

Соңгы вакытта Асия белән Хәмитнең күңел тынычлыгы тәмам җуелды, татлы йокылары очты аларның. «Бала бишектә чакта гына зур бәхет икән ләбаса!» – дип уйлыйлар алар бүген. Шулай булмыйча, бердәнбер уллары эчә башлады бит. Әйткәнне ишетми дә, «Я сам знаю!» – ди.
Вәзирнең хезмәтен тутырып кайтуына да өч ел булып узды. Кайткач та колхозның сөт ташый торган машинасына утырттылар аны. Ике генә атна эшли алды, эш дигәндә җилкәсе юка булып чыкты. Укуы әйбәт иде аның, шоферлык таныклыгы да бар, юк, эшләп ашау турында уйламый ул. Хәер, авылда бер ул гына түгел, әти-әни әзерендә көн күрүчеләр тагы бар!
Вәзир буйчан, кара дулкын чәчле матур егет, әйбәт киенә, кызларны үзенә тиз карата. Тик чын ярату белән яратып йөргәне юк әле. Нигә вакыт үткәреп кызлар артыннан йөрсен ул егетләр белән, клуб бакчасында гитара чиртеп, эчеп утырулар нинди күңелле!
Вәзирнең көн дә эчеп иртән генә кайтуы, өстен дә салып тормыйча урынга авып, көн буе йоклап, башы авыртып уянуы, «Әни, илле генә грамм салып бир, үләм!» – диюе ешаеп китте. Юк, аңа аракы бирмиләр, шуңа эзләнеп чыгып китә. Хәмит белән Асия төрлечә әйтеп карад¬лар, файда юк. Бүген дә, Хәмит күрше авылдан мәктәп эшләрен тәмамлап кайткач, улын янына утыртып: «Эчмә, харап буласың, сәламәтлегеңнән язасың, беләсең бит, безнең бар ышанычыбыз син!» – диде. Улы сүзне икенчегә борып: «Әти, кара әле, синең дә чәчең әнинеке кебек агара башлаган!» – дип көлеп куйды. Ата кеше улына карап торды да: «Тел генә әрәм итәм икән!» – дип кулын селтәп, урыныннан кузгалып китеп барды. Көтү кайтыр вакыт җиткән, аркандагы бозауны алып кайтырга кирәк. Вәзир инде андый вак-төяк эш кушмауларын сорый.
Бүген дә ата белән аңа йокыда түгел, хафада. «Вәзир белән нишләргә?» – дигән уй борчый аларны. Инде төнге сәгать ике, Вәзирнең урыны буш, тагын эчеп кайтыр, сервант тартмасыннан йөз сум акчаны алып чыгып киткән. Соңгы вакытларда акчага кул суза башлады, әйткәч, бәлки ул начарлыкны кабат эшләмәс дип ышанып, акчаларын биккә алмаганнар иде шул. Димәк, яхшылык белән җиңә алмадылар!
Сәгать өченче киткәч Вәзир кайтып керде, эчкән, теле көрмәлә.
– Әти, тор әле, миңа машинаңның ачкычы кирәк! – диде ул карават янына килеп.
– Исерексең, беркая да бармыйсың, чишен, ят! – диде Хәмит, мендәреннән башын калкытып.
– Миңа ачкыч кирәк, урамда иптәшләр көтә! – диде Вәзир тавышын күтәреп.
– Юк, бирмим, айныгач утырырсың машинага, урыныңа ят! – диде Хәмит урыныннан торып. – Үткән атнада гына чыгып китеп, бәрелеп кайттың. Беләсең ич, аякларым авырта, машинасыз каласым килми, биш чакрым араны җәяү үтәлмим мин. Иртәгә укучылар имтихан бирә, миңа мәктәпкә барырга кирәк!
Вәзир сүгенеп чыгып китте. Аның артыннан ата белән ана да чыктылар, ул-ларының пычрак теле, җикеренүе әллә нишләтте аларны, ни әйтергә дә сүз табалмадылар.
Җәйге төн якты. Вәзир ишегалдында торган машина янында, әтисеннән ачкыч сорап һаман җикеренә:
– Әти, бир дим ачкычыңны, без күрше авылга барырга сөйләштек. Бердәнбер малаеңнан машинаңны жәллисеңме? Әйе,
жәллисең, беләм. Яхшылык белән бирәсеңме, юкмы?
– Юк, бирмим, Вәзир улым, сорама. Син бит исерек, аягыңда чак басып торасың, руль артына утырсаң, үзең дә харап булырсың, иптәшләреңне дә харап итәрсең!
Хәмит улына шулай әйтеп караса да, Вәзир үз сүзен кабатлады: аңа машина ачкычы кирәк! Асия дә:
– Кереп кенә ят әле! – дип улының кулыннан алып, өйгә әйдәләп карады, җиңә алмады. Вәзир, киресенчә, котырынып, сөялеп торган тимер көрәкне кулына алды да, зәңгәр «Москвич»ның тәрәзә пыялаларын кыра башлады.
– Менә машинаңны жәлләсәң, менә, менә! – дип әйтә-әйтә сукты ул тәрәзәләргә. Хәмит аксый-аксый барып, улының беләгенә тотынды:
– Нишлисең, улым, кирәкми, тынычлан!
Вәзир бу минутта шашынган ерткычка әйләнгән иде инде. Әтисен төртеп җибәрде, көрәк белән тагын берничә тапкыр машинага сукты һәм: «Әй, бала, нишләдең син, котыргансың бит!» – дип сулкылдап, егылган урыннан торырга маташкан әтисенә ташланды. Ә дигәнче булды бу хәл – көрәк әтисенең башына тиде. Хәмитнең лепкәсеннән кан фонтаны бәреп чыкты, соңгы сулышын алып, ул йөзе белән җиргә капланды.
– Үтердең, әтиеңне үтердең бит! — дип әнисенең өзгәләнеп кычкырган тавышы да айнытып җибәрмәде Вәзирне. Кан баскан, урыныннан купкан күзләрен әнисенә төбәде ул. Асия күреп тора – тимер көрәк инде хәзер аңа күтәрелде.
– Үтерәм, икегезне бер кабергә тыгам!
Асиянең сул як беләк итен ертып төшерде көрәк һәм янә күтәрелде. Шулчак ана яшен тизлеге белән кулына сәнәк эләктерде.
– Өчебез дә, өчебез дә – кабергә!
Көрәк әнисенә төшеп өлгермәде, дүрт чатлы сәнәк Вәзирнең эченә кадалды.
Җир өстенә иртәнге нур таралды, тирәкләрдә кошлар җыр башлады, агач яфракларын чак кына җилфердәтеп, җил яңа көнгә сәяхәткә чыкты. Көтү чыгар сәгать җитте. Капка ачып, мал куучы булмагач, күрше Сәкинә түзмәде, Асиягә эндәшеп-эндәшеп карады да, җавап булмагач, капка келәсен күтәреп ихатага керде.
Канга баткан гәүдәләргә якын бармады, тиз генә борылып чыгып, кешеләргә коточкыч хәбәрен салды.
Асия яраларын тегеп, берничә укол биргәч, хастаханәдә һушына килде. Күп кан югалткан иде, тиз генә хәлләнә алмады. Хәмит белән Вәзирне аннан башка гына җирләделәр. «Мине хөкем итегез, улымны үтердем бит!» – диде Асия фаҗигане тикшерүчегә сөйләп бетергәч. Юк, ул һич үкенми, кылган эше үкенерлек түгел. «Сез үзегез – хөкем чыгаручы, улыгызны дөрес хөкем иткәнсез, апа, сез үзегезне яклагансыз. Сез аны үтермәсәгез, ул сезне дә үтерер иде!» – диде тикшерүче. Җаны да, тәне дә авыр яралы анага ныклап сәламәтләнүен теләп, палатадан чыгып китте ул. Җинаять эше ябылды.
Хөрмәтле укучым! Кайсы авылда, кайчан, кем гаиләсендә булды икән бу фаҗигале вакыйга, дип уйларсың. Баш ватма, эчү тормышка матурлык бирми, ул кайда да фаҗига белән тәмамлана!
Фото: so-l.ru