Чәчмә әсәр
19 Сентября 2022, 04:21

Юныс МИҢНЕМӨХӘММӘТОВ. Рәшит чишмәсе. Хикәя (3)

...Тик Рәшитнең күрәселәре әле яңа башланып кына килә иде. Бер сүзен дә тыңлап тормыйча, шаһитларның сүзләренә таянып, бер гаебе булмаган егетне җиде елга каты режимлы колониягә озаттылар.

Юныс МИҢНЕМӨХӘММӘТОВ. Рәшит чишмәсе. Хикәя (3)Юныс МИҢНЕМӨХӘММӘТОВ. Рәшит чишмәсе. Хикәя (3)
Юныс МИҢНЕМӨХӘММӘТОВ. Рәшит чишмәсе. Хикәя (3)

(Дәвамы.)

Ул килеп җиткәндә, Рәшит авыз эченнән нидер көйли-көйли яңа сәке ясап ята иде. Капкадан кергән Алсу сеңлесен күреп, елмаеп исәнләште. Тик Алсуның елаудан кызарган күзләрен күргәч, ашыгып янына килде.

– Рәшит абый, – кызның тавышы ишетелер-ишетелмәс кенә чыкты. – Рәшит абый, дәү әни бездә...

– Әйе, Алсу, беләм. Ул сезгә менеп китте, әйтәсе хәбәре бар иде!

– Рәшит абый, ул...үлде. –  Алсу соңгы сүзне әйтте дә, битен куллары белән каплап тын калды.

Рәшит берара кинәт чигәсенә чапкан кебек аңышмыйча торды. Аннан, үзен-үзе белештермичә, Алсуның ике як беләгеннән тотып селкетергә тотынды:

– Нәрсә сөйлисең син? Ничек инде үлде!

 Алсу абыйсының зур итеп ачылган күзләренә, кысылган иреннәренә карап, үксеп елый башлады.

– Ул...безгә килде...аннан...аның кан басымы күтәрелде...дәү әни егылды...үлде...

 Алсуның өзек-өзек сүзләре кызган тимер төсле җанын көйдереп, өтеп үтте егетнең. Алсуның кулларын җибәрде дә, капканы ачып югары очка, апаларына йөгерде Рәшит...

Фәния ихатасында барган шайтан туен ишетми дә, күрми дә, Рәшиткә ни сөйләргә, ничек итеп алдарга дип план кора иде. Хәмидәгә башка якын килмәде ул, әйдә, ята бирсен урынында, дип уйлады. Рәшит килгәч, врачка хәбәр итәрләр. “Мин югалып калдым, анысын уйламаганмын”, – дип әйтер энесенә.

Ә ихатада, чыннан да, җен туе, егетләрнең исерүе җиткән иде күрәсең. Берсе кычкырып җырларга маташа башлады, берсе капка төбендә торган көрәкне алып, ниндидер кинода күргән сугышу алымнарын кабатлап, иптәшләре алдында мактанырга исәпләде. Нәкъ шул вакытта капкадан атылып Рәшит килеп керде. Теге егет, Рәшитне күрү белән, көрәген аңа төбәде, селтәнеп берне сукмакчы булды. Кинәт килгән кайгыдан аңы томаланган Рәшит уйлап та тормыйча егет кулындагы көрәкне тартып алып ихатаның икенче башына ыргытты, исерек егетнең үзен исә тибеп аударды.

Шуны гына көткәннәр диярсең, калган ике егет белән апасының улы Илһам да утырган җирләреннән сикереп торып Рәшиткә ташландылар. Мондыйны көтмәгән Рәшит бер мәлгә югалып калды, әмма тиз арада үзен кулга алып һөҗүм итүчеләр белән сугыша башлады. Егетләр өчәү булсалар да, Рәшиткә көчләре җитмәде: әле берсе, әле икенчесе аңардан саллы гына өлеш алдылар. Иң беренче тибеп аударган егет Рәшит атып бәргән көрәкне күтәреп кабаттан болар янына килде, селтәнеп, көрәкнең очлы ягы белән Рәшиткә сугам дип, иптәшенең башына сукты. Тегесе кисеп аударган агач кебек җиргә ауды. Башы әллә ярылды, әллә тишелде, аңлап та җитмәделәр.

Шул арада теге егет кабат селтәнде, көрәкнең киң ягы бу юлы Рәшитнең башына эләкте. Рәшит секунд эчендә аңын җуеп үләнгә ауды. Кабат селтәнеп сугам дигәндә генә, өйдән йөгереп чыккан Фәния, аяк аста яткан таякны алып, аты-юлы белән сүгенеп егет кулындагы көрәкне сугып төшерде. Иптәшләре һәм Рәшитнең җирдә аңсыз ятуы, Фәниянең кычкырган тавышы исерекләрне бераз булса да айнытты кебек, кирегә мунчага таба киттеләр.

Капкадан керүгә бу мәхшәрнең соңгы күренешләрен күреп коты алынган Алсу хәле бетеп капка баганасына сөялгән килеш җиргә шуып төште.  Фәния энесе белән икенче егетнең пульсын тикшереп карады. Пульслары бар, димәк, исәннәр. Егетнең башы яраланган, каны да аккан бераз, Рәшитнең ярасы юк. Хатынның күңелендәге теге тавыш кабаттан телгә килде: “Монысы да үләргә ята! Моңардан да котылсаң, төп йортны сата алачаксың!”

 Алыштырып куйдылармыни хатынны. Башында шундук яңа план барлыкка килде аның. Тиз генә егетләрнең янына барды Фәния. Алсуны да бирегә чакырды.

– Берегезнең дә төрмәдә утырасылары килмидер? Улым, кызым, сезнең дә матур итеп яшисегез киләдер? –  Улы белән кызы да, егетләр дә тавыш-тынсыз башларын аска иеп басып торалар иде. – Хәзер болай итәбез, – дип сүзен дәвам итте ул. – Әнкәй безгә кунакка килгән иде, артыннан тиргәшеп Рәшит килде. Сез монда бераз күңел ачып утыра идегез. Рәшит сезгә бәйләнә башлады, тавыш чыгарды. Башта Илһам улыма, аннан сезгә сукты. Аннары инде мунча буенда торган көрәкне алып, иптәшегезнең башын ярды. Сез исә көрәкне каерып алырга тырыштыгыз һәм шунда, ялгыш кына, көрәк аның башына эләкте. Әнкәйнең исә, тәрәзәдән бу мәхшәрне күргәч, кан басымы күтәрелеп, йөрәге туктады. Аңладыгызмы? Барыбыз да бер төрле сөйләргә тиешбез! –  Ярар, дигәндәй, барсы да баш кагып, ризалыкларын белгерттеләр.

Илһамны табиб белән участковыйга җибәрде Фәния. Тегеләре тиз арада килеп тә җитте. Башы яраланган егеткә дә, Рәшиткә дә ашыгыч ярдәм күрсәтте табиб, тиз арада икесен дә хастаханәгә озатты. Аннары Хәмидәнең үлемен раслады. Ул арада участковый Фәниядән дә, егетләр белән Алсудан да сорау алды, монда булган вакыйгаларның төп асылына төшенергә тырышты. Егетләр дә, улы белән кызы да Фәния әйтергә кушканнарны һич бутамыйча гына сөйләп бирделәр.

...Рәшит хастахәнәдә генә ни булганын аңлый башлады. Газиз әнисенең үлеменә ышана алмый иде ул. Шуңа күрә дә ничек тә тиз арада өенә кайту теләге белән яна башлады. Әмма... өенә кайтару урынына Рәшитне сак астына алып изоляторга алып киттеләр. Апасы ике тапкыр янына килде изоляторда чагында:  “Барсы да яхшы булачак, утыртырга юл куймаячакбыз”, – дип сөйләнде. Ә инде әнисенең үлемен болай дип аңлатты: чәй эчеп утырган җиреннән кинәт кенә башына ябышкан, минут эчендә авыз-борынынна кан китеп, үлгән дә куйган. Әтиләре янында җирләгәннәрен әйтте.

Әнисен уйлады Рәшит көнен дә, төнен дә. “Болай булырга тиеш түгел иде бит, әнкәй! Син яшәргә, Айгөлне, безнең гаилә корганны күрергә тиеш идең, оныкларыңны сөеп-назлап, кадерле дәү әни булып, йортыбызның түрендә утырырга иде бит сиңа, газизем!” Ир кеше еламый дисәләр дә, Рәшитнең әнисен югалту кайгысы, соңгы хөрмәтен күрсәтеп җир куенына тапшырганда үзенең  анда булмавы әйтеп бетергесез газапка әйләнеп күңелендә олы бушлык хасил итте. Соң булса да, кайтып, әнисенең рухы алдында гафу үтенеп, чардуганын ясап куярмын, дип юатты үзен.

Тик Рәшитнең күрәселәре әле яңа башланып кына килә иде. Бер сүзен дә тыңлап тормыйча,  шаһитларның сүзләренә таянып, “Кыйнау, кеше сәламәтлегенә зур зыян китерү” дигән статьяларга нигезләнеп бер гаебе булмаган егетне җиде елга каты режимлы колониягә озаттылар. Алып китәр алдыннан рөхсәт сорап апасына хат калдырды Рәшит. Ничек тә дөреслекне эзләп табарга үтенде, үзенең гаепсез икәнен кабаттан әйтте. Һәм... Айгөл турында язды. Айгөл килгәч, аңа барын да яхшылап аңлатуын сорады апасыннан. Булдыра алса, көтсен, диде. Озак тотмаслар аны колониядә, дөресен барыбер белерләр, чыгарырлар..

Җиде ел җиде көн түгел... Баштагы мәлләрдә вакыт бигрәк акрын үткән кебек тоелды. Бер вакытта торасың, ашыйсың, эшкә барасың, һава суларга чыгасың һәм тагы йокы. Тәртипле, тырыш егеткә бәйләнүче булмады монда, ни әйтсәң дә, мең төрле язмыш төеннәре бергә тоташкан җир иде колония: бер гаепсезгә утырганнар да, кылган җинаятьләре өчен җәзасын үтәгәннәр дә тулып ята монда. Язмышының кайда илтеп, нинди сынаулар биреп, кайсыларыннан курчалап калачагын беркем дә белми, шуңа күрә кеше тормышына катнашырга башкаларның хокуклары юк. Рәшит тә кешеләрнең үткәнендә казынмады, аның үз язмышы, үз бүгенгесе томанлы иде. Апасына хатлар язган булды, тик, ни гаҗәп, бер җавап та булмады. Айгөлгә колониянең адресын бирүен дә үтенде, бәлки, ул язар иде дигән өмет белән яшәде баштагы елларны. Тик Айгөлдән дә хат килмәде.

...Сандугач авылына илтәр урман юлыннан 35 яшьләр тирәсендәге бер ир-ат атлый. Гади генә киемле, аркасында зур булмаган биштәр. Тирә-якны карап бара ул, кошлар җырын тыңлый, чагу кояш нурларының инде җыерчыклар күренә башлаган битен назлаганыннан ләззәт ала, йөгерек урман җиленең чаларган чәчләре белән уйнавыннан тәм табып атлый. Җиде юл буе узмаган авылы юлыннан үз аякларында кайтып килгәнен олы бәхет итеп кабул итә Рәшит. Узган атнада колониядән чыкты ул, бүген иртән тимер-юл станциясендә тәүлек ярым кайткан поездан төшеп калды. Һәм менә, ниһаять, авылына кайта! Шатлыклы да, моңсу да мизгелләр кичерә ул. Туган авылының, туган йортының ихатасында хәтфә үләнгә ятып, газиз җирен кочаклап, үкереп елыйсы килә аның! Әнисенең каберен күрәсе, аңардан шушы кадәр озак еллар килмәгәне өчен гафу үтенәсе килә. Эх! Нигә генә язмыш йомгагы шушы кадәр дә чуала икән. Һич кенә дә сүтәрмен, яңабаштан яхшылап чорнармын димә...

Рәшит беренче булып үзе казыган чишмә янында туктарга булды. Суын эчеп, юл тузанын юып, чишмәм янында бераз хәл җыярмын дип тә уйлады. Челтерәп аккан тавышы еракларга ишетелгән чишмә никтер бу юлы тавышсыз гына каршылады Рәшитне. Корылманың капкасын ачып бурага якынлашты егет. Тик ни күзе белән күрсен, бура эче буп-буш, суның әсәре дә юк. Аптырады Рәшит. Димәк, чишмә корыган. “Әнкәй дә юк, чишмә дә!” Җаны сыкравы көчәйгәнен тойган Рәшит тиз генә чишмәсе яныннан китәргә ашыкты, буш бураны күрү авыр иде аңа. Башын түбән иеп, урамнан йортына таба күтәрелде ул. Өе исән, ансына мең шөкер. Өй алды бакчасында аллы-гөлле чәчәкләр. Апасы утыркандыр инде, Рәшитнең быел кайтасын белә бит ул, матур булсын дигәндер. Үз алдына елмаеп ихатага үтте ир. Мунчадан өйгә таба сузылган бауда юып эленгән ап-ак керләрне күргәч, йөрәге кысылып куйды. “Әнкәй! Исәндер ул, мин саташканмындыр гына!” Рәшит атылып диярлек өйгә килеп керде. Ә анда... Анда ниндидер ят гаилә төшке ашны ашап утыра иде...

(Дәвамы бар.)

Юныс МИҢНЕМӨХӘММӘТОВ. Рәшит чишмәсе. Хикәя (3)
Юныс МИҢНЕМӨХӘММӘТОВ. Рәшит чишмәсе. Хикәя (3)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас