Чәчмә әсәр
17 Сентября 2022, 18:08

Ким ЯМАЛИЕВ. Хикмәтулланың сихерле китабы

Кайчандыр Бүздәк районының Сәвәде авылында Хикмәтулла исемле карт яшәгән.

Ким ЯМАЛИЕВ. Хикмәтулланың сихерле китабыКим ЯМАЛИЕВ. Хикмәтулланың сихерле китабы
Ким ЯМАЛИЕВ. Хикмәтулланың сихерле китабы

Кайчандыр Бүздәк районының Сәвәде авылында Хикмәтулла исемле карт яшәгән. Ул бик фәкыйрь булса да, тормышны күп күргән, күп белгән кеше була. Авылдашлары еш кына аннан киңәш сорый

Шулай бервакыт Хикмәтулла иртәнге намаздан кайтып килә икән, караса, кибет каршына халык җыелган. Ул килеп читтәрәк торган берәүдән моның сәбәбен сорый:

– Ни булган, әллә берәр бәхетсезлек килеп чыкканмы?

Теге хатын җавап бирмичә кычкырып җибәрә:

 – Хикмәтулла бабай килде, киңәшен тыңлыйк!

Кешеләр бар да аңа таба борылалар. Сүзне Сәйфетдин башлый:

– Хикмәтулла агай, моңарчы авылда вак-төяк әйбер генә югала иде, ә менә бүген Сабирның сарыгын урлаганнар. Авылга карак ияләшкән, ничек тотарга, белмибез.

– Тотабыз аны, – ди Хикмәтулла. Аннан бармагы белән күрсәтеп: – Син, Ринат, син, Хәерниса җиңгәй, син Вәлиәхмәт, сез, Бану күрше белән Сәлимә, бүген кич сәгать алтыга минем өйгә килегез әле, – диеп, борылып кайтып китә.

Узган ел Хикмәтуллада бер укытучы фатирда торган була, киткәндә  хат язганда кирәк булыр, дип егермеләп дәфтәр калдырып китә. Карт шулардан бер калын “китап” ясый, катыркы белән тышлый. Кичен ул көткән кешеләр килеп җитә.

– Без болай сөйләшик, безнең бу эш зур сер булырга тиеш, – дип сүз башлый Хикмәтулла. – Иртәгә берәмләп миңа киләсез. Ринат, син – балта югалды дип, Хәерниса җиңгәй – җиз тасым югалды дип, Сәлимә – мендәрем юк дип, Бану – тавык югалды дип, Вәлиәхмәт – малайның велосипеды югалды дип бөтен галәм алдында әйтегез. Мин менә шушы китаптан укып сезгә әйберләрегез шунда-шунда дип әйтермен. Сез кайсыгыз шул көнне, кайсыгыз икенче көнне, шул мин әйткән әйберегезне күтәреп берәм-берәм миңа рәхмәт әйтергә керерсез. Моны да кешеләр күрсеннәр. Хикмәтулланың сихерле китабы бар, ул шуннан укып теләсә-нинди бурны тота, урлаган әйберне таба, дигән хәбәр таралсын. Бур ишеткәч бу китапны урларга тырышыр.

Байтак вакыт үткәч, әйберләрен “югалтканнар” берәм-берәм килә башлый.

Карт китабыннан укыган булып, аларның һәркайсына, синең әйберең фәлән-фәлән җирдә, дип сөйләп бирә. Җыелган халык аның сүзләрен тыңлый. Соңрак, әйберләрен югалтканнар берәм-берәм шул әйберләрен күтәреп, кайсысы урамнан кычкырып, кайсысы ихатага кереп рәхмәт әйтеп китәләр.

Хикмәтулланың сихерле китабы турында бур да ишеткән. Бур Хикмәтулланың чыгып киткән чагын сагалап торган да, китапны урлаган. Моны белгәч карт кешеләр янына чыгып: “Ул китапны урлаган кешенең аягы чатанлый, битенә шеш чыга, күзе сукырая”, – дигән.

Бур китапны алып кайткач ачып караса, эчендә бер сүз дә язылмаган. Ул аптырап кала, мөгаен, бабайның догасы бардыр, шуны укыгач кына сүзләре чыга торгандыр дип уйлаган.

Күп тә үтмәгән, бур китапны урлаган кешенең бите шешә, аягы чатанлый, күзе сукырая дигән хәбәрне ишеткән. Ә ул хәбәрне ишеткәнче абынып егылып чатанлап йөргән булган. Шуннан китапны  кире китерергә мәҗбүр булган.

Аның китерәсен Хикмәтулла алдан белеп тора. Ул берничә кешене өенә чакыра. Алар, качып, бурның килүен күзәтеп торалар. Хикмәтулла чыгып китә, ә бур ул китүе белән өйгә китап тотып килеп керә, шунда аны тотып алалар. Ул авылның Каюм исемле кешесе булып чыга. Хикмәтулла да кайтып керә. Каюм гафу үтенә, шулай да авылдашлары аны хөкем кулына тапшыралар.

 

Фото: fonstola.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас