Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
21 сентябрь 2022, 20:51

Зәки ЗӘЙНУЛЛИН. Шаккатмалы очыш. Хикәя. (Ахыры)

Бераз дәшми утырдылар да, китте бәхәс. Берәүнең дә үләсе килми. Ә чолганыштан чыгу юлы юк.

Зәки ЗӘЙНУЛЛИН. Шаккатмалы очыш. Хикәя. (Ахыры)
Зәки ЗӘЙНУЛЛИН. Шаккатмалы очыш. Хикәя. (Ахыры)

Кояш баерга ике сәгать чамасы кала унбер самолет бомбалар, летчиклар, штурманнар тутырып Харьков ягына очтылар. Киттеләр безне ташлап. Без һәм машина шоферы, кырык яшьләр чамасындагы украин кешесе, землян¬а янында, яңа чыккан үләндә утырабыз. Нәрсә эшләргә? Березкин баскан, сөйли:

– Без, егетләр, чолганыштан машина белән чыга алмаячакбыз, һава – немецта! Безне юк итәчәкләр. Инде ике көн көнчыгыштан артиллерия тавышы да ишетелми. Димәк, немец көнчыгышка бик ерак үтеп кергән. Нәрсә эшлибез?

Бераз дәшми утырдылар да, китте бәхәс. Берәүнең дә үләсе килми. Ә чолганыштан чыгу юлы юк. Кем “әйдә киттек машина белән”, ди, кем “әйдә берәмләп, икәүләшеп җәяүләп”, ди, кем “украин авылларына таралып качыйк”, ди. Шофер дәшми, тик утыра. Аңардан сорадылар:    "син нәрсә уйлыйсың?" Аның уе берәү генә:

– Мин үземнең машинаны ташла¬мыйм. Бу мәхшәрдән тере килеш чыга алсам да, мине үзебезнекеләр атачак. Машинаны ташлаган өчен.

Кычкырыша торгач, тамаклар тыгылды, тавышлар бетә башлады. Шунда кечкенә гәүдәле, ябык кына бер механик бар иде, шул сүзгә кереште:

– Минем бик кызыклы тәкъдимем бар. Тыңлагыз.

Урта кул механик иде инде. Фамилиясе Харламов. “Пижон” кушаматлы. Бик ыспай итеп киенергә ярата иде. Хәтта комбинезоны да һәрвакыт юылган, ямалган, чиста моның.

– Тәкъдимем мондый. Аэродром ватык, җимерек, немец снарядларыннан имгәтелгән, очарга ярамаган само¬летлар белән тулы. Әйдәгез, бер самолет җыйыйк та, очыйк шуңа утырып. Штурман кабинасына, бомболюк эченә тулыйк.

Менә сиңа мә! һм! Җыйыйк! Очыйк! Ансат әйтүе. Җыярбыз ла ул самолетны җыюын. Ә летчикны каян алабыз? Техникны, механикны утыртып булмый бит инде самолет штурвалы артына.

Кем көлә, кем сүгенә Харламов тәкъдименә.

Мин сорыйм тегенәрдән:

– Летчикны каян алабыз? Юк бит. Командир монда чакта ук әйткән булсаң, бер летчикны сорап алып калган булыр идек.

Ә Харламов азагына кадәр уйлап куйган. Елмая:

– Самолетны әзерләп бетергәч, бензин тутыргач, шобага салабыз. Шобага кемгә чыга, шул утыра штурвалга.

– Шобага салырбыз ла ул. Ә “летчик” очып менеп китә алмаса.

– Икенчене утыртырбыз, өченчене. – Җитдиләнә Харламов: – Авиация әйтемен искә төшерегез: “Взлет прост, полет скучен, посадка опасна!” Самолетны кыздырып йөгертсәң, тизлеге арткач, штурвалны үзеңә тартып аласың да – мендең киттең. Менеп киткәч, закрылокларны күтәреп, үз урыннарына куясың һәм киттең, кояш чыккан якка карап. Ягулык беткәнче...

– Ә самолетны ничек утыртырбыз?

– Ягулык беткәч, җиңеләя ул. Закрылокларны тулысынча чыгарасың да, шассины төшерәсең, газны акрынайтасың...

Тынды бар да, уйланалар. Биш-алты минут чамасы узгач, Березкин басты:

– Мин – сезнең командир. Карар мондый. Летчик үзебезнең арадан. Тере калу ихтималы бик аз. Ләкин бер шанс ныклы – немецка әсирлеккә эләкмибез. Автомашина белән боҗрадан чыгу ихтималы юк дәрәҗәдә. Бер самолетны җыябыз. Барыбыз да эшлибез. Аннан соң теләгән кеше торып кала...

Мин дә кузгалдым:

– Иптәш командир! Әгәр дә самолетны җыябыз икән, син очарга теләмәгәннәрне шофер белән хәзер үк җибәр. Йә хәзер машина белән китик, яисә самолет җыярга тотыныйк.

“Беткән баш – беткән!” – дигәндәй, полуторканы җибәрдек. Шофер барыбыз белән дә кочаклашып хушлашты да, кузовына дүрт мичкә бензин, дүрт тартма консерв салып, китеп тә барды...

Шофер киткәч, утырып бик ныклап ашадык, каты чәй эчтек. Шуннан соң тотындык эшкә. Аэродромның бер кырыенда унлап ватык самолет ята. Кайсының двигателенә немец снаряды тигән, кайсының шасси стойкасы урыныннан умырылып чыккан. Өч стойкасы да исән бер “СБ–2” дигән ике моторлы самолетны сайлап алдык. Бер двигателенә снаряд тиеп, яртылаш янган теге. Вәләкин, двигательне самолетка ныгыта торган урыннары төзек. Штурман кабинасы өстән яртылаш юк – немец очередь белән биргән. Берәр генә кеше сыярлык ике укчы-радист кабиналары бөтен. Тик пулеметлары юк. Ягулык бакларын – башка самолетларга алып куйганнар. Тәгәрмәчләр, тормоз системасы тоташы белән сүтеп алынган. Шундый башка җитешмәгән вак-төяк тә байтак...

Карап чыктык. Березкин план кебек нәрсә язды: нәрсә юк һәм нәрсә эшләргә! Эшне бүлеп бирде бу безгә. Үзе полк инженеры иде. Тәҗрибә зур, инструмент күп, теләк зур. Тотындык эшкә. Таң атып килгәндә самолетны тоташ җыеп бетердек. Моторларны кабызып карадык – гөрләп эшлиләр.

Юындык та, җыелдык самолетның канаты астына. Бер бит кәгазьне унбер тигез кисәккә ерттык, берсенә – “ас-летчик”, калганнарына “техник” дип яздык. Яхшылап бөтереп, кечкенә цилиндрлар ясадык һәм Березкинның фуражкасына салдык. Алганда фуражка эченә карамаска – кулны гына тыгарга. Фуражкага тыгылу да чират белән. Кәгазьләргә бердән алып унбергә кадәр саннарны суктык та чиратлап алдык. Миңа “4”ле саны эләкте. Алдымдагы өч кеше “техник”ны тартып чыгардылар. “Ас-летчик” эләкмәгәнгә бала-чага кебек куаналар. Дүртенче булып мин алдым. Ачсам... “Ас-летчик!” Тәгәрәпләр китә яздым. “Тычканга үлем, мәчегә көлке!” дигәндәй, миннән башка бар да шатлана...

Ярар, ас-летчик бит инде мин, өч кеше – штурман кабинасына, икәү укчы-радист урынына кереп урнашты, биш кешене бомболюкка тыктык та, ябып куйдык.

Кереп утырдым очучы кабинасына. Үрелеп стремянканы читкә ыргыттым, кабина фонарен яптым. Ике моторны да кабыздым, өч-дүрт минут тирәсе кыздырдым, эшләүләрен тикшердем дә, киттем кузгалып. Очу полосасының очына чыктым. Җил юк. Кояш кызарып кына чыгып килә. Бар да азрак капкалап алдылар. Мин ашамадым – бер стакан чәй генә эчтем. Очу полосасына илтүче рулежкадан алып барам самолетны. Газны ачам, кысам – йөгерүен тизләтә, акрынайта. Тере җан кебект ыңлый минем хәрәкәтләрне. Алып чыгып бастырдым самолетны аэродром башына. Күргән бар, оста летчикларга охшатып, тормозларга бастым да, газны биреп, моторларның әйләнешен көчәйттем. Әйләнеш көчәйгән саен самолет чүгәли бара кебек – җиргәрәк сыена. Штурман кабинасыннан миңа бер сүз әйтмиләр. Арада юка гына фанера – ишетеп була. Барлап чыктым: бомболюк ябык, закрылоклар утыз градуска чыгарылган. Көнчыгыш – кояш чыккан якта. Димәк, кояшка ике-өч сәгать карап очарга була. Аннан соң кояшны уңдарак тотарга кирәк!

Алга! Җиффәрдем тормозларны! Самолет дертләп куйды да, яхшы ат кебек, урыныннан сикергәндәй итеп ыргылып китте аэродром буйлап чабып. Мин – газны максимумга: тулысынча ике рычагны да алга бирдем. Моторлар гүлиләр, ә җир, тизлеген арттырганнан арттырып, самолет астына йөгерә, һәм... җирнең йөгерү тизлеге шәбәйгәннән шәбәя бара. Баш гүли, үзем лычма су – тирләп чыктым тоташ...

Аэродромның яртысы узылып бетә язды – мин җайлап кына самолетның штурвалын үземә таба тартам. Тыңлый штурвал, килә. Ә моторлар тигез итеп, матур итеп, көчле итеп гөрлиләр. Самолетым йөгерепме йөгерә, һәм... җир миннән аерылып аска китә башлады. Киткәннән китә, киткәннән китә. Нигә алай икән дип үзем шүрли башладым... Ул да түгел, штурман кабинасыннан теге өчәү “урра” кычкыралар. Самолетыбыз очып менеп китеп бара икән һавага! Үзем дә тотындым акырырга! “Урр-ра-аа!”

Азрак күтәрелгәч, закрылокларны күтәртеп, кирәгенчә урыннарына куйдым. Штурвал урта бер җирдә. Инде шасси? Рычагын беләм. Җирдә шассины күп мәртәбәләр күтәртеп-төшергәнем бар бит инде... Рычагның стопорын ачтым да, өскә күтәрттем. Шассиның күтәрелеп килгәнен бөтен тәнем, җаным белән сизеп утырам. “Шасси убран” дигән сигнал лампочкалары янды. Димәк, өч аяк та өскә күтәрелеп, кирәкле йозакларга утырдылар. Булды бар да! Инде үзебезнекеләрне эзләп очарга гына калды. Очар алдыннан киңәшкән буенча, ягулыкның аварийный лампочкалары янганчы очарга да очарга! Беренчедән, фронттан ерагракка таярга кирәк. Икенчедән, ягулык аз булса, самолетны җиргә утырту җиңеләя икән. Аны яхшы беләбез, техник кына булсак та. Ике сәгатькә якын очтык. Теге, алдагы кабинадан кычкыралар:

– Аста Дон елгасы!

Бик биек очмыйм. Ярты километр чамасы биеклектә. Прибор тактасында “Высотомер” дигән күрсәткечне эзләп таптым. Шуңа караштырып биеклекне тотам. Самолетның горизонталь очуын күрсәтә торган прибор да бар. Штурвалның мөгезен уңга-сулга боргалап, “болтанка”да ясап алдым. Алдагы кабинада мине сүгәләр. Мин тегеләргә тагын да ныграк “болтанка” ясыйм.

Туктадылар. Тагын ярты сәгать тирәсе узгач, акыралар алдан:

– Волга-а, аста!

Аска карыйм. Чыннан да киң, зур елга. Немец Волганың теге ягында түгелдер инде? Ягулык приборының угы ярты бактан кимне күрсәтә. Волгадан бик ерак китмичә төшеп утырырга булдым. Шассины чыгардым. Түбәнәебрәк, тигез бер урынны сайлап алдым. Закрылкаларны максимумга чыгардым, газны җайлап кыса башладым. Моторларның әйләнеше кимүгә, очу биеклеге зур тизлек белән түбәнәя башлады. Җир күзгә күренеп, ыргылып миңа якынлаша. Хәзер барып бәрелеп, челпәрәмә килербез кебек. Газны арттырам да өскә менеп китәм. Очам тигез җир тирәләп. Ә төшеп утырып булмый. Җир самолетка астан ыргыла. Утырырга, посадкага дип, җиденче мәртәбә теге тигез җиргә якынлашып карыйм – юк, утырып булмый – куркыта! Ә штурман кабинасында-а! Аларга бит миңа караганда да куркыныч. Кулларында штурвал юк. Ә бомбаны ташлаганда карый торган пленсигластан карасаң, җир тагын да куркынычрак булып якынлаша. Өч катлы урыс маты белән сүгәләр мине – чыдарлык түгел! Шуннан соң, җиденче мәртәбә утыра алмыйча менеп киткәч, башка уй килде бит: шассины самолет эченә җыярга, ә самолетны корсагына тәгәрмәчсез утыртырга! Ни булса шул булыр!

Һәм утырттым да! Исеме инде утырту! Самолетның тизлеген акрынайттым-акрынайттым да, фюзеляжның корсагы белән китереп, тоташ чәпәдем җиргә. Бик катыдан булмаса да, яхшы гына бәрелде бәрелүен – самолет, ярты метр тирәнлектә булыр, йөз-йөз илле метрлар чамасы озынлыкта канау ерып барган. Штурман кабинасы ачылып китте – иптәшләр берәм-берәм җиргә сикерәләр. Ә җир өстендә яшел яшь үлән, һавада кояш, тургайлар сайрый – дөнья искиткеч матур!

Инде мин шөрлим чыгарга! Биргәләсәләр! Боларга укчы-радист кабинасыннан чыкканнар да кушылдылар. Фюзеляж өстендә бер кабина, аста икенче. Бер кеше сыярлык. Ике кешене тыгызлап тыгып була иде инде. Тик бомболюкта ышанычлырак, дошман истребительләре очраса дип, бомболюкка тулды калганнар. Мине кабинадан өстерәп чыгарып һавага чөяләр, “урра” акыралар. Якында гына авыл. Хатын-кыз, бала-чага йөгерә. Барып, арканнар алып килеп, самолетны аркасына әйләндереп, теге бишәүне чыгардык бомболюктан... Урындагы хакимияткә мөрәҗәгать итеп тормадык. Чөнки алар безне – милициягә, ә милиция НКВДга тапшырыр иде. Киттек үз җаебыз белән. Сталинград яныннан ерак түгел үзебезнең полкны барып таптык. Полк командиры – элекке безнең эскадрилья командиры Гуреевич. Безне исе китеп кочаклап алды.

Миңа “ас-летчик”ка Хәрби Кызыл Байрак ордены, Харламовка – Кызыл Йолдыз. Уйлап тапканы өчен. Калганнарга – медаль “За отвагу!”

Шул менә!

Тагын бер кызык җире бар. Курск дугасыннан соң, тагын теге кырык икедә качкан аэродромда базироваться иттек. Барып төшеп ике көн генә очкан идек, күзгә күренә дип торабыз: теге хохол шофер полуторкасы белән нәкъ бездән аерылган җиргә килеп туктады. Каян дисез? Бездән киткәч, Ворскла елгасы буендагы Доброивановка исемле үзенең авылына кайткан да киткән. Елдан артык хатыны, балалары янында яшәгән! Ә машинаны урманга яшергән. Барып, карап, кыздырып торган. Немецлар тапмаганнар, тимәгәннәр. Ул авылларда шул чолганышта калган байтак кешеләр яшәп алганнар. Ирләре сугышып йөргән хатыннарга йортка да кергәләгәннәр.

Майор сагышлы гына елмая:

– Дивизия командиры мине Советлар Союзы Героена тәкъдим итеп караган иде. Барып чыкмады. Харьков катастрофасы, Кырым катастрофасы булды бит ул кырык икенче елны. Немецлар Волгада, Кавказда. Барлык җирдә җиңелү, җимерелү, чигенү. Нинди Герой булуы мөмкин шундый чакта...

Елмая Муравьев:

– Бәлки, дөрестер тә бирмәүләре. Ләкин бик тә Геройны аласы килгән иде инде...

Өсти:

– Авиациядәге техниклар, механик¬лар арасында мин үземнән башка Хәрби Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән кешене очратканым юк. Мин берүземдер дип уйлыйм...

 

Фото: modelforce.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: