Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
15 сентябрь 2022, 20:18

Алсу БАСЫЙРОВА. Атлар да елый. Хикәя

Ап-ак аткайның сырты буйлап тир эзләре сузылган. Аның яныннан үсмер малай атлый. Тузаннан йөзе кап-кара булган, өс киемнәре дә балчыкка буялып беткән. Кул аркасы белән әллә тир, әллә яшь тамчыларын сөртеп-сөртеп ала. Тешен кысып, тамагына килгән төерне йотарга тырыша. Күз карашында иң соңгы булып килгәнгә әрнү, үкенү дә, атны – үзенең дустын кызгану да бар.

Алсу БАСЫЙРОВА. Атлар да елый. Хикәя
Алсу БАСЫЙРОВА. Атлар да елый. Хикәя

Сабантуйның иң кызган мәле җитте. Инде көчле беләкле баһадирдай ир-егетләрнең көрәшкәнен карадылар, бала-чага, хатын-кыз уеннарда мәш килде, чүлмәкләр ватылды, туры һәм кыек баганага менүчеләр дә табылды, җырлар җырланды. Ә менә ат чабышы әле яңа гына башлана иде. Бар халык Сабантуй яланыннан читтәрәк бер урынга – бәйгене карарга китте. Ялан яртылаш бушап калгандай булды. –  Атлар килә! Атлар! Ерактан килгән атлар күренде. Башкаларны артта калдырып, иң беренче барган ак атның йөртүчесе дә күренми. Ул атның ялына ныгытып тотынган. Кинәт айгыр сөрлегеп китте дә читкә тайпылды, тәгәрәп китте. Малай атылып килеп төште дә, сикереп торып утырды. Кара тузаннар күтәреп, атлар ярыш сызыгын үтте. Ак бәкәлле, елкылдап торган кара айгырның муенына озын, чигүле сөлгене элеп тә куйдылар, икенче булып килгән токымлы җирән бия дә матур яулыклы булды. Бер-бер артлы килгән һәр атка нәрсә булса да өләштеләр. Чабыш атлары башларын горур күтәреп, бии-бии Сабантуй түгәрәген әйләнеп чыктылар, аларның хуҗаларына кыйммәтле бүләкләр бирелде. Кемнәрдер җиңүчеләрне алкышлап каршы алды, кемнәрдер инде бәйрәм итәргә таралыша башлады. Тик иң соңыннан килгән яшь айгырны берәү дә күрмәде. Йомран тишегенә эләгеп, ул бәкәлен авырттырган иде. Ап-ак аткайның сырты буйлап тир эзләре сузылган. Аның яныннан үсмер малай атлый. Тузаннан йөзе кап-кара булган, өс киемнәре дә балчыкка буялып беткән. Кул аркасы белән әллә тир, әллә яшь тамчыларын сөртеп-сөртеп ала. Тешен кысып, тамагына килгән төерне йотарга тырыша. Күз карашында иң соңгы булып килгәнгә әрнү, үкенү дә, атны – үзенең дустын кызгану да бар. Их, Бастун, башкача чабышта катнаша алмаячак бит! Ә атының күзеннән мөлдерәп яшь ага… Шулвакыт гөж килгән Сабантуй мәйданы кинәт тынып калгандай булды. –  И малкай! Була, була, төрле хәлләр була! Түзәргә кирәк, түзәргә! Ат янында, әтисе Бөек Ватан сугышында һәлак булганга ятимлектә үскән, хәзер инде биш баласын тәрбияләп, үстереп, башлы-күзле иткән Гыйльмегаян бабай басып тора иде. – Күрмәгәннәр бит үзеңне, күрмәгәннәр. Шулай итәләрмени? Елый бит ул аткайлар, елый. Соңгы килгән атка да бирергә иде бит, сөлге бәйләргә иде муенына. Һай, малкай! Ачлы-туклы чакта да мондый хәл булмады. Ай-һай! Ул, үзалдына сөйләнә-сөйләнә, өстендәге күлмәген салды. Бабайның ятимлектә кичергән михнәт-газаплары, әтилеләрдән көнләшеп, елаган чаклары исенә төште. Айгыр әйтерсең лә барсын да аңлады. Ул юаш кына муенын сузып, күлмәкне бәйләтте һәм тын калган халык арасыннан аксамаска тырышып, үтеп китте...

 


Фото: kohuku.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: