Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
16 сентябрь 2022, 09:35

Юныс МИҢНЕМӨХӘММӘТОВ. Рәшит чишмәсе. Хикәя (2)

...Рәшит Себердә эшли башлагач, бөтенләй үзгәрде кызы. “Сез хәзер бай инде: син пенсия аласың, малаең акчаны мулдан алып кайта”, – дип кабатларга ярата башлады.

Юныс МИҢНЕМӨХӘММӘТОВ. Рәшит чишмәсе. Хикәя (2)
Юныс МИҢНЕМӨХӘММӘТОВ. Рәшит чишмәсе. Хикәя (2)

(Дәвамы.)

Ике көннән чираттагы ялы башланып, авылына юлланды Рәшит. Һәм шушы ялының икенче көнендә чишмәне казыды да инде егет. Әнисе дә, күрше апалар, киленнәр дә мул сулы чишмәне күреп хәйран калдылар. “Суы бик тә йомшак, тәмле”, – диде Рәшит, тыйнак кына елмаеп. Яшь киленнәрнең берсе шул арада чишмә күзенә иелеп “Биссмиллә” әйтеп, суны авыз да итеп карады. “Чыннан да, бик йомшак!” Рәшит ике дәү учы белән суны тутырып алып әнисенә дә авыз иттерде. “Ходайның рәхмәте, күкләр эшкәрткән инде сине, улым! Чишмә казу – бик тә изге эш, диләр иде әтиләр. Изгелегең үзеңә меңе белән әйләнеп кайтсын, балам”. Күрше апаларның барсы да авыз итеп карады чишмә суын.

Һәрберсе Рәшиткә рәхмәт әйтеп, теләкләрен теләде. Рәшит исә Таһир абыйсы белән тиз арада бура эшләп, чишмәгә бура төшерде. Икенче көнне чишмәне киртәләп тә алдылар. Рәшитләр урамыннан күпләр тиз арада чишмәдәге суга ияләште. Чәйгә бик тәмле дип, чәй суын гел моннан ала башладылар.  Башка урамнардан да килеп карадылар чишмәне. Суга килүчеләр дә көн саен арта гына барды. Суын алган саен, Рәшитне мактадылар кешеләр. Чишмәне исә “Рәшит чишмәсе “ дип атый башладылар. Мактаулардан кыен да, рәхәт тә иде егеткә. Шушы мәшәкатьләр белән ялының беренче атнасы үткәнен сизми дә калды ул.

Икенче атна башында Айгөлдән хат килеп төште. Кыз бу ай ахырында диплом аласын һәм егетнең авылын күреп китәргә риза булуын белдергән иде хатында. Икенче ай башында Рәшитләргә кайтырга сүз биргән иде кыз. Йөрәге күкрәгеннән чыгам-чыгам дип типкән Рәшит хатны түш кесәсенә салды да, өйгә, әнисе янына керде. Мич янында коймак пешереп йөрүче әнисе улында булган үзгәрешләрне шундук сизде – ана йөрәген алдап була димени! Әмма үзе башлап сүз катарга ашыкмады, җай гына үз эшен эшли бирде.  Рәшит өстәл янындагы утыргычта утырган килеш сүзен ничек башларга да белмичә иза чикте бераз, аннары бар ихтыяр көчен бергә туплап сүз башлады: “Әнкәй, мин бер кыз белән таныштым. Соңгы кабат эшкә барганда, поезда. Бик акыллы, тыйнак һәм мөлаем. Сиңа охшап тора ул, әнкәй”. Егет башын аска иеп тынып калды. Әллә нигә бала-чага кебек ояла иде ул әнисеннән бу вакытта.

Ә әнисе бу хәбәрне бик шатланып кабул итте. Улының үз бәхетен табып гаилә коруын, балалар үстерүнен күрәсе килә иде ананың. Рәшит исә фикерен туплап кабаттан сөйли башлады: “Айгөл исемле татар кызы ул, әнкәй. Врачка укый. Бу айның соңгы атнасында диплом алачак. Әтисе дә, әнисе дә яшьли генә авариягә очрап вафат булганнар, бертуган апасы гына бар. Айгөл, диплом алгач, апасы янына Себергә китәргә җыена. Апасы хастаханәдә эш тә белешкән. Диплом алгач, безнең авылга килергә ризалаштырдым  мин аны. Синең белән таныштырасы, авылыбызны күрсәтәсе килде. Менә бүген хаты килде, әнкәй, монда килергә сүз биргән”. “Улым, мин бик шат. Сиңа ошаган кыз, миңа да ошар дим, балам. Шушы яшемә җитеп, Аллаһыга шөкер, бер генә дә көйдермәдең, бер алама сүз дә ишетмәдем синең хакта. Бәхетле генә була күр, улым. Алла боерса, әйбәт итеп каршы алырбыз Айгөлне. Авылыбызны да, кешеләрен дә бик яратыр сөйгән кызың”. Ана улын кочаклап, яратып кына маңгаеннан үбеп алды. Рәхәт иде Рәшиткә. Әнисе белән яңа пешкән коймаклар белән тәмләп чәй эчкәннән соң, кабат ихатадагы эшләрен карарга чыгып китте.

Күңелле эшләр белән өч көн үтеп тә китте. Аналы-уллы Айгөлне каршыларга әзерләнделәр. Рәшитенең дәртләнеп һәр эшне җиренә җиткереп башкарганын күреп ана күңеле чын-чынлап сөенә иде. Дүртенче көнне төштән соң Фәния кызына да бу матур хәбәрне әйтергә дип, ана югары очка юл тотты. Кызы да килер Айгөлне күрергә, балаларын да алып килер. Оныкларын ярата Хәмидә, тик алары гына дәү әниләрен өнәп бетермиләр. “Әйдә, башларына акыл кергәч, ярата башларлар әле. Үсмер чаклары гына бит, башларында башка уйлардыр”, – дип юаткан була инде үзен дәү әни. Фәниясе дә соңгы ара холыксызлана башлады. Элегрәк әллә күрмәгәнме аның тискәре якларын?

Рәшит Себердә эшли башлагач, бөтенләй үзгәрде кызы. “Сез хәзер бай инде: син пенсия аласың, малаең акчаны мулдан алып кайта”, – дип кабатларга ярата башлады. “Кызым, минем пенсия белән әллә ни ерак китеп булмый шул. Даруына, вак-төягенә җитә, Аллаһыга шөкер. Ә Рәшитнең акчасын мин санамыйм. Балам, аның бит тормышы яңа башлана. Гаилә корасы, балалар үстерәсе бар. Әле болай да акчасын йортыбызны ныгытырга тотып бара. Энең өчен сөенергә генә кирәк, кызым”.

Сөенү түгел, эченнән кара көя Фәния.  Хәмидә күреп, аңлап тора шулай икәнен. Шуңа күрә дә кызына барган саен йөрәге сызлап кайта. Рәшиткә әйтми, аның да йөрәген бозасы килми. Ә Рәшит ярата апасын. Кайткан саен бүләген алып кайта. Улына да, кызына да алырга онытмый. Эшен дә барып эшләшә. Кияве вафатыннан соң Рәшит ике хуҗалыкның да терәгенә әйләнде, югыйсә. Малае техникумда укып йөри Фәниясенең. Бүген дә авылдадыр, мөгаен. Укуын кайчан укыйдыр, атна уртасында да иптәшләре белән әле монда, әле тегендә чаба.

Авыр уйларына бирелеп, кызының капка төбенә җиткәнен сизми дә калды Хәмидә. Капкага терәлеп диярлек ят машина тора, тәрәзәләре ачык, урам яңгыратып ниндидер шайтан көе яңгырый. “Ярабби” , – дип эчтән кабатлый-кабатлый, хатын капка келәсенә үрелде.

Ихатага килеп керүгә артына авып китә язды Хәмидә. Мунча буенда өч егет аракы эчеп утыра. Оныгы да шулар янында. Капкадан кергән олы кешене күрүче дә булмады. Берсе кулларын болгый-болгый нидер сөйли. Ике сүз саен сүгенә. Мондый күренештән кан басымы күтәрелгән ана өйгә керергә булды. Фәниясе өйдә түгел микәнни? Өйдә булса, нишләп болай көпә-көндез 17 яшьлек малаена кеше җыеп эчеп ятарга ирек куя?

Аптыраудан күбрәк, кызы һәм оныгы өчен оялып, Хәмидә өй ишеген ачты. Өйдә исә тагы да куркынычрак күренеш көткән булган икән ананы: зал ягындагы диванда лаякыл исерек Фәниясе аркылы төшеп ята. “Әстәгфируллаһ”, – дип кенә пышылдарга өлгерде Хәмидә, күз аллары караңгыланып китте дә, өй стенасына тотынырга тырышкан килеш авып китте. Баш миендәге кан тамыры шартлап ярылды, авыз-борыныннан ургылып кан китте. Минут та үтмәгәндер, ана күкрәгендә кайда барырга белми бәргәләнгән җан тәннән аерылып зәңгәр биеклеккә омтылды...

Дус кызыннан кайтып кергән Алсу оныгы күрмәсә, тагы да күпме ятар иде икән салкын идәндә бәхетсез ананың гәүдәсе. Өйгә килеп керү белән дәү әнисенең өстенә килеп менә язган кыз бермәлгә өнсез калды. Аннары кычкырып елап, әнисе яткан диванга ташланды. “Әни, әни, тор! Дәү әни, дәү әни...”

 Алсу елаудан тотлыга башлады. Фәния кызының кычкырганына бераз айнып киткәндәй булып диван читенә тотынып торып утырды. “Нәрсә булды, нигә акырасың”, – диде ул, кызына акаеп карап. Алсу, елый-елый, дәү әнисе яткан стена буена төртеп күрсәтте. “Әнкәй? Нишләп ятасың анда?”  Бар дөньяга үч итеп бүген берүзе тәүге тапкыр бер яртыны эчкән Фәния бу фаҗиганең асылына төшенерлек дәрәҗәдә түгел иде әле.

“Әни, дәү әни үлгән!” Алсу шул сүзләрне әйтте дә, тагы да ныграк елый башлады.  Бу сүзләрдән Фәния әллә нишләп китте. “Булмас! Ничек инде үлгән?” Зиһене азрак ачыла барган кебек тоелды, уйлау сәләте кабаттан кайтты Фәниягә. Аякларына басып стена буена килде, әнисенең гәүдәсе янына тезләнде. Әйе, чыннан да үлгән иде аның әнисе. Тавышсыз гына елый башлады Фәния. “Нишләдең соң син, үзеңнең уйламыйча эшләгән ялгыш адымың белән газиз әниеңне үтердең бит!” “Тукта, әни бит үзе үлгән. Нишләп мин гаепле булырга тиеш соң?” Хатынның күңелендә ике тавыш бәхәсләшә иде. “Син исерек булмасаң, ул үлмәс иде. Синең шулай ятканыңны күргәч, йөрәге шартлаган аның!” Беренче тавышның дәлилләре катгый иде. Әмма икенче тавыш та бирешергә уйламый иде булса кирәк: “Үлсә соң! Ашаганын ашаган, яшәгәнен яшәгән. Килмәсен иде! Мин чакырып китергән мени аны!”

Икенче тавыш җиңде бугай, Фәния елаудан туктады. Аягына басты да, нык адымнар белән юынгычка таба китте. Кулларын, битен салкын су белән юып корыткач, Алсуга дәште: “Кил, син дә юынып ал. Елаудан тукта! Дәү әниеңнең кан басымы югары иде, шул үтергән дә аны. Юынгач та, Рәшит абыеңа барасың! “Дәү әни безгә килгән иде, кинәт кенә аңын югалтып егылды да, үлде”, – диярсең. Башка бер нәрсә дә сөйләмә, ишетсен колагың!” Әнисенең усал итеп әйткән сүзләреннән Алсу тагы да ныграк курыкты, ләкин башка еларга кыймады. Юынып алгач, башын түбән иеп дәү әниләренең йортына юлланды.

(Дәвамы бар.)

Юныс МИҢНЕМӨХӘММӘТОВ. Рәшит чишмәсе. Хикәя (2)
Юныс МИҢНЕМӨХӘММӘТОВ. Рәшит чишмәсе. Хикәя (2)
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас