Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
6 сентябрь 2022, 05:38

Әмир ӘМИНЕВ. Усман ташы. Повесть (2)

Шушы төннән башлап Усман авылының яшь ха­тын-кызлары – әле бала табарга сәләтлесе һәм табарга теләге булганы – Рамазан картка йөри башлады.

Әмир ӘМИНЕВ. Усман ташы. Повесть (2)
Әмир ӘМИНЕВ. Усман ташы. Повесть (2)

Яз акрынлап җәйгә тоташты. Ә җәйнең мәшәкатьләре җәенке: көтү чыкты, каз бәбкәләре чиелдашты, аларга яшелчә-җимеш, бәрәңге утырту, башка эшләр өстәлде. Кыш буе абзарда алдына салганны гына ашап яткан мал­ны көтүгә яңадан өйрәтеп-күнектереп алуы үзе бер җәфа булды Рамазан картка. Аннан бит әле үзенекен алып кай­тырга, сыерын саварга, өйгә юлны танысын өчен, алды­на да салырга кирәк. Ярый, менә бу күршесе Гөлҗамал җиренә җиткереп эшләүчән, теге чактагы вакыйгадан соң атна-ун көн чамасы керми-нитми йөрде дә, картның һич өлгерә алмаганын күреп, көн дә диярлек ярдәмгә кергәләп йөри башлады. Сыерын сава, сөтен аертып бирә, оетырга куя. Бу Ринат өйдә чакта да эшләнә, ире киткәч, инде көннең яртысын диярлек Гөлҗамал карт өендә булаша.

Озакламый инженер улы кайтып, отпускысының ике атнасын әтисе янында үткәрде, ул китүгә, журналист улы кайтып төште, шуннан – артистка кызы... Шулай итеп, балалары әтиләрен баштагы мәлдә ялгыз калдыр­маска, кайгысын җиңеләйтергә, хуҗалыктагы эшнең беразын булса да кулыннан алырга тырышты. Ә менә утын әзерләү, печән чабу кебек зур эшләргә инде елның елы күмәкләп тотына торган иделәр, быел да шулай булыр, Алла боерса.

Беркөнне, эңгер төшеп килгәндә, Рамазан инже­нер улы белән урам ягы баганасын утыртып йөри иде, яшьтәше Сабирҗан килде яннарына. Улыннан, Ринатлардан чыгуыдыр.

– Нихәл, Рамазан! – дип кычкырып исәнләште ул. – Дөнья бөтәйтәсеңме?

– Нишлисең, туры килә инде, – диде Рамазан карт, бу хәзер комачаулап торыр инде, дип уйлады үзе.

– Кайгырма, яшьтәш, багана да булдымы мал, утыртырсың, мин сиңа әйтим, синең агач җитәрлек.

Рамазан эндәшмәде – мәгънәсез сүзгә җавап кайтарсаң, янә шундый ук мәгънәсез ун сүзгә юлыгырыңны көт тә тор. Бәйләнчеклеге, тупасрак шаяртуга да һәвәслеге бар шул Сабирҗанның, бар. Бигрәк тә төшергән чакларында яныңа килгән, сүз кушкан кеше белән бөтенләй сөйләшмәү дә уңайсыз дип, Ринат кайттымы әллә, дип белешкән булды.

– Кайтты, кайткан шатлыгын бүлешеп чыктым әле менә. Ару акча белән кайткан, мин сиңа әйтим, әтү ак­часын элгәре туры райондагы банкка җибәрә торган иделәр, бу юлы кулга бирделәр, ди.

– Яхшы, – диде Рамазан карт, ә үзе Гөлҗамалны уй­лады. Аны Ринатның акчасы әллә ни кызыксындырмый, чөнки алып кайтканны барыбер эчеп бетерәчәк, хәтта юлына да калдырмас.

– Шулай дисең дә ул, яшьтәш, мин сиңа әйтим, бик яхшы түгел шул яшәүләре. Эт белән мәче кебегрәк, кичә лаякыл исерек кайткан. Бүген баш төзәтте, ирексездән мин дә кушылып киттем. Кирәкми иде. Бүген дә һуштан язганчы эчәр дип кем уйлаган, прусты башын төзәтер дә туктар, дигән булам. Кайда! – Сабирҗан авыр итеп койма буена чүгәләде. – Синең кебек тәрбияләп булма­ды инде балаларны. Балаларың белән булашканыңны күргәнем дә булмады сымак. Гомер буе яланда, әмма әнә нинди булып үстеләр. Көнләшеп тә куям. Хәзер соң инде. Күп акча эшләү беләнмени, тота белмәгәч, аннан килеп, мин сиңа әйтим, нинди авырлык белән табыла бит әле акчасы да...

Сабирҗан кыйммәтле фильтрлы сигаретын тартып та бетерми – Ринатныкын алгандыр – аягы астына ташла­ды да, картның инженер улының аркасыннан дөпелдәтеп сөеп, акрын гына атлап кайту ягына юнәлде. Кордашының сүзе авыр уйларга тартты Рамазан картны.

Каты бәрелеп, куып чыгарса да, берничә көн инде уйланып йөри, Гөлҗамалның теләгендә фәтва барлыгы­на төшенә бара хәзер Рамазан карт. Әйе, күз йомып көн итсәң генә күренми икән авылдагы коточкыч хәлләр. Күршесе шуны күргән, ике баласының да зәгыйфь туу­ында Ринатның хәмер яратуы сәбәпче икәнен аңлаган һәм моннан соң андый бала табасы килми. Аны аңларга була. Чарасызлыктан кергән иде бит, ике малаеннан һич баш тартмый, аларны карый, үстерә, хастаханәләргә, шифаханәләргә йөртә, әмма өченчегә – ичмасам, берне-берәгәйне – сау бала табасы килә. Ә Ринат туктамый эчә. Каны бозык, орлыгы бозык ирдән сәламәт сабый ту­маячак, шул турыда уйлана-уйлана, Рамазан үзләренең урамы буйлап китте.

Сәгыйтьнең – иллегә җитеп барган кешенең – ике улы, бер кызы бар. Олысы сигез сыйныфтан соң учи­лищеда укып чыкты да колхозда шофёр булып эшләп йөрде. Урак өстендә комбайн бункерыннан иген урлага­ны өчен, төрмәгә эләкте. Аннан котылып чыккач, оятын­нан микән, авылга да сугылып тормыйча, каядыр олак­кан, диделәр. Икенче малае, укуын ташлап, төрле эштә йөри бүген, кызы мәктәпне дә тәмамлый алмыйча авырга калды... Мөхәрләмнең олы кызы даун дигән нәрсә белән авырый: утызы тулып килә, ә акылы биш яшьлек ба­ланыкыдай, көннәр буе авызын ачып йөри шунда урам буйлап, кызганыч, тик нишлисең.

Рамазан карт үзләренең урамын гына барлап чыкты, шунда гына да әллә никадәр зәгыйфь бала-чаганы, аң даирәсе үтә сай яшь-җилкенчәкне, сәнәк, көрәк тотудан катлаулырак эшкә ярамастай ир-атны санады. Алар, йорт саен булмаса да, йорт аша. Әлбәттә, һәр очракта да атасы яки анасы эчеп йөри, шуңа да балалары тегеләй дә болай дип әйтүе үтә беркатлылык булыр иде. Аның сәбәпләре төптәрәк, берничә буын аша бүген килеп «тавыш биргән» чир-зәхмәтләр, ата-бабаларының начар холыклары, бо­зылган каны әле килеп үзен белгертәләр һәм, әлбәттә, тәрбия җитмәү, укытырга тырышмау, җаваплылык той­мау, ниндидер омтылыш, максатлар куймау үзенекен итәләр. Бернәрсә белән кызыксынмый, бар нәрсәгә би­тараф, гомер буе исерек көн итә икән бит аларның Ус­маны! Наполеонны җиңгән геройның бүгенге варислары сугышсыз-нисез кырыла, кеше сыйфатын югалтып, хай­ван кыяфәтенә күчеп бара, имеш. Бу хакта Рамазанның алай ук уйлаганы юк иде, яшьтәше Сабирҗан үтешли сугылып, шуның аркасында Гөлҗамалның теге чактагы төнге йомышы исенә төшмәсә... Авылның киләчәге ая­нычлы икән ләбаса. Бүгенге хафа 10–15 елдан фаҗигагә әйләнәчәк. Нәтиҗәдә Усман бетәчәк. Тора-бара Усман гына түгел, районның бар авыллары да бетәчәк. Бу инде халык, милләт язмышына куркыныч яный дигән сүз. Ха­лык бит бетмәс-төкәнмәс Ташъелга түгел. Әнә Ташъелга әлмисактан бирле кымшанмый ята бирә... Халык – күл ул, ә күл тамчылардан тора, корымасын өчен, һәр тамчысы кирәк, һәр тере тамчысы кадерле. Шушы мәсьәләдә күршесенең тәкъдиме, әгәр аны тәкъдим дип атап булса, дөресрәге кыю адымы, ихлас, серле вә хикмәтле теләге, гүя бүген генә ныклап аңлашылды, һәм әле килеп ул хатынга каты бәрелүенә үкенеп тә куйды. Картмын бит инде, гайрәтем юк, дисә дә, Рамазан үзендә көч-куәт бар­лыгын белә, кирәккәндә каны кайнар әлегә, теләге кузга­лырга гына тора. Аның көч-гайрәте гомере буе кимемәде, карчыгы гел гаҗәпләнә, кайчак, еш ашкынасың, азгын, дип тә ычкындыргалый иде бит. Нишләсен, биргән инде биргәч Аллаһы Тәгалә дәрманны, Рамазан гаепле түгел ләбаса...

Багана утыртылды, малай-шалай тибеп сындырып киткән яки купкан койма такталары кагылды, бер урын­да киртәсе черегән икән, анысын да алмаштырдылар.

Озакламый печән өсте җитте. Уллары, кияүләре кү­мәкләп кайтып, печәнлеген чабып, чүмәләләргә салып китте. Чүмәләләрне соңыннанрак ташып алырга мөмкин, череми, анысын гына карт, берәр тракторчы белән сөйләшеп, үзе дә китертә ала.

Гөлҗамалның теге көтелмәгән гамәленнән соң өч ай чамасы вакыт үткәч, картка янә ике хатын килде. Болары күрше түгел, киресенчә, берсе – авылның югары очында, икенчесе түбәнге очында яши. Болары да – киленнәр, Рамазан аларның кайсы тарафлардан төшүләрен хәзер хәтерләми дә. Икесе дә – укытучы. Картның соңгы өч баласын укыттылар да шикелле. Ул вакытта япь-яшь кызлар, әле генә институтмы, училищемы бетереп килгән иделәр. Укуларын тәмамлагач, Усман мәктәбенә юллама буенча җибәрелгәннәр. Күп тә үтми, Усман егетләре кәләш итеп алып та куйды үзләрен. Икесе дә кыю, тел бистәсе, берсенең ире, мәктәп яшендәге кызы бар; икенчесенең ире, өченче елмы, эчкән көе су керергә төшеп, батып әрәм булды. Хатыны тагын тормышка чыктымы-юкмы – Рамазан белми иде әле дөресен.

Карт боларны өйгә кертү белән, Гөлҗамал сыман йөрмиләрдер, алай булса, нишләп парлап, дип уйлады. Әллә бүтән йомыш белән йөрүләреме? Алай икән, нигә болай соң килгәннәр?

– Йә Рамазан агай, нихәл? – Югары очта яшәгәне, Мәрьям, килеп керү белән, тәрәзә пәрдәләрен тартып чыкты (Гөлҗамал да шулай иткән иде, димәк, ниятләре бер), аннан ахирәтенең, түбән очта яшәүче Мәрьямнең (исемнәренең охшашлыгын әйт әле син аның!), кулын­нан пакетны алып, эчендәге сый-нигъмәтне өстәлгә бу­шата да башлады. Яшь хатыннарның нинди максат белән килүләренә Рамазанның шиге калмады. Тәмам шашты бу бичәләр, бернигә дә яраксыз микәнни ирләре? Яраксыз булса, яшьрәк ирләр, буйдак егетләр әллә никадәр ләбаса авылда. Алтмыштан узган иргә кала микән көннәре? Ахырзаман җитүе шушыдыр... Бу инде тәкъдим түгел, ә әрсезләнү, мәҗбүр итәргә тырышу. Гөлҗамалны ку­ган сыман, боларны да очыртып чыгарып җибәрү ки­лешер иде... Икеләнде карт, ни көләргә, ни ачуланырга белмәде.

Каймак, корот, яңа гына пешерелгән икмәк, эремчек китергәннәр, җылы пилмәннәре дә бар хәтта. Әйтәсе дә юк инде, ныклап әзерләнгәннәр, уйлаганнар, картның балалары кайтмаган мәлне сайлаганнар, ай, хәйләкәрләр! Гомер буе шушы йортта яшәгән сыман, йөрүләре дә ир­кен, хуҗаларча, савыт-сабасын да, башка кирәк-ярагын да тиз генә табып, өстәлгә тезеп куйдылар, теге кайда, бу кайда дип сорап тору да юк, барысын да кичә яки бүген иртән генә үзләре урнаштырган диярсең. Күңеле тулды картның, кайчан гына әле карчыгы шушылай булышып йөри торган иде. Иртәрәк үлде, яшәрлеге бар иде, әнә газеталарда, илдә хатын-кызның уртача яше җитмеш тирәсе, дип язалар. Газизәсе шуңа ирешә алмады, уртача яшькә дә җитә алмагач, иртә бит...

Кызык, сүзләрен ничегрәк башларлар икән? Нәрсә сөйләрләр, уй-ниятләрен ачыктан-ачык әйтерләрме, уратып-суратып тормаслармы? Болар Гөлҗамал кебек кенә кыланмас, кыюлар, өстәвенә икәүләр – бер-берсенә таянып, мәсьәләне катгый куярлар. Гөлҗамал үзенең кергәнен боларга сөйләгәндер, сөйләми булмас – берничә хатын-кыз ничек берьюлы бертөрле уйлый алсын? Һәм Рамазан карт кызыксыныпмы, ирлеген итепме – бәй, алар бит шуның өчен килгән! – алдында ялт-йолт килгән ике яшь хатынны җентекләбрәк, хәзер инде ир күзлегеннән күзәтә башлады. Йөреш-хәрәкәтләре ифрат җитез түбән оч Мәрьяменең, килешле генә итеп арт санын уйнатып ат­лый икән, җитмәсә, ара-тирә картка серле караш ташлый, елмайганда бит очлары чокырлана; бәләкәй, әмма төз бо­рынлы, зур күзле, текә маңгайлы; ак, тулы беләкләре ымсындыргыч; чәчен башына күпертеп өеп куйган. Нәкъ сөя, сөелә торган чагы. Ә югары оч Мәрьям оялчанрак, үз башы, үз теләге белән килмәгәне сизелә. Ул дустына караганда какчарак, тәбәнәгрәк буйлы, корырак сыман. Әмма... ачылса, бик дәртледер, тәмледер – бер карауга күзгә бик ташланып тормаган ниндидер яшерен сере бар төсле. Ачылмаган бөре... һәм карт тәнендә каны шәбрәк йөгерә башлаганын, Газизәсе үлгәннән бирле онытылган, үзен артык борчымаган ирлеге уяна башлаганын тойды.

Димәк, дарысы янып бетмәгән икән әле!..

– Авылга зур бәла килә, Рамазан агай, – дип, кинәт кенә сүз башлады түбән оч Мәрьям, өчесе дә өстәл арты­на утыргач.

– Нинди бәла тагы? – Карт куркып китте, давыл, ачлык яки бәрәңге корты сыман берәр афәт ябырыламы әллә, дип уйлады, төрлесен күз алдына китерде.

– Нинди дип, ирләребезнең эчүе, егет-җиләннең, кызларның эчүе, наркотик куллануы, соңгы вакытта бала-чаганың җитлекми, йә зәгыйфь, йә акылга бертөрле булып тууы бәла түгелмени?

– Мин берәр төрле үләт, су басу яныйдыр дип торам.

– Бу яманрак, алары үтә дә китә, ә мин әйткән үтми, елдан-ел арта, ишәя генә бара. Без шул балаларны укыткач, бөтенесен дә күреп торабыз.

– Кит, алай ук димәгез, кеше куркытып, бүтәннәргә сөйли күрмәгез.

– Сөйләсәң дә, сөйләмәсәң дә, авыл халкы миңгерәү, мәсьәләнең ни тиклем куркыныч икәнен аңламаячак. Барысы да, бу миңа кагылмый, диячәк.

– Эчү бер безнең авыл бәласе генә түгел, бөтен ил эчә, тарта, шулай ук наркотик дигәнегез дә килеп җиттемени әле?

– Илдә дип оран салмыйбыз әле, агай, иң беренче Усман өчен эчебез поша. Без шушында яшибез, үзебез туган авыл булмаса да, аның аянычлы киләчәгенә күз йомып утыра алмыйбыз. Менә шул.

– Нишләргә уйлыйсыз инде, алайса?

– Бүгенге балаларны дәвалап булмый, соң. Авыл киләчәктә яшәсен дисәк, туачак балалар хакында уйлар­га кирәк. Ә моның өчен синең ярдәмең таләп ителә, Ра­мазан агай.

– Минем... ничек... нинди ярдәм?

Үзен стенага китереп терәгәннәрен сизми дә кал­ды – җитди мәсьләләр хакында сөйләшкәч, берәр төрле көнкүреш ярдәмедер, дип уйланыбрак утыра иде бит әле.

– Курыкма, агай, бер дә авыр түгел ул, җиңел эш, рәхәт эш. Яшьлегеңә кире кайту...

Төшенде карт Мәрьям сүзенең мәгънәсенә, әстәгъфирулла, җитди дип, әйткәннәренә ничек ышанып утыра бит! Хәзер инде качышлы уйнаудан мәгънә юк, барысы да аңлашыла, шуңа да шаяртып котылмакчы булды:

– Юк белән маташмагыз, киленнәр, мин нинди ир инде хәзер, корыган агач, ул эшкә картмын, рәт юк, сез яшь егетләргә барсагыз әйбәтрәк булыр.

– Эх, агай, безне уйнаш итәргә килгән дип аңладың, ахры. Бер дә алай түгел, синең ярдәмең кирәк – авылга үзеңнекеләр сыман сау-сәламәт балалар бүләк ит. Син бит – Усман кешесе, фамилияң дә – Усманов. Ата-бабала­рың нигез салган шушы авылның киләчәге өчен иң җавап­лы кеше син, агай, шулай булгач, дәүләт әһәмиятендәге эш дип кара. Килен булсак та, без урам сукбае түгел, укы­тучы әле. Эшнең мөһимлеген аңлап, борчылып яшибез, соң булганчы, авылга ярдәм кулы сузыйк дип йөрибез.

– Әллә тагы? Аптыраган. Дөрес тә сөйлисез кебек. Гомердә булмаган эш...

– Бар ирләрнең дә кайчан булса да бер була, ди ул, тәвәккәллик. Этем дә белмәс, ант менә!

Рамазан карт үзенең уңайсыз хәлгә кала башлавын сизеп, соңгы дәлилен китереп карады:

– Шунысы бар бит әле, килен балакайлар: сез минем кем икәнне онытмадыгызмы? Надан көтүчедән бала тапмакчы...

– Анысын, агай, берәр узгынчыга сөйлә. Иң күп гәзит-журнал яздырып, каен күләгәсендә кем укып ята? Белемең дә бар, механизаторлыкка укыгансың да! Читтән төшкән килен дигәч тә...

Мәсьәлә, нигездә, хәл ителде. Сөйләшү-аңлашу бары­шында өстәл артыннан чыккан иделәр, киредән утырыш­тылар. Пилмән ашадылар, чәй эчтеләр, савыт-сабаны юдылар. Аннан янә сөйләштеләр. Төрле дәлилләр ки­терде киленнәр, ниятләренең шәригать кануннарын бозу түгеллеген, халык, милләт хакында уйлаганда, хәтта ки саваплы эш икәнен, мәрхүмә карчыгы, балалары ал­дында да намусы саф булачагын аңлаттылар, һәм Ра­мазан карт: «Булдыралсам, ярар соң», – дигәнен сизми дә калды. Тегеләр кайтырга җыена башлагач, тагын бер соравы туды: «Ни рәвешлерәк, кайчан булыр икән соң бу эш?» «Анысы синең кайгы түгел, агай, рәт-чиратын үзебез уйларбыз», – диде түбән оч Мәрьям, ышанычлы итеп. Тиздән югары оч Мәрьям кайтып китте, түбәнге оч Мәрьям куна калды...

Шушы төннән башлап Усман авылының яшь ха­тын-кызлары – әле бала табарга сәләтлесе һәм табарга теләге булганы – Рамазан картка йөри башлады. Сүз уңаенда әйткәндә, Гөлҗамалны, синең ут күршең, белгән кеше белән аңлашу-килешүе авыр булмас дип, әлеге ике Мәрьям үгетләп җибәргән иде. Ул әрләнеп чыккач, ярый, әле җәйге мәшәкатьләр дә күп, балаларының да кайтып китүе бетсен дип көттеләр генә, һәм ул көн җитте бит! Буталчыклык килеп чыкмасын өчен, исемлек төзеделәр, һәркемгә атнаның тәгаен бер киче билгеләнде, һәм ул «график» әллә ни бозылмады, чөнки бар «эш»не ике Мәрьям үз кулларына алган иде. Балалары кайтып яки туган-тумачасы кереп комачауламаса, карт сырхап китмәсә инде. Андый чакларда, әлбәттә, «эш» кичектерелә.

Хәер, очрашу урыны Рамазанның өе белән генә чикләнмәде, тора-бара фантазиягә бай хатын-кыз чарасын тапты – картның балалары, оныклары кайткан чакларда, күк капусы ачылып яңгыр коеп тормаса, көтүлеккә килә башладылар. Ә анда – куыш. Хуҗабикәләр, сыерының, танасының кичтән кайтмаганын яки бозавының көтүгә кушылуын сылтау итеп, юлда очраганнарга: «Сыер юк, Шуны эзләп чыктым әле», дигән була. Беренче вакытлар да бу сүзне чын итеп кабул иттеләр, чөнки авылда мал-туар югалуы, көтүдән калып ашап йөрүе һәм иртә белән генә кайтуы яки кайтмыйча көтүгә кушылуы – гадәти хәл, соңыннан мал эзләүнең «мәгънәсенә» төшенделәр. Берәрсенең төенчек тотып көтү йөргән якка юнәлгәнен күрсәләр, мыек астыннан гына елмаеп, бу да сыерын эзләргә уйлаган икән, дип калалар. Тора-бара уҗымга йөрүчеләргә әйтелә торган сүз тезмәсенә әйләнде бу. Йоклап кайтканнар карттан ифрат канәгать иде, шунлык­тан кайсыберләр чиратсыз керергә дә тырышып карады, әмма бу «кырын эш» килеп чыкмады – һәркем үз чира­тын сакларга тырышты. Икенче мәсьәләне дә контрольдә тоттылар: картның тамагын яхшылап карарга тиешләр. Рамазанның өстәленә кымыз, каймак, пилмән, казы ке­бек ризыклар өстәлә торды, тансык җиләк-җимештән, яшелчәдән дә өзелмәде, өе дә гел җыештырылган булды. Армый-талмый милләт генофондын яхшырту эшен алып барган кешегә яхшы ашау, пөхтәлек таләп ителгәнен ха­тыннар бик яхшы аңлый лабаса. Сине көнкүреш ыгы-зыгысыннан азат итәбез, төп эшең – бала ясау, диде ачыктан-ачык бөтен бу кампанияне үз кулына алган юга­ры оч Мәрьям, һәм Рамазан бөтен көчен авылның якты киләчәге өчен бирде, бу эшне, югары оч Мәрьям әйткәнчә, дәүләт әһәмиятендәге мөһим бурыч итеп аңлады. Ә дәүләт кушканны, ил сораганны ничек үтәмисең?..

Картлач авыл токымын яхшырту максатында ару белми тир түккән елларда Усман янындагы ташлык­ны тикшерә башладылар. Районнан, Уфадан кешеләр килде, әллә нинди приборлар тоткан белгечләр, аннан комиссияләр, анализ үткәрәбез дип, Ташъелгадагы таш, каткан ләм үрнәкләрен алып китте. Авыл халкы боларны төрлечә фараз итте: берәүләр, таш астында нефть ятмалары табылган, озакламый монда вышкалар утыр­тып, кара алтын суырта башлаячаклар, дисә, икенчеләр, ул ташлар радиация нурлары чәчеп ята, шуңа да мон­нан алырга җыеналар, имеш, дип сөйләде, өченчеләр, табигатьне бетерәләр икән, дип сыкранды. Ә авылның берничә азгын яшь-җилкенчәге, геологларның таш ара­сында йөрүеннән файдаланып, палаткаларыннан бөтен азык-төлеген, приборларын, бинокльләрен, кием-салы­мын урлап чыкты.

Тикшерә башлауларына бер ай чамасы вакыт үттеме-юкмы, беркөн Ташъелгага зур-зур экскаваторлар, трак­торлар, төрле машиналар килеп тулды. Әнә ташны, төяп, каядыр озатырга да тотындылар. Авылдан кемдер, ба­рып, кая ташыйсыз, дип сораган икән, төзелешкә, дип җавап биргәннәр. Төзелешкә дигәч, авыл халкы әлеге ташны үзенең ишегалдына ташырга кереште (моңа кадәр нәрсә карап ятканнардыр!) – кайсысы яңа өенең ниге­зен шуңа утыртты, кайсыберләре баз эчен әйләндерде, берәүләре капка алдына түшәде. Бу якта йорт төзерлек агачка кытлык, урман, авыл өстенә авардай куе үссә дә, бура өчен ярарлык түгел. Делянка алыйм дисәң, ярыйсы ук эчкә керергә кирәк. Ә эчтән чыгаруы – үзе бер олы мәшәкать.

Колхоз эшен һәрвакыт намус белән башкарган кебек, халыкны коткару эшенә дә Рамазан карт җитди кара­ды. Яшь чактагы шикелле җаны-тәне тартып, күңеленә бәйрәм итеп кабул итмәсә дә, моннан соң чирле балалар туарга, авыл корырга тиеш түгел дигән акылын алга куй­ды, үзен, бервакытны Костромадан алып кайтып, кол­хоз сыерлары арасына җибәргән нәсел үгезе рәвешендә күрде. Ә теге үгез чынлап та коткарган иде ул чакта кол­хоз һәм авыл көтүен, юкса, бер-берсе белән аралашудан, яңа кан кермәгәнлектән, маллары тәмам вакланган иде, хәтта зәгыйфь бозаулар туа башлаган иде бит, Ай, ул хайванны үгез дисәң дә үгез: көчле, зур гәүдәле, юан муенлы һәм, әйтәсе дә юк, бик гайрәтле зат иде. Алып кайтканның икенче елында ук өтек сыерлардан туган вак яшь терлекләр урынына бик шәп бозаулар туа башлады һәм өч-дүрт ел эчендә колхоз маллары арасында да, авыл көтүендә дә әлеге нәсел ярыйсы таралды. Таналары, сы­ерга әйләнгәч, моңарчы күрелмәгән мул сөт биреп куан­дырса, үгезләрен иткә тапшырып, акча эшләделәр. Колхозныкы гына түгел, хәтта район планы шулар исәбенә үтәлә иде...

Үгезне китергәч, шушындый кызык та, кызганыч та хәл булган иде. Моны, машинадан төшереп, көтүлеккә җибәргәч, авыл үгезләре башта уратып алып кызыксы­нып карап торды, кыюраклары, бу нинди зур җанвар тагы дигәндәй, янына килеп иснәштерде, койрык астына үрелде, ә инде әллә кай тарафлардан зар-интизар булып килгән «җанвар» бер сыерны каплап төшкән иде, биш-алтысы бергә җыелды да үкерешергә тотынды. Костро­ма үгезе моңа башта игътибар итмәде, көндәшләренең җанына тиеп, әле бер, әле икенче сыерның арт якларына ышкынды, бер яшь үгез арткы ботына сөзгәч кенә, ба­шын чайкап, куркыныч итеп үкерде – тегесе чак читкә сикереп өлгерде, башкалары артка чигенде. Шулай да бу – колхоз үгезләренең үчен сүндермәде, киресенчә, килмешәкне куркыту теләген көчәйтте генә. Алар, чак үсеп килгән мөгезле башларын иеп, күзләрен алартып, тояклары белән җирне тырный-тырный, һөҗүмгә әзерләнде. Менә кыюрак икесе ике яктан моңа каршы кузгалды, корбанына якынайган саен, шәбрәк чабарга кереште. Кострома үгезе, яңа ахирәтләр белән танышып йөрү аркасында, ыбыр-чыбырның сөмсезлеген сизмичәрәк калды, бер яктан килгәненә очлы һәм озын мөгезле зур башын каршы куеп өркетергә өлгерсә дә, икенчесе ботына китереп кадады. Булыр-булмас сөзүгә килмешәк урыныннан да кузгалмады, борылып, тегене көчле мөгезе белән селтәп җибәрде. Мескен яшь үгезнең арт ягы өскә күтәрелеп китте, мәтәлеп, җиргә лап итеп, сырты белән килеп төште. Ярсыган Кострома үгезе аягына баса ал­мый тыпырчынган яшь үгезне янә бер селтәде дә куркышып карап торган яшь үгезләрне сикереп-уйнаклап таратып җибәрде...

Бу күз ачып йомганчы булды, Рамазан аралап та өлгерә алмый калды. Яшь үгезнең хәле мөшкел иде: эче ике җирдән тишелгән. Ул көчкә-көчкә генә аягына бас­ты да, аксый-аксый бераз баргач, янә егылды. Таныды көтүче кемнең малы икәнен. Сабирҗанныкы. Кайтып әйтте. Теге килде, мал булмаячагын чамалап, шунда ук чалды. Судлашып йөрде – яшьтәше Рамазанга үз танасын бирергә туры килде.

Шунысы кызганыч: әлеге нәсел үгезе, баганага када­лып, фаҗигале үлде. Үз күзләре белән күрмәгәч, Рамазан төгәл генә әйтә алмый: төнлә бәрәңге бакчасына кергән үгезне Сабирҗан куып йөреп кыйнаган, коймасының тәбәнәгрәк бер җиреннән чыгып качыйм дип сикергән икән хайванкай, яртылаш сынык имән баганага барып төшкән.

(Дәвамы бар)

Фото: stihi.ru

Әмир ӘМИНЕВ. Усман ташы. Повесть (2)
Әмир ӘМИНЕВ. Усман ташы. Повесть (2)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: