Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
20 сентябрь 2022, 07:16

Марат КӘБИРОВ. Мәхәббәттән җырлар кала. Повесть (1)

Әнисен кабергә төшергәндә йөрәктә тагы давыл котырды. «Ул бит үлмәгән. Нигә күмәсез?!» – дип өзгәләнде аның җаны.

Марат КӘБИРОВ. Мәхәббәттән җырлар кала. Повесть (1)
Марат КӘБИРОВ. Мәхәббәттән җырлар кала. Повесть (1)

         1

Дәрестән чыгарга кыңгырау шалтырау белән, класстагылар кабаланып китап-дәфтәрләрен җыйдылар да, чыр-чу килешеп, гардеробка ашыктылар. Иң соңыннан гына кузгалган Гөлзилә, моңсу елмаеп, сабакташлары артын­нан бертын карап торды, алар күздән югалгач, портфе­лен култык астына кыстырып, икенче катка күтәрелә тор­ган баскычка юнәлде. Сабыр гына атлап, китапханә ур­нашкан бүлмәгә китте.

– Әй балакаем, укып арымадыңмыни инде. Ял итәр идең азрак, – дип каршы алды аны идән юучы апа. Гөл­зилә аның сүзләрен игътибарсыз калдырып үтеп киткәч, эшеннән туктап карашы белән озатып калды да башын чайкап куйды. – Әй бала, бала...

Китапханәдә кеше күп түгел иде. Гөлзилә буш парта­ларның берсенә барып утырды да сумкасыннан китап-дәфтәрләрен алды. Башта алгебрадан дәресен хәзерләде, аннан соң башка фәннәрдән бирелгән язма эшләргә то­тынды. Физикадан Ньютон законына нигезләнеп мәсьә­ләләрне чишкәндә, көтүче Кыям абзыйны хәтерләп, ирексездән сагышлы елмаеп куйды. Укый-язарга да өйрән­мәгән, акча чуты да белмәгән бу абзый гомер буена авыл көтүен көтте. Маллар чирләп китсә, дәвалады, хәтта үлән юк елларны да аларны туйдырыр җай тапты. Бер караң­гыдан икенче караңгыга шулай тир түксә дә, баемады да, тамагы да ачлы-туклы булды. Авыл халкы да аның турында сөйләгәндә «ялкау», «надан», «дивана» кебек сүз­ләрне бик яратып кулланды. Урамда очраган һәр кеше белән ихлас күрешеп, хәл-әхвәлен белешеп китә торган, түрәсенә дә, бүтәненә дә дөреслекне күзе чәчрәп чыгар­лык итеп әйтә торган сәер кыланышлары өстенә аның, эчеп алса, ашалып беткән иске тальянын тотып урам буй­лап җырлап йөрү гадәте дә бар иде. Гөлзилә белә-белгәннән бирле аның, һич югы, берәр генә таныш җыр җырла­ганын да күргәне булмады, ул хәтта бер җырны да ике тапкыр җырламый иде. Кыям абзыйның көе дә, сүзләре дә, моңы да үзенеке һәм нәкъ үзенчә иде. Әле Ньютон законына җиткәч тә, аның ничектер хәтердә калган бер җыры искә төште.

         Мин дә галим булыр идем,

         Алма төшсә башыма.

         Алмаларын жәлли тормыш,

         Җаннарыма таш ора.

Җәйге эңгер-меңгерләрнең берсендә җырлап үткән иде ул моны. Бүгенгедәй күз алдында әле. Кыям абзый алпан-тилпән атлап килә, күлмәгенең изүләре ачык, гармунын бар колачына сузган, моңлы көр тавышы бөтен авылны ялмап алган. Матур җырлый иде шул ул, хәтта үзен бик үк өнәп бетермәгәннәр дә, ул моңланса, эшен ташлап, колакларын тырпайта иде. Шушы җырны бетерде дә ул, йөрәкләрне бораулап, хисләреңне вулканга әйләндерерлек бер моң белән дәвам итте:

         Әткәм-әнкәм, сөйгән ярым, туган ягым,

         Мин яратып сезне мәңге туялмадым.

         Сөю үлми, җаның утка уралса да,

         Мәхәббәттән җырлар кала, җырлар кала...

Әгәр адәм җаны тәненнән аерыла ала икән, тәннән аерылгач, бар булмышы белән үрсәләнеп, сызланып, әрнеп елый ала һәм моның шаһиты булганнарның таш күңелен сыгып күзләреннән яшь чыгара ала икән – Кыям абзыйның бу җыры нәкъ әнә шул җанының иңрәве булгандыр.

Чынлап та, менә шулай җырлап авыл урамнарын әйләнеп чыккач, Сөн буена төшеп үксеп-үксеп елый икән, дип сөйлиләр иде аны. Берәүләр кызгана, аның Сөндә батып үлгән әнкәсен, ятим үткән авыр балачагын, яшьлеген искә төшерә, икенчеләр: «Картаеп килә, үзе һаман елга буена төшеп әнисен көтә. Кермәгәч керми икән кешегә акыл», – дип көлә иде.

Үзләренчә яшәмәгән, үзләренә охшамаганнардан көләргә генә тора шул бу адәм баласы, мәсхәрәләргә, мыскыл итәргә генә тора. Кыям абзый әйтмешли, стандарт булганны ярата тормыш. Озын булсаң, кыскартам дип, башыңны кисеп ташлый, кыска булсаң, зурайтам дип, башыңны суырып ала. Шуңа күрә бер абынып, бер адашып атлый адәм баласы. Еракка багар өчен озыннары, аяк астын карар өчен кыскалары юк чөнки. Шундый фәлсәфәләргә еш бирелеп алса да, үзе бер дә стандартлыкка омтылмады Кыям абзый, үзенчә кәрлә, үзенчә бөек булып яшәде. Хәер, маңгаеңа язылганнан узып та булмыйдыр шул. Гөлзиләнең бик тә кешечә яшисе килгән чаклары бар да, тик нишлисең, ул хәзер үк инде әнә шул стандартлыктан мәхрүм. Шуңадырмы Кыям абзый, аны кешеләрнең күңеленә сөйләве һәм урамдагы җырлары аша гына белсә дә, ничектер якын иде. Әнисе батып үлгән Сөн буена барып елаулары да үзенчә бер мәгънәгә, Гөлзилә йөрәге генә тоя алган зур мәгънәгә ия иде.

Әниләрдән дә газизрәк, әниләрдән дә бөегрәк, әниләрдән дә изгерәк кеше бармы соң ул дөньяда. Гөлзилә үзе сөекле әнисенә багышлап җырлар җырламыймы, аның каберенә барып үксеп-үксеп еламыймы?!

...Яшь әле, бала белән бер-бер хәл булмагае дип, Гөлзиләне мәеткә якын җибәрмәделәр, бары тик җирләргә алып киткәндә генә хушлашып чыгарга рөхсәт ителде. Әнисе бер дә үлгәнгә охшамаган, чем-кара чәчләре элеккечә үк йомшак, бит очлары ниндидер сихри нур сибеп торган сыман. Кызның күңелендә тетрәндереп бер уй туды: бәлки, ул тередер. Әйе, тередер аның әнисе, йоклап кына киткәндер. Йоклап кына... Озакка... Көтмәгәндә купкан шундый хисләр давылында туган ачы яшьләр күзләренә тыгылды.

Әнисен кабергә төшергәндә йөрәктә тагы давыл котырды. «Ул бит үлмәгән. Нигә күмәсез?!» – дип өзгәләнде аның җаны. Ихластан кайгырган кешеләр дә әнисен тизрәк җиргә күмәргә тырышкан кебек тоелды. Шунлыктан Гөлзилә аларны бөтен булмышы белән күралмады. Нигә аны әнисеннән аералар? Әтисе нигә каршы төшми бу әшәкелеккә? Әллә ул да белми микән? Әллә бу тиклем күп кеше арасында үзенең көчсезлеген аңлап дәшми микән, үзен дә күмәрләр дип курка микән әллә?

– Әти, әти!!! Нигә дәшмисең? Ник кыйнамыйсың шуларны? Әни чыга алмаячак бит хәзер! Әти!!! Әти...

Әтисе аны дәшми-тынмый гына күтәрде дә зираттан алып чыгып китте. Күзләрендәге яшьне күрсәтмәскә тырышып, башын читкә борган иде ул...

...Физика дәреслеге битенә чупылдап төшкән күз яше Гөлзиләне хәтерләүләрдән арындырып җибәрде. Әрнүле тамчының китаптагы Ньютон портретына, аның да нәкъ маңгаена эләккәнен күргәч, ирен очлары белән генә булса да елмаеп та куйды хәтта. Шунда гына үзенә кемнеңдер бик текәлеп карап торганын тоеп, шул якка күз атып алды. Уң як партада утырган Таһир икән. Карашлары көтмәгәндә шулай очрашкач, уңайсызланып читкә борылды да башын түбән иде. Бераздан башы кабат күтәрелде, алан-йолан карангалап алды, аннан соң кыяр-кыймас кына кыз утырган өстәлгә килеп таянды.

– Гөлзилә... – Сүзен бик тәвәккәл кыяфәт белән башласа да, тотлыгып калды, күзләре нидер эзләп чәбәләнде дә кыз алдындагы дәреслеккә килеп төртелде. – Гөлзилә, ни... физикадан мәсьәләне чиштеңме әле...

Гөлзилә күтәрелеп карагач, ул бөтенләй каушап төш­кәндәй тоелды. Аның сәерлеге кызга да тәэсир итте, ахры, ул да сүз әйтәсе урынга баш кагып кына җавап бирде.Мин ни... Ничәнче күнегү икәнлеген язмаганмын...

– Китапта юк ул. – Кызның иреннәрена елмаю кун­ды. Таһирның дулкынлануы кызык булып тоелды аңа. – Дәфтәргә яздык бит мәсьәләне, – дип шаяртты ул.

– Ә-ә, әйе бит әле...

– Ә син нигә монда әзерләнергә булдың әле бүген? – Болай да каушап калган егетне бу сорау бөтенләй үтерде.

Шулай да башы тиз эшләп өлгерде. Монда килүенең төп сәбәбен, дөресрәге, төп сылтавын ярып салды:

– Ни бит... Индийский кино була бит бүген, Гөлзи­лә. Чыгасыңмы? Чык, яме... – Сүзен әйтеп тә бетерде, күздән дә югалды егет, Гөлзилә нидер әйтмәкче булып авызын ачканда, китапханә ишегеннән аның сумкасы гы­на күренеп калды.

Район буенча үткәрелгән спорт ярышларында берен­челекне бирмәгәнлеге үк булмаса да, көч-куәтле сәламәт егет икәнен ассызыклап торган таза, киң гәүдәле, озын буйлы Таһирның әлеге сәер кылыгы Гөлзиләнең көләсен китереп, күңелен күтәреп җибәрде.

Һинд киноларын бик ярата иде ул. Кайбер вакыйга­лары әкият кебек булып тоелса да, илаһи рухы, бөек мә­хәббәт һәм, әлбәттә, йөрәгеңдә өермә күтәрерлек моңлы җырлары белән үзенә әсир итә алар. Әле дә кичен кино буласын белгәч, Гөлзиләнең бөтен ачу-үпкәләре, кимсе­нүләре юкка чыгып, җанын ниндидер дәртле бер хис би­ләп алды. Дәресләрен тиз-тиз генә караштырды да кай­тырга кузгалды.

Урамда ябалак кар ява иде. Күк, үзенең кар яудыру планын кыш азагында булса да тутырып калыйм дипме, соңгы көннәрдә бу эшкә ныклап тотынды.

Саф һавага чыккач, Гөлзилә үзенең ачыкканлыгын сизде. Бу тойгы шунда ук бөтен чынбарлыкны искә тө­шерде: нигә бүген өйгә соңлабрак кайтырга уйлавын, шу­ның өчен дәресен китапханәдә хәзерләвен дә, кайткач нәр­сә көткәнен дә. Моны хәтерләү белән, бөтен дәрте, бөтен якты тойгылары төссезләнеп калды...

Әтисе командировкада иде Гөлзиләнең. Шофер булып эшли ул, авылда бердәнбер «КамАЗ» булгангамы, гел юл­да – тирә-як районнарга чыга, кайчагында хәтта Уфага да барып җитә. Кичә дә иртән киткән булган, Гөлзилә моны мәктәптән кайткач кына белде. Ул өйдә юк чакта соңгарак калырга гадәтләнгән иде ул.

Кайту белән тамак ялгап алырмын дип уйлаган иде, киемнәрен алыштыруга ук, үги әнисе: «Су ташып куй әле, өйдә бер грамм су калмады», – диде, кире какмас­лык итеп. Бөтен савытларны да тутырып, малларны да эчергәч капкалап алырмын дигән иде. Бу теләгенә өй идәнен юып чыккач та, кичкелеккә мал астын алып, ашарларына салгач та ирешалмады. Кош-корт өчен пешергән бәрәңгене төйгәндә, бер-икене алып капкан иде дә, ул та­мак туйдырырлык булмады, эчтә улаган ач бүрене ко­тыртып кына җибәрде. Мәктәптән кайтканнан бирле тын алырга да вакыт булмады. Әнисе, төшкә кадәр барып, контор идәннәрен юып кайта да калган гомерен өйдә үткәрә. Эштән җиксенми Гөлзилә, бәләкәйдән өйрәнгән нәрсә анысы, шулай да кайтуына ашарга әзерләп, һич югы, чәй куеп торса була бит инде. Юк, үз тамагын үзе дә туйдырыр иде ул, бары аркылы төшмәсеннәр иде. Әнисе­нең ачуланып эндәшкәне юк югын да... Күз карашы, кы­ланмышы үзенең бөтен барлыгы белән эшләр эшләреңне эшләттерми дә куя. Аннан узып чәй куеп эчеп тә булыр иде, кыз аңа өйрәнмәгән шул. Тавыш-фәлән чыгып, әти­се белән араларын бозып куюыннан курка. Гомер буе ди­гәндәй, өнсез-тынсыз чыдап яшәгәнне, хәзер килеп кенә карышып тормас бит инде. Күбенә түзгәнне, азына түзәр. Укулар бетәргә 121 көн генә калды, ә аннан соң...

Әтисе белән әнисе болай үзара килешеп, яратышып яшиләр. Әтисе өйдә чакта әлеге караңгы чыраеның, усал карашының эзе дә булмый, эшен дә җимертеп эшли, аша­рына да тәмле итеп пешерә, хәтта Гөлзиләне дә иркәләп ала. Шофер булгач, гел өйдә генә тормый шул, ерак юл­ларга еш йөри, авылда чагында да иртән чыгып китә, караңгы төшкәч кенә кайтып керә. Кызы белән хатыны арасындагы салкынлыкны әллә тоя, әллә тоймый ул, бел­мәссең. Һәрхәлдә, икесенә дә ягымлы, икесен дә сагынып кайта, икесен дә ярата. Бәлки, әнисе шуның өчен үч ала торгандыр, үзен ныграк яраттырырга телидер. Аннан соң үги әнисенең кайгысын да аңлый кыз, әллә ничә ел бер­гә яшиләр инде, бер бәләкәч тә алып кайтканнары юк. Шулай булгач, бәлки, әтисенең ташлап китүеннән кур­кадыр, көнли бит ул аны, үзенә сиздермәскә тырышса да, көнли. Бәлки, Гөлзиләдә дә үзенең көндәшен күрәдер. Бәлки, эш бөтенләй кызда түгелдер, ире юлга чыгып кит­кәч, аның кәефе төшә, рухы сүреләдер дә Гөлзиләне дә, хәтта үзен үзе дә күралмый йөридер. Әтисе кайтып кер­гәч, әнә нинди ягымлыга әйләнә бит ул. Аңларга тырыша аны кыз, шуңа күрә карышып-нитеп тормый, күн­дәм генә яши бирә. Ләкиң аны аңлау да, чыдамлык та Гөлзиләгә әллә ни җиңеллек өстәми, бәләкәй чагыннан бирле җыелып килгән әрнүләр җанын кимереп кенә то­ра. Сабырлык кына сынмасын инде, сабырлык кына...

(Дәвамы бар)

Фото: yana-igraeva.livejournal.com

Марат КӘБИРОВ. Мәхәббәттән җырлар кала. Повесть (1)
Марат КӘБИРОВ. Мәхәббәттән җырлар кала. Повесть (1)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: