Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
9 сентябрь 2022, 21:40

Зәки ЗӘЙНУЛЛИН. Казанда татарча сөйләшүдән куркалар иде

Трамвай урам уртасында туктый, урамга ишек ачыла. Мин урысны күтәреп алам да, ачык ишектән урамга очырам.

Зәки ЗӘЙНУЛЛИН. Казанда татарча сөйләшүдән куркалар иде
Зәки ЗӘЙНУЛЛИН. Казанда татарча сөйләшүдән куркалар иде

1984 ел, февраль ае. Ригадан Казанга кайттым. Шагыйрь дустым Рәшит Әхмәтҗан белән татар опера театры ягыннан трамвай белән Тукай мәйданы ягына китеп барабыз. Мин хәрби полковник формасында, өстә кышкы кием: чалбар-ботинкалар, шинель һәм башта ярты метр биеклектәге, сары төстәге, каракуль йөнтәс папаха. Рәшит белән трамвай уртасына басканбыз, татарчалап трамвайда сөйләшеп киләбез.

Рәшитнең кәефе чамалы кебек – минем белән нигәдер бик теләмичә генә сөйләшә. Тукай мәйданын узып барабыз. Рәшит миңа мишәрчәләп, нигәдер акрын гына әйтә:

– Зәки абый! Киләсе тукталыш «Татар драма театры!» Төшкәч шунда сөйләшеп бетереп куярбыз. Трамвайда барабыз бит, сөйләшмик татарча монда.

Рәшитне аңламыйм, сорыйм:

– Трамвай эчендә татарча сөйләшмәскә! – дигән кагыйдә юк! Нигә без сөйләшмәскә тиешбез? Ә?

Рәшит миңа җавап биреп өлгерми, арттан минем аркага ярыйсы гына каты итеп төртәләр. Борылып карыйм: салмыш, кырынмаган, ике кызыл күзле бер бәндә минем артта басып тора. Үзеннән аракы, суган исе килә.

– Нигә миңа төртәсез? – дип сорыйм татарча.

Авызы ачыла да, аннан башта  сүгенү килеп чыга, шул сүгенү белән аракы, сасы суган исе:

– Е... твою мать! Говори татарская морда на человеческом языке! Бл… татарская, каля-валя-каля-валя! Здесь трамвай казанский и все тут должны говорить толыко на русском! Нах... нам твой язык говнистый!

Уң кул белән яхшы гына кизәнеп, үч төбе белән борынына турыдан «чәпим». Салмыш урыс артка чалкан барып төшә. Пальтосының ике изүеннән сул кул белән эләктереп алам да, уртадан трамвай йөртүче кабинасы ягына өстерәп алып китәм.

Урысның тавышы-тыны чыкмый, сүзсез генә өстерәлә, борыныннан пальтосына каны ага. Травмай йөртүченең кабинасы янына алып барып җитәм идәннән өстерәп. Татарча акырам:

– Ач трамвай ишеген урам якка. Югыйсә мин бу эчкән урысны сылыйм трамвай ишегенә!

Трамвай йөртүче елмая, татарчалый:

– Рәхим итегез, иптәш полковник!

Трамвай урам уртасында туктый, урамга ишек ачыла. Мин урысны күтәреп алам да, ачык ишектән урамга очырам. Трамвай кузгала. Трамвай эчендә «шок» хәлендә басып торган, утырган халыкка борылам:

– Кому еще не нравится татарский язык в трамвае? Подходите по одному, все от меня получите расплату кулаком!

Трамвай эче тып-тын, берәү дә миңа якын килми...

Икенче көнне Бауман урамындагы Тукай клубында Туфан Миңнуллинны язучылар берлеге рәисе булуы белән котларга җыелганнар. Башланырга 15-20 минут кала, аскы катта, шинель, папаханы гардеробта салып эләм дә, икенче катка әдәби клубка күтәреләм. Мин полковник формасында, хәрби мундирдан, яланбаш. Клуб алдында зур фойе – 60-70 язучы клуб ачылганны шул фойеда көтәләр, көлешәләр, үзара сөйләшәләр, исәнләшәләр. Игътибар итәм, минем бормалы баскычтан менеп килгәнне күргәч, барлык язучылар ачылган клуб ишеге алдына барып керергә омтылып «пробка» ясадылар. Мин, нигә өелде болар, дип аптырабрак туктап, этешкән язучыларга карап торам. Мин әле язучыларның куркып, минем белән, «трамвай хулиганы белән» очрашасылары килмәгәнне аңламыйм. Бу минем куркак татар язучыларын курыккан чакларында беренче мәртәбә күрүем иде.

Минем янга авызы колагына кадәр ерылган Рәшит Әхмәтҗан килде, кул бирә:

– Зәки абый! Мин бу хайваннарга кичә трамвайда сине татарча сөйләштермәскә тырышкан урысны, кыйнап трамвай ишеген ачтырып урамга очырып киткәнеңне әле монда сөйләгән идем. Күрдеңме, клуб ишегенә, синең белән исәнләшергә куркып өелделәр.

Урыслар бит без – татарга Казан урамнарында, трамвай, троллейбус, автобусларда татарча сөйләшергә рөхсәт итмиләр.

– Сез сөйләшмисезме?

– Юк инде, куркабыз татарча сөйләшергә...

Дәшми аптырап торам. Менә сиңа Казан!

Гәүдәгә миннән бераз кайтышрак, олы гына яшьләрдәге бер абзый миннән күзләрен алмыйча, яныма килеп туктады.

– Сез, иптәш полковник, Зәки Зәйнуллин буласызмы?

– Әйе, мин!

– Әле менә Рәшит сөйләде: кичә сез, үзегезне трамвай эчендә татарча сөйләшергә рөхсәт итмәскә булашкан бер урысны кыйнап трамвайдан урамга очыргансыз икән. Дөресме шул?

 – Дөрес!

– Мин, энем, Нәби Дәүли дигән язучы булам. Бир әле кулыңны кысыйм. Рәхмәт сиңа, бик батыр йөрәкле егет икәнсең. Рәхмәт! Без дә монда, Казанда,  татарча сөйләшергә куркып яшибез. Кайсы җиребез генә татардыр инде безнең, белмим?!

 

 

Фото: tatar-today.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: