Шәригать кануннары тыюга карамастан, картның хәләл балаларыннан да тартынмый, аннан бала тапкан байтак хатын-кыз аның өенә дә, зиратка да өелешеп килде. Күпләр елады, каберенә учлап-учлап туфрак сипте, хәтта үзләре белән балаларын да иярткән иделәр. Усман халкы мондый олуг җирләүне соңгы вакытта күргәне юк иде, әнә күпне күргән Усман ташы үзе шаһит моңа...
Үзе үлсә дә, «эше» калды Рамазан картның: тагы җиде-сигез ай бер-бер артлы балалар һаман туа торды, туганнары үсә барды. Алар акрынлап күптән бала-чага тавышын оныткан урам-ишегалларын шат тавышлар, күңелле уеннар, чыр-чу белән тутырды, мәктәпнең бушап калган классларына ямь керде. Укытучыларны чиксез куандырып, озакламый башлангыч мәктәпне яңадан сигезьеллыкка, аннан урта мәктәпкә әйләндерделәр. Бу вакыйгаларга авылда гына түгел, районда да шатландылар. Шатлык шулай ук төрле хәбәрләр, гайбәтләр дә тудырды, сүз куертты. Хәбәр авылда гына йөрде, начар даннан куркып, Усман халкы аны читкә бигүк чыгармаска тырышты, ләкин барысының да авызын томалау мөмкин түгел... Ә балалар, картның хәләл балаларына охшап, уклау кебек төз гәүдәле, ачык йөзле, сау-сәламәт. Бөтенесе дә диярлек әйбәт укыды, иптәшләренә, укытучыларга, өлкәннәргә карата илтифатлы булды – авылның гомуми аңгыралыгы, битарафлыгы, чир-сырхау, зәгыйфьлек фонында әлеге балалар нык аерылып тора иде. Әйтерсең лә илнең бөтенләй икенче төбәгеннән сайлап китергәннәр. Әлбәттә, мондый күренеш көтелгән иде, һәрхәлдә, карт белән балаларның әниләре өмет иткән иде, әмма нәтиҗә болай ук булыр дип беркем дә күз алдына китермәгән иде. Балалар үсә, сыйныфтан сыйныфка күчә килә шунысы да ачыкланды: алар, беренчедән, авылның башка балаларыннан күпкә сәләтлерәк, икенчедән, үзара чагыштырганда, малайлар кызларга караганда сәләтлерәк. Димәк, дип нәтиҗә ясады бу күренештән авылның әлеге фикерләү күәсен югалтмаган акыллы башлары, картның геннары үзе белән булган хатыннарныкына караганда көчлерәк, куәтлерәк. Теге Кострома токымының да үгез бозаулары таналарына караганда байтакка күбрәк иде ләбаса...
Югары оч Мәрьямнең улы математика буенча республика олимпиадасында беренче урынны алды, Хәдичәнең улы баянга маһир – мәктәп бәйгесендә җиңеп, аннан бар имтиханнарны җиңел генә тапшырып, Уфадагы сәнгать вузына керде. Бишенче сыйныфта укыган бер малай шигырь яза, язганнары республика балалар һәм яшүсмерләр басмаларында нәшер ителә башлады, һәм, редакция хезмәткәрләренең фикеренчә, аның шигърият күгендә якты бер йолдыз булып балкырына өмет бар. Ә бер яшь рәссам бөтенесен дә уздырды: әлегә табигать күренешләрен, авылның иске өйләрен, каралты-кураларын гына төшерсә дә, каләм, күмер белән ясалган сурәтләре башта районның яшь иҗатчылар күргәзмәсенә, аннары республиканыкына куелды, берничә эшен Мәскәүгә дә алып барганнар икән. Ниндидер яңа караш, стиль, язу манерасына ия бу малай, дип мактый икән белгечләр. Бер кызга исә табигать шулкадәр моңлы тавыш биргән, аны инде, мескенне, укуыннан аерып, еш кына шәһәрдән шәһәргә җырларга йөртәләр. Анда төрле концертларда, конкурсларда, фестивальләрдә катнаша, җиденче сыйныфта гына укуына карамастан, киләсе елга сәнгать академиясе каршындагы махсус музыка мәктәбенә чакыралар...
Мондый балалар өй саен яки сыйныф саен булмаса да күп: аларны авылча үзара мактарга яки мыскылларга кирәк булса, еш кына «ул бит Рамазанович» яки «Рамазановна» дип җибәрәләр...
Авылның даны, район чикләренә генә сыймый, республикага билгеле була башлады. Башта РОНОдан, аннан Мәгариф министрлыгыннан кешеләр килеп, өч көн буе дәресләргә кереп утырды, алар китеп, озак та үтми, саулык саклау өлкәсендәге вәкилләр Усман балаларының саулыгын тикшерде, олимпия резервы оешмасыннан тренерлар яшь спортчыларның нәтиҗәләре белән кызыксынды, сикертеп, йөгертеп карады. Барысы да, балалар материалны әйбәт үзләштерә, дәресләрдә ихлас, сорауларга төгәл, анык җавап кайтара белә, саулыклары да канәгатьләнерлек, алай гына да түгел, тиешле кимәлдә күнекмәләр башлаганда, һәркайсында югары күрсәткечләргә ирешерлек спортчы дәрманы бар, дип бәяләде. Районның шушы зур булмаган авылында балалар кайдан шулай сәләтле соң дигән сорау берсенә дә тынгылык бирмәде, бәхәсләр куптарды, яңа гипотезалар тудырды. Ата-ана, бигрәк тә аналар, килгән кешеләр сораганга аптыраган булды, әмма берсе дә серне ачмады, чөнки фаш ителүдән куркалар иде. Беренче чиратта, әлбәттә, ирләре, авылдашлары алдында, аннан – балалары алдында. Алла сакласын, Мәгариф министрлыгы белсә, зина кылучы укытучылары өчен директорның, РОНО мөдиренең башлары очачак, мораль-этик нормаларны аяк астына салып таптаганны белә торып, шуңа юл куйган өчен, авыл Советы рәисенең вазифасыннан колак кагуы, җиле хәтта район хакимияте башлыгына кагылуы да ихтимал.
Мәгариф министрлыгы делегациясе составында берничә тапкыр Усманга килгән бер яшь кешенең республика газетасында, аннан шул система органы булган журналда мәктәп балаларының феномены хакында зур мәкаләсе басылды. Шуннан соң ул ялгызы гына кабат килеп, укытучылар, балалар, аларның ата-аналары белән сөйләшеп йөрде, өйләренә кереп, үзен галим, фән кандидаты дип таныштырды. Ташъелгага барып, үрнәкләр дә алды, фотога төшерде, куен дәфтәренә язды. Бер ай чамасы вакыт үткәч, ул бер журналда Усман янындагы серле ташлык ниндидер нурлар тарата, ташларны актарып төяп җибәрә башлагач, авыл зарарлы зонаның уртасында кала, шушы нур авыруы алган хатыннар талантлы балалар таба дигән «ачыш» ясады. Шуңа да алар сау-сәламәт, яхшы укый, һөнәрле, янәсе. Фән әһеленең белдерүенчә, һәрьяклап камил токым таралуының сәбәбе нәкъ шушында...
Зур резонанс тудырды әлеге чыгыш, фәнни даирәләрдә шау-шу куптарды. Бер галимнәр, моның булуы мөмкин түгел, дисә, икенчеләр, бигрәк тә «яшелләр», халыкны куркыныч урыннан кичекмәстән күчерергә, таш актаруны туктатырга дигән фикер әйтте. Өченчеләр, моңа кадәр яшәгәннәр бит әле, юкка гауга куптармыйк дип, халыкны тынычландырырга, күрмәмешкә, белмәмешкә сабышты. Ә авыл барыбер хафага калды: барысы да тәнебезгә агулы нурлар сеңгәндер дип борчылды. Элек-электән яшәгән бит халык, бер дә агуланмаган, күп булса Рамазан азгын агулангандыр; берәр таш кисәген баш очына салып ятмадымы икән, үзенең хәләл балалары да, уйнаш балалары да, мөгаен, агулангандыр, дип тә саташучылар табылды.
Картның исеме бераз онытыла төште. Ә теге фән кандидаты һаман йөрде, таш үрнәкләре алып китте, яңа уйдырмалар чыгарып, яңа мисаллар табып, мәкаләләр язуын дәвам итте, озакламый шушы темага докторлык диссертациясе яклавы турында мәгълүм булды.
Балалар авылдан елга тутырып кузгалган боз сыман китеп бетте, һәркайсы диярлек мәктәпне алтын йә көмеш медальгә тәмамлады. Уфа, Мәскәү, Петербург, Екатеринбург кебек мәшһүр калалардагы вузларга укырга кереп, ил буйлап таралды. Барысы да авыл өчен олы горурлык иде – мәктәпнең элекке бәләкәй генә стенды байтакка зурайтылып, аңа әлеге укучыларның фотоларын, исем-фамилияләрен элеп куйдылар, һәм менә гаҗәп, дөресрәге бәла: авылның хатын-кызы яңадан элекке кебек зәгыйфь, чирләшкә, хәтта теге яки бу әгъзасы җитешмәгән балалар табарга керешмәсенме! Чөнки авыл өйрәнгән гадәтен дәвам итте: эчте, тартты, яшьләр, ата-аналарының әйтүенә карамый, туган-тумачасына өйләнде, тормышка чыкты, кан яңартмады. Халык янә борчылды, аптырагач, Рамазан картны искә төшерделәр, бу күренешне тикшергән белгечләр янә чаң какты: авылны кичекмәстән икенче урынга күчерергә, таш чыгаруны туктатырга, чөнки, аны кузгаткан, борчыган саен, ул «терелә», агулы нурын күбрәк тарата, янәсе...
Озакламый Усман авылы Рамазан картның «эшенә» кадәрге хәленә кайтты: авыл урамында, ишегалларында бала-чаганың шат тавышы тынды, алар йөгерешеп йөрмәде, сабыйлар сирәк туды, туганы да әүвәлгечә вак, зәгыйфь иде. Әтиләре эчүен дәвам итте, аларга ияреп, хатыннары өйрәнеп китте, күрше авыл кызлары Усман егетләренә тормышка чыкмагач, ачулы, битараф, сырхау егет-җилән элеккечә үзләренең авыл кызларына өйләнергә мәҗбүр булды. Мондагы хәл-әхвәлне бөтенләй белмәгән киленнәр генә төшкәли хәзер Усманга. Югары оч Мәрьям авылда иң беренче булып Рамазаннан бала тапкан укытучы килен (сүз уңаенда әйткәндә, картта булган хатыннарның кайсыдыр аңардан туган балаларның тулы исемлеген төзегән, диләр) соңыннан үз иреннән дә бала тапты. Малайның ике кулында да алтышар бармак! Ә Рамазаннан тапканы исән-сау, бөтен әгъзасы да төгәл, акылы да камил – мәктәпне медальгә тәмамлап, Мәскәү университетының юридик факультетына керде. Әлеге унике бармаклы малайның әтисе – айнык чагы сирәк була торган балта остасы – бер эчкән вакытында, артыкларын кисеп ташлыйм дип, әллә ялгышып, әллә үз аңы белән, мескен баланың кул чукларын чабып өзгән...
Гөлҗамал ялгыз яши. Ринат үзенең ике улын алып китте дә Себереннән кайтмас булды. Теге төнге вакыйгаларга катнашы булгандыр, ахры. Ялгыз дигәч тә, өченче улы бар бит әле Гөлҗамалның – Рамазан токымы – Екатеринбургта университетта укып йөри. Бар шатлыгы – шул бала.
Урта мәктәпне яңадан сигезьеллыкка күчерделәр, аннан – башлангычка. Бөтенләй ябып куймасалар ярар инде, дип курка тагы укытучылар. Куркырлык та шул: балалар саны елдан-ел кими, булганы да юньләп укый алмый.
Халык кырыла. Үлем туымнан күбрәк. Ил буенча шулай инде шулаен... Кайдандыр килгән бер эшкуар район үзәгендә күмү-җирләү бюросы ачты да Усман ташыннан кабер ташлары ясарга тотынды. Авыл, элек талантлы укучылары белән дан тотса, хәзер таштан һәйкәл эшләве белән танылды. Хәтта күрше район, шәһәрләрдән дә сатып алырга киләләр. Ә түрәләр авылдан ерак түгел аланда әлеге таштан икешәр катлы йортлар салырга кереште. Юлга асфальт җәйделәр, йорт хуҗалары шуннан Уфага, башка шәһәрләргә машинада җилдерә. Сүз уңаенда, таш чыгару эшләре «яшелләр» таләп иткәнчә туктатылмады, киресенчә, киң колач алды, җирне казый, киңәйтә торгач, ул Усманның югары очына да килеп терәлде. Усман ташы белән эре шәһәрләрнең метроларын бизиләр, башка тарафларга да җибәрелә, имеш, хәтта кайбер түрәләр үзләре исән чакта ук булачак каберләренә һәйкәл ясату хәстәрен күрәләр икән. Соңгы вакытта яңгырдан соң чыккан гөмбәләр сыман үрчеп киткән яңа байлар, олигархлар да үзләренә ахирәти һәйкәлләргә заказ бирә, ди. Бөтен шушы күтәренкелек Усман хатын-кызларының аңын да урап үтмәде: бүгенге авылның авыр хәлен, балаларның аңгыра, зәгыйфь булып тууларына җаннары әрнегән аналар Рамазан картның да каберенә һәйкәл куйдыру хәстәрен күрә башлады – берничәсе авыл Советы рәисенә, аннан район хакимиятенә барды. Ә нигә, ул әлеге байлардан, олигархлардан кайсы ягы белән ким? Бер дә ким түгел, хәтта артыграк та. Алар кеше акчасын талап, алдап-йолдап баеса, Рамазан карт халык генофонды, саф токым өчен хәләл көчен салды.
...Дәрьядай җәелеп яткан Ташъелга, шушы җир 6е лән бергә яралган табигый могҗиза, әлмисактан бирле кузгалмаган, мәңгелекнең үзе булып гәүдәләнгән Усман ташы юкка чыкты. Аннан куптарылып алынган иң зур ташларның берсе көтүче Рамазан каберенә куелды. Бу таш – соңгы Усман ташы – авылга нигез салган борынгы нәселнең бер вәкиленә, иңнәренә заман үзе китереп салган намус эшен башкарып һәлак булган ил агасына һәйкәл булып күтәрелде...
Фото: mk-hakasia.ru