Чәчмә әсәр
15 Сентября 2022, 05:47

Юныс МИҢНЕМӨХӘММӘТОВ. Рәшит чишмәсе. Хикәя (1)

“Улым, – диде карт, – язмышың, кызганыч, бик авыр һәм катлаулы булачак. Бер гөнаһсызга рәнҗетүләр күп булачак сине. Тик барыбер иманлы, саф күңелле булып калачаксың. Туганда ук маңгайга язылганны төзәтеп булмый, улым. Бу  синең юлың!.."

Юныс МИҢНЕМӨХӘММӘТОВ. Рәшит чишмәсе. Хикәя (1)Юныс МИҢНЕМӨХӘММӘТОВ. Рәшит чишмәсе. Хикәя (1)
Юныс МИҢНЕМӨХӘММӘТОВ. Рәшит чишмәсе. Хикәя (1)

Машиналар ике якка да зур тизлектә чабышкан олы юл буеннан берәү атлый. Башы түбән иелгән, чигәләрен ачы күз яшьләре өтә, башында мең төрле сорау... Кем син, бәндә? Нинди максатлар белән җәяүлеләр сирәк очрый торган бу юлга чыктың? Газиз башларыңа төшкән хәсрәт-кайгыларың бармы әллә? Ишетми мине бу кеше, үз уйларына бирелеп алга атлавын дәвам итә. Машиналарда да, аяк астына эләгеп атларга комачаулаган эре генә ташларда да эше юк аның. Ул бары алга атлый...

Шушы олы юлдан урманга алып кергән зур сукмактан берәр чакрым ашыкмыйча гына атлап барсаң искитмәле табигать кочагында урнашкан зур булмаган Сандугач дип аталган авылга тап буласың. Чишмәләргә бай авыл бу. Авыл очында ук юлчы мөсафирларны Изгеләр чишмәсе каршы ала. Уң як тау итәгендә Сандугач чишмәсе үзенең шифалы суы белән халыкны куандыра, ә авылның урта бер өлешендә – Рәшит чишмәсе. Изгеләр һәм Сандугач чишмәләре инде авыл барлыкка килгәнче үк булган, диләр олылар, ә менә соңгысы, Рәшит чишмәсе, моннан нәкъ сигез ел элек авылның уртасында барлыкка килде. Исемен дә үзенә җир өстенә юл ярырга ярдәм иткән Рәшит атлы егетнекен бирде аңа халык.

Әйе, Рәшитләрнең бакча башында, уйсу җирдә озак еллар җир астыннан өскә чыга алмыйча иза чикте бу чишмә. Әллә Ходайның эшкәртүе, әллә башка сәбәпләр, бер төнне Рәшитнең төшенә ап-ак киемдә ак сакаллы бер карт килеп керде. Дәшми генә егетне җитәкләп алып әлеге чишмә чыккан урынга алып килде. “Улым, – диде карт, – язмышың, кызганыч, бик авыр һәм катлаулы булачак. Бер гөнаһсызга рәнҗетүләр күп булачак сине. Тик барыбер иманлы, саф күңелле булып калачаксың. Туганда ук маңгайга язылганны төзәтеп булмый, улым. Бу  синең юлың! Бирешмә, бөтен күргәннәрең, кичергәннәрең өчен көннәрнең берендә барыбер дә зур сөенеч булачак сиңа, онытма! Кем бу карт, нәрсә сөйли, дисеңдер инде. Мин синең ата-бабаларыңның рухы, изге эшләренең кайтавазы. Улым, әле без басып торган җир астында бик тә мул сулы чишмә җир өстенә чыга алмыйча изалана. Син аңа ярдәм ит!”

Соңгы сүзләрен әйтү белән карт юкка чыкты. Рәшит аптырап үзе басып торган җирне беренче кат күргәндәй күздән кичерде дә, уянып китте. Таң атып килә иде. Озакламый әнисе дә уянып сыер саварга чыгар. Рәшит, тавышланмаска тырышып, йорт ишеген ачып тышка чыкты. “Нәрсә булды соң әле бу? Төшме, өнме? Төш кенә булды, дисәм, төшкә дә охшамаган инде. Тукта әле, карт әйткәннәрне тикшереп карарга була бит, дип уйлады да, келәт алдында торган көрәкне алып, бакча башына төшеп китте егет.

Авыл тын гына йоклый иде бу мизгелләрдә. Ара-тирә таң әтәчләре кычкырганы, сыерларның иренеп кенә мөгрәвеннән тыш башка тавышлар ишетелми. Рәшит төшендә карт күрсәткән урынга килеп җитте. Әйе, уйсулыкның калку җире, бәбкә үлән гөрләп үсә торган җир. Келт итеп исенә балачагында шушы тирәдә каз бәбкәләре саклаган вакыты искә төште. Ана каз бәбкәләрен канат астына җыйнап һәрвакыт шушы урынга утыра иде бит. Кайчандыр олылардан ишеткән сүзне дә хәтеренә төшерде Рәшит: “Казлар җир астындагы су чыганагын әллә кайдан сизә, шуңа һәрвакыт су булган җиргә кунаклыйлар”. Әллә казып карарга микән, дигән уй килде Рәшитнең башына...

Яшь көчле кешегә җир казу бер дә авыр түгел шул. Кояшның беренче нурлары җирне сәламләп, агач яфракларын, чәчәк һәм үләннәрне назлап кына үбеп үткән мизгелдә Рәшит казып яткан чокырдан ургылып су килеп чыкты. Суның агымы шул кадәр көчле иде, метр ярым казылган чокырыннан егет чак чыгып калды. Чокыр күз ачып йомган арада су белән тулды да куйды. Рәшит чокырның уң ягыннан аска таба канау ачты. Ул канаудан су түбәнгә ага башлады. Чыккан мәлендә болганчык булган су ярты сәгать тирәсендә чистарды, агымы тагы да көчәйгән кебек булды.  Әйе, төше чынбарлыкка туры килде Рәшитнең – чыннан да чишмә күзенә тап булды егет.

Авыл уянып бетеп бара иде инде. Рәшитләр урамында чыбыркы шартлаткан тавышлар ишетелә башлады. Хуҗабикәләр сыерларын савып малларны көтүгә куалар. Капка төбенә чыккач күршеләре белән күрешеп, хәл-әхвәл сорашу гадәте дә бар авылда. Егет көрәген иңбашына салып кайтып килгәндә, Рәшитләр турысында әнисе янына күрше-тирә хатыннары җыйналып сөйләшеп торалар иде. Улының урам яклап бакчалары башыннан көрәк күтәреп кайтып килгәнен күреп әнисе аптырап китте. Хатыннар да сөйләшүдән туктады. Рәшит туктап барсы белән дә исәнләште. Аннары инде, әнисенең аптыраулы карашын күреп, үзенең төшен һәм бакча башларында яңа чишмә тапканын сөйләде. Әнисенең дә, күрше-тирә хатыннарның да исе китте. Рәшиткә көрәген капка янында калдырып, җыелган халыкны чишмә белән таныштырмыйча чарасы калмады...

Техникумны тәмамлау белән армиягә алдылар Рәшитне. Әтисе күптән вафат инде. Әнисе былтыр гына хаклы ялга чыкты. Бердәнбер апасы шушы ук авылда кияүдә, улы белән кызы бар. Җизнәсе дә былтыр эчкән килеш тракторы белән ферма янындагы чокырга авып һәлак булды. Әнисенең төп терәгенә әверелде Рәшит. Йорттагы бар ир кеше эшли торган эшләр аның җилкәсендә булды. Әнисе белән ихаталарын ялт иттерделәр. Бакчаны уратып киртәсен тоттылар, урам яктагысын да яңасына алыштырдылар. Армиягә дә шатланып китте Рәшит. Чын ир-егет ил алдында үз бурычын үтәргә тиеш, дип санады ул балачактан. Әнисе дә улының хәрби хезмәткә киткәнен җиңел кичерде. Акыллы, физик яктан сәламәт улына бары тик бәхетләр теләп, исән-сау әйләнеп кайтуын теләп калды ана. Ике ел сизелми дә үтеп тә китте. Десант гаскәрләрендә хезмәт итте Рәшит. Берничә мәртәбә мактау, рәхмәт хатларына лаек булды. Авылдагы әнисенә дә ике тапкыр Рәхмәт хаты килде.

Армиядән кайтуга авылларында эшсезлек киң тамыр җәеп ята иде. Колхоз таралган, ике ел эчендә фермаларын сүтеп, җимереп диярлек бетергәннәр. Басуларның күбесендә бары тик чүп үләне генә үсеп утыра. Әнисе белән киңәшләшкәч, Рәшит Себер тарафларына чыгып китәргә карар итте. Техникумда алган һөнәре буенча эш табарга мөмкин икәнен дә белеште танышлары аша.

Эшлим дигән кешегә эш бетми, ди халык. Чыннан да, баргач та эшкә урнашты Рәшит. Вахта ысулы белән эшләргә булды ул, бер ай монда,бер ай авылда. Әнисен озакка ялгыз калдырасы килми иде аның. Авылда апасы бар барлыкка, тик аның үз дөньясы. Соңгы ара әнисенә килеп китәргә бик атлыгып та бармый төсле. Әнисе үзе баргалый, тик барган саен күңеле төшеп кайта. Рәшиткә сиздермәскә тырыша ана кеше, тик егет шулай икәнен әнисенең йөзен, карашын күрү белән аңлый инде. Шуңа да бер ай эшләгәч тә ашкынып авылга кайта ул. Йорт-җирне яңарта, үткән көзне яңа мунча да төзеп куйды күрше Таһир абыйсы белән...

Себердә эшләвенә дә бишенче ел быел. Үткән баруында поездда бер кыз белән танышты Рәшит. Татар кызы, Айгөл исемле. Башкалада табиблыкка укый, Себердәге апасына өч көнгә кунакка китеп барышы икән. Бер айдан, укуын бетергәч, апасы янына Себергә эшкә килергә исәбе. Ике тәүлек барган поезда бик тә якын кешеләргә әйләнделәр кыз белән егет. Сөйләшер сүзләре бетмәде, әйтерсең лә гомер буе берсен-берсе белгәннәр. Айгөлнең ятим икәнен, бертуган апасыннан башка беркеме дә юклыгын белде Рәшит. Акыллы, сабыр, карап торуга бик тә мөлаем, матур кызга гашыйк булганын сизми дә калды егет. Кыз да үзен ошатты сыман. Чыннан да, төпле фикерле, үз-үзен тотышы да чын ирләрчә булган Рәшит кызны да әсир иткән иде. Вокзалга төшкәч, Рәшит кызны апасынының фатиры урнашкан йортка кадәр озатып куйды. Алар хат язышырга килешеп аерылыштылар. Кыз башкаладагы тулай торак адресын, ә егет авылдагы адресын язды. Эш башлуның бер атнасы үтү белән Айгөлгә хат язып салды Рәшит. Үзенең хәлләре белән таныштырды, кызның уку яңалыклары, диплом эше барышы белән кызыксынды. Хатның азагында үзенең кызга гыйшкы турында да язарга батырчылык итте. Унбиш көннән кыздан җавап хаты килде. Диплом эшен тәмамлап, бары тик яклыйсы калганын гына язган иде Айгөл. Башкалада эшен тәмамлау белән апасы янына Себергә китәчәген дә әйткән. Ә хат азагында, Рәшитнең хисләренә җавап итеп, үзенең дә егетне ошатуы турында җөмләсе бар иде. Сөю канатларында очып йөргәндәй йөрде Рәшит эштәге соңгы атнасын. Йокларга яткач, алдагы тормышын күзаллап  планнар корды. Киләчәген Айгөл белән янәшә күрә иде егет. Озак уйланганнан соң, кайтырына ике көн кала, Айгөлгә кабат хат язып салды. Диплом алгач,  Себергә китмәс борын үзләрененең авылына кайтуын үтенде, әнисе белән таныштырырга теләге барлыгы турында белгертте егет. Авылга җавап язып хат юлларга үтенде.

(Дәвамы бар.)

***

Автор турында

Миңнемөхәмәтов Юныс Әгъләм улы 1977 елның 26 декабрендә Тәтешле районы Кашкак авылында дөньяга килә. Урал дәүләт педагогия университетын тәмамлаган, югары категорияле укытучы. Бүгенге көнне Нефтекама шәһәрендә яши.  Әнгам Атнабаев исемендәге премия иясе (2021),   “Өмет” гәзитенең Нәзирә Бәширова исемендәге премиясе (2016) һәм “Тулпар”ның ел лауреаты (2018). Бик күп хикәяләр, шигырьләр, җырлар авторы.

Юныс МИҢНЕМӨХӘММӘТОВ. Рәшит чишмәсе. Хикәя (1)
Юныс МИҢНЕМӨХӘММӘТОВ. Рәшит чишмәсе. Хикәя (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас