Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
21 сентябрь 2022, 20:53

Айрат ИБРАҺИМ. Сугыш еллары хатирәсе (2)

Бәхетең нинди бит: кемгә зуры чыга, ә кемгә бармак очы кадәр генә.

Айрат ИБРАҺИМ. Сугыш еллары хатирәсе (2)
Айрат ИБРАҺИМ. Сугыш еллары хатирәсе (2)

Бер тиенсездән – алтынга чумдык

 

Минсәвир, Мәсгуть Һәм мин колхоз ындырына салам урларга киттек. Бәләкәй чанага тартып кайтырга көчебез җитәрдәй төядек. Минсәвир белән Мәсгуть янәшә торалар – аларның йортына тау башыннан туп-туры юл төшә. Миңа урам буйлап кайту куркыныч. Үзебезнең турга төшеп җитүче кыйгач юлдан киттем. Ләкин чанам, мине тыңламыйча, туп-туры төште дә китте һәм тирән карга батты. Ярты сәгать маташканмындыр – чыгарып булмый.

Карасам, салам каравылчысы Гайнетдин абзый килә: «И, балакаем, нигә минем өйгә каршы килеп баттың син? Көттем-көттем дә, чыга алмыйсың бит, халык та күрә. Бүтән җир юк идемени сиңа чанаң белән чумарга?» – дип, мине тирги-тирги, колхоз идарәсенә алып китте чананы. Мин дә тотынып ба-рам. Икебез дә елыйбыз. Тапшырдык саламны. Идарә утырышында штраф салмакчы булганнар. Салдырмаган Гайнетдин абзый, гаепне үз өстенә алган.

Төне буе саташып чыктым. Елап та уяндым. Тәрәзәгә карасам, таң атып килә. Әнкәй юк. Тышка чыгам. Ул кар себереп маташа, андагы калдык саламнарны җыя, ат чанасы эзен каплый кар белән. Абзарга керсә-әм – эче тулы салам! «Кайдан алдың бу кадәр саламны?» – дим. «Тының да чыкмасңн. Гайнетдин абзый төн уртасында китереп китте. Берүк сөйләнә күрмә!»

 

 

Көферлек

 

15-16 хатын-кыз, сабанга җигелеп, җир сөрәләр. Агач аяклы Шәрифулла абзый, сабан тотып, аның артыннан өстерәлеп бара. Аның артыннан без кышын туңып черегән бәрәңге «аулыйбыз». Кәлҗәмә сирәк чыга – аз калган. Уннан артык малай чыгасы бәрәңгене чират белән каршылыйбыз.

Бәхетең нинди бит: кемгә зуры чыга, ә кемгә бармак очы кадәр генә. Тик талашу юк – өлешеңә тигән көмешең.

Аны алып кайтасың. Әнкәй төя, юка гына күмәч ясый һәм табада кыздыра. Табага ябышмасын өчен солидол сөртә. Бик тәмле була иде ул кәлҗәмә! Иң кыены – озын кыш көннәре. Кәлҗәмә вакыты җиткәч, бераз хәл аласың. Уҗым суганы өлгәшә, аннан соң балтырган, кычытканнар китә, сарана суганы, кузгалак.

Димәк, быелга исән...

Балтырган җыеп йөрибез. Агач арасында нидер тыпырчына. Барып карасам, куян. Аучы элмәгенә эләккән, җан биреп маташа. Ычкындырып маташканчы, бөтенләй үк үлде бу. Шулай да алып кайттым, әнкәйгә бирәм: пешереп бир, имеш.

Ул куянны тотып карады да чүп базына илтеп ташлады. «Үлгән җанварны ашасаң, көфер булырсың!» – ди. Елап, үпкәләп, күрше Фән абыйга чаптым. Бакча артыннан гына барып куянны «чәлдерде» дә, караңгылангач су буена төшәргә кушты. Урманда булганнар дүртебез дә җыелып киттек. Куян туналган, ит туралган, учак яна. Гомердә татымаган тәмле искә ләззәтләнүебез һич онытылмас. Фән абый төп-төгәл биш кисәккә бүлде итне. Андый бәхет, андый туклык төшеңә дә кермәс.

Ашап бетергәндә генә әнкәй килеп чыкты. Кулында тал чыбыгы. Барыбызның да йомшак җиренә тамызып алгач, мине җилтерәтеп өйгә алып китте. Кыйблага каратып, тәүбә, тәүбә, иттерде. Мунчада баштан-аяк юындырып, авызны мең мәртәбәдер чайкатты. Мин барсына да риза идем инде. Иң мөһиме – беразга булса да ләгънәт төшкән ачлык хисеннән арынган идем.

 

Фото: муром24.рф

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: