Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
24 сентябрь 2022, 09:00

Мәҗит КӘРИМОВ. Әнине алдау. Хикәя

Хәзер базарлар шәп бит ул – гөрләп тора, күңеленә хуш килгән киемне үлчәп карар өчен махсус кабиналары да бар хәтта. Ә әйбер... Җаның ни тели – сайла да ал.

Мәҗит КӘРИМОВ. Әнине алдау. Хикәя
Мәҗит КӘРИМОВ. Әнине алдау. Хикәя

Хәтирә карчыкның инде әллә кайчаннан бирле үзенә бер әйбер дә алганы юк – балалары киендерә. Ерак торалар алар, ләкин барыбер әниләрен дә, туган шәһәрләрен дә онытмыйлар – еш кайталар. Бу юлы да күмәкләп килеп төштеләр: кече кызы белән кияве, аларның балалары – бер көтү Галимовлар, машина туп-тулы – күчтәнәчен дә төягәннәр, әбинең үзен дә онытмаганнар: күзләрнең явын алып торырлык, матур ак кофта алып кайтканнар.

Хәтирә карчык элек-электән, яшь чактан ук ыспай киенергә ярата иде. Бу бүләк тә охшады аңа. Чынлап менә, үзенә үлчәп теккән кебек, тәненә сылашып тора. Кортка, билгеле, үзенә булган илтифаттан бик канәгать иде – рәхмәтен дә әйтте, догасын да укыды. Шулай да юри генә булса да ризасызлык белдерми кала алмады:

– Юкка акча әрәм-шәрәм итәсез, балалар. Хәзер минем ярабби киенеп, ясау булып йөрер чагым узган инде. Үзегезне карагыз, гөрләп яшәр заман сезнеке, – дигән булды.

Билгеле кияве белән кызы аның белән килешмәделәр:

– Эссе тәнендә тузсын, – диделәр.

Иң олы оныгы Вафир да аталарының сүзен җөпләде:

– Юк, картәни, алай димә. Син бит безнең бердән беребез. Югымны бар итеп, азны күп итеп алган әйбер түгел, рәхәтләнеп ки.

Бик аз гына киңәш тотканнан соң Хәтирәгә, әлеге кофта белән кияр өчен кара чалбар кирәклеге ачыкланды.

Чәй эчтеләр дә, ай-ваена карамадылар, Хәтирәне эләктереп базарга чаптылар. Өйдә иң кече Галимов – төпчекләре Салих кына калды, аңа машинада урын җитмәде.

Хәзер базарлар шәп бит ул – гөрләп тора, күңеленә хуш килгән киемне үлчәп карар өчен махсус кабиналары да бар хәтта. Ә әйбер... Җаның ни тели – сайла да ал. Кирәкле нәрсәне тиз таптылар. Хәтирә карчык үлчәп тә карады, ләкин чалбарны алудан баш тартты, чарбайлап ук тотынды:

– Юк, юк. Миңа, карт кешегә кирәге юк. Кыйбат бит! Ат хакы түләп шуны алалармыни? Ат хакы бит, минем айлык пенсия дип әйтерлек. Аны киеп кая барам мин. Юк, алмыйсыз, әйттем – бетте. Барыбер киясем юк. Әнә балаларны карагыз. Фарчит итәм дип башыма тай типмәгән бит әле. Шул хәтле акча чыгарып салырга миңа пенсияне уч тутырып түләмиләр ләбаса...

Кияве Хәтирәне тынычландырырга ашыкты:

– Ярар, әби, борчылма юк өчен, – диде ул, үзе бүтәннәргә сиздерми генә, хатынына күз кысып алды. – Кыйммәт дисең икән икенчене, арзанракны эзләрбез. Базар бит ул, ә базарда ике дурак... Мөгаен да очсызы да бардыр. Әйдәгез карап чыгабыз.

Тагын унбиш минуттан шушында ук очырашырга сүз куештылар да ике төркемгә бүленеп таралыштылар.

Кияве кирәк әйберне бик тиз тапты: шундый ук чалбар, фасоны да, материал да шул, хакы да... Нәкъ Хәтирә карчык киеп караган кебек. Сатулашып карады каравын кияү-бала, ләкин сатучы кыз нык торды, бер дә төшәрлек түгел иде:

– Юк, юк. Мондый затлы әйберне бүтәнчә көндез чыра яндырып эзләсәң дә табалмассың, абзыкаем. Моңардан да түбән хак буламыни?

– Ярар, ярар, андашылды. Ышандырдыгыз, сеңелем, алам. Дөресерәге – алабыз.

Ул кесәсеннән акча чыгарып чибәркәйгә тоттырды.

– Менә сезгә ярты хакы. Икенче яртысын бер әби түләр, чалбарны аңа сатарсыз. Тик азрак артыгын сорарсыз – сатулашырга ярата ул. Әби дип миңа гына әби дияргә ярый аңа, пенсиягә чыкканына икенче ел гына китте...

Кияве: “Әнә тегендә  арзанлы чалбар бар”, – дигәч ялындырмады Хәтирә карчык...

Озак сатулашты ул, туйганчы сүз көрәштерде сатучы

кызыкай белән. Нәтиҗә дә бик кәнагать калды. Акчасын да үзе түләргә уйлаган иде дә, балалары якын да килмәде.

Барыбер кортканың авызы колак артына җиткән иде;

– Бер дә акча кадерен белмисез шул, балакайлар, – ат хакына алырга йөрисез. Базар бит ул сатулашканны, эзләнгәнне ярата, – диде һәм боларны рәнҗетмәгәем тагын дигәндәй генә өстәп куйды. – Ярар балалар, зур рәхмәт. Берсекөнгә культура сараенда бик шәп концерт икән. Казаннар килә, имеш. Барам, Аллаһ боерса, яңа кәчтүм киеп барам.

Галимовлар бер-берсенә карап астыртын гына елмаештылар да:

– Ярар, әни, шулай итәрсең. Инде берүк эссе тәнендә тузсын, – диделәр.

 

Фото: ds-service39.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: