Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
8 сентябрь 2022, 08:43

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Зимагурлар. Повесть (14)

...Әлеге вакытта Зәлифә әнисе каберендә булган коточкыч хурлыктан качып китеп бара. Никадәр ерак китсә, шул кадәр җиңелрәк кичерелер төсле аңа бу яманлык. Тик үзеңнән үзең качып буламы соң? Бу шәфкатьле егет очрамаса, билләһи, Агыйдел күпереннән сикерәсе иде.

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Зимагурлар. Повесть (14)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Зимагурлар. Повесть (14)

(Дәвамы.)

Шулай да әнисе кабере янында утыру аны шактый тынычландырды. Балавыз да сыгып алды. Калкып чыккан чүп үләннәрен йолыкты. Үзе белән алып килгән чәчәкләр бәйләмен салды. Әнисе яраткан үрмә гөлләрнең орлыгын, соң булса да, кабер өстенә чәчеп куйды. Ишелгән кәсләрен төзәтте. Әнисенең шушы кәс-балчыклар астында ятуын һәм анда нинди суык, тыгыз, караңгы икәнен уйлап, калтыранып куйды. Тәннәренә, әйтерсең дә, ниндидер салкын дулкын йөгерде. Юк, гүя аның тәнен кабер суыклыгы чорнап алды. Беләкләренә, аяк чәлтерләренә каз тәне калкып чыкты. Ирексездән, күзләреннән яшьләре тәгәрәп, әнисенең каберенә тамды. Әнисе үлгәндә дә еламаган кызый тавышсыз гына елап җибәрде. Менә хәзер ул үзен дә шул караңгы салкын кабер эчендә яткандай тойды. Чынлап та, ул кабер төбендә ята, селкенергә дә чама юк. Борылып ятарлык та түгел. Хәтта тын да алып булмый башлады. Әйтерсең дә, ләхеттә әнисе түгел, ул үзе кәфенгә төренеп ята. Һәм дә бөтен дөнья кап-караңгы. Ә әнисе кабер кырында елап басып тора, “тор, кызым, да тор, кызым”, дип, аны селкетә төсле иде. Тик Зәлифә генә һаман уяна алмый, ул үлгән. Тирә-якта кешеләр жыелышкан, елашалар. Әнисе ул елак адәмнәрне читкә куа. Минем кызым үлмәгән, елашмагыз. Ул хәзер тора, дип кабатлап, тагы кызын торгызырга чамалый. Зәлифәнең генә һич тереләсе килми. Аңа болай яту рәхәт, чөнки аның әнисе тере. Тере, яшь һәм матур көенә кызын уятырга, терелтергә тырыша. Тик Зәлифә генә аны тыңламый. Аңа әнисе белән булу бик тә рәхәт ич. Менә әнисе, кызының аны тыңламавын күреп, елап җибәрде. Әнисенең күз яшьләрен күрү кызыкайга кыен булса да әнисе белән бергә булу җан рәхәте. Тик әнисе шулчак:

− Тор! Нишләп ятасың? Әтиеңнең кайтуына әзерлән. Әтиең кайтып килә, − дип, Зәлифәнең яңагына китереп сукмасынмы. Зәлифә дертләп тартышып куйды. Әнисенең бит аңа беркайчан да сугу түгел, хәтта авыр сүз  әйтеп шелтәләгәне дә булмады. Ул да түгел, Нурзилә кызының яңагына ялт та йолт ике яклап сугарга тотынды. Әнисе “менә шулай, ач күзеңне, тор,” дия-дия, томан арасында эреп, күздән югалды. Дөнья чак ачылып, томан тарала башлады. Хәзер инде Зәлифә кемнәрнедер шәйли башлаган кебек булды. Бәй, болар кемнәр соң? Нишләп бу кеше минем өстемә үк менеп атланган? Нигә минем яңакка суккалап, күкрәгемне баскалыйлар, дигән уй аны бу дөньяга, үзенең элекке хәленә кайтарды. Ул җирдә чалкан ята, кемдер аңа ясалма сулыш алдыра. Бер ят егет аның чак калкып килгән күкрәген авырттырып баскалый. Ул сискәнеп китте. Торырга чамалап, тирә-ягына каранды. Өстендә утырган егетне алып ташларга тырышты. Тик егет авыр иде һәм аның бу кешегә көче җитмәде.

− Сез кемнәр, ни эшлисез? Мин кайда? – дип, аңлаешлы-аңлаешсыз сораулар бирә башлады. Кулы белән этәреп, ниһаять, өстенә атланып утырган егетне төшерә алды. Берничә минут ул үзенең кайда икәнлеген, боларның кем булуын чамаларга тырышты. Теге егет, урысчалап:

− Син, сылукаем, бөтенләй үлгән идең. Ни йөрәгең типми, ни тының юк. Ярый, без менә тирә-яктагы каберләрне карап чыгарга уйладык. И син ятасың, − дип сөйләнергә тотынды.

Ул ара да булмый, башкалары да җыелды. Зәлифәне уратып алдылар. Зәлифә яткан җиреннән уңайсызланып торып утырырырга чамалады. Хәле юк иде. Берсенең ярдәме белән көчкә торып, кабер рәшәткәсенә сөялеп утыра алды. Башы әйләнә. Берни аңламый, алан-йолан тирә-ягына караштырып алды. Бераз шулай иңге-миңге утыргач, итәге белән тезләрен каплап, күлмәгенә ябышкан үлән-чүпләрне сыпырып төшереп, чәчләрен әйбәтләде. Торып басарга әйткән иде дә, булдыра алмады. Күз аллары тагы караңгыланып китте һәм ул бу уеннан кире кайтты. Әле һаман башы җиңелчә генә әйләнә. Күңеле болганып костырырга чамалый. Яңа килгән егетләр, эшне аңламыйча:

− Нәрсә булган да, нәрсә булды? − дип төпченеп, сорау яудырырга тотындылар. Шунда, теге, әле генә торып баскан егет:

− Нәрсә, нәрсә, күрмисезмени? Кеше һушын югалтып егылган. Читкәрәк китегез. Чибәр кызга әзрәк тын алырга ирек бирегез. Күрәсең, йөрәге туктаган. Ярый без вакытында очрадык. Унбиш минутлап ясалма сулыш алдыргач, йөрәгенә баскалап массаж ясагач кына чак йөрәге эшләп китте. Сезне кычкырып чакырып карыйм, сез ышанмыйча көләсез, − дип, тегеләрне битәрләп алды. Ахырда, соңрак килгәннәрнең берсе:

− Ә без сине шаярта, юри кычкыра дип уйладык, бердән. Икенчедән, табынны бозасы килмәде, − диде дә кулындагы шешәдән стаканга аракы салып Зәлифәгә сузды.

− Мә, әзрәк йот. Ярдәм итә, җиңелрәк булыр, − дип кыстарга кереште. Зәлифә янында утырган егет, аракы сузганын ишарәләп туктатты да, кабер ташындагы рәсемгә күрсәтеп:

− Бу сезгә кем була? − дип сорады. Кызның күзеннән тагы яшьләре коела башлады һәм ул, пышылдап диярлек, ишетелер-ишетелмәс:

− Әнием, − дип иреннәрен кыбырдатты.

Теге аракы сузып басып торган егет Зәлифә янәшәсенә чүгәләп үк утырды да, аның иреннәренә стаканын терәп:

− Мә, мә, бу бик тә ярдәм итә. Минем папаня-папочка үлгәч,  минем белән тоже шулай булды, − дип, көчләп дигәндәй, кызның авызына стаканын кырынайтты. Зәлифә, ирекле-ирексездән, бигрәк тә монавы чит егет-кызлар алдында тагы аңын җуюдан куркып, иреннәре буйлап ага башлаган аракыны никадәр җирәнгеч һәм сасы булса да, уртлап йотып җибәрде һәм күз аллары караңгыланып, тагы һушын югалтып, утырган җиреннән җиргә ауды. Ләкин бу юлы бик тиз һушына килде. Канга һәм тәнгә таралырга өлгергән аракы үзенекен итте. Ул торып утырды. Егетләр, кызлар аны төрлечә тынычландырып, үзләренең табыннарына чакырдылар. Кыз кайтып китәргә теләген белдерсә дә, аны җибәрмәделәр.

− Кайда барасың монавы көе? Юлда егылып ятсаң? Шул гына җитмәгән. Синнән, җитмәсә, хәзер аракы исе дә килә. Милиция шунда ук үзеңне каталажкага итеп тыгачак. Юк инде, чибәркәй, сине беркая да җибәрмибез. Әзрәк безнең белән утыр, хәл ал. Аннан егетләр озатып ук куярлар үзеңне, − дип тынычландырды аны кызлар. Зәлифә бик үк теләмәсә дә, алар табынына кушылырга мәҗбүр булды. Әзрәк хәл алыйм да Рәйхана апаларыма барырмын дип фаразлады.

Бу табынны коручылар чечен сугышында һәлак булган сабакташларын искә алырга җыелган Уфа егет-кызлары икән. Һәлак булган егетнең әти-әниләре шушы Алексеевка бистәсеннән булып, үзе автомобиль көллиятендә укыган. Болай начар кешегә охшамаганнар, тик ничектер оятсызрак сөйләшеп, үзләрен кирәгеннән артык иркен тоталар. Барысы да кызның кайгысын уртаклаштылар. Читтәрәк тагы бер егет йоклап ята. Ул мәрхүмгә  туган тиешле булып, кичә генә рейстан кайткан һәм йөз грамм төшергәч тә, ял итәргә яткан икән. Шулай итеп, алар тагы Зәлифәнең әнисе Нурзия истәлегенә бер-бер артлы стаканнарын чәкәштерделәр. Нишләсен, кыз да, бик кыстатып булса да, тагы әзрәк йоткан булды. Хәзер чак кына утырып хәл алам да, Рәйхана апаларга барам дип уйлады. Менә хәзер кузгалам, менә әзрәк утырам да китәм дип уйласа да, бөтенләй хәлсезләнде. Тәүге тапкыр аракы эчүе иде аның. Элек кызлар белән утырган чакларында, йә шампан шәрабен, йә берәр баллы гына шәраб-мазар йоткалаганы бар иде. Тик бу кадәр аракыдан буыннары бөтенләй бушады. Косасы килеп башы әйләнде. Тирә-яктагы кызлар-егетләр дә бөтенләй исерештеләр. Кайтырга җыена башладылар. Шулчак Зәлифәне коткарган егет аны җиңел генә күтәреп, зиратның аулак, буш бер почмагына алып китте. Яшьләр, Зәлифәне күтәргән егетне дәртләндереп:

− Молодец, Эдик! Әйдә, әйдә! Раз кызлар тели икән, ир бул, ир бул, − дип кычкырдылар.

Зәлифә никадәр кычкырып, каршылашырга тырышып караса да аның бу таза, көчле егеткә каршы торырлык хәле юк иде. Йөрәге тәгәрмәче изелгән арбаны хәтерләтеп лепердәп типте дә типте. Ниһаять, теге егеттән ычкынып, әнисенең кабере янына шуышып килеп ятты. Ул да булмый чәче-башы тузган кызларның берсе килеп:

− Син, кәнтәй, нигә безнең егетләрне аздырасың, − дип типкәләргә чамалаган иде дә, анысын егете килеп, кулыннан сөйрәп диярлек, тарткалап алып китте. Теге кыз күзләрен алартып Зәлифәгә бер-ике тибеп, битенә төкереп, фәхишәлектә гаепләде.

Нәкь шушы минутларда Рәйхана түти зират ихатасының теге ягында “бу яшьләрнең “эт туе” тизрәк тәмамланса ярар иде, хайваннар, бөтенләй оятларын югалттылар, каберлек эченә кереп зина кылып ятмасалар, урын беткәнмени”, дип, тегеләрне каргап, ихата тирәләп арлы-бирле йөренеп ята иде. Теге егетнең бер кызны күтәреп киткәнен дә күргән иде дә бит. Юк шул, анда үз туганының кызы булыр дип башына да китермәде. Әзрәк шәйләп калган булса да, эшләр бу кадәр тирәнгә китмәс иде. Шулай шул, язмыш арбалары безнең ихтыярдан башка кинәт борылып юнәлешләрен шулкадәр тиз үзгәртәләр, хәтта кайберләребез арбадан очып төшеп тә кала. Ярый әле, тәгәрмәче астында калып, изелеп һәлак булмасаң. Бәлки, кайчакны шул  тәгәрмәч астында изелеп калганың мең артыктыр. Ә изелеп, күңелең-тәнең, вөжданың-җаның гарипләнеп, калган гомереңне күз көеге, бер мәхлук булып яшәргә дучар ителсәң? Анысы барысыннан да яманрактыр. Ә бит кайчакларда без үзебез шушы арбаларга шатлана-шатлана менеп утырабыз да, безнең язмыш арбасы нәкъ менә шушы дип, аңа җигелгән тәкъдир атларын җан көчкә чыбыркыларга тотынабыз. Янәшәдән барган башка язмыш арба-чаналарын күрергә дә, ишетергә дә теләмибез. Безне шул башка арбаларга утырырга өндәгән аваз-чакыруларны ишетмибез дә. Ә юкка гына!..

Бу көнне Рәйхана түти иртәрәк торып, Зәлифә кызым шушы көннәрдә килергә тиеш иде, әллә нишләп йөрәгем дә чәнчеп тора, бу бала килгәнче әнисенең каберен җыештырып кайтырга кирәк, тазартылмаган, чүп баскан каберне күрсә, җаны әрнер, берьюлы әнинең дә зиратын җыештырырмын, аларга багышлап догалар укырмын, дип ниятләгән иде. Юл уңае хастаханәгә кереп, йөрәген тыңлатып, таныш табибыннан берәр йөрәк даруы яздырып алырга уйлаган иде. Барып чыкмады. Танышы ялга киткән булып чыкты. Аның урынында утырган яшь кенә хатын, бүген иртән генә кайткан исерек ире белән әрләшеп-сугышып килгәнгә, Рәйхана түтине килеп кергән көе әрләргә тотынды. Иренең үчен аңардан алып:

− Йөриләр монда, таң атмас борын. Тәүдә язылып талон китерегез. Өйрәнгәнсез, ат кебек таза көегезгә. Пенсиягезне алып, өегездә генә ятыгыз,− дип орыша башлады.

Рәйхана түти нишләсен, кәефе кырылып, кире борылып чыгып китәргә мәҗбүр булды. “Сөйләмә инде бу яшьләрне, бөтенләй бозылдылар. Шул яшь кенә кыз нинди итеп әрләп чыгарсын инде. Ай-һай, яшьләр бозылды. Бозылды яшьләр, − дип уйлады.

Каберлектә дә шул ук хәл, дип бөтенләй ачуы кабарды апаның. Тукта, аның Нурзия туганының кызы әнисенең кабере төбендә егетләр белән йоклап ята түгелме? Юньсез икән, юлдан язган икән! Әнисе үлгәч, бөтенләй бозылып чыгырыннан чыккан. Кабахәт. Хәшәрәт. Һәм ул бер кабер өстендә үскән шомырт агачының бик шәп чыбыгын сындырып алып, Зәлифәгә якынлашкан  тагын бер исерек егетнең сыртына сыдырды. Тегесе, авыртуга түзә алмый сикереп торды да апаны төртеп егып, каберлектән чыгып шылды.

Зәлифә ярсыган Рәйхана апасы белән ялгыз калды. Теге егетнең үзен төртеп егуыннан гарьләнеп, аннан да бигрәк барысына да Зәлифә гаепле дип исәпләп, Рәйхана түти, җиргә утырган килеш Зәлифәне каһәрләп, елап җибәрде.

− Битсез! Җир бит! Ни күзең, ни йөзең? Әниең кабере өстендә зина кылып ятасың. Эчеңә иблис оялагандыр синең!

Ә кыз сүз дә әйтә алмый, торырга азапланып карый. Ниһаять, апасына нәрсәдер дәшә, дәшкән сүзе дә аңлаешсыз бер мыгырдану гына. Үзен бертуктаусыз очкылык тота, әллә ярсудан, әллә өшүдән калтыранып-калтыранып китә. Менә ул киемнәрен киеп, күлмәген каккалап, чәчләрен утырган килеш сыпыргалап алды, торып басарга уйлады. Башы әйләнеп чайкалып китте. Тимердән бизәкләп эшләнгән рәшәткәгә тотынды. Әмма гөрселдәп кабер кырына ауды. Түти күреп тора, кызыкай бөтенләй исерек. Торганы бер наркоманга охшап калган. Мөгаен, анысыннан да авыз итәргә өлгергәндер, албасты. Барча көчен җыеп, сикереп торып, баягы егетне сыйлаган шомырт чыбыгын алды. Бахыр кызның тәнендә шомырт чыбыгын биетеп, бар дөньяга кабарган ачуын чыгара башлады. Үзе каберлекне яңгыратып кычкыра-кычкыра, һаман Зәлифәне каһәрләде. Әле кызның сыйракларына, әле аркасына чыбыгын җан ачуы белән суга-суга, үзе дә елап җибәрде.

Бу тавышка баягы егет-кызлар белән туганын искә алырга килгән Роман да уянды. Кырындагылар кайсы-кая таралышып, табын тузып беткән. Аның мондый тәртипсезлеккә ачуы килеп, барча чүп-чарны шунда аунап яткан буш янчыкларга тутырып, койманың теге ягына ташлады. Рәйхана түтинең тагы чар-чор килеп кычкыруын ишетеп, игътибарын шул якка юнәлтте. Ныклабрак караса, ул теге яшь чибәр кызны рәхимсез кыйный иде. Кыз һичбер тавыш чыгармый, аркасына төшкән чыбыктан кинәт дертләп куырылып-куырылып кына куя һәм куллары белән башын, битен каплаган. Рәшәткәгә тотынып торып басарга чамалый, тик теге хатын аның саен:

− Тотынма, җирәнгеч нәмәстә, әниеңнең зиратына. Пычратасың, фәхишә, − дип, кызның әле аркасын, әле кулларын каезлый.

Роман, костюм-чалбарларын каккалап, зираттан чыгып китәргә теләп, бу якка борылды. Чыгасы юл нәкъ тегеләр турысыннан үтә. Роман берни күрмәгән кеше кебек, алар яныннан үтеп китте. Кемдә кемнең эше бар. Күрәсең, карчык оныгын тәрбияли. Шулай да борылып карамый булдыра алмады. Борылып карауга йөрәге әрнеп китте. Күзләре Зәлифәнең карашы белән очрашты. Әйе, күзләр зур итеп ачылган. Аркасына чыбык төшкәндә генә челт-челт итеп озын керфекләре ябылып-ябылып китә. Аскы иреннәрен канаганчы тешләгән бу ябык кына кыз бала, тавышсыз гына елап, үлем көтеп утыра төсле тоелды аңа. Роман туктап калды. “Мин китсәм, карчык бу баланы кыйнап үтерә, йә имгәтә”, дип уйлады. Чөнки тал чыбыгы эзләреннән буй-буй сытылып кан чыккан. Роман карчыкка игътибар да итми, аңа якын ук килде һәм кызга иелде. Рәйхана түтинең чыбыгы Романның сыртына килеп төште. Апа аңлап алгалаганчы чыбык тагы бер-ике тапкыр егет сыртына килеп эләкте. Ул авыртуны сизмәде дә. Кызның җип-җиңел гәүдәсен иелеп күтәреп алды да, борылган килеш Рәйхананы гәүдәсе белән бәреп егып, зираттан чыгып китте. Карчык, көчсезлектән, ачуына чәчәп, елый-елый, кыз белән егетне каргап, җирдә аунап калды.

Инде еларлык та хәле калмаганлыктан тик калтыранып кына торган кызны күтәреп зираттан чыкты да кайда алып барырга икән дип туктап калды егет. Шуннан, юл аша чыгып, елга буена төшеп китте. Юлында бер бәләкәй генә күл очрап, шунда тукталды. Кызны сак кына җиргә бастырырга уйлады, тик басып торырлык та хәле калмаудан үләнгә утырды. Роман кесәсеннән кулъяулык чыгарып, күл суы белән чылатып аның битләрен сыпырды. Ертылып беткән кофтасын салдырып, аркаларындагы буй-буй эзләрне бака яфрагы үләннәре белән сыпыргалап, сөртеп алды. Зәлифәнең карышырга, оялырга хәле дә, рухы да калмаган. Әгәр дә берәрсе аңа “суга бат, бар Агыйделгә” дисә, йә булмаса, “бар, поезд астына ташлан” дисә, ул бер каршылыксыз, хәтта шатланып эшләр иде, мөгаен, бу эшне. Егет аңардан исемен, кай тирәдә яшәгәнен сорады. Кыз җавап урынына иңбашлары белән тартылып кына куйды. Роман аның өстенә үзенең күлмәген салып каплады.

Кызны җитәкләп, Уфага кайта торган юлга чыгарга уйлаган иде дә тик юлдашының тиздән хәле бетте. Йөзе күгәренде, йөрәге тибүенең рәте-чираты калмады. Йөрәге начар эшли дип уйлап алды егет. Кызны кулларына күтәрде. Шулай юлга килеп чыктылар. Читтән карасаң, яшь кенә ата үзенең сигез-тугызда укыган кызын күтәреп китеп бара дип уйларга булыр иде. Ярый әле, күпер кырындагы тукталышта ниндидер бер такси очрап, шуны туктатты. Такси белән исәпләшеп, аны җибәргәч, кызны күтәреп, үзенең шәхси гаражы кырына алып килде. Гаражның ишеген елата-елата, шыгыр-шыгыр китереп ике якка шар ачып куйды. Эчтә һава бик саф булмаса да салкынча иде. Кызган урамнан салкынча урынга керү тәнгә ниндидер рәхәтлек таратты. Егет, гараж эчендә торган иске генә Жигулиның арткы ишеген ачып, кызны шунда утыртты да, машина аптечкасыннан йөрәк даруы алып, кызга каптырды. Кайдандыр минерал су алып кызга бирде:

− Эч, − диде. Кыз ул әйткәннәрне берсүзсез үтәп, даруны эчеп куйды. Егет үзе дә бераз су йотып, чуалган уйларын тәртипкә китерергә була беразга тын калды. Шулай бераз сүзсез генә утырдылар. Аннары, бер фикергә килеп, егет тыныч кына:

− Тик һәм тыйнак кына утыр. Тычкан кебек. Ятып торырга да мөмкинсең. Мин хәзер киләм, − дип, гараж ишекләрен шагыр-шогыр китереп япты һәм ишекне бикләп китеп тә барды.

Гаражда тын һәм караңгы. Тирә-якта шылт иткән тавыш та ишетелми.

Егет озак көттермәде. Тагы теге ишекләр ыңгырашып ачылды. Аның кулында пакет белән ризыклар һәм термоста кайнар кофе иде. Ул кызны тамак ялгап алырга чакырды. Тик кызыкайда ашау кайгысымыни. Ул, бар нәрсәсен оныткан кеше кебек, бер ноктага карашын текәгән дә онытылып утыруын белде. Аның башында тик бер уй. “Нигә мин үлмәдем икән? Нигә мин һаман үлмим, тизрәк үлсәм иде”, дигән сүзләрне бертуктаусыз кабатлады да кабатлады.

Роман көчләп дигәндәй Зәлифәгә бер кисәк икмәк белән әзрәк дуңгыз мае каптырды. Чәйнәргә кушты. Тик кыз һич йотып җибәрә алмый, чәчи язды. Шуннан аңа егет эссе кофе йоттырды. Кофедан соң гына кыз чак-чак бер телем икмәк ашап куя алды. Роман аңа аптечкадан тагы ниндидер йөрәк дарулары тамызып эчерде, ике сәдәф йокы даруы каптырды. Жигулиның арттагы утыргычын ятып торырлык итеп җайлаштырды, одеял җәйде дә кызга ятарга кушты. Зәлифә егет кушканнарны үтәп берсүзсез аңа буйсынды. Егет аның өстенә гараж стенасында эленеп торган, кыш үзе рейсларга киеп йөри тунны китереп япты да:

− Йокла, ял ит. Кичкә килеп алырмын. Әлегә эшләр җитәрлек, өйгә алып кайта алмыйм. Азактан аңлатырмын, − дип, тагы шул елак ишекне шыңшытып, ыңгыраштырып япты да үз эшләре белән кайдадыр китеп югалды.

Әллә йокы даруы тәэсире, әллә йөрәк даруы тынычландырды – кыз үзе дә сизмәстән йоклап китте. Егет, вәгъдәсен тотып кич килеп җитүен җитте, тик кызның тыныч кына бөгәрләнеп ятып йоклаганын күргәч, аны уятып тормый, тагы кайдадыр китеп барды. Зәлифә аның килгәнен дә, үзенә дикъкать белән карап торганын да сизмәде.

Жәйге төн кыска. Роман үзенең Камаз машинасы белән Зәлифә артыннан кергәндә инде яктырган иде. Уңган чыпчыклар күптән чыркылдашып гаражлар янында кайнашалар. Роман керә-кермәс үк, гаражны тутырып:

− Әйдә, сеңелкәш, тизрәк. Алайса барча гомерне йоклап үткәрергә мөмкинсең. Һәм без соңга калабыз, − дип кычкырды.

Зәлифә уянып китте.Тәүдә нәрсә булганын аңламыйрак торды. Үзен белештерми “мин кайда ятам, бу нинди кеше” дип, уйларга тотынды. Тик барыбер уйларын тәртипкә китерә алмыйча җәфаланды. Романнан шикләнеп, өстенә яртылаш ябылган тун белән тагы да ныграк каплана бирде. Эчләре, күкрәге үтереп сызлый. Егет, түземсезләнеп, машина эченә яртылаш кереп, аңа кулын сузып, үзе белән әйдәде. Тик кыз гына һаман эчкәрәк елышып куркып утыра бирде. Егет Зәлифәнең карышуына игътибар да итми аны машина эченнән күтәреп алып дигәндәй гараж идәненә төшереп бастырды. Аңа гараж алдында гөрелдәп эшләп утырган Камазга утырырга кушып, үзе гараж эченнән ниндидер кирәк-яракларын юл сандыгына тутыра башлады. Ишеге ачык машинаны күргәч, кыз үзенә машинага утырырга кушканнарын аңлап, әйткәнгә буйсынып, тиз генә кабинага менеп утырырга чамалаган иде дә, Роман аны туктатып:

− Тәүдә битеңне-күзеңне чайкап ал. Алайса, юл уңмаска мөмкин, − дип, кызны туктатты. Һәм үрелеп, машина кабинасыннан су тутырылган канистр алып, кызга юынырга булышты. Юынып алгач, иртәнге салкынча һавада Зәлифәнең битенә әзрәк алсулык кунды. Егет чиста гына сөлге алып аның битләрен үзе сөртеп алды. Әйтерсең дә, бу кыз аның сеңелкәше. Шуннан соң Зәлифәне җилтерәтеп дигәндәй кабинага мендереп утыртты. Машинага менеп рульне кулына тоткач, кызга күз сирпеп алды. Тегесе аңа сораулы карашын төбәгән. Роман аны тынычландырырга тырышып:

− Алга, күз күрмәгән, колак ишетмәгән якларга, еракка-еракка киттек. Үзебезнең маңгайга язылган һәм без үтәсе юллар белән − алга, тик алга гына. Иптәшне генә кереп алабыз да. Бүгеннән без ирекле кошлар, − дип, ниндидер бер күңелле көй сызгырып, газга басты. Әлегә тыныч кына гөрелдәп утырган машина кара төтеннәрен болгап алды да җай гына кузгалып китте.

Ниндидер бер оешмага кереп, прицеп тактылар. Юл уңаенда олы яшьтәге бер абзыйны кереп алдылар. Тагы да озак кына ниндидер фабриканың складыннан әрҗәләр төяделәр. Һәм, ниһаять, юлга кузгалдылар.

Шулай итеп, Зәлифә ерак юлга йөрүче Роман белән Михаил абзый машинасына барып юлыкты. Олы юлга чыгу белән Михаил абзый:

− Кичә бәйрәм ару булган. Йончытты. Мин ял итәм, − диде дә кабинаның ял итә торган бүлегенә менеп китте. Бераздан гырылдап йоклап киткәне дә ишетелде.

Роман бертуктаусыз төрле көйләрне әле сызгырып, әле авыз эченнән мөгрәп бара. Бик ошаганнарын кычкырып җырлап та җибәрә. Юл кагыйдәләрен бозып алга ашыгучыларны килештереп-килештереп әрләп ташлый. Аларга төрле-төрле хайван исемнәрен кушарга да күп сорап тормый. Йә кәҗә тәкәсе, йә сарык дип, үзенчә орыша.

Зәлифә юл буйлап тезелгән агач-куакларны, ара-тирә күренеп киткән авылларны карап, табигатьне күзәтә. Ә эчендә ут яна: йөрәге сызлый, күңеле утлы куз-күмер булып көйри. Ул бит үзен мин чиста, пакь кыз дип күпме саклап килде. Көллияттә кызларның төрлесе бар. Үзләренең ничә егет алыштырганнарын санап, мактанып, кукраеп йөргәннәре дә җитәрлек. Ә ул үзен булачак иренә, сөйгәненә саклады. Егетләре дә бар иде. Бергә мәктәптә укыганда ук артыннан чабучылар да булмады түгел, булдылар. Кайберләре болай гына килгәләделәр. Берничә егет аның үги әти белән чамалы гына яшәүләрен күрү белән үзләре үк суынды. Гомумән, вакыты җитмәгән әле дип уйлый иде ул үзе. Мәхәббәте әле алда икәненә чын күңелдән ышана иде.

Әнисе үлгәч, уку да, яшәү дә бөтенләй авырлашты. Подъезд юган акча, юлга һәм вак-төяк алырга да җитми иде. Әнисенең каберенә барырга акча җыеп, ул азаккы атналарда ашамый да йөрде. Әнисе яклап картәнисе дә үлеп китте шул. Әтисе яклап картәтиләре, тәүдәрәк бик ярдәм итсәләр дә, Нурзия чит ирне йортка керткәч, суындылар. Шулай да картәтисе оныгын җәйге каникулларга кайтканда баштан-аяк киендерә торган иде дә, инде ул да мәрхүм. Картәнисе үзе ярдәмгә мохтаҗ, урын өстендә ята.

Әлеге вакытта Зәлифә әнисе каберендә булган коточкыч хурлыктан качып китеп бара. Никадәр ерак китсә, шул кадәр җиңелрәк кичерелер төсле аңа бу яманлык. Тик үзеңнән үзең качып буламы соң? Бу шәфкатьле егет очрамаса, билләһи, Агыйдел күпереннән сикерәсе иде. Кыз үзе белән кичә нәрсәләр булганын җайлап төшенә башлады. Җитмәсә, эче, тәне авыртып сызлый. Һәм ул, юлга карап барган уңайга тавышсыз гына елап җибәрде. Яшьләре үзләреннән үзләре керфекләр аша үтеп, бите буйлап тәгәрәштеләр. Моны егет тә күреп калды. Күңелле көйләр көйләвеннән туктап,  дәшми генә бара башлады. Ниһаять, түзмәде:

− Сеңелкәш, син еласаң, минем дә елыйсы килә. Елама, сылу, елама. Оныт син барысын да, оныт. Онытмасаң, кайгы китмәс күзеңнән. Югыйсә, кыен булачак гомер буена. Югалачаксың син. Барысын да оныт та куй! Артта калды барысы да. Артта калды. Ә арттагылар безнеке түгел. Без менә әле синең белән икәүбез. Һәм дөнья нинди матур. Әнә нинди гүзәллек. Нинди киң ялан-кырлар, биек-биек таулар. Куе урманнар, − дип, кызны авыр уйларыннан арындырырга тырышты. Кызга бу тынычландырулар һәм аны жәлләүчеләр бар икәнен белү башкача тәэсир итте шикелле. Ул бөтенләй яшь балалар кебек кычкырып елап җибәрде. Роман уң кулы белән генә үрелеп кызның кичәдән бирле юньләп таралмаган чәчләреннән, аркасыннан сыпырды. Юк, башкача юатмады. Нәрсәдер исенә төшереп, машинаның вак-төяк йөртә торган тартмасын ачып, бер бәләкәй генә көзге белән тарак алып, кызның кулына тоттырды. Аңлады кызый. Чәбәләнгән чәчләрен сүтеп, килешле генә тарап башына өеп куйды. Елавы да тукталды. Ул хәзер өстендәге киемнәрдән генә кыенсынып утырды.

Төш вакытында юл буендагы бер ашханәгә кереп, бик шәпләп ашап алдылар. Шуннан Роман кызны җитәкләп шунда гына урнашкан кием кибетенә алып керде. Үзе үк сайлап килешле матур гына бер кофта, джинсы чалбар һәм сумка алып бирде. Хәтта ирен буягычка кадәр онытмады. Киенү бүлмәсенә алып кереп аңа киемнәр сайлашты. Кичә игътибар да итмәгән икән, бүген, ипләбрәк карагач, шуны күрде: кыз бик тә ябык. Тире дә сөяк кенә. Кояшка каршы куйсаң, кояш нурлары үтә тишеп чыгар. Бик тә фәкыйрь гаиләдәндер, күрәсең, йә бөтенләй ятимдер, дип уйлады егет.

Юлны тагы дәвам иттеләр. Көне буе бардылар да бардылар. Егетнең кызга төртелеп-төпченеп бармавы ниндидер тынычлык өстәде. Тик Зәлифә генә һаман үз утында янып көйрәде. Менә ничәмә көн баралар, ә  ләм-мим бер сүз дәшсә, ичмаса. Ул үзенә йомылды. Миша абзый егеттән сораштырып та карады:

− Кайдан таптың син бу шырпыны? Әллә телсез дә инде? Менә ике атна берәр сүз катса.

Роман, Миша агасына аңлатып:

− Әнисе үлгән аның. Бүтән бер кешесе дә юктыр, ахры, шуңа дәшми ул. Безнең күрше өйдә тора, − дип, алдаштырды. − Әтисе дә күптән юк, − дип өстәп куйды. Миша абзый үзе дә бик сүзгә һәвәс түгел, шуңа да кызны борчып башкача соранып тормады. Тора-бара Зәлифәнең дәшмәвенә тегеләр дә өйрәнде. Ә кызга болай күпкә җиңелрәк иде. Кирәкмәгән сорауларга җавап биреп күңелсез вакыйгаларны кире актарып чыгарасы килмәде. Дәшмәс булды. Берәр нәрсә сорасалар, кулы белән ишарәләп күрсәтте. Баш какты, йә елмайды. Йә булмаса, кашларын җыерып ачуланды. Аңа мондый халәттә булу җиңел һәм тыныч. Ул гел үз уйлары белән мәшгуль. Әлеге ирексездән килеп чыккан сәяхәте аңа охшый иде бугай. Көн саен яңарып торган юл күренешләре аны авыр уйларыннан арындырып торалар.

Новосибирск шәһәре читендә бер кунакханәгә килеп туктадылар. Шунда ук машина кырына бик фырт кына киенгән бер яшь кеше килеп:

− Туксан бишенче чакрымда елга буенда шашлык пешерә торган чатыр янында концерт-спектакль була. Теләсәгез, бара аласыз. Төнге уникедә. Хакы да алай кыйммәт түгел. Барсагыз, үкенмәссез, − дип, аларга чакыру кәгазе тоттырды. Кабинада утырган кызны күреп, аңардан күзен дә алмый, Романның колагына нәрсәдер пышылдады. Роман: “ ярар, карарбыз, әллә инде”, дигән кебек, кулбашын гына сикертеп куйды да ашханәгә кереп китте. Ашханәдән чыгып, юлдашларына кулын болгап:

− Әйдәгез, керегез, − дип кычкырды.

Рәхәтләнеп кичке аш ашадылар. Якындагы елгага төшеп, бит-аякларын юып алдылар. Арыган аякларын язып, әрле-бирле йөренделәр. Кунакханәдә мунча да, душ та бар икән. Тик буш урыннар калмаган булып чыкты. Машинада гына кунарга булдылар. Роман баягы егетнең чакыруын исенә төшереп, әллә башка сәбәп белән, машинаны алга алып китте. Берәр сәгатьләп баргач, чынлап та, теге егет әйткән чатыр кырына килеп җиттеләр. Алар килгәндә күп кенә машиналар жыелган булып чыкты. Араларында җиңел машиналар да хәтсез.

Алар килеп җиткәндә эңер-меңгер куерып килә иде. Машина сүнүгә колакларына күңелле музыка тавышы килеп керде. Бераздан шул якны балкытып утлар да кабынды. Роман, Михаилга эндәшеп:

− Әйдә, абзый, әзрәк кәефләнеп алырга киттек. Кызлар биюен карап карыйк, ничегрәк икән? − дип, аны да үзе белән чакырды. Һәм, Зәлифәгә карап:

− Ә син, иптәш, шым гына кабинада утыр. Кара аны, борыныңны да күрсәтмә. Матри аны. Ишетсен колагың. Сакла машинаны. Аны сиңа ышанып калдырабыз, − дип, кызны кат-кат кисәтеп, шул утлар ялтыраган, музыка яңгыраган якка юл алдылар. Зәлифә, ишекләрне эчтән элдереп, ял итә торган урынга кереп ятты. Тагы үзенең уйларына чумды.

(Дәвамы бар.)

Фото: freestockimages.

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Зимагурлар. Повесть (14)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Зимагурлар. Повесть (14)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: