Озакламый теге Мәрьямнәрнең берсе – малай, икенчесе кыз тапты, аларга картлачның күршесе Гөлҗамал кушылды (әрләнеп, куылып чыгуына карамастан, әлеге ике укытучыдан соң барыбер күршесен ризалаткан иде) – ир бала тапты, һәм китте берзаман авыл буйлап туым! Берсе китә бала тудыру йортына, икенчесе кайта, өченчесе декретка әзерләнә, һәм гаҗәп, дөресрәге, көтелгәнчә, туган балаларның барысы да диярлек Рамазан картның балаларына охшаган. Бу хакта, әлеге беренче өч бала тугач та, авыл буйлап хәбәр тараттылар, һәм һәр яңа сабый бу хәбәрне исбатлый гына барды. Бәхетле әниләр, форсат табып, төн караңгылыгына ышыкланып, Рамазан агайларына рәхмәт әйтергә барды, өем-өем күчтәнәчен калдырып китте. Шулай да карт үзен алар алдында мәҗбүри эш эшләгән кыяфәттә тотмады, рәхмәтләрен тыныч кына кабул итте, шатланды, нигәдер теге балаларны күрәсе килү теләге генә булмады. Сиңа охшаган, агай, нәкъ син, үзеңнекеләргә тарткан, дип куаныштылар, карт «ярый», «һәйбәт» диюдән ары узмады. Аларның күчтәнәчен ашый, көч җыя, кабат халык генофондын яхшырту эшенә тотына...
Бу эшнең кайчан да булса бер очы чыгарын карт аңлый. Әнә теге үгезне үтергән сыман, аны да «хәл итеп» куймагайлары. Ул да бит кеше биләмәсенә керде, берәүнекенә генә түгел, күп кешенекенә, димәк, үчлеләр табылыр. Авыл белә, байтак хатыннарның ирләре белә. Әгәр моңа кадәр картка ир-ат килмәгән икән, сәбәбе бар: йә малайларыннан куркалар, йә уңайлы вакыт көтәләр. Әмма картның күңелендә курку юк: берәрсе дәгъва белән килә калса, таначак, нишләп мин дип уйлыйсың, миннән башка ир-ат юкмыни авылда дип, үзенә бәйләнәчәк. Ниһаять, ул акрынлап яшь ирләрнең үзенә карата мөнәсәбәтләре үзгәрүен тоя башлады. Хатын-кызларның телен тыеп буламыни, берсеннән чыкмаса, икенчесеннән чыккандыр, мактанулары да ихтимал, ирләре белән ачуланышканда, үзләре дә сизмәстән ычкындырулары да бар. Ни дисәң дә, картның якынча исәпләве буенча, аның өендә кырыкка якын хатын булды бит, аларның күбесе берәр генә тапкыр түгел, ышанычлы булсын дип, берничәшәр килде.
Һәм менә шундый хатыннарның берсенең ире Җәүдәт, карт кибеттән кайтып килгәндә, каршысына очрады да, исәнләшеп тә тормый:
– Син басмаган бичә калдымы, юкмы авылда? – дип сорады. – Усманда туган балаларның күбесе сиңа охшаган ди бит.
– Нишләп миңа охшаган, аталарына охшагандыр. Син бөтенесен дә карап-тикшереп йөрдеңме әллә?
– Аталары син ди шул.
– Юкны сөйләмә, берәү тотар да чын дияр.
– Чын ди шул, агай. Кара, мин эндәшмәсәм дә, теш кайраган егетләр бар, бәргәләп китмәсеннәр, дим. Саграк йөре.
Бәләкәй генә гәүдәле, теше коелып, битен җырчыклар баскан, кырыклар тирәсендәге Җәүдәт ачулы җыерылган кашлары астыннан сөзеп карады да узып китте. Исәнләшмәгән кебек, хушлашып та тормады һәм кызмача көе кемгәдер өстәргә кереп китте. Әйе, итәкләрегезне җыеп йөрегез, яхшыга алып бармас бу эш дип, гел искәртә килде хатыннарны, авызларын үлчәп ачарга кушты, әмма бәхетләреннән җилкенгән затлар бу искәртүләрне колакларына да элмәде, янәсе, минем ир белми, беләчәк тә түгел, ә башкаларда эшем юк. Шулаен шулай, тик кемнәндер чыккан, кемдер күргән, кемдер ишеткән бит барыбер...
Хәл җитди төс ала башлады. Күп тә үтми, мәктәптә укытучы Мәрьямнәрнең тәртипләрен тикшергәннәре ишетелде. Түбән оч Мәрьямнең ире директорга әләкләгән, тикшермәсәгез, ронога барам, дип куркыткан. Аера, әмма гауга куптара, фахишәнең чын йөзен ачып китә, янәсе. Куркак директорга бу җитә калган, чөнки Мәрьямгә үзе күз салып йөргән икән, әмма кире кагылган – үч алу өчен ифрат уңайлы мәл. Эчеп, еш кына дәресләренә, хәтта эшенә килә алмый яткан директор мәсьәләне кабыргасы белән куйган: үз теләгегез белән вазифагыздан бушату турында гариза языгыз, мин, җитәкче буларак, коллективның әхлакый яктан таркалуына, коллегаларыгызга, авыл яшьләренә начар өлге күрсәтүегезгә, ирегез бар көе уйнаштан бала табуыгызга бармак аша карый алмыйм, фәлән-фәсмәтән... Җыелыш даулы уза, шулай да Мәрьямне яклап алып кала укытучылар. Коллегаларының күбесе – хатын-кыз, хәлне аңлый. Үзсүзле директор укытучыларның «башка сыймаслык гамәлен» РОНО мөдиренә җиткерә. Берничә көннән анысы мәктәпкә килеп, ике Мәрьямнең дә дәресләренә кереп утыра, сабакларын тикшерә, башкалардан сораша, коллективны җыя. Күпләр тагын укытучыларны яклап чыга. Боларны Рамазан картка соңыннан Мәрьямнәр үзләре сөйләде. Хәер, авыл өчен бу шаулы, берсе өстенә икенчесе өелгән вакыйгалар күптән сер түгел иде инде. Хәбәрләр куерганнан-куерды, яңа чыш-пышлар өстәлде, ирләре тукмавына түзә алмый, бала күтәреп, хатыннарының ата-ана йортына кайтуы яки читкә китүе ешайды. Моның белән хәзер хәтта район хакимияте дә кызыксына, имеш.
Ә беркөн Рамазанны авыл хакимияте башлыгы – һаман иргә чыкмаган, әллә шунлыктан авылның бөтен ир-атын яратмаган усал ялгызак хатын чакыртты. Килеп әйтүләре белән, карт чакыруның сәбәбен аңлады һәм, авыл Советы бинасына барганда, үзалдына уйлана-сөйләнә барды – озак еллар дәвамында сеңгән гадәте:
– Хатын-кыз басты дөньяны, ә ир заты күзгә күренеп азая.
Рамазанның яшь чагында мөмкин идеме соң хатыннарның әлеге йөкне тартуы? Элгәре менә дигән ирләр, агайлар бар иде. Бригадир, учётчик, авыл Советы рәисе, хәтта бухгалтер, кассирына тиклем ир-ат булды бит. Әнә газеталарда язалар, үсемлекләр яки хайваннар дөньясында шул төр, бу төр югалды дип, шуның кебек, ирләр дә кими бара. Әүвәле урам, ихатада күбрәк малайлар уйный, йөгерә иде, хәзер – кызлар. Үсә килә малайлар йә бәла-казага юлыга, йә үлә, йә армиядән зәгыйфьләнеп кайта, кайтканы эчә башлый, сугыша, урлаша, нәтиҗәдә өйләнер, гаилә корыр яшькә җиткәндә, яшьтәш егетләрнең яртысы юк, ә кызлар бөтенесе дә диярлек исән-сау. Хатын-кыз барыбер чыдам, түзем, авырлыкка бирешми, баласын да таба, дөньясын да көтә... Аның, Рамазанның, тормышы гына әллә ничегрәк килеп чыкты: хәләлкәе алдан үлде, киресенчә булырга тиеш иде дә...
Башлык, кайда синең намусың, яшьләрне тәрбияләү урынына, начар үрнәк күрсәтәсең, дип бәйләнер. Бу эшнең зарурлыгын аңламас, бөтенесен дә ир белән хатын арасындагы азгынлык дип кенә бәяләр, авыл бетүен, милләтнең юкка чыга баруын, күпчелек ирләрнең сау-сәламәт бала таптырырга сәләте калмавын күз алдына китермәс. Авыл җитәкчесе буларак, шул мәсьәләләрне төптән уйлап, хөкүмәт күзлегеннән карарга акылы җитсә шәп булыр иде дә! Безнең түрәләр тик тыярга, кулга сугып, башка тондырып торырга гына белә, бүгенгесе белән яши, иртәгәсен уйламый...
Рамазан, авыл хакимияте йортының болдырына менгәч, бияләйләре белән киез итегендәге карны какты, искерә башлаган киң сайгакларны шыгырдатып, өйалды ишеген ачы, килүен белдереп, тамак кырды. Эчке ишекнең тоткасына үрелгәч, хакимә хатынның әллә кемне тозлап-борычлап әрләвен ишетеп туктап калды. Кәефе юк, тәмам кызган, болай булгач, минем дә тетмәне тетә икән, дип уйлады, көрсенде. Кеше сүзен тыңлап тору килешми дип, кире өйалдына чыкты.
Байтак кына таптанырга туры килде аңа. Өши дә башлады. Кайтыйм, икенче вакыт килермен әле, дип җыенып беткәч, эчке ишек ачылды да, лап-лоп басып, кемдер өйалдына чыкты. Болдырда Җәүдәтнең гәүдәсе пәйда булды.
– Нәрсә, сине дә чакырттымы? – дип сорады ул, мыскыллы гына көлемсерәп. Үзенең әрләнеп чыгуына гарьләнүдән бигрәк, Рамазанның монда булуына шатлануы йөзенә чыккан иде. – Теге көн искәрттем бит, сине егетләр болай гына калдырмас дип. Ызначит, хәбәр монда да килеп җиткән. Хәзер үзеңне тозлап-борычлап сүгә-сүгә дә кояшка киптерергә элә, болай булгач. Райсоветка да әләкләячәк, и худка китә «Дело Рамазана».
Рамазан эндәшмәде, шап-шап атлап, өйалдына, аннан башлык бүлмәсенә кереп китте.
Зур гына озынча бүлмәнең нәкъ уртасына юан ботлы зур өстәл утыртылган, аңа калын кызыл постау ябылган. Рамазан, бүлмәгә кергәч, башта нигәдер шушы постауга карап торды. Ул, укырга кергәнче, мәрхүм атасы белән шушы кабинетка кергән иде. Рәис кем булгандыр, хәтерләми, тик бик усал, әкияттәге диюдәй явыз булып исендә калган – нәрсәгәдер атасын урыныннан калка-тора, йодрыгын селти-селти, төкерекләрен чәчә-чәчә әрләгәне һаман күз алдында. Әлеге постау җете кызыл иде... Ялкын сыман...
Икенче тапкыр сугыштан соң күрде бу постауны – малай чак хатирәләре тоныклана төшкәнгәме, ул ялкын булып түгел, яуда җиңү символы, матурлык, хаклык рәвешендә күренде. Ә бүген?.. Ә бүген аннан борынгылык, искелек аңкый. Ул җете кызыл төсен югалткан, керле, күптән юылмаган бер чүпрәк кисәге хәлендә. Рәисләр артындагы стенада юлбашчыларның рамга куелган портретлары власть алышынган саен алышынып торды, ә постау һич алышынмады, ята бирде...
Рамазан карашын авыл Советы рәисенә күчерде. Чәчен кыска гына итеп кистергән, колакларына зур алкалар таккан, юка иреннәре кып-кызылга буялган.
– Утырыгыз, – хатын Рамазанның исәнләшүен әллә ишетте, әллә юк, һәрхәлдә, җавап бирмәде, кичектермичә, үзенең сүзен башлады. – Ялгызыгызга дөнья көтүе җиңел түгелдер?
– Өйрәнелде. Балалар алмашлап кайтып тора бит – күңелсезләнергә дә, эш тотарга да ирек бирмиләр.
– Озын-озак сөйләшеп утырырга вакыт юк, Рамазан агай, менә нәрсәгә чакырдым. Берничә кешедән жалоба бар, минем инде мондый четерекле мәсьәләне кузгалтасым килмәсә дә...
– Нинди жалу? – Рамазан карт сүзнең асылын чамаласа да аңламаганга салышты.
– Ирләр хатыннарының сезгә хикмәтле йомышка йөрүе хакында яза.
– Үземә килсеннәр, нишләп сезгә язалар ул?
– Белмим инде.
– Тагы килсәләр, агайның үзенә барыгыз, аңлашыгыз, монда авыл Советының бернинди дә катнашы юк, андый мәсьәләне тикшереп утыра алмый, дип әйтегез, бәй.
– Әйтермен дә, тик авылның байтак хатын-кызы сыерыгызны саварга, сепарат аертырга гына йөрмәгәне билгеле бит инде. Нәтиҗәдә әнә сезгә охшаган күпме бала туды. Дөресен әйткәндә, жалоба белән килгән ир-атның хәлен аңлыйм – икенче берәүдән бала табып яткан хатынга башкача нинди мөнәсәбәт булырга мөмкин? Шуңа да, хәбәр районга, административ органнарга ишетелгәнче, бу эшегезне туктатыгыз!
– Башта минеке икәнен исбат итәргә кирәк әле. Икенчедән, власть вәкиле дигәч тә, нинди катнашыгыз бар? Бу бит шәхси эш.
– Нәкъ әнә шуңа катнашым бар да инде. Барысына да күз йомып карасаң, хәзер анархия, тәртипсезлек башланачак. Партия заманы булса, сезнең белән болай иркәләп сөйләшеп тә утырмаслар иде.
– Мин партия әгъзасы булмадым. Аннан килеп...
– Ярый, төпкә төшмик, озын-озак сөйләшмик. Мин сезне, хәләл балаларыгызны ихтирам итәм, күбесен укыттым да. Әләк югарыга җитеп чакыртсалар, тикшерсәләр, үзегез җавап тотарсыз. Мин әйттем, искәрттем. Уйлагыз, нәтиҗә ясагыз.
– Кара, рәхмәт әйтәсе урынга... әләкләшеп йөриләр икән, корчаңгылар! – Рамазан кабинет хуҗабикәсенә карамый гына үзалдына сөйләнде һәм шуның белән үзен тулысынча фаш итте дә куйды. – Аңлар, кадерне белер, рәхмәтләр укыр көннәре алда әле...
Торды, хушлашып та тормый, ишеккә юнәлде, карашы хикмәтле көлемсерәп торган ханымга карау урынына, нигәдер янә кызыл постауга тукталды... Теге Кострома үгезенә җилфердәтсәң бу постауны, ә? Шулай дип уйлап куйды бер дә юктан үзе...
Кайтышлый, үзе тагы теге Кострома үгезен һәм баягы кызыл постауны хәтерләде. Постау төсе аның аңына «кызыл идея» булып сеңгән иде: ил, халык өчен җаның фида ягъни. Һай, көчле нәрсә ул идеология дигәнең... Әнә
шул канга сеңгән фидалык, ил сөярлек, җитмәсә, ата-баба әманәте дә. Алайса, Мәрьямнәр ачкычны сайлый белгән, чукынмышлар, «дәүләт әһәмиятендәге эш» дип, ә? Әллә инде... Әлеге идеяне аңа, теге нәсел үгезенә шикелле, кызыктыргыч кызыл чүпрәк итеп җилфердәтмәделәр микән?!
Уйлары Рамазан картны бик тирәнгә алып китсә дә ерып чыкты: юк, үз ихтыяры, үз иманы белән эшләде кылганнарын. Үкенмәячәк! Ә Җәүдәт аны болдырда көтеп торган (бәлки, ишек артында тыңлап та торгандыр). Аның, йә, эләктеме, әйттем мин сиңа, дип такылдавына исе дә китми, янәшәдән баруын да күрми, аягы астындагы карны сеңдерә басып, урам буйлап атлады Рамазан карт.
(Дәвамы бар)
Фото: placepic.ru