(Ахыры.)
Роман белән Миша килгәндә, озын чит ил машинасы янында байтак халык җыелган булып чыкты. Нәрсәдер көтәләр. Менә теге аркылы утырган йөк машинасының уртасыннан ишек ачылып китте. Дәртле музыка көчлерәк яңгырады. Музыкага ияреп төрле төстәге утлар җемелдәште. Ишек киңрәк ачылган саен машина уртасы сәхнәгә ошый барды. Зур гына сәхнә хасил булды. Менә, ичмаса, могҗиза. Бик шәп итеп бизәлгән, җиһазландырылган, яңа елда чыршыларга гына элә торган утлар янып-сүнеп алалар. Неон утлар сәхнә эченнән яңгыраган музыкага ияреп төрлечә җемелдәшәләр, әле яктырып, әле сүнә биреп китәләр. Берчә яңа гына чыгып килгән кояшны хәтерләтеп, сәхнә эче ут ялкынына кызара башлап, кошлар сайрап җибәрсә, тора-тора Кавказ тауларына әверелә, йә булмаса, күл буйларына охшап кала. Кояш баткан чакны хәтерләтеп, утлар сүнгәндә сәхнәгә бик ыспай гына киенгән алып баручы чыгып, барча җыелган халыкны бүгенге тантана белән тәбрик итте. Тамаша хакының якынча күпме торачагын әйтте. Халык ризасызлык белдереп гүләргә чамалаган иде дә, өлгерә алмый калды. Егетнең артында әллә кайдан бик тә матур һәм яшь кенә, үтә күренмәле тукымага уранган ике чибәркәй пәйда булды. Болар көттереп тә тормый, килешле генә биеп, яртылаш чишенеп тә ташладылар. Тагын теге үткер егет чыгып, халыкка ГАИ хезмәткәрләре һәм шоферлар турында үткер-үткер берничә анекдот һәм көлкеле хәлләр сөйләп, шофер халкын көлдереп аларның эчен катырды. Шуннан, кинәт кенә:
− Йә, халык, ягьни ару-талуны белмәс юл гизүчеләр! Куйган хакка риза булабызмы? Риза булмасагыз, шарманка ябыла һәм сау булып торыгыз! Риза булсагыз, рәхим итегез тамашага һәм кесәләрегезне актарыгыз, кадерле туганнар. Җыелган акчаның фәлән-фәлән суммасы юлда фаҗигагә очраган шофер халкына ярдәм итә торган фондка күчерелә, − дип тә җиффәргәч, барча халык кул чабып, баштан-аяк риза икәнлекләрен белдерделәр. Мәйдан:
− Риза, риза, − дип гүләде.
Шулай итеп, шофер халкы моңарчы күрмәгән, колагы ишетмәгән тамашага мөкиббән китте.
Халыктан ризалык алгач, алып баручы бөтенләй йөгәненнән ычкынды. Ул, сүгенү сүзләре белән аралаштырып, комсыз ГАИ хезмәткәрләре һәм бер гаепсезгә алар тарафыннан туктатылган шоферлар турында бик шәпләп такмаклар җырлап, җыелган халыкны бөтенләй аяктан екты. Ул булмый, теге чибәр кызлар йөгерешеп сәхнәгә килеп чыктылар да, алып баручыны сәхнә уртасына сузып салып, чак-чак көчләп ташламадылар. Шуннан китте сәхнәдә төрле стриптиз, чишенүләр. Шуннан инде тамашачылар да китте кызышып. Ул арада булмый, җыелган халыкка кыйммәт хакка китте сыра, аракы сатулар. Бик тә чибәр шәрә кызлар таза-таза пәһлеваннар озатуында шофер халкыннан тамаша өчен акча жыйдылар. Шайтан суыннан кызып алган тамашачы акча жәлләмәде. Син нәрсә? Фаҗигагә очраган халыкка акча белән әз-мәз булса да ярдәм итү изге эш бит. Шуннан тамаша тагы дәвам итте. Хәзер теге кызлар бик дәртле көйләргә кушылып, ГАИ хезмәткәрләреннән көлеп, куплет-куплет җырлар җырладылар. Аларның өйдә утырган ялкау хатыннарына да өлеш чыкты. Йөгәнсез шоферлар белән юлдагы мәхәббәт эзләүче кызлар да буш калмадылар. Бераздан сәхнәгә бер бәндә чыгып флейтада уйнарга тотынды. Ул уйнаган көй уңаена сәхнә уртасындагы сандык ачылып китеп, аннан кобра еланы кебек боргалана-сыргалана бер матуркай чыгып, җай гына сәхнә буйлап биеп китте, көй борылышына туры китереп, өстендәге япмасын чишеп, җыелган халык өстенә очырды. Үтә күренмәле итәген дә салып, баш очында болгый-болгый биеп алды да, анысын да сәхнә артына атып бәрде. Чибәркәй биегәндә бик тә моңлы музыка агылуын дәвам итте. Әйтерсең дә, бу чибәр музыкага биеми, ә моның шулай сыгылып-бөгелеп биюеннән көй-моң агыла. Көйнең тын гына агылган чагында хәтта Новосибирскиның ач черкиләренең кан таптырып түземсез безелдәүләренә чаклы ишетелеп киткәләде. Тамашачылар кинәт кенә дәррәү кул чабып, аны тагы да дәртләндерделәр дә тагы тынып калдылар. Биюче кыз, матур тешләрен ялтыратып, елмаюын жәлләмәде. Сәхнә уртасына үзе килеп чыккан сандык өстенә менеп, акробатик күнегүләр ясый-ясый биергә тотынды. Баерак шоферлар, кызны дәртләндереп, сәхнәгә акчалар салып, сызгыра-сызгыра, тегене алкышладылар. Озакламый, бу чибәрне алыштырып, сәхнәгә зур-зур түшле, арт яклары мендәр кебек кабарып торган кызлар чыкты. Болары тегесенә караганда да оятсызрак биюләр башкардылар. Һәркем үз теләгәнен күрсен, һәркемгә − үзенеке дигәннән чыгып эшләнгән иде бу стриптиз-шоу дигән нәрсә.
Шулай итеп, бу программа ярты төн үткәч кенә тәмамланды. Аерым хак түләсәң, биючеләр белән кунарга да була дип хәбәр салдылар. Әмма бик кыйммәт икән. Теләүчеләр табылгандырмы-юкмы, шулай да сәхнә төбендә бер төркем халык җыелышып торып калды. Ә күп кенә шофер халкы моңа мохтаҗ түгел иде. Чөнки ерак юлда йөрүчеләрнең күбесенең кырларында юлдаш кызлар бар. Күбесе тамак ялына, кайсысы торырга урыннары булмау сәбәпле, бу хәлгә төшкән. Маҗара эзләп, романтика дигән булып, дөнья гизеп йөргәннәре дә җитәрлек. Кайберләре шулай акча эшләргә азаплана. Күпләрен акыртып талап, юлда ташлап та киткәләделәр. Күбесе, Зәлифә кебек, язмышымнан качып барам дип уйлады. Чынында исә андыйларны язмыш сазлыгы үзенә эләктереп алган да, тирәнгә, төпкә суырганнан суыра. Һич ычкындырыр димә. Шулай итеп, алга барам дигәннәре дә караңгылыкка, упкынга оча. Язмыш-тәкъдир агачыннан коелган, саргаеп беткән яфрак кебек, шайтан җиле кайда куса, шунда каршылыксыз җилпенә бирделәр алар.
Юллар чатында нинди генә тәкъдирләр чуалып бер йомгакка уралмый да, нинди генә язмышлар төеннәргә чәбәләнеп кире сүтелми иде. Шушы кешеләр йөргән юллардан шайтан белән фәрештәләр дә файдалана иде шикелле. Чөнки аның юллардагы шайтаннар, кешеләрнең язмышы белән рәхимсез шаярып, аларның үзләрен һәм язмышларын шартлатып сындырырга маһирлар иде. Ә кайчак, шушы ук юллардагы фәрештәләрнең рәхимлелеге белән, кеше язмышларыннан төенләгән төеннәр тиз һәм жиңел генә чишелә дә куя иде. Мәңге шулай булды. Мәңге кара көчләр белән мәрхәмәтлелек кара-каршы көрәште.
Таң алдыннан нык дулкынланган Роман белән күргәннәренә бик үк риза булмаган Михаил абзый кабинага кереп яттылар. Миша абзый, иртәгә ялы булганга, тизрәк йоклап китәргә була, бер йөз грамм салды, күп тә үтми тыныч кына хырылдавы ишетелде. Роман күргәннәреннән һаман тынычлана алмый боргаланып ятты да кырында гына йоклаган Зәлифәгә терәлде. Романның кыз янында күп тапкырлар йоклаганы бар иде. Беркайчан да кызга ымсынмады. Ул аны жәлләп, олыларча аның турында кайгыртканга кыз да аңардан бик читләшмәде. Читләшеп тә кая бара инде. Ничәмә айлар ачлы-туклы подъезд юган, барлы-юклы акчага яшәп йөргән кызга тагы нәрсә кирәк. Бу кешеләр белән, ичмаса, тамак тук, өс бөтен дигәндәй. Исерек әтинең алып килгән хатын-кызлары күзгә күренми. Укулар башлануга кайтып җитсәм, шул җиткән дип уйлады ул. Туйганчы ашап, тәгәрәп йоклаганга, матурланып, түгәрәкләнеп тә китте.
Тик егет бүген үзен тыя алмады, элекке кебек арка терәп кенә ятмады. Төнге суыктан суынган кабина эчендә, эссе егет куенын сизү кызга да рәхәт иде. Миша абзый алгы якта тигез генә хырлый. Зәлифә, йокылы-уяулы, үзе дә сизмәстән Романга елышты. Кызны кочакларгамы, юкмы дип икеләнеп яткан егетнең кулын ул үзе үк күтәреп биленнән аркылы салды. Роман җай гына кызны кысып кочаклап алды. Кабарырга да өлгермәгән түшләрен иркәләп, чәчләре, ирененнән һәм чигә-муеныннан үпте. Зәлифә тәмам егеткә сыенды.
Романның хатын-кыз белән тәҗрибәсе ару гына. Яшь булуына карамастан, Уфада хатыны һәм яшь ярымлык улы бар. Бергә тормасалар да, ир белән хатын кебек яшиләр, шулай дип әйтеп булса инде, әгәренки. Икесенең дә олы яшьтәге әниләре аларның өйләнешеп бергә торуларына каршы. Бергә яшәрлек түгел, фатирлары бик кечкенә. Җитмәсә, икесенең дә сеңелләре җитеп килә. Шуңа да үзләренә аерым фатир алганчы әниләре белән гомер кичерергә мәҗбүрләр. Роман үзенең хатынына кулдан килгәнчә ярдәм итә. Кием-салымына, азык-төлегенә һич акча жәлләми.
Шулай итеп, егет, бар тәҗрибәсен туплап, кызны иркәләде. Әкрен-әкрен генә, бик тә сакланып кызны назлады. Кыз каршы тора алмады. Каршы торырга аның теләге дә, көче дә юк иде. Бар теләге − Миша абзый гына сизмәсен. Һәм дә егеткә барча гәүдәсе белән сыенды...
Теге көннән соң кыз ир-ат халкыннан уттан курыккан кебек куркып, аларны күрә алмыйча, аларга нәфрәтләнеп, җирәнеп караса, бүгенге төннән соң, бөтенләй башкачарак карый башлады. Ирләр аңа куркыныч, ерткыч, юньсез әдәмнәр булып тоелса, бу егет бөтенләй икенче. Роман Зәлифәнең хыялында йөрткән егеткә бик тә туры килә булып, нәкъ аның теләгәне иде. Кызый шушы төннән башлап башы-аягы белән аңа гашыйк булды. Егет аңарда тормышка янә кызыксыну уятты.
Икенче көнне кызны алыштырып куйдылармыни. Егетнең күзенә туры карарга оялса да, үзе күрмәгәндә, карашы белән йотардай булып аны эзәрлекләде. Егет тә моны сизенде, кызга елмаеп карар булып китте. Бер тукталышта, Зәлифәне алыштырырга уйлап, берничә яшь шофер Романга мөрәҗәгать тә итеп карадылар, егет ризалашмады. Хабаровскига җитәрәк, кызны кыйммәт кенә хакка сатып алырга да теләүче табылды хәтта. Роман андыйлар белән сөйләшмәде дә. Ә бит юл күбәләкләрен алыштыру, сатып җибәрү – шоферлар арасында гадәти күренеш.
Хабаровск шәһәрендә йөкне тапшырып, машинага шыплап кытай тауарлары төяделәр. Роман юлга чыгар өчен кирәкле кәгазьләрне тутырып йөргәндә кабинада ялгыз гына утырган Зәлифә янына бер кытай кешесе килеп:
− Сине твой хозяин канторга чакыра. Ул конторда документы заполняет. Әйдә, − дип үзе белән дәште. Аны-моны уйламаган кызый тегенең артыннан иярде. Контор урнашкан бинаның аскы катына килеп керделәр. Кытайлы:
− Ана, алга бар, ул анда утыра, − дип күрсәтте.
Кешеләр үтеп-сүтеп йөргәнгә ул, бер дә шикләнми, ярымкараңгы коридор буйлап алга атлады. Бер тимер ишек яныннан үткәндә, каршы килгән бер адәм кинәт кенә теге ишек артына этәрде дә кертте. Ишек шыгырдап бикләнде. Теге адәм кычкырырга да ирек бирми, кызның авызын балык майлары исе сеңеп беткән учлары белән каплап, тагы да кайдадыр аска, подвалга алып төшеп китте. Һәм тагы да бер ишекне ачып, Зәлифәне пөхтә генә җыештырылган караватка екты да:
− Яшәргә теләсәң, тавышсыз гына утыр, − дип, кире теге калын ишекне бикләп, чыгып югалды.
Кыз ишекне барып җан көченә этәреп тә карады, дөбердәткән булды. Тавыш чыкмады. Ишек эчтән дә, тыштан да махсус күн белән тышланган иде. Бу җир астындагы яшерен фәхешханәдә мылтыктан атсаң да тышка ишетелмәс иде. Шулай итеп, кыз чын-чынлап коллыкка эләкте.
Роман кәгазь-документлар тутырып кире машина янына килгәндә, кыз кабинада юк иде. Ул арада юлга азык-төлек алырга дип киткән Миша абзый да килеп житте. Икәүләп ары чаптылар, бире йөгерделәр. Кызны беркем дә күрмәгән булып чыкты. Кичкә таба теге кытайлы болар янына килеп:
− Тыңла әле, сезгә бер кыз болай дип әйтергә кушты, − дип, сүз башлады. − Ул үзен көтмәскә кушты. Таныш шоферны очраттым, шуның белән кайтып китәчәген әйтте, − диде.
Роман тегеңә ышанмыйча, буып алып машина тәгәрмәче астына салган иде, тегеңә ярдәмгә әллә кайдан дүрт-биш кытайлы йөгереп килеп чыкты. Ярый әле, Миша абзый кабинадан кыска лом алып өлгерде. Базадан чак чыгып шылдылар.
Роман ышанмады кытайлыга. Кызыкайның үзенә ничек итеп яратып караганын сизенә иде бит. Тик юньләп сөйләшә генә алмадылар. Утырып бер аңлашкан булсалар, мөгаен, икесенең дә язмышлары кырка яхшы якка үзгәрергә тиеш иде, мотлак шулай булыр иде. Роман икенче көнне дә, өченче көнне дә базага барып әйләнде. Зәлифәне, менә күренер, менә килеп чыгып кочаклап алыр дип көтте.Тик көтү бушка гына булды. Бер атна чамасы сагалап йөрделәр кызны. Зәлифә суга төшкәндәй юкка чыкты. Егет, әйтерсең дә, үзенең бертуган сеңлесен югалтты. Нык кайгырды, аның юкка чыгуында үзен гаепләде.
Миша абзый егетне ничек кенә юатмады. Төрлечә әйткәләп карады.
− Селтә кулыңны. Беткәнмени хәзер кызлар. Әллә ни һуш китәрлек чибәр дә түгел, бер чыра инде. Ташла, юкка хафаланма, − дип, юлдашын юатырга тырышты.
Егет аңа кырка:
− Син үзең ташла бу сүзеңне, абзый. Беләм мин, бүтән кызлар алдында ул − фәрештә. Белмәсәм, хафаланмас идем, − дип, юлдашын ачуланып ташлады.
− Ярар, ярар, дәшмим. Бетте, бетте. Болай гына әйтүем.
Роман һаман уфтанып:
− Югалачак кызый, югалачак бездән башка. Без аны монда алып килдек, без алып кайтырга тиеш идек, − дип, үзен әрләде.
Вакыт, кайтырга вакыт. Болай да ничәмә көнгә соңга калдылар. Тау кадәр борчылу-хәсрәт төяп, юлга кузгалдылар. Милициягә мөрәҗәгать итәргә уйлаганнар иде дә, уйларыннан кире кайттылар. Чөнки алар кызның хәтта исемен дә белмиләр булып чыкты. Роман җайлап, иркенләп сөйләшермен, сораштырырмын дип уйлаган иде. Һәм, менә сиңә мә.
Зәлифәне шул ук кичне ниндидер бер табиб карап, канын тикшерде.
− Ярый, тик бик ябык. Мондыйларга хак аз бирәләр, − дигән сүзне әйтте.
Кайда килеп эләккәнен аңлады кыз. Юкка гына болай тикшермиләр. Барысын да төшенде… Ләкин, ничек кенә уйласа да бу төрмә-фәхешханәдән качу жаен уйлап таба алмады. Подвал ишеге калын һәм тимердән. Тәрәзәләр юк. Хәтта стенада кадак фәлән генә дә күренми. Торганы төрмә камерасы. Нәрсә эшләргә дә белмәде. Төрлечә уйлады. Әллә Роман юри мине шушы җәһәннәм читенә калдырып киттеме, дип тә уйлап бетте. Бу уен куәтләп, бер хатын:
− Сине бит сатып киттеләр. Хәзер син безнеке. Без синең белән нәрсә телибез, шуны эшлибез. Һәм син без кушканнарны эшләячәксең. Тик тыңлаучаннар һәм клиентларны яхшы хезмәтләндергәннәр генә үзләре эшләгән акчага ирек сатып ала алалар. Иң яхшысы − бик тыңлаучан булырга кирәк. − Ул тагы нәрсәләрдер сөйләп чыгып китте.
Кыз аны тыңлап та тормады. Башында төрле уйлар чуалды. Үзеңә үзең кул салыр идең, аның өчен дә мөмкинчелек юк. Шуңа да ул бүтәнчә ысул уйлады. Ашамас булды. Тәүге көннәрне генә түзүе кыен булды. Аннан тән-җан үзе үк аш сораудан туктады. Ашамагач, су эчәсе дә килмәде. Тәүдә сизмәделәр. Кызның ашамаганын сизеп алганда, соң иде инде. Көчләп ашатып карадылар, барып чыкмады, ашаганын укшып кире чыгарды. Тончыгып, үләр чиккә җитеп чәчәде. Җитмәсә, шыгырдап бетләде. Ахырда аны наркотик ярдәмендә сындырырга уйладылар. Җитмәсә, бетләреннән котылырга була, ниндидер химикат белән барча тәнен буяп ташладылар. Әллә дару көчлерәк, әллә наркотигы күбрәк булды, кыз сыгылды да төште, йөзләре күгәренеп катты, йөрәге туктады. Тиз арада килеп җиткән табиб кызның тамыр тибешен тапмады. Аяк-куллары суынып бара. Хәлне тиз арада фәхешханәнең хуҗасына житкерделәр. Кытайлы, кеше-кара күргәнче, бу дөге саламы юанлык чырадан котылырга кушты. Зәлифәне иске-москы чүпрәк-чапракка урап, тиз арада шәһәр читенә алып чыгып, елга ярыннан аска очырдылар.
Әллә машина багажнигында даңгыр-доңгыр сикерә-бәрелә барганга, әллә ярдан мәтәлеп тәгәрәгәндә, лепердәп кенә торган йөрәк хәлсез генә бер-икене тибеп куйды да чатан кеше кебек титакларга тотынды. Күрәсең, аның тәкъдир паласы тукылып бетмәгән дә, шул паласка тукыласы язмыш жепләре әле өзелмәгән иде әле. Төнге саф салкын һава күкрәгенә бәреп кереп, шифасын барча тәненә таратты. Кыз аз-азлап фикер йөртә алыр чиккә җитте. Тәүдә ул саташам, нинди авыр, куркыныч саташу дип уйлады. Ярый әле ярдан тәгәрәгәндә үзен ураган иске тукымалар сүтелеп ачылган иде. Кузгалырлык та түгел, барча тән үтереп авырта. Торырга тырышып кузгалган иде, аягы ток суккан кебек авыртып китте. Зиһене бөтенләй ачылды. Тик ул үзенең кайдалыгын гына аңламады. Төнге караңгылык аша, аста зур су жәелеп ятканын чак шәйләп алды. Елга өстеннән, төн караңгылыгын зәгыйфь утлары белән ерткалап, ниндидер баржа таккан буксир үтеп китте. Кыз ярга ябышып үскән чәнечкеле куак, агачларга тотына-тотына су буена төште. Туйганчы су эчте. Тизрәк хәл керер, баш әйләнүе бетәр дип су эчәргә тырышкан иде дә, булдыра алмады. Көч-хәл белән юынып алды һәм егыла-атлый су буйлап алга китте. Бер сөзәгрәк урында өстенә күтәрелә башлады һәм яр өстендәге юлга килеп чыкты.
Юк, юл түгел, бу шәһәр читендәге бистәнең чүп-чарга тулган урамы икән лә. Кыз, исерек кеше кебек, чак атлап ава-түнә урам буйлап китте. Яңгыр да сибәли башлады. Суыктан һәм яңгырга чыланудан аяклары тәмам атламас хәлгә килде. Көчкә бер йортның капка төбендәге урындыкка ауды. Өшеп үләрмен, ахры, дип уйлады. Абалап-абалап эт өрергә тотынды. Ул ят кешене сизеп, капканың кырына ук килеп такталарын тырный-тырный абаларга тотынды. Эт өргән тавышка ишек алдында ут кабынды. Ишек төбенә олы яшьтәге ике апа чыкты. Этнең капка төбен тырнап шыңшый-шыңшый елап өргәненә аптырап, капканы ачып урамга күз салдылар. Карчыклар – замана карчыклары, берсендә кул фонаре булып, тирә-якны шуның белән яктыртып алды. Урындыкта бер кыз баламы, малаймы бөршәеп яткан. Бая ук сибәли башлаган яңгырдан тәмам чыланып, күшегеп, теше-тешкә тими калтырана. Үзе бертуктаусыз әллә ыңгыраша, әллә елый. Карчыкларның яшьрәге Зәлифәне капка төбеннән куып жибәрмәкче иде, икенчесе, кулындагы фонарь белән аның йөзен яктыртып, дикъкать белән карагач:
− Бу − урамның теге очындарак торган Катеринаның оныгы, − дип нәтиҗә ясап куйды. – Мөгаен, юньсез кияү тагы эчеп, гаиләсен пыр туздырып куып чыгарган, − дип, теге очтагы Катя карчыкның киявен әрләп ташлады. Кулындагы яктырткычын селки-селки тагы кемнедер каһәрләде. Шуннан, сеңлесенә карап: − Ярар, кума, кая бара монавы караңгы, яңгырлы төндә. Әйдә, чоланга булса да кертеп салыйк. Иртән картәнисе килеп алыр әле, − диде.
Карчыклар Зәлифәне култыклап алып кереп киттеләр. Ут яктысында аның сыдырылган-күгәргән бит-кулларын күреп, әтисе кыйнаган дип уйлап, тагы да жәлләргә тотындылар. Өстенә тун ябып, одеял каплап, үзләре өйгә кереп бикләнделәр. Яшьрәк карчык олы апасын битәрли башлады:
− Үз башыңа урамнан теләсә кемне җыеп йөрисең. Берәр эчкән, йә наркоман кыздыр әле. Уянып, әзрәк һуш алгач, үзебезне суеп чыгарга да күп сорамас, − дип, шөбһә белдерде.
Олы карчык, кечесеннән көлә биреп:
− Сиксәнне уздың, һаман үлемнән куркасың. Үзең кичә генә, көзге пычраклар башланганчы үлсәң әйбәт булыр иде, дип теләп йөри идең, бүген килеп куркып утырасың. Җитмәсә, монавы баладан. Әнә Полканга кара, янына менде дә ятты. Ул курыкмый. Алар кешене тиз аера, − дип, этләренә ишарәләде. Чынлап та, әле генә чит кешене өзгәләргә әзер булып өргән Полкан, кыз янына менеп, аңа килешле генә аркасын терәп, Зәлифәнең яңгыр тамчылары ялтыраган битен берничә тапкыр ялап алырга өлгергән иде.
Әбиләр этнең шулай тиз басылып, теге үсмер кызны үз итүен күреп аптырадылар. Моны яхшыга юрап, тынычландылар. Шулай да ишекне ике келәсенә дә элдереп, төнге йокыларының бүленүенә сәбәпче булган Катеринаның киявен ачулана-каһәрли, суынырга өлгергән урыннарына менеп яттылар. Шуннан кече карчык олысына:
− Бу теге як урамда торган Вася картның оныгы булырга тиеш, − дип, үзенең шиген белдерде. Тегесе дә тагы:
− Юк, аңа охшамаган. Ит комбинатында эшләгән Таисияның кызы бугай бу, − дип куйды. Үзара кемнең оныгы, кемнең баласы икәнен килешә алмый, һәркем үз уенда калып, оеп-йоклап киттеләр.
Ә Зәлифә шул ятудан өч көн, өч төн уянмый йоклады. Әбиләрнең берсе ризасызлык белдереп куып чыгарырга чамалаган иде дә, торырга чамалап талпынган кыз тагы һушын югалтып, караватка ауды. Әбиләр үзара талашып бетсәләр дә, мәрхәмәтләре җиңеп, аны тәрбияләргә булдылар.
Әллә кайдан табып, женьшень төнәтмәсе эчерә башладылар. Үзләре генә белгән әчкелтем-төчкелтем үлән чәйләре белән дәваларга тотындылар. Төрле-төрле симез балык шулпалары белән сыйладылар. Әбиләрнең куллары бик шифалы булды: бер ай дигәндә Зәлифә аякка басып йөри башлады. Әзрәк хәл керү белән, бу кунакчыл карчыкларга йорт-өй эшләрендә ярдәм итәргә тотынды. Керләрен юып, өйләрен җыештырып, тирә-якны ялт иттереп куйды. Атна саен мунча ягып аларны үз әнисе кебек тәрбияләп мунча кертте. Берсеннән берсе тәмле татар ашлары белән сыйлады, пәрәмәч-кыстыбыйлар пешерде. Мәрхүм әнисенә рәхмәт, савыт-саба шылтыратырга өйрәткән. Ул шулай бу әбиләр белән чөкердәшеп, шат, елмаеп яшәргә тырышса да эчтән янды. Көллияттәге укулар бүленде бит. Директор абыйсы алдында оят. Ул күпме ярдәм итте, стипендия алмаган кызга әз-мәз булса да акча бүлде. Кызның эчтән янып йөргәнен карчыклар да сизделәр. Чөнки әле генә шат, кояш кебек елмаеп йөргән кыз, кинәт кенә, су сибәргә онытылган гөл кебек, боега да кала. Үз эченә бөтенләй бикләнеп, ниндидер уйларына чума. Карчыклар әйткән сүзләрне дә кайчак ишетми.
Карчыклар кызның бу халәтен үзләренчә аңлап, үзара:
− И бахырың, кинәт кенә кайгыра да китә. Сорашыр идең, бер авыз сүз әйтә алмый. Йә елмаеп баш кага, йә бөтенләй борылып читкә карап еларга тотына. Телсезлек галәмәте инде, телсезлек галәмәте.
− Кем баласы, кайдан килеп чыкканын да белерлек түгел. Йә бик курыккан, йә башы белән каты бәрелгәндер, − дип, үз ара сөйләштеләр.
Беркөнне участок милиционеры килеп, телсездән документларын таптыра башлаган иде дә, әбиләр усал. Икәүләшеп кызны якларга тотындылар. Алар, парлашып:
− Үзебезнең кызыбыз. Икетуган була безгә. Авылдан килде. Ятим калды, хәзер менә безне карый. Үзебез чакыртып алдык. Ышанмасаң, авылына шылтырат, йә булмаса телеграм җибәртеп сора. Барысы да әйтер, безнең кыз ул, − дип, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә сөйләп алып киттеләр. Милиционерны әрләп, өстенә зур гөнаһлар алачагын искәртеп, аннан да бигрәк, гарипләрне кыерсытсаң, үз бала-оныкларың шушындый гарип-телсез туарга мөмкин дип тә әйткәч, теге тизрәк чыгып шылу ягын карады. Үзен тынычландыра-тынычландыра:
− Кешеләргә комачауламый, миңа күләгәләре төшми. Кемдә кемнең эше бар? Яшәсеннәр әйдә, үзләренә ошагач, − дип, кул гына селкеп, капканы япты.
Яз урталарында Зәлифә ничек тә әзрәк юллык акча эшләп, Стәрлетамакка кайтырга хыялланып йөри башлады. Тегеннән-моннан тапкан, күрше-күлән биргән кием-салымын ипкә китерде. Алар элек тә ипле иде дә ул, юлда алмаш кирәк бит әле. Тик ничек итеп карчыкларга бу турыда белгертергә икән дип баш ватты. Чөнки карчыклар аңа шул кадәр ияләштеләр, үзләре үк:
− Син кызыбыз кебек булдың. Берүк безне калдырып китә-нитә күрмә инде. Синсез без ни эшли алабыз? − дип көн саен булмаса да, көн аралаш әйтә тордылар.
Хәл үзеннән үзе чишелде дә куйды. Беркөнне яшь әбинең улы белән килене кайтып төштеләр. Әбинең улы алай-болай дәшмәсә дә килен кеше Зәлифәгә ачыктан-ачык тиз арада китеп югалырга кушты. Әбиләр нишләсеннәр, аны зар елап озаттылар. Әбинең улы Зәлифәне вокзалга кадәр озатырга булды. Карчыкларның елашканын күреп, кыздан:
− Кая барасың? − дип сораган булды.
Кыз машина тәрәзәсенә кунган тузанга “Уфа” дип кенә язып күрсәтте. Әллә карчыкларның әйтүе белән, әллә үзенең мәрхәмәте уянып, кызга хәтсез генә акча тоттырып:
− Гафу ит, сеңелкәш, күпме булдыра алам, шул кадәр ярдәмем булыр, − дип, хатыным күрми микән дигәндәй, шикләнеп каранып алды. Моны кызның аңлаганын сизеп: − Бер әйбер дә эшли алмыйсың, хатыным елан белән бер, − дип, авыз эченнән мыгырданды. Кыз тагы машина тәрәзәсендәге тузанга “рәхмәт” дип язды.
Әбинең улы аны автовокзалга китереп куйды да:
− Озатып тормыйм, әниләрне яхшы итеп караганың өчен зур рәхмәт, − дип, борылып китеп барды.
Зәлифә иң тәүдә чәчтарашка кереп чәчен малайларча алдырып ташлады. Юньлерәк джинсы чалбар белән озын кунычлы кышкы ботинка алды. Чөнки яз дисәң дә әле төннәрен суыклар булып, туңдыргалый да иде. Читтән карасаң, кайдадыр йөреп кайтырга чыккан бер кайгысыз үсмер малайны хәтерләтә иде ул. Вокзалдан Мәскәүгә бара торган автомагистральгә чыгып басты. Озак көтәргә туры килмәде, бер Камаз машинасы килеп тә туктады.
Шулай итеп, Зәлифәнең кайтыр юлга сәяхәте башланды.
Язмыш җилләренә каршы барудан туктап, ул шул җил уңаена себерелергә тотынды. Элек юл кызларыннан җирәнеп, борынын чөерсә, үзе дә сизмәстән шул кызлар кебек булды да куйды. Нинди генә шәһәрләр күрмәде дә, нинди генә шоферлар белән кунмады. Ярый әле Ходай үзен андый-мондый чирләрдән саклады. Үзе дә нык сакланырга тырышты. Ни дисәң дә шәфкать туташлары әзерли торган көллиятнең икенче курс студенты иде бит. Шикле машиналарга утырмаска тырышты. Кесәсендә әз-мәз акчасы бар да ул. Хәзер инде кайсы шәһәргә килеп кергәнен дә, артта нинди шәһәр торып калганын да сорашып тормады. Берничә тапкыр юлда кыйнап, ташлап та калдырдылар.
Әле менә бүген дә эчеп алган шофер аның иркәләвен яратмыйча тагы әллә нәрсәләр эшләргә кушып, тыңламагач, кыйнап ташлады һәм машинадан куып төшерде. Юлдан үткән башка машиналар туктамады. Ә тышта салкын, яңгыр. Бертуктаусыз яңгыр сибәли. Яңгыр тамчылары, гүя очлы энәләрдәй, аның ябык гәүдәсен туный. Зәлифә, җылынырга тырышып, ничек шәп итеп атламасын, берәр сәгатьтән тәмам туңды. Кулын күтәреп нинди генә ишарәләр ясамасын, машиналарның берсе дә туктамады. Караңгы төште. Еракта олы-олы завод-фабрикаларның утлары кабынды. Аннан да арырак бөтен утлары, матурлыгы белән бер зур гына шәһәр үзенә чакырып ымсындыра. Тик ничек шул шәһәргә барып житәргә дә, ничек җылынырлык урын табарга?
Менә ул бөтенләй атлый алмас чиккә житте. Үзенең әҗәле ерак түгел икәнне аңлап, озакламый хәлдән таеп егылачагын сизеп, елап жибәрде. Елап алгач, күңеле бушап, бераз җиңелрәк булып калды. Һәм ул, хәлсез генә, аягына басты. Үзенең әлеге кыска гына гомеренең шулай аяныч һәм тиз тәмамлануын теләми иде ул. Җәяү йөреп өйрәнмәгән аяклар арып, агач кебек каттылар. Хәл алырга дип туктаса, йә чүгәләсә, кабат торып баса алмаячагын белеп, юл кырыннан алга атлавын белде. Читтә ниндидер бер авыл күренде күренүен, тик юлсыз анда барып житә алмаячак. Шулчак бая выжлап үтеп киткән җиңел машина сызгырып юл читенә чыгып туктады да, артка таба килә башлады. Кызыл чия төсендәге “тугызлы” Жигулиның алгы ишеге ачылды һәм эчтән олы гына яшьтәге, сакаллы-мыеклы бер абзыйның татарча:
− Туңып үләсең бит. Әйдә, кая кайтасың? − дигәне ишетелде.
Зәлифә, күгәреп каткан иреннәрен ачып, үзе дә сизмәстән, соңгы ничә айда беренче тапкыр теленә килде һәм:
− Бу нинди кала? − дип сорый алды.
− Уфа инде, тагын нинди кала булсын, − диде абзый. − Йә, утыр тизрәк, машина суына бит.
* * *
Зәлифә каберлеккә килеп кергәндә, кояш төш вакытына якынлашып килә иде. Теге чакны үзе белән булган хәлләрне исенә төшермәскә тырышып, туп-туры әнисенең каберенә килеп җитте. Кабер ташындагы фотосурәт кызны моңсу гына елмаеп каршы алган кебек булды. Кыз әнисенең рәсемен учы белән иркәләп сыпырып алды да:
– Исәнме, әни?! Менә мин кайттым… – дип, әнисе белән исәнләште. Һәм үксеп, калтыранып, рәшәткә янына тезләнде. Яшьләре чишмәдәй актылар да актылар. Гүя бу соңгы бер елда башыннан үткән коточкыч хәлләр, юл пычраклары тозлы тамчыларга әверелеп, ике күзеннән коелалар иде. Исәбе – каберне тәртипкә китереп, чүп үләннәреннән тазарту иде. Әнисенә багышлап бәләкәй чагында картәнисе өйрәткән доганы укырга чамалаган иде дә, булмады. “Бисмилләhи-рахмани-рахим”нән башканы исенә төшерә алмады. Барысы да күптән онытылган булып чыкты.
Ул шулчакта гына кабер өстендә чүп үләннәре юклыкка игътибар итте. Димәк, кемдер йолкып тазарткан. Кем булыр икән? Мөгаен, Уфадан Рәйхана апасы килгәндер.
Кыз шулчак кинәт кенә янында пәйда булган ниндидер бер шәүләне шәйләп, дертләп китте. Ирексездән, теге вакыттагы вакыйгалар исенә килеп төшеп, барча зиһенен биләп алды.
Йөрәге кысылып китте. Башына кан йөгереп, барча әгъзаларын киеренкелек биләп алды. Һәм ул, кинәт кенә тураеп, теге адәмгә ялт итеп бер карап алды да, каберлектән чыгып китәргә ашыкты. Үзенең барлык ихтыяр көчен туплап, шәп-шәп атларга тырышты. Ерак китә алмады, теге бәндәнең артыннан килгәнен тойды. Җитмәсә, әнисенең исеме белән кычкыра түгелме? Шулай шул. Моны ишеткәч, тагы да ныграк дулкынланып, аяклары атламас булды. Егылып китмәс өчен зират коймасына барып тотынды. Шул чакны теге ир, арттан куып җитеп:
− Нурзилә, Нурзилә… – дип дәшеп туктап калды да яңадан: – Кызым, кызым, бу мин, – дип кабатлады.
Зәлифә ни дә булса аңларлык дәрәҗәдә түгел иде. Ир аны кулларыннан тотты һәм ирексездән кочаклап алды.
Кыз, исе-акылы алынып:
− Әтием, бәгырем, – дип кычкырып җибәрде һәм Мансурның кочагына сыенды.
ТӘМАМ.