Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
22 сентябрь 2022, 07:45

Марат КӘБИРОВ. Мәхәббәттән җырлар кала. Повесть (2)

«Бетте... Барысы да бетте... – дип уйлады кыз. – Үлемем шушы икән...»

Марат КӘБИРОВ. Мәхәббәттән җырлар кала. Повесть (2)
Марат КӘБИРОВ. Мәхәббәттән җырлар кала. Повесть (2)

Шундый авыр уйларга бирелеп кайтса да, капка төп­ләрендә торган «КамАЗ»ны күргәч, күңеленә канат үс­кәндәй булды, моңа кадәр теләр-теләмәс кенә атлаган аяк­лары җиңеләеп китте.

– Һо, безнең сандугач та кайтты, – дип елмаеп кар­шылады аны әтисе, – нәрсә соңга калдың, икелеләрең җибәрмәдеме әллә? Бишле эләктергәннәр әллә кайчан өйдә бит инде.

– Концертка әзерләндек, – дип алдашты кыз.

– Ярый, кызым, ярый. Шаярып кына әйтүем, укыту­чыларың мактый алай үзеңне. Матри!.. – Ул мәгънәле итеп бармак янап куйды.

Газ плитәсе янында булашып йөргән әнисе дә Гөлзи­ләгә сердәшләрчә ягымлы елмаеп күз кысты.

Түр якка чыгып киемнәрен алыштыруга, ярым шаярулы ихлас тавыш ишетелде:

– Эшем ияләре! Табынга!

Әтисе янда булганда да бүтән чакларда өй эчендә бу тиклем үк күтәренкелек хөкем сөргәне юк иде әле. Бү­ген ниндидер бәйрәм иде.

– Кер юып алырмын дигән идем, – диде әнисе, та­быннан кузгалгач. – Гөлзилә, син бер-ике көянтә су алып килерсең инде.

Тышта кар туктаган икән. Бөтен тирә-як аклык, як­тылык бөркеп тора, хәтта һава да сафланыбрак киткән кебек. Болытлар арасыннан саран гына елмайган кояш нурында агачларның көмеш яфраклары биешә. Аскы нир­гәләренә кар сарылып, яңарак кына яуган ак энҗеләр тәрәз кыекларына кадәр кунганлыктан, Таһирларның ике тәрәзәсе генә урамга караган йорты Кыш бабайга охшап калган. Ап-ак карлар булып күктән изгелек сибелгән лә­баса. Күр әнә, ул хәтта капка баганаларын да мөселман ясап, чалма кидереп куйган. Ә... Ә монысы нәрсә тагын?.. Дугалы зур капканың канатлары тоташкан урында аз гына калкып торган бүрекне Гөлзилә нәрсә белән чагыштырырга да белмәде. Монысы китапханәгә кереп кызны кинога чакырган егетнең холкы иде, күрәсең. Рәхәтлә­неп урамга чыгып караса да була бит инде... Ә ике кулы­ңа ике чиләк күтәр дә суга чыккан бул шунда...

Бу фикергә килер өчен хәтсез вакыт кирәк булган, ахры, егеткә. Гөлзилә су алып кабат үзләре ягына җит­кәч кенә, капкадан күренде ул, анда да, башын түбән иеп, акрын гына атлады әле...

Берәр минут үттеме-юкмы, артта кемнәрнеңдер чыр-чу килешкәне, чиләкләр шалтыравы, тагын әллә нинди тавышлар ишетелде, кемдер хәтта: «Гөлзилә!» – дип тә кычкырды бугай. Кыз артына борылып караса, үзеннән биш-ун метр чамасы артта гына җан-фәрманга чабып кил­гән җигүле атны күрде дә куркышыннан чинап җибәр­де. Кинәт бөрешеп калган иңнәреннән көянтәсе шуып төште, ә үзе күзләрен четердәтеп йомып катып калды. Кем­неңдер тыныч, ләкин каты тавыш белән: «Тр-р-р-р!» – дип кычкырганы ишетелде, аны кыңгырау авазлары, ат кешнәгәне күмеп китте. Бераздан барысы да тынды. «Бет­те... Барысы да бетте... – дип уйлады кыз. – Үлемем шушы икән...» Шулай да үзендә ниндидер көч табып, күзләрен ачты. Күзләре белән авызы да ачылды. Күптән түгел генә ярсып чапкан ат, кыздан өч-дүрт адымда гына туктап, юашланып калган иде. Ат башында – әле генә кыяр-кыймас суга чыгып барган Таһир. Бераздан Сабакы Галәветдин абзый да килеп җитте:

– Өркә торган гадәте бар, сабакы, – дип тезеп китте ул, аклангандай, – эшкә барырга дип капканы гына ач­кан идем, олы малай үзе көйләгән теге драндулетын, бар бит әле теге карда йөри торган, шул сабакысын кабызып та җибәрде, монысы очып чыгып та китте. Нәрсә булды дип торам. Котым очты, сабакы. Берәрсенең өстенә мен­сә дип. Күзе тонып чаба шул, сабакы. Бу кышны чык­сам, өйрәнеп җитәр иде инде... Көздән генә җигә башла­дым шул әле... – Бары тик шуннан соң гына әле булса йөгәнне ычкындырмаган Таһирга игътибар итте. – Ә син молодец, энем! Сабакы да егет икәнсең...

Таһирның аркасыннан какты да, гафу үтенгәндәй итеп:

– Ярый, энем, халык җыелганчы кузгалыйм әле. Йә тагын алып китәр, – дип, дилбегәне кулына алып, чана­га менеп утырды. Таһир йөгәнне ычкындыргач, ни кы­лырга белми торган атына боерды. – Әйдә, сабакы...

Галәветдин абзый күздән югалгач кына, тулысынча һушына килде кыз, бары тик Таһирның кыюлыгы арка­сында гына үлемнән калуына төшенде. Ул арада котка­ручысы аның алдына килеп басты:

– Менә... чиләкләреңне тутырдым... Үзем кайтарып биримме?

– Юк, юк... китер... – Кыз аларны җиргә куйды да әллә каян килгән җитезлек белән егетнең ирененнән үбеп алды. – Рәхмәт сиңа, Таһир.

Фаҗига була язган урыннан шактый гына ераклаш­кач, Гөлзилә артына борылып карады. Таһир һаман урам уртасында тора иде әле...

Гөлзилә икенчегә судан кайтуга, әтисе эшкә киткән иде инде. Үги әнисе кер юган җиреннән аңа күтәрелеп карады да:

– Җитәр, – дип елмайды.

Гөлзиләнең тәннәре эсселе-суыклы булып китте.

– Малларны...

– Эчердем, кызым. Ял ит.

– Юк. – Гөлзилә әллә каян килгән кыюлык белән дәвам итте: – Әни, мин бүген эшләрне бетерергә тиеш. Әйбәт кино була...

– Чыгарсың. Акчаң бармы соң?

Гөлзилә ык-мык итеп торган арада, җәһәт кенә түр якка чыгып китте дә кызның кулына өр-яңа бишлек ки­тереп тоттырды.

– Юк, әни, кино кырык тиенлек кенә.

– Юләркәем... – Ул, ягымлы елмаеп, кызның чәчен­нән сыпырды. – Син хәзер җиткән кыз бит инде. Үз кирәгеңә тотарсың...

Урамга чыккач, Гөлзилә көләргә дә, еларга да белмә­де. Шатлыктан ярсып биер йә үкереп елар иде ул. Ләкин еллар буе тупланган ачы тәҗрибәсе моңа ирек бирмәде, ягымлылык артында мәкер ятарга тиешлегенә иманы ка­мил иде аның. Үги әнисе берәр минут әйбәт булып торса, аны бише белән кире кайтара иде. Ләкин бүгенге кебек чагын хәтерләми Гөлзилә. Бүгенгедәй юмарт һәм алчак вакыты юк иде аның. Билләһи, юк иде. Димәк, моның төбендә нәрсәдер ята, ниндидер зур хикмәт бар монда. Тик нинди?

...Әтисе дә бүген бүтән көнгә караганда иртәрәк кайт­ты. Кичке ашны төгәлләп килгәндә, җай гына сүз баш­лады:

– Кызым, концертларыгыз кайчан була соң?

– Төгәл генә билгеле түгел әле.

– Бу җомгада өйдә торасыңдыр бит?

– Болай... сөйләнгән кеше юк. Гадәттә алдан әйтеп куялар иде.

– Өйдә торырга тырыш әле син, кызым. Әниең белән без район үзәгеннән урап кайтырбыз дигән идек... – Ул сүзен әйтеп бетералдымы, юкмы, ишек шакыдылар, бе­раздан Әлфиянең башы күренде.

– Исәнмесез! Карале, кино башланырга аз гына вакыт калган, ә бу ашап утыра, – диде ул, керә керешкә үк. – Киенмәгән дә. Давай кузгал, ашамаган ашың түгелдер.

– Әйдә, Әлфия, түрдән уз.

– Юк, Фәүзия апа. Кинога соңлыйбыз, әнә кызыңны ашыктыр. Карале, һаман кузгалмый!..

Киенеп верандага чыгуга ук, Әлфия татылдый да башлады:

– Чак тапталмый калдың, малай, әйеме? Мин өйдә идем, тәрәзәдән күрдем. Ә абый, син киткәч, баскан уры­нында әллә бер сәгать басып торды. Аннан соң кинәт ке­нә йөгереп керде дә ихатада мәтәлчек ата башлады. Ба­шына ат типте микән әллә моның дип, өйалдына чыксам, теге үрә сикерде дә йодрыклары белән күкне ярып кыч­кырып җибәрде, минсиңайтим!.. Галәүнең аты безнең ту­рыдан узып барган булса, билләһи, өч минутта күрше авылга җитә иде... – Капка төбенә җиткәч, кисәк ты­нып калды да сүзне бөтенләй икенчегә борды. – Карале, малай, тагы кар ява башлаган. Кар дигәннән, бер мәзәк сөйлимме... – Ул мәзәкне сөйли генә башлаган иде, әллә каян гына килеп чыккан Таһир да кызларга кушылды.

– Уф, кеше дип торам, син икәнсең, – диде Әлфия, аңа сүз әйтергә дә ирек бирмичә. – Һич югы, тамак кы­рыр идең, йөрәгемне алдың бит...

Гөлзилә Таһирга карап елмаеп куйды, егет моны сиз­мәде, ул үзен ничектер уңайсызрак тотып дәшми генә атлавын белде. Гөлзилә дә, егеткә бик рәхмәтле булса да, сүз рәтен табалмый җәфаланды. Ярый әле туктаусыз такылдый торган Әлфия бар иде, ул ике арадагы үткәр­геч сыйфатында төрле юк-бар, мәзәк хәлләр турында лы­гырдап баргач, Гөлзиләнең дә, Таһирның да дулкынла­нуы басылгандай булды.

Алар клуб алдында күренүгә, тәмәке тартып гәплә­шеп торган егетләр беравыздан сәлам бирде:

– О, Таһир... хәлләр ничек?!

– Эшләр барамы, Таһир?

Кызларга әллә ни игътибар итүче булмады. Таһир егет­ләр янында калды, ә алар эчкә уздылар.

Кино башланырын көтеп, залда ләчтит саткан бер төр­кем кызлар, сүз берләшкәндәй, кинәт шып туктап кал­дылар, күзләр ишеккә төбәлде. Таһир баш кагып кына исәнлек бирде дә кинозал ишеге янына барып басты...

...Клубтан өчесе бергә чыктылар. Әлфия туктаусыз мыгырдап бераз барды да: «Аһ, китапханәгә керергә оныт­канмын бит!» – дип кире борылды. Таһир белән алар икәүдән-икәү генә калды. Бертын дәшми-тынмый гына атладылар.

– Ошадымы? – дип куйды Таһир, сүз башлар өчен шуннан да кулайрак сорау табалмагандай.

– Ошады, Таһир... Рәхмәт, Таһир. Әгәр син булмасаң, мин бу киноны карый алмас идем.

– Син индийскийларны яратасың бит, үзең дә белер идең әле.

– Юк, ул турыда әйтмим... Син коткармаган булсаң, дим...

– Ерунда. Ат кеше өстенә менми ул. Урап үткән бу­лыр иде.

– Барыбер... Бәлки, таптап китәр иде. Күзе тонган малга ышаныч бармыни? Ә мин шултиклем курыктым.

– Мин дә...

– Юк, син шундый батыр егетсең икән, Таһир. Ун ел бергә укып та белмәгәнмен.

– Нинди батырлык монда. Сиңа туп-туры килгәнен күргәч, алдына чыкканымны үзем дә сизми калдым... Бер мизгел генә булды ул, туктап калгач кына һуш кер­де. Ә каршы төшмәсәм, урап үтәр иде ул...

– Юләр син, Таһир... Үзең аста калган булсаң?..

Таһир дәшмәде, елмаеп Гөлзиләгә карады да иңнәрен сикертеп куйды...

(Дәвамы бар)

Фото: thypix.com

Марат КӘБИРОВ. Мәхәббәттән җырлар кала. Повесть (2)
Марат КӘБИРОВ. Мәхәббәттән җырлар кала. Повесть (2)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: