Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
22 сентябрь 2022, 20:38

Гөлнара МАХИЯНОВА. Ике кешелек көймә

– Менә күз алдыңа китер: син, синең ирең, балаң, абыең, ә көймәдә ике кеше генә сыярлык урын. Син кемне суга төртеп төшерер идең? Көймә ике кешелек кенә, – диде  Дилә.

Гөлнара МАХИЯНОВА. Ике кешелек көймә
Гөлнара МАХИЯНОВА. Ике кешелек көймә

(Булган хәл)

 

Галия бик ашыкмый гына базар капкасына таба атлады. Урамда бик суык. Түзәрлек түгел. Куллары өшесә дә ул уфтанмады. Бераздан таныш  ике хатын янына килеп чыкты.

Шулчак әкрен генә атлап, каршыларына бер әбекәй килеп басты. Галия аның кайсы яктан килеп чыгуын сизми дә калды.

– Балалар, вакытны әйтмәссезме икән? Телефоныгызга күз салмассызмы?

– Уф, иренәм. Бияләемне салырга да хәлем юк. Кул бармакларым өзелә хәзер! Кесәдә иде, төймә ычкындырганчы-ы-ы-ы... – диде Дилә исемлесе күршесенә ымлап. Икенчесе дә бу ымлауны аңлады бугай:

– Минеке дә эчке кесәдә үк, еракта шул, – диде.

Галия кат-кат шәлен чишеп, сәдәфләрен ычкындырып, җылы куеныннан телефонын чыгарды:

– Төгәл беренче ярты! – диде ул китеп барган әбекәйгә.

Әбекәй кире борылып килде:

– Рәхмәт, кызым! Нинди теләгең бар? Әйт миңа. Мәчеткә ашыгам мин. Синең өчен дә анда укырмын. Исемең кем? Минем теләгем кабул була ул.

– Иптәшем Себер якларына чыгып киткән иде. Айдан артык инде хәбәре юк. Көяләнәм. Исән була күрсен. Бигрәк тышта чатнама суык бит! Аның исеменә теләк телә, әбекәй. Ә миңа ярдәм кирәкми, аңа кирәк. Илгиз исемле.

– Әллә сиңа җитешмиме? –  диде Дилә.

– Чынлап исәрсеңдер! Кем инде иргә теләк тели. Ходайдан үзеңә ярдәм сора, үзеңә телә. Үзеңне яратырга кирәк!

– Менә күз алдыңа китер: син, синең ирең, балаң, абыең, ә көймәдә ике кеше генә сыярлык урын. Син кемне суга төртеп төшерер идең? Көймә ике кешелек кенә, – диде  Дилә.

– Белмим! Ирем йөзә белә, мин дә йөзә беләм. Абыем белән баламны калдырыр идем, – дип уйлаганын ярып салды Галия.

Болар тагын сантыйга санарлар инде моны. Алар гел шулай, алны-артны белеп бетермичә, әйтәләр дә куялар.

– Ир белән баланы төртеп төшерергә кирәк. Чөнки башка ирне табып була, икенче баланы да тудырып була. Ә абый бер генә була! Үзем дә  берәүгенәмен. Дөрес җавап шулай, – диде хатыннарның берсе.

– Мин барсын да үзем белән төпкә сөйрәр идем. Минсез яшәмәсеннәр, – диде Дилә.

Болар күпмедер вакыт шулай сөйләшеп торган арада теге әби мәчеттән кайтып та килә иде.

– Балам! Теләгеңне үтәдем. Бүген-иртәгә иреңнән хәбәр алырсың. Мин әйтте диярсең, ирең шалтыратыр үзеңә. Минем теләк кабул була ул!

Шул арада кайдан пәйда булды ул әбекәй! Шәп-шәп атлап, туктап тормыйча, китеп тә барды. Галиянең шомлы күңеленә рәхәт булып китте. Өмете артты. Кат-кат киелгән бияләйләрен салып, телефоны урын алган җылы куенын капшап куйды.

Икенче көнне ул чынлап та хәбәр алды. Ире исеменнән дәваханәдән шалтыраттылар. Үпкәсенә суык тидереп, авыр хәлдә китергәннәр. Әллә теләк кабул булды, әллә әбекәй рәхмәте бәладән коткарды...

Тормыш дигән көймәгә дүрт кеше генә түгел, төрлесе дә сыя икән. Кемнеңдер намусы калкып чыга, кемнеке су төбенә ләм булып ята.

 

Фото: depositphotos.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: