Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
13 сентябрь 2022, 12:33

Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Фәрештә канаты. Хикәя

Инде килеп җиттем, басмага менәсем генә калды дип килгәндә, әллә кай арада, күбекләр чыгарып, юлында очраган бар нәрсәне үзенә йолып барган дулкыннар инеш аша салынган тактаны казыклары-ныгытмалары белән бергә күз ачып йомганчы йолкып кына алды һәм агызып алып та китте. Тораташ булып аргы якта бер ялгызым торып калдым.

Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Фәрештә канаты. Хикәя
Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Фәрештә канаты. Хикәя

(Балачак хатирәләреннән)

 

Еллар үткән саен адәм баласы үзенең сабыйлык һәм үсмер елларына ешрак әйләнеп кайта торган була икән. Күрәсең, минем дә шул киртәгә якынлашып барган көннәремдер. Ялгызым калдыммы уйланам.Бик еш, артык бик еш үзалдыма уйлана торган булып киттем кебек. Кайчак ни уйлаганымны да абайламый онытылып уйланам. Кемгәдер көлке тоелыр, ни уйлаганны белми уйлану буламы икәнни...Чын-чынлап шулай килеп чыга.Ә минем исә еларга да, көлергә дә белми утырган мәлем.Белмим, ялгызлыктандыр бу бәлки... Нигә юрарга да өлгермисең, ул арада әллә каян гына өермә сыман пәйда булган хис-тойгылар уратып ала. Күз ачып йомган мизгелдә күңелләрне җилкендерергә өлгергән шул ташкынга кушылып бата-чума агып китәсе генә иде дә бит, өлгермисең, ул инде китеп тә бара.Колак төбендә шавы, күңелдә ул ташкынның юшкыны гына утырып кала.

 “Юшкын” гына дидем...Түгел икән ләбаса, күңелнең канатланып еракта калган елларны сагынуы, эзләве һәм эзләгәнен табуы икән ич бу. Оясыннан егылып төшкән кош баласының югары карап өзгәләнеп-өзгәләнеп кычкыруы, чебен-черки эзләп очкан әңкәсен чакыруына тиң халәт. Берсен-берсе этә-төртә баштан кичкән, баштан кичеп тә онытылган истәлекләр, ерак балачак тыкырыкларында адашып калган вакыйгаларга җан керә шул чак. Ул татлы хатирәләрдән, белмим, кем һәм ни рәвешле аерып ала алыр иде икән үземне. Күпме вакыт һәм никадәрле ерак араларны кичеп әйләнәм дә кайтам, әйләнәм дә кайтам...

 Илленче елларда олы юл һәм таш калалардан ерак торган гади бер татар авылында узган балачакның сагынып искә алырлык, гыйбрәт итеп сөйләрлек мизгелләре байтак булган икән. Шуларның берсен үзегезгә сөйлим әле...

 Кирмән суы җәен инеш кенә. Челлә көннәрендә суы кибәргә җиткән еллары да була. Яз башында авыл малайларын әнә шул инеш аръягындагы тау түбәсе магнит сыман үзенә тарта торган иде. Чөнки кышлар озын, очсыз-кырыйсыз. Кар күп. Ике ай тоташ чатнама суык, ике ай күз ачкысыз тоташ буран була торган иде кебек. Көннәр язга авышып, кояш нурлары безнең авылга да туры карый башлагачтын, гөрләвекле ак кар астыннан беренче булып шул каршы як тау түбәсе арчыла торган иде. Тау түбәсендә түбәтәй кадәрле генә җир ачылса без – язга, туфракка, агым су һәм гөрләвекләргә сусаган биш-алты яшьлек малай-шалай шул тау түбәсенә атлыгып тора идек. Тау, дидем, авылдан ары китмәгән сабый өчен тау булмый ни булсын. Безнең бит әле аңардан да биек җирләр булу ихтималын уйга да китереп караганыбыз булмаган ул чакта. Баксаң, тау дигәнебез гади бер калкулык кына булган канә да.

 Авылыбызның әнә шул иң биек тавы түбәсеннән ерак офыкларга карап хыялланган юеш борынлы чакларны искә төшерсәм әле дә күзгә кайнар тамчылар килеп тыгыла. Телевизор юк, радио юк. Машина-фәләне дә, адашып килеп чыкса, җәйгә бер күренеп китә торган булгандыр бу авылда. Олы таш юлларга чыгып җитәрлек түгел, зур елгалар – Нократ һәм Чулманның һәр икесенә ким дигәндә егермешәр чакырым ара. Җәһәннәм чите ди торган иде олылар. Бер карашка бу чынлап та шулай. Ә бүгенге күзлектән килсәң, җәһәннәм дигәнебез чын җәннәт булган икән. Ә үзебез ямаулы ыштанлы, иске бишмәтле генә булсак та чын җәннәт кошларыдай бәхетле булганбыз. Чын-чынлап бәхетле дә идек...

 Кардан яңа арчылган шул тау түбәсендә узган елгы иске чирәм өстендә өс-баш һәм аяк киемнәрен чишенеп атып салкын гөрләвекләр өстендә куышып су чәчрәтеп уйнап туймый торган идек. Суык тиюдән курку кая ул. Күрегез инде сез безне, авыл урамнары һәм бакчаларда метрдан артык тирән кар ята, ә без менә тау башында язны каршылыйбыз, яланаяклап кара җиргә басып уйнап йөрибез. Иртәгәсе көнне, аякларны чебиләтеп төннәр буе йоклый алмый газап чигүләрне уйламыйбыз әле. Әниләрдән каз мае эзләтеп, чебиләгән аякка шул майларны сөртерәсе төннәребез алда шул әле.

 Ничектер, кичке эңгер-меңгергә кадәрле уйнаганбыз бер көн. Өйгә кайту турында уйлаган кеше юк. Кинәт, ниндидер шау-гөрелте башлануы гына айнытып җибәргән үзебезне. Урман аланында бүрегә килеп юлыккан сарык бәрәннәре кебек куркышып бер-беребезгә елышканбыз. Ни эшләргә, бу шомлы авазны нәрсәгә юрарга, кемнән киңәш яисә ярдәм сорарга белми чарасыз калып торганбыз бер кавым. Сулыш алырга да кыймый тынып калганбыз. Тавышның торган саен көчәя, якыная баруы гына айнытып җибәргән үзебезне. Авылның югаргы тарафыннан, урман ягыннан килә иде ул шомлы тавыш. Шул тарафка текәлгәнбез.

 – Нинди тавыш, ул нинди гарасат авазлары тагын? – дип, калтыранган тавыш белән сорап куйды шунда Барый исемле авылдашым.

 – Ходаем, әллә ташу кузгаламы? Урман суы төшеп, ташу китсә – беттек. Авылга чыгып булмаячак, - диде, арабыздан өлкәне Миңлегаяз.

 Бозларны шатыр-шотыр ватып, күпер һәм басмаларны йомычка кебек кенә агызып киткән ташулар турында ишеткәнебез бар. Бу безгә тиз барып җитте. Уйнаган вакытта салып ташлаган өс-баш киемнәрен аннан-моннан эләктереп һәммәбез берьюлы дәррәү торып авылга, аргы якта торып калган авылыбызга чыгу юлы булган бердән-бер басмага таба йөгердек.

 Тавыш, шау-шу аның саен көчәйгәннән-кәчәя, күк күкрәгән авазлар чыгарып якынайганнан-якыная бара. Абыйдан калган итек кигәнгәдер, элдерепме-элдергән дусларымнан мин бераз калыша башладым. Ташу авазы якынайганнан якыная бара. Ә мин калышам. Ул да түгел, аягым тирән карга батып, егылып китмимме шунда. Торып йөгерә башлыйм, дисәм, бер сыңар итегем төшеп калган икән. Курку көчле булгангадыр, мин әле сыңар итек белән дә байтак кына йөгергәнмен . Ә итек бит абыйныкы. Абыем “кимә”, дия торып кидем. Аның кисәтеп әйткән сүзләре колак төбемдә, кырыс карашы күз алдымда. Ә үзем һаман да йөгерәм.Башкалардан калышасы килми... Итекне дә калдырып булмый. Икеләнүдән ни эшләргә белмим, үз эчемдә үзем бәргәләнәм. Әле алга омтылам, әле кире артка борылам. Итек кадерле булгангадыр инде, кире борылганмын һәм аны тирән җепшек кар астыннан эзләп маташтым байтак кына. Тапкачтын да тартып алу җиңел булмагандыр. Тартып чыгаргачтын инде аякка киеп маташу турында уйлаган юк, кулга тотып торып йөгергәнмен.

 Малайлардан инде җилләр искән. Алар басманы исән-аман үтеп авыл тыкырыгына кереп югалганнар. Мин исә йөгереп килгән шәпкә туктап калырга мәҗбүр идем. Инде килеп җиттем, басмага менәсем генә калды дип килгәндә, әллә кай арада, күбекләр чыгарып, юлында очраган бар нәрсәне үзенә йолып барган дулкыннар инеш аша салынган тактаны казыклары-ныгытмалары белән бергә күз ачып йомганчы йолкып кына алды һәм агызып алып та китте. Тораташ булып аргы якта бер ялгызым торып калдым. Бозлар өстенә боз менеп шаулап ага ташу. Шул рәвешле урманнан агып төшкән суның җигелгән ат һәм сыерларны агызып киткәнен, авылны туйдырып торган бердән бер тегермәнне җимереп, аның ташларын кузгатканын ишеткәнем булганга теләр-теләмәс кенә чигенергә мәҗбүр булдым. Ярларны кыйнап, калын бозларны актарып-кубарып аккан ташкын каршында үземнең бәләкәй һәм көчсез икәнлегемне тойдым шул чакта. Үз куркаклыгыңны тану җиңел эш түгел, шулай да курыкканмын - күзләремне уч төпләрем белән капладым да өнсез калып тордым байтак кына. Авылга чыгу юк болай булгач. Караңгы да төшеп килә. Мине уйлаучы да юктыр инде. Иптәш малайларым өйләренә кайтып җылы мич каршында аяк чолгауларын киптерә торгандыр. Кайнар бәрәңге ашый, җылы чәй эчә торганнардыр...

 Шул чактагы минем кичерешләрне сүзләр белән генә сөйләп бетерерлекме...Мин үземне туып-үскән авылымнын, әти-әнидән, туганнарымнан мәңге аерылгандай итеп тойдым. Әмма, ни хикмәт, еламаганмын. Елау дигән нәрсә, ни сәбәпледер, уйга да кереп карамаган...

 Шаулап-ургып аккан ташу читендә, белмим, күпме торганмындыр шулай. Үземне мин якты дөнья белән хушлашырга җыенгандай хис иткәнмен. Кая барыйм, кемне ярдәмгә чакырыйм – һич белгән юк. Чакырсам да мине кем ишетсен. Бу дөнья бит минем өчен бик кечкенә булган әле ул чакларда, туган авылымнан башланып – туган авыл белән тәмамланадыр кебек тоелган. Караңгы төшеп килгән бер мәлдә аргы яктан әнием тавышын ишеткәндәй булдым. Чын-чынлап су буена алып төшкән тыкырыктан абына-сөртенә йөгереп әни төшеп килә иде. Аның бер алдына чыгып, бер артында калып күрше малае Миңлегаяз йөгеренә.

 – Улым, су янына килмә, – дип кычкырды әнием иң элек. Аның тавышы ничектер калтырап чыга иде. Минем өчен борчылудан булгандыр ул, әлбәттә. Һәм өстәп куйды бераздан. – Курыкма, йәме улым, хәзер әтиең төшәр, коткарыр, алып чыгар үзеңне.

 – Ә мин курыкмыйм, – дидем, әнине күрү шатлыгыннан батыраеп. Шул гомер абыемның сыңар итеге култыгастымда булган икән. Артык исем китмәгәнлекне күрсәтүем янәсе, җепшек кар өстенә җәелеп утырдым да ашыкмый-кабаланмый ипләп кенә киеп куйдым үзен. Аннан җәт кенә сикереп торып ургып аккан ташуга таба бер-ике адым якынлаша төштем.

 – Тукта, кая киләсең, агызып китә бит, – дип кычкырды әни.

 

Фото: izhlife.ru

 

(Ахыры бар)

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: