Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
19 сентябрь 2022, 22:14

Зәки ЗӘЙНУЛЛИН. Шаккатмалы очыш. Хикәя

Минем арка үзәге буйлап бик зур тир тамчысы аска тәгәри, һәм ике тезем вак-вак кына итеп калтырый башлыйлар. Үрә каткан көемә, инде тәмам ахмакланган күзләремне майорның пешкән помидор төсенә кереп, кып-кызыл булган йөзеннән ала алмыйм: “Йә, Ходай! Мәрхәмәтеңнән ташлама!” – дип басып торам.

Зәки ЗӘЙНУЛЛИН. Шаккатмалы очыш. Хикәя
Зәки ЗӘЙНУЛЛИН. Шаккатмалы очыш. Хикәя

Иркутск хәрби авиация техник училищесы. Без – икенче ел укучы курсантлар. Самолет конструкциясе дәресендә “ИЛ–28” ике реактив двигательле бомбардировщикның зур тәгәрмәченең конструкциясен өйрәнәбез. Нилектәндер, тәгәрмәч үзе дә, плакат белән схемасы да юк. Юантык, урта гәүдәле, мундиры астында ярыйсы гына корсагы беленеп торган майор Муравьев укыта безгә шул тәгәрмәч төзелешен. Аңлап булмый гына бит! Тактага тәгәрмәчне акбур белән төшереп тә карады. Без аңламаганнан майорның нервылары кузгалды. Бите кызыллы-аклы булып тимгелләнде, тирләп чыкты. Тактага теге тәгәрмәчнең рәсемен төшергәндә кулындагы акбур, тукран кебек, шакы-шокы килеп тавыш чыгара. Майор аңлата алмады, без аңлый алмадык. Инде белергә тырышу теләге дә бездә тәмам юкка чыгып, күзләр тоныклана башладылар. Майор өстәл янында уң кулына акбур тоткан килеш, сул кулы белән битендәге бөрчекләп чыккан тирне сөртте дә, мине урыннан торгызды:

– Курсант Зәйнуллин! Басыгыз!

Мин бик тырыш курсант, һәрчак иң алдагы өстәлдә утырам, класста комсомол секретаре, отличник. Кузгалып торып басам. Аңгыралана башлаган күзләремне майорның алалы-колалы булып тимгелләнгән, әлсерәгән йөзенә теким дә үрә катам. Сорый миннән:

– Аңладыгызмы тәгәрмәчнең конструкциясен?

–  Никак нет! Аңлашылмый.

Майор миңа карап ысылдый:

– Мин нәс-стә эшләргә, ничек с-сөйләргә тиеш инде сез аңласын дип? Ә? Ничек аңлатырга сезгә-ә? Нәрсә кирәк соң сезгә?!

Мин ике ягымда утырган курсантларга – Борис Дорогой белән Саша Курочкага карап алам: “Егетләр! Нәстә кирәк бу майор Муравьевка миннән?” Тик тегеләр башларын иебрәк өстәлгә карап утырганнар да мине күрмиләр дә, белмиләр дә. Мин майорның ачулы карашы алдында япа-ялгызмын. Кабаланмыйча гына, үз алдыма гына сөйләнгәндәй әйтеп салам:

– Әллә ни аңлату кирәкми безгә. Безгә самолет тәгәрмәче үзе кирәк. Без аны сәрмәп карар идек тә, конструкциясен шундук аңлар идек. Тәгәрмәч...

Мин теләгемне әйтеп бетерә алмыйм, майор кулындагы акбур кисәген селтәнеп идәнгә китереп бәрә! Ничек миңа шул акбур белән бәрмәгән, белмим, бар көченә кычкырып җибәрә:

– Сәрмисең киләмени-и!? Мә, сәрмә, анаңны-ы...!

Минем арка үзәге буйлап бик зур тир тамчысы аска тәгәри, һәм ике тезем вак-вак кына итеп калтырый башлыйлар. Үрә каткан көемә, инде тәмам ахмакланган күзләремне майорның пешкән помидор төсенә кереп, кып-кызыл булган йөзеннән ала алмыйм: “Йә, Ходай! Мәрхәмәтеңнән ташлама!” – дип басып торам.

Ә уку бүлмәсендә шылт иткән тавыш та юк. Тып-тын. Егерме алты курсант сулыш алудан да туктадылар. Куркып.

Майор сул кулы белән артлы урындыкны сәрмәштереп табып, үзенәрәк өстерәп китерә дә шуңа утыра. Уң кулын маңгаена куеп ике күзен каплый. Азрак хәрәкәтсез утыра да, аннан соң дерелди башлый. Бераздан аңлыйбыз – көлә бит бу! Курсантлар да шартлап, куанып көлешә башлыйлар, әллә нинди авазлар, сүзләр килеп чыга. Майор урыныннан тора, сул кулын селти-селти чыгып китә. Без торып калабыз. Майор юк, дәрес өзелде, бездә самолет тәгәрмәче кайгысы бетте – җәһәннәм тишегенә тәгәрәсен лә-ә!!!

Шул очрактан соң майор белән безнең класс курсантлары арасында ниндидер аңлатып булмый торган җылылык барлыкка килде. Муравьев безгә “икеле” куюдан бөтенләй тукталды дияргә була.

Яз җитте. Җиңү көне якынлашып бара. Җиденче май көнне сәгать уникедә училищеның тантаналы утырышы була. Укытучы офицерлар бар да орден-медальләрен тагып килгәннәр. Безнең бер дәрес – самолет конструкциясе. Дәрес башланыр алдыннан ишектән майор Муравьев килеп керде. Без “ах” иттек. Күкрәгенең ике ягы да туп-тулы орден-медальләр. Уң ягында ике Кызыл Йолдыз һәм бер Ватан сугышы орденнары. Ә сул ягында Дан ордены, Хәрби Кызыл Байрак ордены һәм алты медаль тезелгән.

– Иптәш майор! 66нчы уку сыйныфы самолет конструкциясе дәресенә килде. Дежурный – курсант Щербаков.

Ә мин майор күкрәгендәге Хәрби Кызыл Байрак орденыннан күземне алмыйм. Дүрт елга якын ут эченнән чыкмыйча диярлек сугышкан дус абый Зәйни Вилдановның сүзләре искә төшә: “Хәрби Кызыл Байрак ордены чын батырлык күрсәткән өчен генә бирелә торган орден. Чын фронтови¬лар ордены ул...”

Майорның сүзен бүлдереп сораганымны үзем дә сизми калам:

– Иптәш майор! Хәрби Кызыл Байрак орденын Сезгә нинди батырлык өчен бирделәр? Сөйләгез әле!

Минем, рөхсәт алып тормыйча, дәресне бүлдергәнем өчен майор үзенең ризасызлыгын белдерә:

– Ип–птәш курсант! Башта рөхсәт алырга кирәк һәм шуннан соң гына, минем рөхсәттән соң гына, сорау бирергә ярый!

Минем үтенечкә кушылып барлык курсантлар гүли:

– Иптә–әш май-о-ор! Зинһар!

– Сөйләгез инде!..

Безнең беләсе килә. Чөнки авиация техникларына, механикларына “гайка борган өчен” бирелә торган орден түгел ул Хәрби Кызыл Байрак ордены!

Ике көннән Җиңү бәйрәме. Сугыш беткәнгә тугыз ел! Тугыз!

Майор Муравьев бераз безгә карап тора да акрын тавыш белән үзенә-үзе сорау бирә:

– Ә дәрес? Самолетның рульләрен, элероннарын өйрәтәсе бар бит сезгә!

Без бердәм булып шаулыйбыз:

– Описаниесе бар самолетның! Самоподготовкада үзебез өйрәнеп беләбез без аларны!

Шахтер егет Кукарцев торып баса:

– Минем әтием сугыштан кайтмады, һәлак булганнарны искә алыйк бүген, иптәш майор. Сөйләгез инде.

Майор күзгә күренеп үзгәрә. Йөзе кырысланып ката төшә, күзләре моңсуланалар.

– Ярар алайса. Тыңлагыз, егетләр! Мин хәзер сөйләгәнне сез беркайдан да укып белә алмаячаксыз. Только, чур! Сөйләнеп йөрмәгез майор Муравьевтан ишеттек дип...

Без гөрлибез бердәм булып:

– Сөйләмибез, беркемгә дә!

Һәм Муравьев акрын гына тавыш белән сөйләп китә:

– 1942нче елның иртә язы иде. Харьков каласы янында без бик зур чолганышка эләктек. Ул турыда бер җирдә дә язганнары юк. Сталин үлде бит инде – бәлки, язарлар хәзер. Сугышкан халык телендә Харьков катастрофасы дип атала ул фаҗига. Наступление башладык, ә немец безнең планны разведкасы аша белеп, шуны гына көтеп торган. Капчыкка кертте дә безне, уратып алды...

Майорның сагышлы күзләре безне күрмиләр дә. Ул инде тоташы белән кырык икенең язында.

– Харьков яклары дала, кара туф-рак. Безнең аэродром шәһәрдән утыз чакрымнар чамасында, көньяк-көнчыгыштарак. Бомбалаучы дивизия без. Немец көн-төн бомбить итә. Тик без бирешмибез, сугышабыз, аны да бомбить итәбез, һәм атна эчендә безнең дивизия самолетлары юкка чыгып бетте диярлек. Югалтулар күп булды.

Кырык җиде самолеттан унбере генә калды. Беркөнне, кичен, дивизия командиры безне ике землянка арасында җыйды. Техникларны, механикларны өч грузовикка төяп, иртән

көнчыгышка озаттылар. Озатуын озаттылар, тик немец безне боҗрага уратып алып юк итә башлаган иде инде.  Ул машина белән киткәннәрнең мин соңыннан берсен дә очратмадым, алар     турында сорашсам да, ишетмәдем. Алар чыга алмаганнар

Ә без, техниклар, механиклар, иң соңгы төркем – унбер кеше. Бер өлкән техник лейтенант, ике техник лейтенант, калганнар – сержант-механиклар.

Кемдер сорый:

– Сез кем идегез, иптәш майор, ул чакта?

– Техник-лейтенант идем... Без, шул техниклар, механиклар, калган унбер самолетны очарга әзерлибез, ягулык тутырабыз, бомба асабыз, ашарга пешерәбез. Гражданскийларны дивизия командиры таратып җибәрде: “Үзегезне үзегез коткарыгыз – сезнең кайгы юк!” Ярар, тезде бу безне ике землянка арасында, һәм... башын түбән иеп әйтте:

– Бу аэродромнан безнең соңгы очыш. Харьковның трактор заводын бомбить итәбез дә, шуннан көнчыгышка очабыз. Башка аэродромга. Технический составка бер полуторка машина кала. Шуның белән көнчыгышка китәрсез. Командирыгыз – өлкән лейтенант Березкин.

Березкин бик шәп кеше иде. Кул күтәрә:

– Иптәш полковник! Безне калдырмагыз. Бомболюклар эченә алыгыз. Без шунда тотынып, фал белән бәйләнербез – очарбыз.

– Юк, Березкин! – ди полковник. Өстән боерык: самолетсыз очучы составны тутырырга бомболюкларга. Приказ есть приказ!

– Безне ташлап китәсезмени?

– Ташламыйбыз! Автомашина калдырабыз! Башкача сораулар бирмәгез. Бетте шуның белән! Бомбаларны мөмкин кадәр күбрәк тагыгыз самолетларга. Техниклар, механиклар – наземным транспортом. Все!

(Ахыры бар).

 

Фото: scalebay.ru

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас