Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
14 сентябрь 2022, 20:14

Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Фәрештә канаты. Хикәя. Ахыры

Шунда, көтмәгәндә, баскыч чайкалып китмәсенме... Яр читендәге ир-атлар кычкырышып кайсы-кай тарафка сикерешә башлады.Мин дилбегәне кулыма урап тоткан көйгә котырынып аккан карлы-бозлы салкын ташкын өстенә очып барып төшкәнлегемне сизми дә калдым.

Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Фәрештә канаты. Хикәя. Ахыры
Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Фәрештә канаты. Хикәя. Ахыры

Туктамый хәлем юк, әни кушкач туктадым, кая барасың.

 – Агызмый, ташуга бирешәмме соң, – дип әтәчләнергә дә җөръәт иткәнмен тагы.

 Әни белән Миңлегаяз аргы як яр читенә үк төшеп тукталып калдылар. Тыкырыктан тагы кемнәрнеңдер төшеп килгәнлеген абайладым. Эңгер–меңгер булгангадыр, мин әле аларны танып та бетермәгән идем.

 Анда күрше-күлән ир-атлары белән әти булган икән.Үзара нидер киңәшеп алгачтын миңа ераккарак китәргә кушты әти.Мин теләр-теләмәс кенә килештем, чигенергә мәҗбүр булдым.

 – Мин курыкмыйм, әллә боздан-бозга сикереп кенә чыгыйммы соң, әти, – дип, кыюланып киттем шунда.

 – Телеңә салынма, аягыңны атлыйсы булма, – дигән коры тавыш яңгырады аргы тарафтан. Тыңламый кара, буйсынмый кара. Әти тавышы. – Хәзер, дилбегә ыргытканны көт...

 Дилбегәне ыргыттылар ыргытуын, әмма ул миңа килеп җитмәде, ургып аккан су читенә барып төште. Икенче очыннан тартып алып аны тагы ыргыттылар, шул ук хәл кабатланды.

 – Булмый, бер дилбегә генә җитми, икене ялгарга кирәк диделәр...

 Дилбегә артыннан кемдер авылга таба йөгерде.

 – Пожарныйдан озын баскыч алып төшәргәме әллә, – дип, киңәш-табыш иттеләр бераздан.

 Бу тәкъдим дә хуплау тапты кебек, ике абзый баскыч эзләп менеп китте. Бер минем өчен күпме кешенең арлы-бирле йөгергәнен күрү, шуны тою кыюлык һәм гайрәт өстәп җибәргән үземә. Мине кайгыртып, мине коткарырга теләп шул тиклем кешенең аякка күтәрелевен тагы кайчан күрер идең әле.

 – Әллә тәвәккәлләп карыйммы соң? – дип, аваз бирергә өлгергәнмен. Һәм ташу читенәрәк якынлашканмын тагы. Әти-әни каршында үсенеп егетләнү булгандыр инде бу үзенә күрә.

 – Улы-ым, – дип, җан авазы белән кычкырды шунда әнием. Әти исә сүз кузгатып тормады, кәҗә башы кадәрле йодырыгын болгап алды.

 Тагы бер мәл тыныч кына карап тордым. Каршы якта үз һәм таныш кешеләр булгачтын куркуның әсәртесе дә калмаган иде инде үземдә. Ике арада котырып аккан язгы ташу булуга да карамастан ялгыз түгел идем инде.

 Дилбегә алданрак төште. Әмма аны ыргытырга ашыкмадылар, кем инде үз баласын күрәләтә котырынып аккан язгы бозлар арасына өстерәп кертсен. Моңарга бигрәк тә әни каршы торды булса кирәк. Пожарныйга баскыч эзләп китүчеләр дә озак көттермәде, иләмсез озын баскыч һәм багорлар күтәреп тирләп-пешеп алары да төшеп җиттеләр.

 Ир-ат зур эш башкаргандагыдай берсен-берсе бүлдереп киңәш-табыш итәргә кереште.

 – Аргы якка җитәргә тиеш бу.

 – Җитүен-җитәр дә, малайның башы әйләнеп ташуга барып төшсә?

 – Төшмәс, алай син уйлаганча ук җебегән түгел инде ул.

 – Дилбегәне дә сузыйк, үзен әйбәтләп бәйләр дә баскыч өстеннән шуышып чыгар.

 – Дөрес әйтәсең, әйдә шулай итик. Вакытны сузып маташмыйк...

 Ниһаят,бер фикергә килеп, өч-дүрт ир-ат, ашыкмыйча, ипләп кенә баскычны ташу өстеннән миңа таба суздылар.Баскыч озын иде, аның бер очы җәелеп аккан ташу аша минем тарафка ук чыгып җитте. Аргы тарафын яр читенә үк китереп терәргә мәҗбүр булдылар. Аны бары тик дилбегә һәм багорлар ярдәмендә генә тотып торырга ният кылдылар, юкса, кеше-фәлән килсә, чагыштырмача югарыдарак булган яр җимерелеп төшәргә дә күп сорамас. Язгы ташуның холкын белгән юк.

 – Дилбегә белән үзеңне бәйлә.

 – Яхшылап бәйлә, ашыкма, – дип өйрәтеп тордылар үземә.

 Берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә өйрәттеләр. Кайсын тыңларга, кемгә буйсынырга белмәссең... Ә мин үземчә фикер йөрттем. Бу тикле кеше карап торганда миңа инде батарга бирмәсләр. Башта булган куркуның тамчысы да каламаган иде бит инде. Киресенчә, мин үземне гайрәтле бер каһарман итеп хис итә башлаган идем бугай. Үземнең бер җебегән юеш борын түгеллегемне исбат итәр өчен тагы кайчан шундый форсат чыгар иде әле. Өлкәннәрнең берөзлексез өйрәтеп торуларына, ай-вайларына карамадым, дилбегәне бил әйләнә беркат уратып куйсам да бәйләп маташмадым. Ярга үз аягым белән сикереп чыгасым килү чиксез-чамасыз иде. Шул җиңде, шул теләк көчле иде.

 – Булды, – дип кычкырдым, артык озакка сузмый гына.

 – Бәйләдеңме, яхшылап бәйләдеңме, – дип төпченделәр аргы тарафтан.

 – Тартыгыз, – дидем, артык исем китми генә баскычка сузылып ятып. – Күпме сузарга була инде тагы.

 Бәйләвен бәйләмәдем, әмма дилбегәгә ике кулым белән четердәтеп ябышканлыгымны танымый булдыра алмыйм. Шундый итеп ябыштым әле, ташу түгел, әллә нинди гарасатлар йолкып алырга теләсә дә җиңә алмаслар иде мине.

 – Әйдә, кузгал, кыймылда балакай, курыкма, – дип, әти аваз салды, ниһаят.

 Шунда гына миннән ни таләп ителгәнне аңлап алдым. Мин бит үземне баскыч белән бергә тартып алырга җыеналар дип уйлаган идем башта. Баксаң, баскыч күпер булып хезмәт итәргә тиеш икән үземә, ә мин шуның аша шуышып чыгарга тиешмен икән.

 – Аңладым, – дидем, үз–үземә җавап биргән сыман. – Алай булгачтын мин аягүрә торып йөгереп кенә чыгам.

 – Телеңә салынма! – дигән аваз ишетелде. Әти ай-һай коры иде шул минем.

 Торырга маташкан җиремнән кире сузылып яттым да шуып үрмәләргә керештем. Киноларда партизаннарның фронт сызыгын ничек үрмәләп-шуып узганын күргәнегез бардыр, мин дә шулай иттем. Котырынып аккан язгы ташу өстеннән чыгу да уен-муен түгел ул, әйтергә генә җиңел, мин үзем беләм... Шулай да курку турында уйлаган да юк, мин бик тиз элдерәм, үрмәләпме үрмәлим баскыч өсләтеп. Баскыч бит ул сиңа тоташ такта түгел, аралары иләмсез ерак, аз гына саксызлык күрсәттеңме, ничек салкын бозлы су өстенә барып төшкәнлегеңне сизми калачаксың.

 – Алай ашыкма, ипләбрәк, өлгерерсең, – дип, әледән-әле әти кисәтеп тормаган булса, мин аны, әлбәттә, бер-ике сикерүдә чыгып җиткән булыр идем.

 Инешнең уртасын узып бара идем инде. Аргы ярдагыларга җан керә башлады. Үзара сөйләшә, ара-тирә бер-берен бүлдереп мине мактап алалар. Миңа боларны ишетү рәхәт иде әлбәттә, шуңа тагы да дәртләнебрәк үрмәләвемне дәвам иттем.

 Шунда, көтмәгәндә, баскыч чайкалып китмәсенме... Яр читендәге ир-атлар кычкырышып кайсы-кай тарафка сикерешә башлады.Мин дилбегәне кулыма урап тоткан көйгә котырынып аккан карлы-бозлы салкын ташкын өстенә очып барып төшкәнлегемне сизми дә калдым.

 – Улым, – дип, әни аваз салганны ишеттем.

 Башкача берни хәтерләмим. Озын баскычның очын терәп куйган яр чите кары-ние белән ишелеп төшеп киткән булып чыкты. Ул тикле кеше мыжгып торган җирдә кемнең кая басып, кемнең нинди саксыз хәрәкәт ясаганлыгын ничек белеп бетерәсең. Яр читен ташу ашаган булуы да бик ихтимал.

 – Улым, дилбегәне ычкындыра күрмә, – дип кычкырды әти.

 Мин инде үз-үземне белештерерлек хәлдә булмаганмындыр.Тәнне өтеп алган салкын су һәм берсе өстенә икенчесе менә–менә шаулап-котырынып минем өстемә ябырылган иләмсез зур бозлар күз алдымда калган. Балыкчы калкавычы сыман берничә мәртәбә су астына китеп югалып та алганмын икән әле үзем. Аннан яңадан калкып чыкканмын. Су бер әйләндергән, бер тулгандырган үземне, язмышым тулаем язгы ташкын ихтиярында калган. Һәм ни хикмәт, инде чираттагы мәртәбә бозлар астына китеп югалды бу дигәндә, мин, ни рәвешледер, бер олы боз кантары өстенә күтәрелгәнмен. Җәт кенә аягүрә торып басканмын хәтта. Аннан котырынып аккан язгы ташу шул боз кисәген яр читенә кысырыклаган. Ә мин исә сикергәнмен. Ни булса булган, яр читенә үз аягым белән сикереп чыкканмын. Бигүк ачык кына хәтерләмәсәм дә моны шулай диеп сөйләделәр. Башкалар сөйләгәнне соңрак мин инде үзем дә яхшы хәтерләгән кебек сөйләргә күнегеп киттем.

 – Фәрештәләр ярдәм итте, фәрештә канатында очып чыкты улым, – дип, куанып елый-елый беренче булып яныма әнинең килеп җиткәне, әнинең җылы шәл белән бүрексез калган башымнан сыйпаганы күз алдымда.

 – Мин дә күрдем, су астына киткәчтен дә үзен фәрештә күтәреп куйды олы боз кисәге өстенә, – дип, сөйли иде Сапиятти дә. Сафия түтине, үз итеп, бөтен авыл халкы шулай атап йөртә торган иде.

 – Фәрештә канатында күтәрелде, фәрештә канатында... Мин дә күрдем, мин дә... – ди-ди кабатлады башкалар да.

 Ул көннәрдә безнең өйдә, безнең авылда һәм минем колак төбендә дә иң еш кабатланып торган сүз “Фәрештә” һәм “фәрештә канаты” дигән сүзләр булды кебек. Мине күргән, очраткан саен олысы-кечесе гел шул фәрештәне искә алдылар. Ни хикмәт, мин үзем генә күрми-тоймый калган булып чыктым ул фәрештәне. Бәлки, мин аны күрерлек хәлдә дә булмаганмындыр инде, ничек күреп–белеп бетерәсең.

 Үземне җылы шәл һәм бишмәтләргә төреп авылга алып менгәннәрен, Миңлегали абыйларның кара мунчаларына алып барып әтинең үземне ләүкә өстенә сузып салып елата-елата каен себеркесе белән озак-озак чапканын хәтерлим. Арка һәм аякларымны ут булып кызганчы кыйнады әти.

 Мине күргәчтен әле дә булса өлкәнрәк яшьтәге авылдашларым фәрештәләрне искә ала. Фәрештә канатында язгы ташудан котылган малай бит син, дип гел хәтергә төшереп торалар. Мин үзем дә онытмыйм ул хакта, онытып буламы соң... Әле булса күңелемдә чиксез зур рәхмәт хисләре йөретәм шул фәрештәләргә. Кызганыч, үзләрен бер күреп, канатларыннан сыйпап, рәхмәт әйтә алганым гына юк.

 

 

obmarks.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: