Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
21 сентябрь 2022, 15:02

Юныс МИҢНЕМӨХӘММӘТОВ. Рәшит чишмәсе (4)

...Рәшит ишек алдына чыкты. Шушы минутта аның юк буласы, күкрәк читлеген ватам-җимерәм дип типкән йөрәгенең үзәккә үтеп әрнегәненә түзеп торасы килми иде.

Юныс МИҢНЕМӨХӘММӘТОВ. Рәшит чишмәсе (4)
Юныс МИҢНЕМӨХӘММӘТОВ. Рәшит чишмәсе (4)

(Азагы.)

Рәшитне төрмәгә утырткач та, апасы бу йортны читтән кайткан яшь гаиләгә саткан. Аннары үзенең өен дә сатып шәһәргә сыпырткан... Рәшит ишек алдына чыкты. Шушы минутта аның юк буласы, башка беркайчан да күкрәк читлеген инде ватам-җимерәм дип типкән йөрәгенең үзәккә үтеп әрнегәненә түзеп торасы килми иде. Җаны сызланганга колониядә чакта өйрәнгән иде кебек, тик туган ягында аны моңа кадәр булган газапларыннан да авырраклары көткән булып чыкты. Йортның яңа хуҗалары ирнең хәлен аңладылар күрәсең, артык сораулар бирмәделәр. Йорттан утыргыч алып чыктылар, кайнар чәй эчерделәр. Хуҗабикә кабаттан өйгә кереп китте һәм озакламый Рәшитнең армиядән алып кайткан чемоданын күтәреп чыкты. “Монда Хәмидә апаның, сезнең фотолар, Рәшит абый. Хәмидә апаның ике күлмәге дә бар. Фәния апа әниегездән калган бар әйберне дә чүплеккә түгәргә төяргә килгәч, яшереп алып калдым. Күрше Таһир абыйлар сезнең әниегез белән бик тырыш, әйбәт кешеләр икәнегезне сөйләгәннәр иде аныңчы”.

Моңа кадәр түзеп торган Рәшитнең ике чигәсе буйлап яшь бөртекләре тәгәрәде. Сак кына чемоданны ачып әнисенең шушы кадәр сагынылган фотосын алып күкрәгенә кысты ул. “Рәхмәт, сеңлем”. Башка сүз әйтә алмады ир, тамак төбенә төер утырды. “И Ходаем, бер карында үскән апаңнан күрмәгән изгелекне җиде яттан күрәм бит. Апа! Ниләр булды сиңа? Ходайдан узып ниләр майтардың?”.

 Тавыш-тынсыз елаган ир узаманын күрү яшь ир белән хатынга да авыр тәэсир итте. “Рәшит абый, безне гафу итегез инде! Бу йорт минеке, дип сатты Фәния апа. Сезнең барлыкны күченгәндә генә белдек. Әмма аңачы йорт өчен акчаны биргән идек инде. “Рәшит абый бар икән бит, акчаны кайтарыгыз, без алмыйбыз”, – дигәч, курыкмагыз, Рәшит абыегыз монда кайтмый, аның ул йортка бер кысылышы да юк. Акчагызны мин инде тотындым,  диде”.

Рәшит күз яшьләрен сөртте дә, башын күтәреп ир белән хатынга карады. “Яшәгез, минем бер сүзем дә юк. Сез хәзер бу йортның законлы хуҗалары. Мин  сезгә рәхмәт кенә әйтәм. Бөтен җир ялт итеп тора, уңган-булган икәнегез күренә. Бу нигездә бәхетле булып яшәгез. Безнең өчен дә бәхетле булыгыз!” – диде дә, чемоданын күтәреп урамга таба атлады. “Рәшит абый, туктагыз әле, – диде шулчак яшь ир. – Хәмидә апаның каберенә барасыздыр бит? Без аны гел карап торабыз, хатыным Гүзәл гөлләр дә утыртты, без Таһир абый белән чардуганын ясап куйдык”. Рәшит чемоданын җиргә куеп, яңадан яшенә төелеп ир белән хатынны кочагына алды...

“...Әнкәй! Бердәнберем! Рәшитең килде яныңа, таныйсыңмы? Син белгән шаян, чая, җитез Рәшит түгел инде, тик күңелем белән, җаным белән һаман да элекке Рәшитең мин, әнкәй! Урау юллар аша килдем сиңа... Бураннарда адашкан юлаучы кебек, хәлем бетеп, тыным кысылып инде башка бер адым да атламыйм дигәндә, хәтеремдә яңгыраган синең тавыш, төшләремдә кабат-кабат чагылып киткән синең сының мине туктамаска мәҗбүр итте, әнкәй. Менә, насыйп булгач, кайттым. Әнкәй, кичер мине! Сорап алган язмышым түгел, ялгышымдыр, бәлки. Яткан урыннарың йомшакмы, тар каберләрең киңме? Риза – бәхиллегеңне бир улыңа, әнкәй!” Әнисенең кабере алдында тезләнгән килеш уйларында иң якын кешесе белән аралашып бик озак утырды Рәшит. Кичкә таба гына зираттан чыгып Таһир абыйларына юл тотты.

Таһирләр Рәшитне бик җылы кабул иттеләр. Апасы, чишмә һәм Айгөл турында бик күп яңа хәбәрләр ишетте ул күршесеннән. Фәния апасы, чыннан да, Рәшитләрнең өен тиз арада үзенә үзләштереп сатарга ашыккан булып чыкты. Аннан инде үз өен дә сатып шәһәргә киткән икән. Былтыр бер авылдашлары Фәнияне шәһәрдә күреп сөйләшеп торган. Улына зарланган апасы, эчә, начар кешеләр белән бәйләнде, дип елап та алган. Ә кызы, яше тулу белән, ниндидер рус егетенә кияүгә чыгып, башка шәһәргә күчеп киткән. Ансы да Фәния белән аралашмый икән. Үзе дә салгалап йөргән хатынга охшап тора, дип әйткән авылдашлары Таһиргә.

Ә чишмәгә килгәндә, монсы тагы да гаҗәбрәк хәл булган. Рәшитне колониягә озаткан көнне чишмәнең суы агуыннан туктап, әллә кая булган. Тирәнәйтеп чокып та караганнар, тик су башка чыкмаган. Авыл халкы: “Рәшитне бер гөнаһсызга төрмәгә утырткан өчен чишмәсе рәнҗеде, шуңа күрә тирәнгә китте суы”, – дип сөйләгәннәр.

Рәшит тын да алырга куркып Таһир абыйсының бу гаҗәеп хәлләр турында сөйләгәнен тыңлап утыра бирде. Күңелендә Айгөл хакында белү теләге дә көчәйгәннән көчәя барды. Таһир абыйсы да, егетне аңлады булса кирәк, сүзен кыз хакында сөйләргә күчте.

Әйе, килгән авылга Айгөл, Рәшитнең апасында берне кунып киткән. Киткән вакытында шушы Таһир абыйсы машинада очрап, шәһәргә, тимер юл станциясенә кадәр утырып барган. Рәшитне сорашкан. Таһир Хәмидә апасы белән Рәшитнең тормышлары, холыклары, яхшы эшләре турында бәян иткән кызга. Егетнең гаебе юклыгында авылдашларының һич шикләнмәвен дә, бу гамәлләрнең барысы артында апасы Фәния торганны да әйткән. Кыз исә үзенең Рәшиткә булган җылы хисләре барлыгын белгерткән. Фәниянең Рәшит хакында әллә нинди куркыныч сүзләр сөйләгәнен, аны эзләмәскә, көтмәскә кушуын да яшермәгән. Таһир, кыз вокзал янында машинасыннан төшкәндә, “Булдыра алсаң, Рәшитне көт!” – дип әйткәнен дә яшермәде егеттән.

Бик озак сөйләштеләр ике күрше. Ә иртәгәсен Рәшит барсы белән дә саубуллашып Себер тарафларына, элекке эшләгән җиренә юл тотты.

Яхшы күңелле кешеләр барыбер күбрәк, дигән борынгылар. Рәшитнең элекке начальнигы да егетнең сөйләгәннәрен тыңлады да, һич икеләнмичә яңадан элеккеге урынына эшкә чыгарга кушты. Рәшит өчен бу хәбәр иң олы бәхетләрнең берсе иде. Дәртләнеп эшкә кереште егет. Тик хәзер инде айлап, вахта рәвешендә түгел, ә даими эш иде бу. Җиде ел буе күргәннәрен онытасы килде егетнең, шуңа күрә дә күп вакыт ялсыз да эшләде ул. Эшләгәненә бер ел тулганда отпуск вакыты җитте. Соңгы сменасын тәмамларга торганда эченә ябышты егетнең. Ашыгыч ярдәм килеп хастаханәгә алып китте аны. Анда исә сәгать эчендә анализларын тикшереп, сукыр эчәгенә операция ясадылар.

Наркоздан айныгач, реанимациядән дүрт кешелек палатага чыгардылар. Иртәнге обходка табиблар керде. Шулвакыт алар арасында таныш күзләрне күреп алган Рәшит “Айгөл?!” – дип дәшкәнен сизми дә калды.  Икенче койкада яткан авыруның хәлен сорашып торган ак халатлы чибәр хатын үз исемен ишетүгә дертләп китте, борылып егеткә карады. Егет белән кызның күзләре очрашты. Шул мизгелдә сүзсез генә аралашты алар. “Әллә танышыгыз?” – дип сорап куйды табибларның икенчесе.

Яннарында башка кешеләрнең барлыгын да оныткан Айгөл белән Рәшит оялып киттеләр. “Әйе”, – дип кенә җавап бирде кыз. Авыруларның, шул исәптән Рәшитнең дә хәлен тикшергәч, табиблар чыгып китте. Ишектән чыгып барышлый, бераздан яңадан керергә сүз бирде Айгөл. Рәшит берчә сабый бала кебек сөенде, берчә алдагы билгесезлектән куркып, ямансулап куйды. Бер сәгать ара бер ел кебек озын тоелды аңа.

Һәм менә Айгөл кире палатага керде. Авыруларынң калган өчесе инде аякларына басып йөри алалар иде, шуңар егет белән кызның сөйләшер сүзләре күп икәнен аңлап коридорга юлландылар. Рәхмәт әйтеп калды аларга Рәшит. Кыз үзе янына килеп утыруга, йөрәге ярсып тибә башлады егетнең. “Исәнме, Рәшит! – диде Айгөл, сүзне беренче булып башлап. – Сине кайчан да кабат бер очратырмын дигән өмет күңелемдә шушы еллар дәвамында сүрелмичә сакланды. Әйе, күрәсем килде сине. Исемең, бар булмышың җаныма беренче очратканда ук кереп утырган иде, шуңа анда башкаларга урын табылмады. Көттем мин сине, Рәшит, барыбер бергә булырбыз дип көттем!”

 Бу очрашуны күз алдына китерсә дә, кызның шушы сүзләрне әйтерен башына да китермәгән иде Рәшит. “Айгөл! Ялгыш ишетмимме мин? Саташу түгелме бу? Минем җанымда да синең исемең, синең чагылышың булды шушы елларда. Рәхмәт сиңа!” Кыз сак кына егетнең күкрәгенә башын салды, Рәшит исә куллары белән кызның чәчләреннән, яшькә манчылган битләреннән сыйпады. Бәхетле иде алар бүген, чыннан да бәхетле иделәр...

Ике атна тулып узуга Рәшит хастаханәдән чыкты. Айгөле көн дә янында булганга тиз терелде ул. Чыгу белән икәүләп кызның апасына киттеләр. Иң якын кешеләре кебек кабул итте апасының гаиләсе Айгөлнең сөйгәнен. Ә тагы да ике атна узуга яшьләр гөрләтеп туй ясады. Яшь гаиләгә эштән фатир да бүлделәр.

Янә бер атнадан туган авылга, Рәшитнең әнисенең каберен күреп, аның рухы белән аралашып килергә булдылар гашыйк җаннар. Иртәгә иртән юлга чыгабыз дип торганда, Таһир абыйсыннан хат килеп төште. Фәниянең язмышы хакында иде бу хат.  Апасының улы Илһамны теге вакыт ихатада бергәләп бәйрәм иткән иптәшләре кыйнап үтергәннәр. Ә бер айдан үзе дә эчкән килеш машина астына эләгеп һәлак булган. Кеше язмышын челпәрәмә китереп, үзең бәхетле була алмыйсың шул. Фәния дә, үзенең, балаларының да киләчәгенә акылсызлыгы, имансызлыгы белән балта чапты, шуңа күрә бүген килеп аның тормыш агачы корып ауды. Үкенмәслек итеп яшәрлек тә соң болай да кыска гына булган гомерләрдә!..

Рәшит бу юлы Айгөл белән парлап аяк басты туган җиренә. Үзенең туып-үскән йортын, инде суы булмаса да кайчандыр төшендә теге карт казырга кушкан чишмәсен дә күрсәтергә булды сөйгәненә Рәшит. Беренче булып чишмә янына бардылар алар, һәм шушы мизгелдә кешегә әйтсәң кеше ышанмаслык бер вакыйга булды: сигез ел буе тамчы да суы булмаган чишмә чокыры яңадан су белән тулып челтерәп ага башлады. Рәшит белән Айгөл гаҗәпләнеп бер-берсенә бактылар, нәкъ шул мизгелдә уйсулыкның аскы ягында ап-ак сакаллы әүлия картның сыны пәйда булып ир белән хатынга берара елмаеп карап торды да, томан кебек эреп юкка чыкты...

Юныс МИҢНЕМӨХӘММӘТОВ. Рәшит чишмәсе (4)
Юныс МИҢНЕМӨХӘММӘТОВ. Рәшит чишмәсе (4)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: