмкин түгел икәнен аңлады, әмма шул килеш тә яшиләр ич кешеләр, миңа да яңбаштан яшәргә өйрәнергә кирәк, дигән нәтиҗәгә килде.

Җиткән кыз, акмы, карамы ул, матурмы, ямьсезме, акыллымы, җүләрме, ябыкмы, юанмы, сәламәтме, гарипме – серле табигать кануннарына буйсынып егетләр турында, егет белән кыз мөнәсәбәтләре турында хыяллана башлый.

Акыллы кыз иде Зөлфия, күңеле дә изгелектә иде. Тәңре тазалыкны әзрәк бүлгән икән, үзенең монда бер гаебе юк бит, өйдәгеләр дә аңа гел яхшылык телиләр, әти-әнисе аны абыйларыннан ныграк та ярата әле. Күп вакытын өйдә үткәргәч, ул үзенең хәленнән килгән шөгыльләргә өйрәнеп алды: бәйләм бәйләде, чигү чикте, әнисенең иске «Зингер» тегү машинасында күлмәкләр, башка кирәк-яраклар тегәргә остарып китте. Үзенә тиң ахирәт тә тапты ул. Күрше урамда яшәгән Кәримә исемле кыз да артриттан соң аяк-куллары тыңлашмас булып калган икән, култык таякларына таянып барып эзләп тапты шуны, аерылмас ахирәтләр булып киттеләр. Яңа ахирәте пешеренергә бик оста булып чыкты. Ике кыз төрле ашамлыклар хәзерләп мәш килделәр плитә янында.

Җиткән кыз, акмы, карамы ул, матурмы, ямьсезме, акыллымы, җүләрме, ябыкмы, юанмы, сәламәтме, гарипме – серле табигать кануннарына буйсынып егетләр турында, егет белән кыз мөнәсәбәтләре турында хыяллана башлый. Нәрсә була икән ул ярату, кочаклашу дигәннәре, абау иреннәргә иреннәрне терәп үбешәләр дә икән дә ул, ничек инде шул мәхәббәтсез сиңа кагыла, әле бер юрган астында да йоклыйлар диләр һәм егет кешеләр ирек бирәләр имеш тә үзләренә, шуннан теге... Абау, оят уйларга да, анысы нәрсә була икән тагын, дип әллә нәрсәләр уйлап бетерәләр. Ярыймы, ярамыймы, мондый уйларның бер кыз баланы да урап үткәне юк әле. Шулар җилкенләндерәләр, дулкынландыралар гүзәл затларның чыгардай булып типкән йөрәкләрен.

Кыш җиткәч, көтмәгән-уйламаган җирдән Зөлфия дә килеп эләкте шул могҗизалы җәтмәгә. Кыш көннәре кая гына бара инде ул, шуңа күрә күп вакытын ялгызы өйдә үткәрә торган иде. Кайчакларда бераз күңел күтәрү өчен, телефон аша башына килгән теләсә нинди номерны җыеп, таныш булмаган кешеләрне шаяртырга ярата иде ул. Ниндидер исемнәр әйткән була, төрле тузга язмаган сораулар бирә, телефонны алган кемдер гаҗиз кала кызның сөйләүләреннән. Соңыннан Зөлфия ул сөйләшүләрне исенә төшереп, рәхәтләнеп көлеп куана. Бервакыт телефонны тавышы буенча чамалаганда, егет кеше алды. Зөлфиянең җүләр сорауларына ачуланмады, киресенчә, әле аның уенына катнашып китте, төрле кызыклар сөйләп күңелен ачты. Шулай озак кына сөйләштеләр алар. Егет кызның иртәгә дә шалтыратуына вәгъдәсен алып кына трубканы куйды.

Сөйләшә-сөйләшә уртак фикерләре барлыгы ачыкланды, нәрсәләр турындадыр кызып-кызып бәхәсләштеләр, бер-берсе турында көннән-көн күбрәк белделәр. Егетнең исеме Заһит икән, озак вакытлар иркенләп сөйләшә алуының да сере ачылды: янгын сүндерүче булып кизүдә тора икән ул.

Бу телефон аша сөйләшүләр Зөлфияне үзгәртте дә куйды.Үзенең өс-башына игътибарлырак була башлады, башкалар күрмәгәндә озаклап көзгедән үзенең йөз сызатларын тикшерде, бизәнергә-төзәнергә күп вакыт бүлде. Берәр сәбәп аркасында Заһит белән сөйләшми торсалар, тәмам чиргә сабышты. Хыялында егетнең йөзен төсмерләргә тырышты, ягымлы тавышын уйлап хисләргә бирелде.

Яз башланганда Заһит һәр сөйләшкән саен очрашыйк дип ялынды, син миңа ошыйсың, интектермә, зинһар, сыңар күз белән генә булса да күрим, дип очрашу таләп итте.

Шундый матур язлар килгән иде ул елда, әллә Зөлфия генә моңа кадәр белми-күрми йөргән табигать матурлыгын. Төрлечә итеп очрашу мизгелләрен озаккарак сузды кызыкай, кырык сәбәпләр тапкан булды. Моңа кадәр үзара барысы турында да сөйләшеп беткән булсалар да, Зөлфия ниндидер эчке сиземләве белән үзенең зәгыйфлеге хакында Заһитка әйткәне булмады. Әйе, озын кыш буена бер-берсенә берегеп беттеләр алар, якын кешеләргә әверелделәр, әмма егет аны шундый халәттә күрсә нәрсә дияр? Шунысыннан бигрәк тә курка иде Зөлфия.

 

(Дәвамы бар).

 

Фото: vladtime.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас