2
Үги әнисе белән Гөлзилә арасында мондый ук җылы мөнәсәбәтнең беркайчан да булганы юк иде. Гадәттә, Фәүзия тарафыннан аз гына изгелек кылынса, бераздан ул күңел рәнҗетерлек гамәл булып бише белән кире кайта иде. Шуңа күрә дә әлеге хәлләр кызны нык гаҗәпләндерде. Аның сәбәпләрен ачыкларга, аңларга тырышып күпме генә баш ватмасын, моңа акылы да, хәтта хыялы да җитмәде. Үги әнисе тарафыннан күрсәтелгән аз гына җылылыкка алданып авызы пешкән чаклары күп булганга, Гөлзиләнең күңеле аның бөтен беркатлы хыялларын, бөреләнеп кенә килгән шатлыкларын җимерергә тиешле давылны (бу юлы коточкыч давыл булырга тиеш кебек) көтте. Әлеге халәт бары тик сугышлар арасында була торган ягымлы да, шомлы да тынычлыкны хәтерләтте.
Шул ук вакытта, хет бер генә көнлек булса да бәхет бүләк иткәне өчен, үги әнисенә рәхмәте дә зур иде. Ике арада җылылык, аңлашучанлык булганда, нинди рәхәт тормышта яшисе икән бит алар! Мондый ләззәтне көн саен татып торучылар нинди бәхетле икән бу дөньяда! Гомерең буйларына шулай яшәсәң иде дә бит... Менә шушы бер көн белән чагыштырганда, Гөлзиләнең үги әнисенең салкын кулында үткән еллары ни тиклем аянычлы булган икән...
Кайнап чыккан су кебек берьюлы анда да, монда да омтылган хисләрен йөгәнләргә ашыкты кыз. Хәтер юллары буйлап кай тарафка гына барсаң да, әлегедән дә яктырак, әлегедән дә куанычлырак хатирәләргә юлыгырмын димә. Үткән еллары, көзнең сары яфракларына күмелеп, зәңгәр томаннар артында калган...
Кичәгедәй бәхетле мизгелләрнең бүтән кабатланмаячагын белгәнгә, бүген дә дәресләр беткәч, өенә кайтырга ашыкмады, китапханәгә кереп утырды. Өй эшләрен эшләгән арада, кичәге куанычларын искә төшереп, чиксез ләззәт диңгезендә йөзде. Үги әнисенең ягымлылыгы, гомумән, гаиләдәге җылылык җанын иркәләде, күкләрнең җиденче катына менгезеп, якты хыялларга чумдырды. Гөлзилә үзен авыр юллар, кырыс сынаулар аша бәхет патшалыгына юлыккан әкият кызы итеп тойды. Мондый кичерешләренә Таһир турындагы уйлары да өстәлгәч, дөнья бөтенләй балкып китте. Моңа кадәр ике ятып бер төшенә дә кермәгән егет төрле сыйфатларда сынланып күз алдына килеп басты. Берчә аның кыяр-кыймас кына кинога чакырганы, берчә чиләкләр тотып суга чыкканы, берчә ак-караны күрми ярсып чапкан атны туктатканы, берчә Гөлзиләнең күзләренә төбәлеп өнсез генә басып торганы исенә төшеп йөрәген сагышлы да, шатлыклы да бер хис сулкылдатып алды. Таһир турында уйлану рәхәт иде аңа. Акылы бик үк исәп-хисап биреп бетермәсә дә, күңеленең кайсыдыр почмагына яшеренгән сәер бер тойгы егетнең бүген дә китапханәгә керүен, Гөлзиләнең партасына таянып кинога дәшүен көтте. Кыз, үзе дә сизмәстән, тирә-якка күз йөгертеп алды. Алгы парталарда бишенчеме-алтынчымы класста укучы ике кыз дәрес хәзерләп утыра, киштәләр арасында тагын берничә кеше китап сайлый. Таһир юк инде бүген. Эх, һинд кинолары көн саен булмый шул...
Кайтырга чыккач та артык ашыкмады кыз, ләззәтле хисләренең чайпалып түгелүеннән курыккандай талгын гына атлады. Юл уңаенда кичә булган хәлләрне янә бер кабат күңеленнән үткәрде, искә алган саен хыял нурлары белән бизәлә барганга күрә, алар инде чынбарлык түгел, ә татлы төш яки сихри әкият сыман тоела башлады. Әмма, ни кызганыч, матур әкиятләр озын булмый шул... Әнә инде Гөлзиләләрнең йорты да күренә. Машина заты да юк, димәк, әтисе эштән кайтмаган әле. Алда аны ахирәт көне көтә – кичәге шатлыклар өчен бүген түләргә кирәк булачак. Эх, котыласы иде шундый газаплардан, качып кына китәсе микәнни соң? Укулары тизрәк бетсен иде, ичмаса...
Атлаган саен, Гөлзидәнең йөрәк тибешләре ешайды, аяк астындагы җирнең катылыгы югала барды, бөтен тәнен биеклектән егылып төшкән кешенеке сыман сәер бер җиңеллек, таркаткыч җиңеллек биләп алды. Калтыранган куллары капка келәсен ычкындыралмый җәфаланды, ычкындыргач та тотканы башта үзенә тартып, соңыннан гына кайсы якка ачылганын чамалады.
Ишек төбенә җиткәч, бераз тынычланырга теләп, веранда тактасына сөялде. Үги әнисенең ни үзе үлми, ни үтерергә кул бармый торган гарип җан иясенә карагандай кара карашын, туң тимердәй битараф тавышын күз алдына китерде. Менә шунысы җанга тия дә инде аның. Бер гаепсезгә булса да әрләсен, әйтәсе сүзләрен әйтеп ачуын чыгарып бетерсен иде ул. Җиңелрәк булыр иде кызга. Юк, алай итми шул ул. Җикеренү генә түгел, тавышын да күтәрми хәтта, сихерле боз йомгагы сыман, тыныч һәм ачы салкынлыгы белән үзенә буйсындырып ала да бәгыреңне туңдыра, үзеңне караңгы һәм шыксыз дөньяда япа-ялгыз калгандай тоярга мәҗбүр итә. Үз җаныңны үзеңнән кимертә ул.
Эх, ниләргә кичә шултиклем ягымлы булды икән үги әнисе. Шултиклем зур бәхетнең барлыгын белгәннән соң, аның бүгенге салкынлыгына түзә алмаячак бит Гөлзилә, түзә алмаячак ул моңа.
Ә бүген кичәге көн кабатланмаячак, так белән җөп аралашып йөри, ул татлы төш, якты истәлек... Тик чыдарга кирәк, шунсыз яшәү юк.
Сабырлыклар гына сынмасын иде!..
Ничек кенә бөтен ихтыярын тупларга тырышмасын, Гөлзилә булдыра алмады. Өй ишеген ачканда да, куллары калтырап тора иде аның.
Әнисе плитә янында булаша иде.
– Кайттыңмы, кызым, – диде ул, җан эреткеч ягымлылык белән. – Бүген мин дә соңгарак калдым әле. Бар, чишен дә өстәлгә утыр, карының ачкандыр...
Гөлзилә баскан урынында таш булып катты, кулындагы портфеле шапылдап идәнгә төште, күз аллары караңгыланып китте, тамагына йотылмый да сытылмый да торган төер утырды.
Бусаганы атлап кергәндә, ничек кенә дулкынланмасын, үги әнисенең салкынлыгына да, кара карашына да, кимсетүләргә дә – һәммәсенә дә әзер иде ул. Барысына да түзәчәк, сабыр итәчәк иде. Барысына да, әмма менә шундый ягымлы карашка, кайгыртучанлыкка гына әзер түгел иде Гөлзилә. Ул моны башына да китермәгән иде. Гөлзилә өчен бу аномаль күренеш, акылга сыймаслык хәл булды.
– Ни булды сиңа, балам? Гөлзилә, дим... Гөлзилә!
Юк, бу кадәресенә үк түзәр көче дә, сабырлыгы да юк иде аның, кызының сәер халәтен күреп килеп җиткән үги әнисенең күкрәгенә капланды да, ярсый-ярсый үксергә тотынды. Назлы бармаклар чәчләреннән сыйпаган саен хисләре котырды, күз яшьләре җитезрәк тәгәрәде...
Менә шулай көтмәгәндә Гөлзилә өчен тоташ бәйрәмнәр башланды. Әнисе аны иртәләрен назлап уятты, тәмле-тәмле ризыклар белән сыйлап, изге теләкләрен теләп, аркасыннан сөеп мәктәпкә озатты. Кайтуына да кызны тәмле аш, җылы караш көтеп торды. Әнисе мәктәп хәлләре белән дә кызыксынды, тиздән булачак район конкурсына нинди җырлар әзерләвен дә сорашты, аның ниятләрен җөпләде. Хәтта кайчагында эшлекле генә киңәшләр дә бирде. Өй эшләрен дә бергәләп башкардылар, монда да әнисенең зуррак йөкне үз өстенә алырга тырышуы сизелеп тора иде. «Имтиханнарыңа ныклабрак әзерлән, балам, – диде ул. – Кеше сокланып торырлык булсын». Гөлзиләнең шатлыгы күкрәгенә сыймады. Мәктәптә дә гел генә көр күңел белән йөрде, дәресләренең һәрберсендә диярлек бишле алды. Төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнергә дә, яңа җырлар өйрәнергә дә өлгерде. Күңеле күкләрдә иде аның. Хәзер дәресләрдән чыгуга кайтыргамы- юкмы икән, дип икеләнеп торулар бетте, китапханәгә керсә дә, теге яки бу эше өчен кирәкле китапны яздырып алыр өчен генә керде. Анда да озак тормады, атлыгып өенә кайтты. Тамагын ялгап алу белән, йорт эшләренә тотынды, әнисенең күбрәк йөкне үзенә алырга омтылуы аңа чәм өстәде – кыз да өй эшләренә әнисеннән алдарак өлгерергә тырышты. Керен дә, идәнен дә юды, суын да ташыды, малларны да, карады, икмәк пешерүдән дә, ашарга әзерләп куюдан да, башкасыннан да тартынмады. Бу эшләр аңа ләззәт бирә иде хәзер. Ул үзен элеккедәй ихтыярсыз хезмәтче итеп түгел, ә үзе өчен, үз дөньясы өчен тырышучы тулы хокуклы хуҗа итеп сизде. Әнисенең: «Кайчан өлгердең аңа?!», «Үзем дә эшли алам, син укуыңны кара, кызым»,– дип кайгыртуы Гөлзиләгә икеләтә шатлык китерде, көч өстәде.
Дәресләрен карарга, имтиханнарга әзерләнергә әллә ни күп вакыт та кирәкмәде аңа. Кызның зиһене элек тә яхшы иде, күп нәрсәләрне ул укытучы сөйләгәндә үк хәтеренә сеңдерә дә, хәтта бер тапкыр ул китап тотып карамаган килеш тә бишлелек җавап бирә ала иде. Хәзер исә ул тагын ныграк үткенләшеп киткәндәй булды, дәрестә үтелгәннәрне өстәмә әдәбият белән баетты, хәтта иң катлаулы булып тоелган нәрсәләр дә бер уку белән исендә
калды, һәм кыз теләсә нинди мәктәпнең теләсә нинди укучысын да белеме белән бәреп егарлык дәрәҗәгә җитте.
Җыр – аның язмышы иде. Аның бу талантын авылдашлары гына түгел, хәтта районда да беләләр. Мәктәптә укый башлаганнан бирле, төрле концертларда катнашып килде, үзешчән сәнгать сөючеләр арасында район буенча үткәрелгән конкурсларда чыгыш ясап, алдынгы урыннарны алганы да бар. Быел да катнашачак Гөлзилә, быел ул конкурсны зурдан кубып үткәрмәкчеләр икән, тирә-як районнарның үзешчәннәре бәйгегә чыга, исемнәре киң таралган сәнгать осталары да килә (алары бәя биреп утырачак), дип сөйлиләр. Кыз аңа да җентекле әзерләнде – популяр җырларны һәркем белә, җырлый, ә Гөлзилә бу бәйгегә бер кабат та сәхнәләрдә яңгырамаган җырлар әзерләде. Авылдагы җырчы карчыклардан отып алды ул аларны, кайберләренең сүзен дә, хәтта көен дә бе раз үзенчәләтте. Яхшы чыгыш килеп чыкты шикелле, тыңлап караганнарның барысы да ошатты. Быел беренче урынны алырга тиеш иде Гөлзилә – сәнгать институтына барырга җыенган кыз өчен бу иң мөһиме иде. Элегрәк, басылып яшәгән чорында, шикләнеп-шикләнеп куйса да, хәзер үзенең җиңеп чыгачагына ышанычы артты, ул хәзер конкурста җиңәр өчен генә түгел, ә сәхнәдә балкыр өчен, залдагыларны аһ иттерер өчен эшләде.
Гаиләдәге җылылык бер бәйрәм булып, күңеленә канат куеп, дәрт өстәп торса, икенче бәйрәме дә бар иде кызның. Анысы да канатларын ныгытучы, яхшы якларыңны тулысы белән күрсәтергә, җиңәргә һәм гел алда булырга ашкындырып торучы зур көч иде. Беренчесе кояш нуры сыман якты булса, икенчесе ялкын кебек иде – ул берчә җылыта, берчә яктылык өсти, берчә өтеп ала... Һәм аның исеме дә бар иде – Мәхәббәт.
(Дәвамы бар)
Фото: fotovmire.ru