Чәчмә әсәр
10 Сентября 2022, 13:20

Әмир ӘМИНЕВ. Усман ташы. Повесть (4)

– Чалбарыңны сал, карт, печәргә килдек, – диде карлыккан тавыш. Берсенең дә йөзен танып өлгермәгән кебек, тавышын да танымады. – Җитте, күп мыскыл иттең. Икенчесе Рамазанның бот арасына аяусыз типте – моны һич көтмәгән карт ых итте дә җан җирен куллары белән каплап егылды.

Әмир ӘМИНЕВ. Усман ташы. Повесть (4)Әмир ӘМИНЕВ. Усман ташы. Повесть (4)
Әмир ӘМИНЕВ. Усман ташы. Повесть (4)

...Гөлҗамалның өченче малае Илгиз йөгереп килеп керде дә: «Әтием Себердән кайтты, автобустан чыгу белән, каршысына йөгереп барган идем, мин синең әтиең түгел, синең әтиең әнә Рамазан карт, дип эткәләп, бабай, сиңа җибәрде, – дип тора. – Абыйларымны кочаклады, мине...» «Юк, нишләп мин синең әтиең булыйм, мин – бабай, күршең генә, синең әтиең Ринат бит, улым», – дип җавап кайтарды Рамазан катгый рәвештә, үзенеке икәнен белсә дә (Мәрьямнәрдән кала, өченче булып тапты Гөлҗамал бу малайны), бала күңелен яралыйсы килмәде, – хәзердән үк аның бәләкәй йөрәгенә шик- шөбһә төшәргә тиеш түгел. Вакыты җиткәч, болай да бе­лер. Белер һәм аңлар... Малай аптырап калды: чынлап та, шундый итагатьле олы кеше, ялгыз гына яшәгән ба­бай, ничек аның атасы булсын ди инде? Атасы, мөгаен, ике олы абыйсы алдында шаярткандыр, ә ул көлкене аңламаган. Аптырап карап торды-торды да малай кире чыгып йөгерде, әмма бераздан шарылдап елап кире кер­де. Юк, мин синең әтиең түгел, әнә Рамазан картка бар, анда яшә, ул синең әтиең дип, яңадан борып җибәргән икән Ринат. «Ярый, кал, алайса, өй иркен, миңа иптәш тә булырсың», – диде малайга өй хуҗасы, үзе аңа игътибарлап карады: шайтан, чынлап та, авыл башлыгы әйтмешли, үзенең хәләл балаларына тарткан икән шул! Төз гәүдә, кара чәч, үткен караш. Моңа кадәр әллә ни текәлеп караганы булмаган иде койма аша гына үскән малайга, караган иде, үзенең шытымын таныды. Димәк, Гөлҗамал алдамаган, синең балаң бит, агай, дип. Кереп, мең-мең рәхмәтләр укыган иде, Ринаты Себергә китсә, әле дә кереп эшләрен эшләп йөри, йомышларын йомыш­лый, әмма җенси якынлыклары юк.

Шулай, истәлекләргә бирелеп, малайга карап утыр­ганда, ишек шар ачылып китте дә янә ике малай килеп керде. Менә гаҗәп, болары да шул ук сүзне кабатлый: аталары, бар, күземә күренмә, миңа кеше баласы кирәкми дип, өйләреннән куып чыгарган икән... Аннан янә тагын ике кыз бала, шарылдап, бусага аша үтте... Шулай итеп, картның зур өе ыбыр-чыбыр малайлар, кызлар белән тулды. Алар артыннан – әниләре, кайсылары елый, гафу үтенә, карттан бала тапканнары өчен үкенгәннәре дә бар... Нишлисең, ярый, минем балалар үсте инде, та­ралышып беттеләр, әбиегез юк, үзем генә көн итәм, өем иркен, һәммәгезгә дә урын җитәр, бергә яшик дип, Рама­зан карт барысын да өстәл артына ашарга чакырды.

Тамак ялгап утырганда, дөбердәтеп – бала-чага ша­куына һич охшамаган – ишек кактылар. Озын өстәл артында утырган Рамазан, барыгыз, берегез ачыгыз, шулкадәр кабаланып кайсысы йөри дип, ишек ягына баш изәде. Берничә җитез малай, шундук урыннарын­нан кубып, ишеккә атылды. Ә түземсезләнеп дөбердәтү һаман дәвам итте, балаларның талаша-бәхәсләшә келәгә ябышуларын да көтәргә теләмиләр, итекләре белән тибә башладылар хәтта.

Рамазан урыныннан торырга мәҗбүр булды, ашыгып чыгарга җыенды һәм... уянып китте. Күзләрен ачты, шуннан, кемдер бар бит тышта, нигә ачмыйсыз дип, тирә-ягына карады, балаларны эзләде... Дөм караңгы, өендә бала-чага да, аларның әниләре дә юк, ул төш күреп ята икән. Ә дөбердәтү чын – янә шакыдылар. Хәзер, ачам, кем йөри төнлә белән, дип сөйләнә-сөйләнә, карт өйдән тышкы утны яндырды, өйалдына чыгып, келәне ычкындырды. Тартып торгангамыдыр, ишек кинәт ачы­лып китте, яктылык көлтәсе тышка бәреп чыгу белән, өч кеше шәйләнде. Битләрен учлары белән каплап, тиз-тиз генә керделәр дә артларыннан ишекне яптылар, карт­ны төрткәләп өенә кертеп, утны сүндерделәр. Өй эче көмешкә, арзанлы тәмәке, тир, тирес исе белән тулды.

– Чалбарыңны сал, карт, печәргә килдек, – диде карлыккан тавыш. Берсенең дә йөзен танып өлгермәгән кебек, тавышын да танымады. – Җитте, күп мыскыл иттең.

Икенчесе Рамазанның бот арасына аяусыз типте – моны һич көтмәгән карт ых итте дә җан җирен куллары белән каплап егылды. Өченчесе яткан көе җилкәсеннән эләктереп торгызган иде, алдында торганы кабат типте. Бу юлы – очасына.

– Ярам, кисеп ыргытам әйбереңне, эшләмәслек итәм!

Карт камыр сыман изрәп төште.

– Рәхәт идеме безнең бичәләрне басканда? Әйт: ничә бала ясап өлгердең? Кайда, кыркыйм да... – берсенең кесәсен капшаганын һәм нәрсәдер чыгарганын сизде карт, дөресрәге, ярым томаланган аңы аша гына чамалады. – Бүтән өер айгырыдай йөрмәссең, – дип кычкырды, кап­шанып, картның бил каешын тапты, аны ычкындырыр­га маташты, булдыра алмагач, пычагы белән кисеп өзде дә, чалбарын трусигы белән бергә тезенә кадәр тартып төшереп, салкын пычак очын җан җиренә терәде.

– Ярый, тимә, – диде икенче бер зәгыйфьрәк та­выш. – Хәзер болай да булдыралмас.

Пычак терәгәне янә мыгырданды, нияте килеп чыкма­гач, иелгән җиреннән тиз генә турайды да картның эченә типте. Җилкәсеннән эләктергәне исә, битенә төкереп, читкә китте, шуннан кухняда эзләнә башлады, өстәлдән савыт-сабаны идәнгә сыпырып төшерде, нәрсәдер табып, шатырдатып ашарга тотынды.

– Аракың бармы? – диде, йотлыга язып. – Хотя эчмисең бит әле.

Пычаклысы кабат типте, бу юлы кабыргасына эләкте, икенчесе беләгенә туры килде, күши-күши, кухнядан ки­ре чыкканы, гәүрәтен су сиптергечтәй уңлы-суллы йөр­теп, Рамазанның өстенә сияргә кереште.

– Аракы эчмәгәч, сидек тә бата сиңа.

...Аңына килгәндә, өй эче яп-якты, тәрәзәләрдән көлтә-көлтә кояш нурлары керә, бөтен тәне, бигрәк тә эче белән җан җире сызлый, беләк, кабыргалары авырта иде. Ярый әле башына типмәгәннәр, үлеп тә киткән булыр иде. Ә нинди хурлыклы үлем булыр иде. Әйе, Җәүдәт белеп әйткән, егетләр теш кайрый, бер тотып ярачаклар дип. Купшы киенгән түрә хатын да искәрткән иде. Хәер, кайчан да булса эшнең шушылайрак очланырын Рамазан үзе дә чамалый, хәтта көнен көтебрәк йөри иде бит. Бар нәрсә өчен дә җавап бирергә кирәк, шул исәптән савап эш өчен дә. Ярый, дәүләт әһәмиятендәге бурыч шушының белән тәмамланыр, бүтән бул ашмас, хатын-кызлар теңкәгә тия калса куып чыгарыр. Болары кем икән? Тавышларын танымады, караңгыда хәрәкәтләреннән дә кемнәр икәнен төсмерли алмады. Бернәрсә бәхәссез – үзләренең Усман егетләре. Юри тамак төбе белән дә сөйләштеләр шикелле, берсе битенә оекмы, нәрсәдер каплаган, кал­ган икесе спорт башлыгында, фуфайка кигәннәр, аяк­ларында итек... Әйе, Костромадан кайтартылган нәсел үгезе хәленә төшерделәр. Шул ук Сабирҗанның катна­шы юкмы икән? Ринаты да Гөлҗамалының Рамазаннан малай табуын, ачыктан-ачык әйтмәсә дә, барыбер белә бит. Акчасы бар, берәрсен яллавы бик ихтимал.

Ялга кадәрге өч көнне көчкә үткәрде Рамазан, сыз­ланып, авырып ятты, тамагына аш үтмәде, бәдрәфкә дә сөйрәлеп кенә баргалады. Керүче, хәлен белешүчесе бул­мады, шулай да үзен тукмауларын авыл белгәнен карт сизә иде.

Ә шимбә көнне иртәнге якта Уфадан журналист улы кайтты да – кемдер шылтыраткан – машиналы бер иптәше белән сөйләшеп, аны район хастаханәсенә алып китте. Кичен җиде баласының бишесе әтиләре караваты янында утыра иде инде.

Хәл-әхвәлен күпмедер дәрәҗәдә белгәч, биш баласы биш яктан, алар кемнәр иде, әйдә, милициягә хәбәр итик, бандитларны табып хөкемгә тарттырсыннар, дип ярсыды, ләкин ата кеше, берсен дә танымадым, дөм караңгы иде дип, кискен каршы төште. Балалары аталарының милләт генофондын яхшырту буенча «эшмәкәрлеген» белә иде, тик, туктар, аңлар дип, моңа кадәр күңелен рәнҗетмәскә тырышкан иде. Ә хәзер әрләделәр, оялттылар, һәм Рама­зан карт туктарга вәгъдә бирде.

Хастаханәдә бер атна чамасы ятканнан соң, малайла­ры аны өенә алып кайтты. Кайтканда, картның җанында да, тәнендә дә яшәү дәрте сүнгән иде инде: авылдашла­ры белән бөтенләй аралашмады, үзе дә чыкмады, өенә берничә хатыннан, шул исәптән күршесе Гөлҗамалдан башка керүче булмады. Әллә тукмалудан, әллә тормышка булган битарафлыктан тагын бер ай гына яшәде карт...

(Ахыры бар)

Фото: smartik.ru

Әмир ӘМИНЕВ. Усман ташы. Повесть (4)
Әмир ӘМИНЕВ. Усман ташы. Повесть (4)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас