Зөлфия Әлмәт шәһәренең эшчеләр бистәсендә дөньяга килде. Зәп-зәңгәр күзле, шалкандай таза идең бәләкәй чагыңда, дип искә ала торган иде мәрхүмә әнисе. Тәпи киткәч тә, урамда абыйлары белән чабып йөргәндә, өелеп яткан кирпеч өемнәренә абынып егылган ул...
Киң караватында әкрен генә сөйләгән телевизорга текәлеп утырган Зөлфия кат-кат кабатлый бу сүзләрне. Сәгать инде төнге өченче. Тәрәзә артындагы дөм караңгылык әйтерсең бүлмәгә үтеп керергә тели, чорнарга булмышын Зөлфиянең, аңын томаларга. Бәлки шуннан да яхшысы юктыр аның өчен: онытылырга, онытырга, бернәрсә дә белмәскә-күрмәскә. Тән газаплары да, җан газаплары да юк ди тегендә, яшәү артындагы киртәдә...
Караватка терәлеп торган коляскада кыштырдаган тавыш хатынны айнытып җибәрә. Әллә уянырга әйтәме Тәслимәсе? Шуышып килеп, ул зәңгәр атлас юрганга төренеп тәмле йоклаган сабыена күз сала. Борылып кына яткан, ахрысы. Тыныч булды аның кызы, ничек саласың – шулай йоклый оеп, иртәнге алтылар тирәсендә генә тавыш бирә: тамагы кибеп китә торгандыр. Шешәдәге сөтне чупылдатып имеп куя да тагын онытыла, рәхмәт төшкере. Тыныч булуы белән әтисенә охшагандыр инде. Юк, юк, үзенә генә охшаган кызы, Зөлфиянеке генә. Кайдадыр олаккан ир кисәгенә нинди уртаклыгы булсын ди?
Мендәре янына килеп, ул тагын күзләрен телевизорга күчерә дә нәрсә карап утырганын да хәтеренә төшерә алмый. Әнә теге алып баручы илдәге барган төзелешләр турында сөйләп каңгыра бугай. Ил кайгысымы Зөлфиядә, нинди төзелеш ди ул, булганы дөбердәп җимерелеп бара аның. Шул җимерекләр астында калырлармы бердәнбере белән, исән кала алырлармы. Нәрсә эшләргә икән?
Ах, ах, эшләүче табылган монда. Син, акыллым, бернәрсә дә эшли алмыйсың ич, нәрсә булса булыр дип көтәсе генә кала. Җайсыз кузгалып, ул аяк астында куелган телефонын идәнгә төшереп җибәрә. Тын алырга куркып коляскага текәлә. Уянмады бугай, бигрәкләр дә ботаклы булып китте соңгы араларда үзе. Кичә әнә яраткан чәшкесен төшереп ватты. Әллә уйлары таркауландыра, әллә көче-хәле бетте беләкләренең. Йокысызлыктан да килә торгандыр. Атна инде рәтле-башлы йоклый алганы юк, утыра менә шулай тартмага текәлеп, кулына берәр китап алган була, алдаштыра янәсе үз-үзен. Утны сүндереп ятуы була, сыпырып алгандай юкка чыга йокымсыраулар, бетмәс-төкәнмәс уйлар йомгагы тәгәри, әйди үз артыннан, үкендергән үткәннәр йөрәккәен әрнетә, билгесез киләчәктән салкын тирләре бәреп чыга, курку сара бар халәтен.
Иртәгә балалар ризыгы бирә торган кибеткә бару көне, анысын ничек хәл итәргә? Верага шалтыратырга кирәк булыр. Чатанлап булса да барып кайта ул, озаграк йөри, көтеп газапланасың. Әйбәт кыз ул, ярдәм итәргә генә тора, һич күңелен төшерми. Ә гаиләсендә артык кашык, гел кыерсытырга гына торалар, аннан башка тагын дүрт малай. Әти-әнисе якындагы өйдә дворник хезмәтендә. Акчаны алалар да одеколонга тыгып та бетерәләр. Күп вакыт өйдә сыңар икмәк кисәге дә булмый.
Вераны барысы күралмыйлар. Малайлар безгә тиешлене ашый дип, әти-әнисе акчасын бирми дип. Ничек бирмәсен, ашаганнары гел Вераның пенсия акчасыннан, малайларга да арзанрак булса да кием-салым алырга тырышып ята әле. Ә бит Вера җиткән кыз, кешеләрчә киенәсе дә килә, иннек-кершән ягып матур күренәсе килә. Егетләр яныннан үтә ул көн дә. Гарип булса ни, сез әллә гарип кызлар егетләр турында хыялланмый дип уйлыйсызмы? Шул җитмәгәнлек бераз бозган инде аның холкын. Зөлфиягә кунакка килсә, үзе хуҗабикә булып, беренче эш итеп чәй куеп җибәрә, плитә өстендәге бар кәстрүлләрне тикшереп чыга, аннан суыткычта чокчынырга тотына. Өйдәгеләрдән зарлана-зарлана бар булган ризыкны сыптырып чыгып китә. Туктамый ашый да үзе талчыбык төсле. Көн дә эләкмидер шул кунак булулар. Акчага да комарлыгы бар, бер сум күрсә дә күзләре янып чыга, туктамый бурычка сорый, әмма кирегә ала алмыйсың инде син аннан бурычны.
Күпме утырырга болай, йокларга тырышып карарга кирәк. Карават өстендә таралып яткан эреле-ваклы китапларны кырдагы тумбочкага тутырганнан соң Зөлфия бүлмәсенә күз йөгертеп чыга. Уф-ф, бар почмакларда үрмәкүч аулары, идән тулы чүп-чар, тегендә-монда бәргәләнгән әйберләр. Шамиле белән бер дигән шкаф та эшләп куйганнар иде дә соң, ничек урнаштырасың тәртипкә салып, тагын кемгәдер ялынырга кирәк. Кемгә кем кирәк бүгенге көндә? Хәер, аның аралашкан кешеләре дә үзе кебегрәк ярым-ярты кешеләр.
Ялгыз башы икенчерәк иде әле, сәламәтлеге дә зарланырлык булмады. Кайдан тапты үз башына ул Шамилне. Аңамы инде ир хатыны булып , бала багып яшәргә...
Истә чакта акчаны чамалап куярга кирәк, Верага бирәсен аерып куярга. Әз бирсәң, хәзер авызы күбеп чыга. Жәлләмәс иде Зөлфия, үзе дә бит шул пенсия акчасын кысып-кымтып яши. Шамил бар чагында ике кешенекенә иркенрәк тотынырга була иде. Тагын шул килеп керә уйларга. Оныт инде син аны, кызыкай, бер киселгән икмәк кире ябышмый. Син кирәк түгел аңа, кызы да кирәкми. Берәр күңеллерәк нәрсә турында уйла. Мәсәлән, Яңа ел бәйрәмнәре турында. Их, кайчан җитә инде ул көннәр!
Гадәттә, аларны бәйрәмгә кадәр үк бәләкәй автобусларда төрле чараларга йөртә башлыйлар, концертларга чакыралар, чыршы янына коляскаларын терәп дигәндәй куялар. Чыршы ылысының исе башларны әйләндерә, яңгыраган искиткеч күңелле музыка йөрәкне җилкендерә, тирә-якта матур-матур киенгән, шат йөзле кешеләр биеп әйләнәләр, ахирәтләре нидер сөйләп кинәнәләр, бергә булуларына шатланып туя алмыйлар. Ярата андый бәйрәмнәрне Зөлфия. Бәйрәм шатлыгы өчен генә түгел, нәкъ әнә шундый көннәрдә дүрт саны төгәл булган, тазалыклары бөркелеп торган гап-гади кешеләр, шул исәптән акча капчыгы булган бизнесменнар, бу җирдә гарип-гораба кешеләр дә барлыгын исләренә төшерәләр. Елына бер тапкыр гына булса да күңелләре нечкәреп, игелекләре артып, шул тормыш тарафыннан кыерсытылган бәндәләргә әзме-күпме ярдәм итәргә тотыналар. Бүләкләр белән тула андый чакларда Зөлфиянең бүлмәсе, тәмле җиләк-җимеш, апельсин, мандарин исләре бар тарафка таралып танауны кытыклый, әллә ничә шампан шәрабләре идәндә тезелеп утыра. Алары бәйрәм бизәге генә. Ә менә өчәр литр сыешлы савытлардагы көнбагыш мае, зур-зур каплы затлы чәйләр, төрле ашамлыклар шактый озакка җитә әле, Зөлфиянең тиеннәрен янда калдыра.
Бик тә юмартлары кеше ышанмастай бүләкләр дә ясап куялар. Әнә теге грузин абые аларның җитәкчеләре белән килеп кергәч, кып-кызыл шома тартмадан өрфия ак күлмәк алып алдына салган иде Зөлфиянең. Кайдан башына килгән ул иркәйнең, әйтерсең, Зөлфия андый күлмәкләр кия ала?.. Кигән очракта да артыннан сөйрәлер иде ул кечкенә гәүдәле Зөлфиянең.
Ә барыбер күңел җылынып китә шул мизгелләр исенә төшкәндә. Шамил белән икәүләп көлешә-көлешә сыйпалап карый торганнар иде ул затлы әйберне. Хәзер алып карый да алмый инде аны ул. Күлмәк шкафның иң өске катына пөхтәләп төреп салынган, бары Шамиле генә песи җитезлеге белән үрмәләп иң өскә кадәр менә ала. Менә инде, тагын Шамил... Йокларга кирәк, йокларга, иртәгә бит көне буе Тәслимәсе кырында бөтереләсе бар аның.
Акча дигән иде бит әле, акча, акча... Актарына торгач, калын матрас астыннан акча янчыгын якты дөньяга тартып чыгарды ул. Кызыл төсле янчык таушала төшкән булса да иң кадерле әйбер өйдә. Тәгаен кызыл төслесе кирәк акча саклаган янчыкның, ни өчен дигәндә, әнә шул дүрткел кәгазь кисәкләренең дә ниндидер сиземләве бар имеш, нәкъ кызыл төскә тартылалар икән. Бу турыда Зөлфиянең кайдадыр укыганы бар иде, шуңа бар күңеле белән ышанып, гел кызыл төстәге янчыклар алдырта. Дөресен әйткәндә, бик тартылып бармыйлар никтер акчалар аның янчыгына, әллә төсен аермыйлар. Аның керер дәүләте ташка бастырылган төсле, ай саен берүк пенсия акчасы.
Кадерләп, тигезләп салынган йөзлекләрне, иллелекләрне, унарлыкларны бүлгәләп тезеп, тагын бер кабат санап чыкты Зөлфия акчаларын. Төгәл җиде йөз илле сум, ә ай ахырына кадәр тагын унөч көн бар әле. Илле сум гына бирсәң азсына инде ул Верка, тагын авызын турсайта. Ике тукталыш үттем, чиратта тордым дип арттырып сөйләр. Верамы ни инде ике тукталышны автобуста үтә торган кеше? Титаклап йөгереп бара ул араны, аның бит бер як янбаш буыны гына тыңлашмый. Билетка түләдем дип күз дә йоммый алдашачак. Сүз көрәштереп булмый, тагын кирәге чыгар. Бер йөзлек аңа китәчәк дигән сүз. Бала памперслары да ифрат кыйммәт тора икән ул, атна саен бер пачканы пычратып куя Тәслимәсе. Ансыз булмый, я ярар үзенең тамагын бераз кысар, барыбер бала имезәсе түгел. Әнә шул Шамиле китте дә, шул килеш сөт төшми күкрәкләренә . Ярый кызы, алтыны, тавыш куптармады, хөкүмәт сөтенә өйрәнде дә куйды.
Артык ашауга исе китеп бармый Зөлфиянең, көннәр буе бер кабым ризык капмаса да йөреп ята. Кайчаклар да үзен көчләп кенә, мәҗбүр итеп кенә өстәл артына утыра, көч керсен буыннарга дип тырыша. Бер чынаяк чәй белән ике кисәк сохари гадәти ризыгы аның.
(Дәвамы бар).
Фото: Pinterest