(Дәвамы.)
− Һе, тапкансың кайгырыр нәрсә. Әнә бит ихата уртасында авыл өе. Бөтен гаиләң белән киләсең дә урнашасың. Газы-суы өендә. Мичкә дә ягасы түгел. Мин барысын да уйладым, балалар өчен мәктәп тә ерак түгел. Кирәк икән, балалар бакчасына урнаштырырбыз. Иң мөһиме − син ризалыгыңны бир. Бер дә булмаса, килеп бераз яшәп кара, ошамаса, кире кайтып китәрсез авылыгызга.
Сөйләшә торгач Басыйр аны барыбер күндерде. Теләсә нинди кыенлыкта да югалып калмый шул ул, һәм шул кыенлыкларны җиңеп чыгарга тәҗрибәсе дә чиксез зур, моны Мансур яхшы белә.
Балалар мәктәптән ялга туктаган көе бирегә күчеп килергә сөйләштеләр. Ул көнне, Басыйр абзасы кунарга бик кыстаса да, кунарга калмады. Һәм мул-мул күчтәнәч-ризыклар төяп, кайтырга кузгалды. Машинага утырыр алдыннан Мансур шулай да үзенең күңелен тырнап торган сорауны бирмичә булдыра алмады. Тамагын кыргалап:
− Абзый, без сөйләшүен сөйләштек тә ул, тик, без балалар белән килеп тулсак, җиңги кеше риза булыр микән?
− Юк өчен хафаланасың, туганым. Апаң бит татар хатыны. Риза булмый, кайда китсен − монысы беренчедән. Икенчедән, юньле ир беркайчан да хатынына, гаиләсенә хилафлык кылырга тырышмас. Аның барча эшләгән эше һәм тырышуы тик гаилә өчен һәм гаилә файдасына гына. Моны апаң белә. Әле безгә табын әзерләгән кеше минем хатыным түгел, ә өй эчендә ярдәмләшүче кеше. Апаң кызларга кунакка китте, Мәскәүдә.
Мансур кичке ут алуга кайтып та җитте. Көне буе хафаланып улын көтеп торган әнисе, аннан да бигрәк балалар бик шатландылар. Кичке ашны да ашамый аны көткәннәр. Күчтәнәчләрнең әле берсеннән, әле икенчесеннән авыз итә-итә сыйланып чәй эчтеләр.
Көннәр шулай үз җаена үтә торды. Мансурны тагы берничә тапкыр Уфага алып барып, кире китереп куйдылар. Басыйр абзыйсы чынлап торып аны буксирга алды. Җайлап үзенә, үзенең йортына ияләштерде. Нинди эшләр башкарып, йортка күз-колак булырга кирәген төшендерде.
Авылда барча халык гү килеп бәрәңге утырта башладылар. Мансур да, качып китсәң дә, чәчеп кит, дигән мәкальне исендә тотып, бәрәңге утыртты. Аннан бит әле Басыйр абзыйсының бакчасы ул кадәр зур түгел. Ә бу кадәр халыкны туйдырып торырга да кирәк булачак. Бәләкәй бакчаларына да түтәлләр ясап кишер, суган, кызыл чөгендер чәчте. Балаларны җайлап эшкә өйрәтү дә булыр. Җәйге ял башлану белән Уфа читендәге бистәгә күченделәр. Әнисе генә бераз тарткалашып торса да азактан ризалашты. Икешәр бәрән китерергә өлгергән сөт кәҗәсен Фәһимәгә бирергә уйлаган иде дә, әнисе, каршы килеп:
− Улым, сөйләвең буенча, Басыйр абзыеңның йорт-җире зур гына. Алты кеше сыйганны бер сөт кәҗәсе генә сыяр. Шушы кәҗәнең сөтен эчә башлагач хәл таптым. Балаларга да сөт кирәк. Көн дә кибеткә йөгереп булмас. Ул кадәр акчаны кайдан җиткерәсең, − дигәч, анысын кире уйлады. Инде үсеп җиткән кәҗә бәрәннәрен Рәисләргә бүләк итте. Алар, Үзбәкстаннан кайтып, чак-чак аякка басып киләләр.
Күченеп килүчеләрнең кәҗә дә ияртеп килгәннәрен күргәч, Басыйр бераз аптырап калса да, бер сүз дә дәшмәде. Шулай яшәп алып киттеләр. Басыйр үзенең дус-танышлары аша ике баланы балалар бакчасына урнаштырырга сөйләшеп куйган булса да, әзрәк көтәргә булдылар. Балалар яңа урынга бераз ияләшсен дип уйладылар.
Мансур өй тирәсендәге чәчәк түтәлләренә, агач-куакларга су сибәргә, таш җәелгән юл-мәйданчыкларны себереп чүп-чарны урам чатындагы чүп савытларына илтеп бушатырга, Актырнак исемле этне ашатып, аны бераз йөретеп алып керергә тиеш иде. Гомумән, йорт тирәсен тәртиптә-тазалыкта тотарга кирәк. Бик иренә-иренә эшләгәндә дә барча эш ике-өч сәгатьлек кенә. Менә шул эшләр белән мәшгуль Мансур. Калган вакытын балалар белән мәш килә. Әйткәндәй, алар өйнең алгы ягын гына биләргә булдылар. Чөнки анда да бүлмәләр өчәү. Урын-җиһаз җитәрлек булганга авылдан алып килгән табак-савыт, юрган-мендәрләр төенләнгән көе чоландагы шкафлардан урын алды. Басыйр, Мансурга акча тоттырып, үзенә дә, балаларга да киемнәр алырга кушты.
Гомумән, бу замана байлары бистәсендәге йортларда берәр, йә икешәр йорт хезмәткәре булган йортлар байтак кына иде. Һәм дә барча йортлар биек-биек коймалар белән уратып алынганнар. Һәр капкада бик булып, күбесе сигнализация белән җиһазландырылган. Күрше-күләнгә дә тиз-тиләмән кереп чыгармын димә. Яңа гына төзелә башлаган йортлар да байтак булып, һәркайсысында эш кайный.
Бераз вакыт үтүгә, Басыйр үзенең йортын Мансур карамагына тапшырды да:
− Мин ике-өч айга Кытайга барып кайтам. Йортка син хуҗа булып каласың. Август башларына кайтып җитәрмен, − диде һәм Кытай якларына чыгып та китте.
Тәүдә Мансур үзенә йөкләтелгән җаваплылыктан куркыбырак калса да берәр атнадан күнегеп китте.
Июль башларында Салават шәһәрендә яшәгән апасы килеп төште. Тәүдә энесен эттән алып, эткә салып әрләргә уйлап килгән булса да, әнисенең һәм Мансур белән балаларның болай ару гына яшәгәннәрен күреп, күңеле булды. Шулай да, Мансурга үзенең үпкәсен белдереп алды:
− И туганым, хет килеп хәл белеп китәр идең. Кайтканыңа ни вакыт. Әнине корган нигезеннән кубарып алып чыгып киткәнсең. Киңәшләшү юк, сорашу юк. Үзем җәйне авылда әни кырында үткәрермен дип тора идем. Авылга кайтып төшсәм, аптыраплар киттем. Ярый, бәрәңге чәчеп китәргә башыгызга килгән. Аны утадым. Йорт-җирләр, ихата-куралар әйбәт торган алай. Чак эзләп таптым үзегезне. Фәһимә килен бирде адресыгызны. Югыйсә, һич таба алмаган булыр идем.
Мансур апасына ләм-мим каршы дәшмәде. Үзенең янында утырып торган бәләкәй малайның башыннан сыйпап, аркасыннан сөеп тик утырды. Апасы, энесенең дәшмәвен күреп:
− Ярар, ни булса шул булган. Үткән эшкә салават. Мин әнине авылга кире алып кайтам. Җәйне авылда үткәрәм. Аннан карарбыз. Берүзеңә балалар белән кыенга да туры килә, әнине дә тәрбияләргә кирәк, − дигәч, шулай килештеләр.
Авылга кайту турында ишеткәч, әниләре бигрәк тә шатланды. Шунда ук:
− Кайтам, кызым, кайтам. Монда никадәр яхшы булмасын, үзеңнең нигезеңә җитми. Сагындым авылны. Бу турыда, улым, сиңа дә әйтергә дип тора идем. Җае гына чыкмый торды, − дип чат ябышты. Шулай итеп, әнисе апасына ияреп авылга кайтып китте, Мансур балалар белән берүзе торып калды.
Ниһаять, ул беркөнне Уфага барып, Нурзиясенә икетуган тиешле Рәйхана апаны табып, аның белән озаклап кына сөйләшеп утырды. Рәйхана апа авырый иде. Килеп хәлен белүләренә күңеле булып, бөтенләй ачылып китте. Нурзияне ничек тәрбияләп җирләгәннәрен бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Кайда, кайсы зиратка күмгәннәрен әйтеп, каберен ничек табарга икәнен дә өйрәтте. Мансур аңардан кызы турында сораштыра башлагач кына Рәйхана түти никтер, курыккандай, нәрсәнедер яшергәндәй йомылып калды һәм “белмим”нән башканы әйтә алмады.
Мансур икенче көнне үк шәһәр кырындагы зиратка барды. Нурзиясе яткан каберне дә тапты. Гади генә, очсызлы гына кабер ташына урнаштырылган фоторәсемнән аңа Нурзиясе моңсу гына карап тора. Карашында күңелгә бәрелеп торган үпкә хисләре. Әйтерсең дә фоторәсем аңа: “Кайда шулай озак югалып йөредең?” − дия иде кебек.
Ир тәүдә кабер өстендәге калкулыкны кочаклап озак кына җирдә утырды. Еларга чамалады. Яше чыкмады. Тәненә җир суыгы тарала башлагач кына торып басты. Көн җылы булса да җирдән суык тартканы сизелеп тора. Кабернең тирә-ягын җыештырды. Кыйшаерга чамалаган ташны да әйбәтләбрәк куйды. Чүп үләннәрен йолкыды. Көзгә берәр төп миләш агачы утыртырга кирәк. Күпьеллык гөлләр дә чәчәргә кирәк дигән карарга килеп, тәмам тынычланып кайтты Нурзиясе яныннан. Тик күңелендә һаман да кара мәче булып йөрәген тырнаган уй бар, бу − кызы Зәлифәнең язмышының билгесезлеге иде...
III
Нурзияне гомум палатадан реанимация палатасына кертеп салдылар.
Үткән ел аңарда яман шеш авыруы таптылар. Хәзер менә ничәнче мәртәбә дарулана. Ике тапкыр операция дә ясап карадылар, ничә тапкыр химия дигәне белән дәваладылар. Ул “инде терелеп булмас, ахрысы” дип, күңел төшенкелегенә бирелеп, уйланып ята иде. Кызын, Зәлифәсен генә аякка бастыра алмады. Унҗиде яшьлек кыз ялгыз кала инде. Үги әтисе бөтенләй бозылды. Ничә тапкыр хастаханәгә кереп ятты, ичмаса, бер килеп хәл белсә. Ярый әле, кызы бар. Ул шәфкать туташлары әзерли торган, хәзергечә әйтсәк, көллияттә икенче курста укый. Кемнәр кулына гына калыр икән? Ничек укып бетерер икән дә, нинди генә кияүгә тап булыр?
Үзенең хәле көннән-көн начарая шул, бер дә алга таба түгел. Барча гәүдәсе кипте. Чыкмаган җаны һәм уйланып бетмәгән уйлары гына калды. “Их, кызым, кызым Зәлифәм. Юньле кешеләрнең генә улына кияүгә чыгып, исән-сау балалар үстереп, тормыш көтеп алып китәлсәң ярар иде дә бит”, дип уфтанды ул. Бар уе шул турыда булып, гел кызын исенә төшереп ятты. Әллә нишләп соңгы көннәрдә шулай уйлады, зарыгып кызын көтте. Кызыма бер-бер киңәш, үгет-нәсихәт бирермен дип өметләнде.
Әллә сизенеп, әллә Ходай эшкәртүе булды, шушы көнне Зәлифә әнисе янына килде.
Килеп керү белән, әнисенең сөяк тә тире генә калган тәннәрен йомшак юеш чүпрәк белән сөртеп алды. Әнисе канәгать калып, зәгыйфь кенә елмаеп, риза булып ятты. Менә хәзер әйтәм, менә хәзер әйтәм кызыма кирәкле сүзләрне дип, нәрсәдер көтте. Кызының шулай аны иркәләгәнен бүлдерәсе итмәде. Үз балам үз балам инде. Нинди йомшак итеп тотына бит, теге килбәтсез шәфкать туташы кебек кыланмый, дип уйлады. Мөгаен, терелермен дә әле, Ходай насыйп итсә, дип, хыялларга да бирелеп алды. Әйтәсе сүзләре турында уйлап, әйтсәм, кызыма кыен булмасмы икән”, дип тә икеләнде. Шулай да, җайлап кына сүз башлап:
− Кызым, ничек кенә кыен булса да мин терелеп чыкканчы, өйдә кунма. Тулай торакка күч. Директорыгыз Әхмәт абыеңа кер. Ул бик кешелекле кеше, хәлеңә керер. Берәр бүлмәдә урын да табып бирер мотлак. Үги әти үги инде ул, кызым. Үз әтиең хәбәрсез югалды. Шул БАМга барам дип әллә нигә ашкынды. Күрәсең, маңгаена язылган язмыш-әҗәле тарткандыр. Юлдан җибәргән бер-ике хатыннан башка бүтән хәбәре дә килмәде. Исән түгелдер. Исән булса, кеше ничек тә берәр төрле хәбәр итәр иде. Үги әтиеңнең юне чамалы. Сак бул. Киемгә ябышкан сырганак кебек сырылды шул. Әллә ни үзем дә йомшаклык күрсәттем, − дип, барча шик-үкенүләрен кызына белдерде. Зәлифә, әнисенең үзе өчен борчылуына хафаланып:
− Әнием, бәгырем, һич борчылма, барысын да син әйткәнчә эшләрмен, − дип, аны юатырга тырышты. Әнисенең бөтенләй коелып, урыны-урыны белән тырпаеп торган чәчләрен хуш исле күбекле су белән юып алды. Муен-җилкәләрен юды. Озак урында ятудан калак сөяге һәм янбашындагы тиресе уелган урыннарны әйбәтләп тазартып, табиблар биргән дарулар белән эшкәртте. Аңа әнисенең болай ук хәлсезләнеп, ярдәмсез ятуын күрү бик тә авыр иде. Кайчан гына әле ул нинди шат, йөгереп йөргән мөлаем әни иде. Бер ел дигәндә нинди хәлгә төште. Күзләренә яшьләре тыгылса да күрсәтмәскә тырышты, әнисен: − Тереләсең, әнием, тереләсең, − дип юатты. − Без практика вакытында әллә нинди каты авыруларны да күргәнебез бар. Синең кебекләр һәрчак тереләләр. Менә шушы өзлегүең генә үтеп китсен, Аллаһы боерса, − дип сөйләнде. Күршеләре биреп җибәргән мәтрүшкә, кура җиләге яфраклары һәм юкә чәчәкләреннән ясалган чәй кайнатып, пешереп алып килгән ләвәш-бөккәннәр белән әнисен чәй эчереп сыйларга уйлаган иде дә барып чыкмады. Әнисе ләвәшнең бер читен чеметеп әллә капты, әллә юк. Ә хуш исле үлән чәен бер чынаяк тутырып, өрә-өрә мактый-мактый эчте. Хәтта ап-ак йөзенә чак кына алсулык та йөгерде. Маңгаена тир бөртекләре калкып чыкты. Һәм ул, кызына карап, елмая биреп:
− Рәхмәт инде, кызым. Чәең бик тә тәмле булды. Кичкә тагы шушы чәйне ясарга кушармын инде караучы туташларга. Ә син бар, балам, хәзер кайтып китсәң дә була. Укы, тырыш. Күрше-күләнгә, ага-туганнарга миннән сәлам әйт, − дип, кызы белән хушлаша башлады. Ә Зәлифәнең аны берүзен бу дару исе сеңеп беткән бүлмәдә калдырып чыгып китәсе килмәде, тагы чак кына әнисенең янында утырасы килде.
Нурзия бик тә хәлсез. Әле кызы белән сөйләшеп тә нык арыды. Шуңа да моңсу гына:
− Кызым, синең яныма килеп хәлемне белүең күңелемә бигрәк тә рәхәтлек, бер ямь өстәде бит. Бөтен тәнемә җиңеллек таралды. Мөгаен, укый башлаган хикәямне дә укырмын әле, сине озаткач. Нишләптер, бу арада хәлем тиз бетә, шуны укыганчы да арыйм, − дип сөйләнде.
Зәлифә әнисенең баш очындагы тумбочкадан Галимҗан Ибраһимовның китабын үрелеп алды. Китапның бите “Кызыл чәчәкләр” дигән хикәянең уртасында бөкләнгән.
− Ярар, әнием, син тыныч кына ятып тор, әле автобуска чаклы ике сәгать вакыт бар. Мин укыйм, ә син тыңла, яме, әнием, − дип, әнисенең күзләренә карады. Нурзия, бик тә моңсу елмаеп:
− Алайса, кызым, мин күзләремне йомып кына тыңлыйм, ә син укы, кызым, укы, − дип, күзләрен йомды. Һәм Зәлифә җай гына укый башлады.
Нурзия тәүдә кызының укыганын тыңлап ятты. Җайлап кына аны йокы баса башлады. Чөнки кызы аңа, әйтерсең дә, китап укымый, ә бишек җыры җырлап тибрәтә иде. Нурзия, аптырый биреп, күзләрен әз генә сирпеп кызына карап алды, кызы шундый матур, ягымлы тавышы белән хикәяне укыуын дәвам итте. “Кызым әтисенә охшаган, бәхетле булыр әле, иншалла”, − дип, тагы күзләрен йомды, үзен бишектә яткан кебек хис итте. Менә аның алдына кайдандыр пәйда булып әнисе килеп басты. Әнисен күреп, Нурзия аптырап куйды. Яшь чагында кия торган матур бизәкле ак күлмәген киеп, елмаеп балкып тора.
− Исәнме, кызым. Менә син дә безнең кырга килдең. Әйдә, бергәләп әтиең, картәтиләрең янына очып кына барыйк, − дип, кулларын сузып, үзе янына чакыра башлады. Нурзия бер китап укып утырган кызына, бер әнисенә карап, икеләнеп калды. Әнисе ныкышмалырак итеп: “Әйдә, кызым, әйдә, һич курыкма. Кызың китабын укый торсын. Аның өчен һич борчылма, ул зур үскән бит инде. Аңа тәүдә генә кыен булачак. Аннан кызыбыз бик тә яхшы кешегә очрап, тормышын шул кеше белән бәйләп, бәхетле озын гомер кичерәчәк. Ышан миңа, мин, әниең, сиңа гел дөресен әйтәм дә инде” − дигәч, Нурзиянең, ризалыгын белдереп, әнисенә кулын сузып омтылуы булды, аны ниндидер бер җылы йомшак җил җиңел генә күтәреп әнисенә таба алып та китте. Ә әнисе Нурзиягә елмаеп караган да, аны әйдәп алдан бара. Нурзиягә рәхәт, җиңел. Барча тән сызлаулары әллә кайларга югалды. Күңелен бетмәс-төкәнмәс шатлык һәм канәгатьлек хисе биләп алды. Нурзия әнисе янына күптән барып җиткән, хәзер алар җитәкләшеп бергә очалар түгелме соң? Шунда Нурзия “кызым да минем ничек шатланганымны күрсен иде, ул да минем кичергән шатлык-рәхәтлекләремне кичерсен иде”, дип, артына борылып-борылып карады һәм аптырап китте. Кызы һаман теге хикәяне укып утыра. Ә аның янында үзенең ятканын күреп бөтенләй гаҗәпләнде. Төш күрәм, мөгаен, нинди татлы төш, дип уйлады. Нишләп мин бу кадәр картаеп ямьсезләндем, дип уйларга да өлгермәде, әнисе аның кулларыннан тагы да йомшаграк тотып: “Кызым, калган дөньяң өчен һич кайгырып борчылма. Ул хәзер безнеке түгел. Әйттем бит, кызың, Зәлифәң, бик тә бәхетле булачак. Вакыты җиткәч, ул да килер безнең кырга, безнең туганнар янына”, – дигәч, Нурзиянең күңеле тәмам тынычланды. Өстән, әнисе белән очып йөргән җиреннән, кире кызы янына килде. Кызы янәшәсендә яткан, үзенең бик тә ямьсезләнеп картайган гәүдәсенә игътибар да итми: “Хуш, кызым, сау бул. Тырышып укы. Мине онытма,” − дип, кызының башыннан сыйпарга әйткән иде дә, кулы кызының чәчләренә, аннан кызы укыган китап битләренә тиеп китте.
Шушы мизгелдә Зәлифә укыган китапның битен кузгатып һәм аның чәчләрен селкетеп, җил исеп киткән кебек булды. Зәлифә дертләп әнисенә карап алды. Әнисе тыныч кына ята. Әзерәк елмая да биргән әле. Аның елмаюлы йөзен күреп, тынычланып, Зәлифә китап укуын дәвам итте. Ул татарча чиста укый. Саф татарча сөйләшә. Моңа әнисе бала чагыннан ук өйрәтте. Кызы телен шомартсын өчен җәйге ялларда һәрвакыт авылга кайнатасы-кайнанасы, күршедә генә гомер кичергән картәнисе кырына кайтарды. Алар әнисе белән өйләрендә дә гел татарча сөйләштеләр. Ә бит Зәлифәнең күргәне бар: яшьтәшләренең татарча бер авыз сүз белмәгәннәре дә җитәрлек.
Зәлифә үзе китап укыды, үзе шушы мәлдә әнисенең:
− Хуш, кызым. Сау бул, тырышып укы. Мине онытма, − дип кычкырган тавышын әллә ишетте, әллә үзе генә шулай уйлады. Ул тагы әнисенә күтәрелеп карады. Әнисе ничек елмая биргән, шул килеш ята, тик иреннәре генә әзрәк ачыла биргән. Ул шулчак аның тын алмый ятканын күреп, таштай катып калды. Зиһененә барып җитми торды. Үрелеп, әнисенең яңагына иреннәрен терәп үбеп алды. Яңаклары җып-җылы иде әле. Ниндидер сиземләү белән одеял өстендә яткан бармакларын тотасы итте. Бармаклар сап-салкын һәм саргайганнар. Тагы әнисенең битен учлары белән сыпырып алды. Әни кеше дәшмәде. Ул үлгән иде. Әнисе аны мәңгелеккә калдырып киткән! Бу уйлар, куркыныч уйлар Зәлифәнең баш миен яшен уты кебек ярып үтте. Ул көллияттә шәфкать туташы булырга укыгач, әнисенең бу авыру белән озак яши алмасын аңлый иде. Тик бу кадәр тиз һәм кинәт булыр дип башына да китермәгән иде.
− Әнием, бәгырем, − дип сыкранып, бер аһ-заң чыгарып әнисенә дәште дә күзләреннән атылып чыккан яшьләрен тыя алмый, әнисенең үле гәүдәсен кочаклап, елап җибәрде. Озак елады ул, хәтсез елады. Әнисе белән үткән бөтен тормышын энәсеннән җебенә тиклем, бәйнә-бәйнә күз алдыннан үткәрде. Бераз бушанып, әзрәк тынычлангач, палатадан чыгып, кизү торган шәфкать туташына:
− Әни үлде, − дип чак әйтә алды. Һәм тагы ихтыярсыздан елап җибәрде. Шәфкать туташлары әле тегеләй, әле болай чабыша башладылар. Кайберләре килеп, бу яшь кенә кызны юаткан булдылар.
Нишләсен инде унҗиде яшьлек кыз бала. Кая барырга да, кемгә дәшәргә дә белми коелып төште. Ярый әле, бер олы гына апа кәгазь язып кулына тоттырды. Анда: “Әтиеңә, башка туганнарыгызга хәбәр ит! Әниеңне болай калдырмасыннар. Иртәгәдән үк килеп алыгыз, югыйсә, үзегезгә артыннан йөрергә кыен булачак. Олыларга хәбәр ит”, дип язылган иде. Уфада әнисе яклап икетуган Рәйхана апасы бар иде Зәлифәнең. Телефоннан аңа хәбәр җибәрде. Озак көттерми, ул да килеп җитте. Олы кеше олы кеше инде. Төрле-төрле киңәшләр биреп, әзрәк акча тоттырып:
− Бар, хәзер үк үги әтиеңә кайтып әйт. Берәр җаен тапсын, − диде. Үги әтиең дигәнгә ниндидер басым ясап әйтте. Чөнки Рәйхана апасы Нурзиянең ул ирне фатирына керткәненә бер дә риза түгел иде. Шуннан, дәвам итеп: − Әниеңнең элек эшләгән урыныннан, йә үзе берәр машина табып алып килсен. Һәм җирләү хәстәрен күреп куйсын. Иртәгә иртән үк монда булыгыз! Кара аны, матри”, − дип кисәтеп куюны да артык күрмәде.
Зәлифә Стәрлетамакка ничек кайтып җиткәнен дә, ничек үзләренең фатирларын ачып кергәнне дә хәтерләми. Тик үги әтисенең бер чит хатын белән шәп-шәрә ятканнарын күреп, югалып калды. Тәүдә ялгыш чит фатирга кердемме әллә, дип уйлады. Үги әтисе бу вакытта эштә булырга тиеш иде түгелме соң? Зәлифә аптырап идән-түшәмнәрне, диварларга эленеп торган келәмне һәм кием шкафын күзеннән кичерергә өлгерде. Юк, бу чит фатир түгел, шул үзе үскән, әнисе төзелештә ничәмә еллар, ал-ялны белми эшләгәне өчен бирелгән фатир иде. Кызыкай катып калды. Кире ишекне шапылдатып япты да урамга чыгып йөгерде. Кайда барырга да, кемгә эндәшергә дә белмәде. Уфада Рәйхана апаларының ишеген шакыганда урамда ярты төн иде. Бөтен күргәннәрен апасына чак сөйләп бирә алды. Күпне күргән Рәйхана аны юаткан булды. Тынычландыра торган тамчылар эчереп, йокларга салды. Зәлифә бераз тынычланган кебек булса да, төне буе уяулы-йокылы саташып чыкты. Рәйхана, кызый йокыдан торганчы ук, таң белән үзенең туган-тумачалары һәм якташлары белән сөйләшеп куйган иде. Нурзияне Уфа кырындагы Алексеевка бистәсенең зиратына куярга булдылар. Чөнки Уфада, йә булмаса Стәрлетамакка алып кайтып җирләү күпкә кыйммәткә төшәчәк икән. Аңа каян акча җиткерәсең дә, ничек башка кирәк-яракларын әзерлисең? Зәлифәнең ризалыгын алу кыен булмады, Рәйхана апасы аны тиз күндерде. Рәйхана апасы бераз икеләнебрәк торса да өстәп куйды:
− Шундый үги әти белән, әлбәттә, бергә яшәмәячәксең. Фатирыңны алыштырып, йә булмаса бүтән җаен табып, укып беткән көе Уфага күчеп килерсең. Эшен дә табарбыз. Үзем урнаштырырмын. Ул сасып беткән Стәрлегездә нәрсә калмаган. Мөселманнары да бит телләрен сындыра-сындыра урысча сөйләшә. Үзебезчә бер сүз ишетермен димә. Уфага җитә буламы соң. Хет башкортча, хет татарча авыз тутырып сөйләш, сиңа беркем аптырап карамас. Ю-у-к, кызым, укып беткән көе монда алып киләбез. Әниеңнең зираты да якын булыр. Былтыр ук карап куйган идем әни кырында буш урынны, үземә дип. Нишлисең, күрәсең, Нурзиягә насыйп булгандыр инде, − диде.
Рәйхана апасы ярдәме белән Нурзияне Алексеевка авылының мөселман зиратына төрле мәшәкатьләр белән җирләп тә куйдылар.
Үлгән кеше үлә дә китә. Аны бу тормыш кыенлыклары борчымый. Үлгән артыннан үлеп булмый, дөньяның бөтен-бөтен калган мәшәкатьләре Зәлифәнең берүзенә өелеп торды да калды. Кыз балага әле бу, әле теге оешмага барып, әнисеннән калган мөлкәтне үз исеменә күчертүләре, ай-һай, читен булды. Белешмә җыюы да әллә күпме вакытны алды. Шаһитлар табып, алар белән әле теге, әле бу оешманың бусагаларын таптады. Хәтта шул җыйган кәгазьләрнең дөреслеген дәлилләүче белешмәләрне дә кат-катлап җыйды. Әнисенә тагаенләнгән соңгы ике айлык бәләкәй генә пенсиясен алу өчен дә артыннан әллә ничә көн йөрергә туры килде. Ә бит барысына да вакыт һәм акча сарыф итәргә кирәк.
Кышкы айларда аның укуы бөтенләй начарайды. Ярый әле, укытучылар аның хәлен аңлап, бик нык борчымадылар. Өйгә кайтса да фәтүә юк. Үги ата “кайгы юам” дип, көн-төн эчеп йөрде. Өйне дә карап, тәртиптә тотарга кирәк бит әле. Җыештырырга, юарга, утка, суга һәм башкаларына вакытында түләргә. Чит хатыннарны алып килүеннән дә туктамады. Зәлифәгә үзе үскән фатирда урын калмады. Дөрес, алай ачыктан-ачык куучы да, фатирдан чыгарырга тырышучы да булмады. Тик элек әнисе йоклаган урын-җирдә бүтән хатыннарның аунап ятуын күрү ай аяныч иде аңа. Әнисенең әйткән сүзен тыңлап, үзе укыган көллият директоры Әхмәт абыйсына барды. Әйтеп булмый, директор аны бик дикъкать белән тыңлады, сораулар бирде. Тулай торакта урын чит район укучылары өчен дә урын җитешмәвенә карамастан, бер бүлмә табып урнаштырды.
Ләкин хәзер Зәлифә ничек кенә тырышса да, укуда элекке кебек яхшылар рәтендә түгел иде инде. Әллә нәрсә булды. Күз алдыннан әнисе китмәде. Дәресен кат-кат укыса да, сүзнең нәрсә турында барганлыгын хәтерендә калдыра алмый интекте. Башына кергәне керде, кермәгәне юк. Шуңа да җәйге имтиханнарны көчкә тапшырды. Өчлеләре күп чыкты. Киләсе елга стипендия булмаячагы көн кебек ачык иде.
Җәйге каникуллар башлануның икенче көнендә үк кыз Уфага − әнисенең зиратына, аның белән сөйләшергә-серләшергә килде. Стәрлетамак-Уфа автобусы белән автовокзалга килеп төшкәндә әле бик иртә иде. Вокзалдан ерак булмаган бәләкәй базарга барып, чәчәкләр бәйләме алды. Теге, әнисе җирләнгән авыл зиратына тиз барып җитте. Сәрби һәм башка куаклар белән капланган каберлекнең читтәге аулак почмагында дүрт-биш кыз һәм егет табын корып утырганнар. Алар да кемнедер искә алырга килгәннәр, күрәсең. Зәлифә кире борылып китәргә чамалаган иде дә, тегеләрнең аңа игътибар да итмәвен күреп, читләтеп кенә барып әнисенең кабере кырына чүгәләде. Әнием белән рәхәтләнеп сөйләшермен, туйганчы елап, серләремне сөйләрмен дип уйлаган иде дә барып чыкмады. Күрәсең, Аллаһы боерса дип әйтмәгән дә, фәрештәләрнең амин дигәненә туры килмәгәндер. Зәлифә әнисе белән сөйләшә башлавы була, теге яшьләр ах та ух килеп йә уфтаналар, йә чалтыр-чолтыр китереп стакан чәкәштерергә тотыналар. Зиратның теге яртысы нәсарәләр зираты булып чыкты, ахры, тәреләр тезелеп киткән. Бу яктагы каберләрнең баш очында бизәкле ташлар һәм ярым ай.
(Дәвамы бар.)