Чәчмә әсәр
4 Сентября 2022, 16:44

Әмир ӘМИНЕВ. Усман ташы. Повесть (Башы)

– Миңа бер бала кирәк, агай... үтенеп сорыйм! Түлем бар әле, – Гөлҗамалның күзләреннән яшьләр атылып чыкты, гәү­дәсе калтыранды.

Әмир ӘМИНЕВ. Усман ташы. Повесть (Башы)Әмир ӘМИНЕВ. Усман ташы. Повесть (Башы)
Әмир ӘМИНЕВ. Усман ташы. Повесть (Башы)

Дәрьядай булып җәелеп яткан ташлыкны берәүләр Усман ташы дип, икенчеләр Ташъелга дип йөртә. Нигә Усман ташы дип атаганнары аңлашыла, чөнки ташлык шул исемдәге авылдан ерак түгел, ә икенче атамасы инде әлеге ташларның сикереп-шашып аккан тау елгасы ке­бек калкулыктан түбәнгә таба җәелеп ятуына ишарә. Кем белә, нәкъ шулай булгандыр да – моннан миллион-миллион еллар элек шушы ташлар утлы лава сыман ургылып агып яткандыр, Җир йөзендә климат кискен үзгәрү ар­касында, соңыннан сүнгән вулкандай катып калгандыр. Бүген ташлыкка янәшә тау үреннән юргалап төшүче елга да әлеге фикерне дәлилли. Бу елга, дөресрәге чишмә, зур түгел, әмма элекке ярларының бер-берсеннән ярый­сы ук ерак икәнлеген чамалап була – Ташъелга шул ук үзәннән аккандыр, туктагач, аның урынын әлеге чишмә алгандыр.

Ташлык бетү белән, урман башлана, әйтерсең лә, ары сиңа юл юк дип, ниндидер кодрәт әлеге агачларны утырткан да калын яшел стена белән уратып алган. Таш мохите ел әйләнәсенә бер көе: кар ятмый, яуса да эреп тора, куак-мазар да үсми, хәтта мүк үләне дә юк. Менә шундый могҗизалы, мәһабәт тә, шомлырак та урын ул әлеге Усман ташы. Әүвәл карт-коры, әби-чәби сызлаган аяк-кулын, билен шунда барып дәвалаган, диләр. Бала­га узалмый интеккән хатыннар да йөргәләгән, имеш, чи ярага да шифасы тигән, дип сөйлиләр. Хәзергеләр моны әкият дип кабул итә, олыраклардан берәрсе, бар, ярдәме тими калмас, элек бөтен авыл шунда йөргән, дисә дә, кул гына селти һәм район үзәгендәге хастаханәгә бару­ны өстен күрә. Сугыш алдыннан, сугыш беткәч тә, әллә Уфадан, әллә Мәскәүдән галимнәр килеп карап-тикшереп йөргән, таш үрнәкләрен алып киткән дигән сүз дә йөри. Соңыннан, монда дәвалау сыйфатына ия файда­лы матдәләр бар, җир астыннан чыккан пар организмга уңай тәэсир итәргә тиеш, дип язып та чыкканнар. Бүгенге авыл, анысын да әллә кайчангы тарих, ташның нинди шифасы булсын инде дип, илтифат бирми.

Усман – тирә-яктагы башка авыллар кебек үк борынгы бер авыл. Сиксәнләп йорты бар. Һәркемнең үз хуҗалыгы, йорт-каралтысы, мал-туары. Ун ел чамасы элек Усман тау сыртында, елга үрендәрәк утырган күрше дүрт авыл белән бер колхозга керә иде. Илдә гомуми таркалу, дөресрәге, гаять зур таркату эше башлангач, әлеге хуҗалык та юкка чыкты. Империя таркалып, яңа дәүләтләр барлыкка килгән заманда биш авылдан тор­ган колхозга ни кала? Башта ике авыл үзаллылык алып, берләшеп карады, шуннан тагын ике бригада оешты, әмма техника, мал-туар, җир бүленгәч, көрчеккә терәлеп, таркалуга дучар булдылар. Бүген һәр авыл үзенчә көн күрә: кайсыларында колхозның элекке баш белгечләре фермер булган да, үз тирәсенә туган-тумачасын туп­лап, башкаларны үзенә эшләтә, кайсыларында бөтенләй эш юк, һәркем үзенең хуҗалыгында гына казына, әллә кайчан бүлеп бирелгән җиренең печәнен чабып, малын карый, көзен шуны суеп, өс-башын бөтенәйтә, балала­рын укыта, башка кирәк-ярагына тотына. Күп басулар чәчелми ята, аларны чүп үләне басты, мал туплавына әйләнде. Фермалар, ындыр табаклары сүтеп алынды, ти­мер-томыры урланды. Ремонт мастерскойларында елгыр­раклар үз кәсебен ачты: кирпеч сугалар, блок эшлиләр, җай килгәндә, кайткан-киткән җиңел машиналарга ре­монт ясаштыралар. Тәгаен эш булмагач, күпләр, бигрәк тә яшьләр, эчкечелеккә бирелде. Бал коялар, көмешкә куалар. Бу хәтта кайберәүләр өчен бер бизнеска әйләнде. Әби-чәбиенә тиклем, тәсбих тартыр урынга, итәк астын­нан аракы сата...

Авылда клуб бар барлыкка, тик ул хәзер ачылмый ди­ярлек – ачылган чакта да, яшьләрнең карта сугу, сугышу урынына әйләнә. Җитмәсә, клубның ишек төбенә сыра киоскы китереп куйдылар. Урта мәктәпне, балалар саны азайгач, сигезьеллыкка калдырдылар, ә өч ел элек – башлангычка. Бөтенләй ябарга туры килмәгәе дип курка хәзер укытучылар, чөнки ике елдан беренче сыйныфка бер генә бала барачак икән...

Кичәле-бүгенле генә килеп тумаган бу хәл, ул бай­тактан бирле дәвам итә, һәр буын моңа үз өлешен кертә бара.

Хәер, бала-чага азлыгы – бер мәсьәлә, икенче мәсьә­лә – монысы инде тагы да хәвефлерәк – булганының да күпчелеге физик яктан зәгыйфь, акыл җәһәтеннән «бер­төрлерәк». Бала үскәндә, ата-ана моны бик күрми, әйт­сәң, юк-барны сөйләмә, минеке башкаларныкыннан бер нәрсәсе белән дә ким түгел, дип кул селти. Мәктәптә укый башлагач, хастаханәдән килеп тикшерергә тотынгач, һәр балада диярлек ул-бу табыла. Башлангыч сыйныфларда укытучысы да, табиб та, аң үсеше азрак калыша, физик ягы да кайтышрак, ләкин әкренләп куып җитәр дип, ар­касыннан кагып, башыннан сыйпаса да, күпчелек бала «куып җитә» алмый. Алар начар укый, битараф, эшкә гайрәтләре юк, ата-анасын тыңламый, күп вакытын урам­да үткәрә. Онытканда бер, олы бәйрәмнәрдә генә ачылган клубка киләләр дә, кәкрәешеп утырып, тәмәке тарталар, гайбәт сөйлиләр, эчеп алсалар, урам белән урам сугыша. Әлеге клубка кереп тә карамый күбесе, гадәти урын дип кенә шул тирәгә җыелалар инде... Шулай кабул ителгән, бу инде канунга әйләнеп бара.

Физик һәм рухи гариплеккә китергән тагын бер га­ләмәт бар авылда: нәселдәшләр бер-берсенә өйләнешә башлады. Медицина фәненә кадәр безнең ата-бабаларыбыз әйтеп калдырган лабаса, җиде буын арасы аерып торырга тиеш никахны дип! Ә хәзер ике буын туганны да хисапка алмыйлар... Эчеп, ата-анасының пенсия акчасын талап, эшсез яткан егетләр карап тормый, юлына очраган кызны кармап ала да кайта. Карышып маташкан кызлар­ны барыбер бозып куялар, данын чыгармас өчен, алары чыга инде шуларга кияүгә, алсалар әле... Кайда ди ул элеккечә, адәмчә, кәләш әйттерү, нәсел юллау, уйлау?! Нәтиҗәдә, әлеге дә баягы, зәгыйфь әгъзалы, зәгыйфь акыллы балалар ишәя...

Шулай да әлеге гомуми гариплек арасында аеры­лып торган бер гаилә бар авылда. Ул – Усмановлар. Гаилә башлыгы Рамазан – хәзер инде олыгаеп барган кеше – беркайчан да тәмәке тартмады, аракы эчмәде. Әтисез үсте, армиядә хезмәт итеп кайтты, механизатор­лар курсын бетерде. Тракторда эшләп йөргән җиреннән егылып төшеп, аягын сындырган иде, корыч атына кире утырмады. Шуннан бирле, хәзер утыз елга якын инде, мал көтә. Башта озак вакыт колхоз көтүен көтте, аннан авылныкын алды. Әнә шул көтүче Рамазанның җиде ба­ласы бар – дүрт малай, өч кыз. Авылдашлары, бигрәк тә шаянрак ир-атлар, төрлечә төрттереп көләргә маташа, ул, гадәттә, эндәшми кала, кәефе булса яки җаны көйсә, ашыкма, синең аз балаң нишләр дә, минем күп балам нишләр алдагы гомердә, карарбыз, дип куя. Авылның гомуми аңгыралыгы җирлегендә аның бар баласы да, үзе бик тә ихтирам иткән укытучысы Гайшә әйтмешли, икенче маймылдан яралган сымак, башкалардан аеры­лып торды. Тәртипле, итагатьле булдылар, авылда да әйбәт укыдылар (мәктәп җыелышларына барган ата-ана­лар, менә моның балалары ничек яхшы укый икән ул, көтүчедән көтүче туарга тиеш ләбаса, дип төрттерә, әче теллеләнә, хәтта ачыктан-ачык күрә алмый торган иде), күрше авылның урта мәктәбенә баргач та сынатмадылар. Үзешчән сәнгать түгәрәкләренә йөрү, авыл, хәтта район сәхнәсендә чыгыш ясау, теге яки бу фән буенча мәктәп, район олимпиадаларында катнашу һәр җидесе өчен дә гадәти хәл иде. Урта мәктәпне тәмамлагач, бернинди ярдәмсез барысы да бер-бер артлы институт, универси­тетларга керде. Рамазан аларның артыннан йөрмәде дә, теләсә дә йөри алмас иде – гомерендә район үзәгеннән ары чыкмаган кеше шәһәр кадәр шәһәргә ничек барсын да, авыз күтәреп, кем белән сөйләшә алсын? Сөйләшер өчен тел, сүз байлыгы, аннан да бигрәк акча кирәк, ә Рамазанда берсе дә юк: ун сүз кушып, авызыннан чак бер сүз каерып алырсың; акча дигәнең булганы да юк, булмастыр да – кош балалары сыман авызларын ачып, ризык көткән җанкисәкләренә чак җиткереп торды моңарчы.

Анысы шулай, әмма көтүче Рамазанның сүзе, дөресрәге җавабы, барыбер дөрескә чыкты, икешәр-өчәр балалы гаиләләрнең бер дә рәте юк, ә аның җиде баласы да укы­ды, алган һөнәрләре буенча менә дигән эшләп йөриләр. Тел чарлаган, аны мыскыл итәргә тырышкан авылдашла­ры, бу турыда сүз кузгалса, Рамазанга йөгерек караш ата да, эндәшмәүне хуп күреп, читкә карый...

Олы улы авиация институтын тәмамлады, шунда укытырга калды, диссертацияләр яклады, хәзер – про­фессор, кафедра мөдире. Икенче улы – шулай ук галим, фән кандидаты; педагогия институтында укыта. Өченче баласы – аңа җәйләр буе яланга ашарга ташыган, өйдән көтүгә кадәр, көтүдән өйгә кадәр җырлап-биеп кенә йөргән кызы – артистка, аннан бәләкәе – журналист, республи­ка газетасында эшли, шигырьләр яза, калган өчесенең берсе – Эстәрледә инженер, икенчесе – күрше авылда Мәктәп директоры, өченчесе – Салават шәһәрендә табиб... Элек Усман авылы тирә-якка баягы ташлыгы белән бил­геле булса («Ә, теге Ташъелга янындагы авылмыни?!»), хәзер күбрәк шушы Рамазан Усманов гаиләсе аркасында («Бәй, җиде баласы да институтка кергән көтүче шул авылданмыни ул?») даны таралды. Таш, ташлык – үле җан, табигатьнең бер күренеше, өлеше, почмагы, ә Рама­зан картның сәләтле балалары – тере кешеләр, аларның елдан-ел билгеле була баруы – гадәти күренеш. Җитмәсә, тарих укытучысы: «Авылга нигез салучы нәкъ бүгенге Рамазан агай Усмановның ата-бабалары булган Усман карт – 1812 елда Наполеонга каршы яуда катнашкан, ике медаль белән бүләкләнгән сотник – батырлыгы өчен әлеге авыл тирәсендәге җирләр аңа бүләк ителгән», – дип, газетага да язып чыкты.

Әлбәттә, гаиләнең яхшы даны авылда бөтен кеше тара­фыннан да бердәй сокланып, шатланып кабул ителмәде. Берәүләр ачыктан-ачык яратмады, көнләште, алардан гел генә яманлык эзләде, көтүчедән көтүче чыгар иде, бардыр, институтка кергәндә, берәрсе ярдәм итми бул­мас дип, юри сөйләде. Берәр баласының укуыннан, эшеннән куылуын, авыруга сабышуын, кызларының – ирләреннән, улларының хатыннарыннан аерылып кай­туын теләгән хөсетле кешеләр дә бар иде авылда. Мәгәр берсе дә куылмады, авыруга сабышмады, эчкечелеккә бирелмәде (әти үрнәге), аерылмады. Киресенчә, еллар үткән саен, исемнәре билгелерәк була барды, газета­ларга яздылар, телевизордан күрсәттеләр. Ял, бәйрәм көннәрендә, күмәкләп кайтып, бергә эшләгән абруй­лы дусларын алып, шаулап-гөрләп, табигать кочагы­на чыктылар, печән чаптылар, бакча утадылар, һәм иң сәере шул: ничә көн булсалар да, күрше-күлән аларның эчкән-тартканын күрмәде, тавыш күтәргәнен ишетмәде. Җитмәсә, очраган берәү белән туктап исәнләштеләр, күрештеләр, хәл-әхвәлләрен сораштылар. Яңа гына авылдан чыгып китеп, берничә көнгә генә кайткан ара­да да борын күтәреп йөргәннәр белән чагыштырганда көтүче Рамазан балалары – фәрештә, чынлап та. Авыл халкы өчен гаҗәп, хәтта сәер күренеш бу.

Усмановлар өчен тормыш шулай рәтле генә барган бермәлдә, гаиләгә олы кайгы килде – яз башында әниләре үлеп китте. Гомер буе дигәндәй колхоз идарәсендә җыеш­тыручы булып эшләп, ике ел элек кенә лаеклы ялга чык­кан кешене ашыйсын ашаган, яшисен яшәгән дип әйтергә тел әйләнмәс. Инфаркт, диделәр. Балалары кайтты, кадерләп, елашып, рәхмәтләр укып җирләделәр инде, нишлисең. Каберенә чардуган, мәрмәр таш куйдылар...

Шулай итеп, Рамазан төгәл алтмыш яшендә япа-ялгыз торып калды. Урта буйлы, һаман да чем кара чәчле, Кавказ кешесенә охшаган кылыч борынлы, куе калын кашлы, ягымлы карашлы карт беркайчан да кеше белән сүзгә килеп, бәхәскә кереп, үзенекен тукып йөрмәде. Ба­рына риза булып, юкны бар итәргә тырышып йөргән эш аты иде ул. Көтүеннән кайта да йорт тирәсендә булаша, анысын-монысын юнәтә, хатынына ярдәм итә, башка ир-ат сыман, капка төбендәге эскәмиягә чыгып йә ат сараена барып, юк-бар сөйләшеп йөрмәде. Шулай да көтмәгәндә килгән олы кайгы аны да бөкте – аракыны гомердә авы­зына алмаган карт, балалары әниләрен җирләп бер-бер артлы китешеп беткәч, ун көн буе эчте. Ике атнадан журналист улы тагын кайтты, атасының каралган, ябык­кан һәм кырынмаган йөзен, кипкән тәнен, нуры кайткан күзләрен күреп аптырап калды. Араларында җитди генә сөйләшү дә булып алды, хәер, монысы кирәкми дә, артык та иде – карт, моннан соң авызына алмаска дип, үзенә сүз биргән иде. Ялгызлыктан һәм янә эчүеннән куркып, эшен ташламады, яңадан көтү алды...

Ә Усман авылы шул ук тормыш белән яшәде: ирләр эчте, хатыннары чирләшкә, зәгыйфь балалар тапты, егет-җилән эчү генә түгел, наркотик тәмли башлады, сугышты, кызларны бозды; бала-чага юньләп укымады, дәресләреннән качты, тәмәке тартты, урлашты. Рамазан картны, аның «суфи» балаларын, хәзер инде җәйге ялга кайтып тулган оныкларын яратмый сөйләгән ата-аналарыннан күрмәкче, малайлар аның капкасына, койма­сына пычрак сылап качты, тизәк ябыштырды, ә кичен тәрәзәсенә таш атты.

Көтүче Рамазан балаларының уңышларын очраклы хәл дип кабул итеп, кайчан да булса бу камиллекнең җимерелүен теләүчеләрдән башка, нишләп алай соң әле, бер үк су эчәбез, бер үк һава сулыйбыз, берәүнең җиде баласы да сау-сәламәт үсә, барысы да укып кеше була, ә икенчеләрнең бердәнбере дә адәм көлкесенә кала дип, моның серен аңларга тырышучылар да юк түгел иде. Ә сер – яшәү рәвеше, аракы, тәмәке төтене белән агулан­маган орлыктан яралып, ата-анадан матур тәрбия алып, эшкә катнашып үсүдә шулай фикер йөртүчеләрнең берсе күршесе Гөлҗамал иде. Күрше булгач, барысын булмаса да, күбесен күрә, ишетә һәм нәтиҗә ясый ала шул ул.

Гөлҗамал – күрше авылдан төшкән килен, хәзер инде дәрте ташып торган яшь хатын, ире Ринат – Рамазан картның яшьтәше Сабирҗанның улы. Себердәге нефть чыгаручы бер оешмада вахта ысулы белән шофёр булып эшли: бер ай – тегендә, бер ай – өендә, эше авырдыр, кыш бик суык, ди, бер елны уң кулының биш барма­гын да туңдырып кайткан иде хәтта. Әллә бүтән бар­мыйм микән дип икеләнеп тә йөргән иде. Шуңамыдыр, өенә кайта – айнык көне юк, ай буе кинәнеп эчә. Ә Гөлҗамал өчен бу – җәфа: арый, әрләшә, ярсый, елый; Ринат китсә, сулышлары киңәеп китә, тынычла­на. Иң аянычлысы: ике малае да чирләшкә, ябык, бахырларның авырудан башлары чыкмый. Акча түгеп, курорт-санаторийларга да алып барып карыйлар, тик файдасы юк шикелле, һәрхәлдә, савыгу ягына үзгәреш тоймый Рамазан карт. Җитмәсә, бәләкәенең аркасында бөкресе дә бар. Ринат шуның өчен дә эчәдер, җаны көядер, нигә зәгыйфь бала таптың дип, Гөлҗамалның җанын ашыйдыр, дип тә уйлый карт. Хәер, анысын үзе дә ишеткәне бар – ире Себердән кайтып, шулай азып- тузып йөргәндә, мескен хатынкай кереп, эчен бушатып чыккан иде.

Һәм менә беркөн, май бәйрәмнәре үткәч, Гөлҗамал соң гына картның ишеген шакыды. Авыл кешесе, күрше-күлән хакында әйтеп торасы да юк, бер-берсенә тәүлекнең теләсә нинди вакытында дигәндәй килеп керә. Шулай да, картның карчыгы мәрхүмә булгач, халык, шул исәптән күршеләре дә сирәгәйгән иде, кергәне дә озаклап тор­мый, йомышын якты күздә йомышларга тырыша, шуңа да соң ишек каккан кешегә карт бераз аптырабрак та калды, шатланды да, димәк, авылдашлары аны оныт­мый. Өйалдыңдагы утны кабызып, өй ишеген генә ачты да бусагадан кычкырды:

– Ачык бит, әйдүк.

Кич ярыйсы ук җылы, хәтта болытлы булса да, шәл бөркәнгән күршесен Рамазан башта танымыйрак торды, ишекне ябып, нигәдер келәсен элеп, шәлен иңбашына төшереп, каршысына килә башлагач кына төсмерләде.

– Гөлҗамал, синме? Әйдә, үт.

Керделәр. Гөлҗамал галошын өйалдыңда салып кал­дырды, кулындагы төенчеген өстәлгә куйды да аннан зур булмаган таба чыгарды. Табасы тастымал белән уралган иде.

– Рамазан агай, менә бәлеш пешергән идем. Ялгыз башыңа әллә нәрсә әзерләп утырмыйсыңдыр дип, бер сыйларга булдым әле.

– Рәхмәт, күрше, минем, ни, күпчелектә шул бер чәй инде. Ринат өйдәме, әллә тагы киттеме шул Себеренә?

– Өченче көн китте, – Гөлҗамал ире турысында бүтәнчә эндәшмәде. Монысын да ничектер теләр-теләмәс кенә әйтте.

Яңа гына ризыкланса да, кеше килгән, җитмәсә, күчтәнәч белән дип, карт электр чәйнегенә су өстәп, кай­натырга куйды, өстәлгә савыт-сабасын тезде; май-каймагын, балын чыгарды, яңа чәй пешерде. Җитмәгәнен күршесе үзе караштырып алды. Ә сүз һич ялганмады. Гөлҗамал ачылып китә алмады, боргаланды, нәрсәдер әйтергә атлыкты, тик соңгы чиктә тыелды. Күршесенең кичке сәгатьтә нәрсәгә кергәнен (бәлеш ашату өчен генә түгел бит инде) белмәгән карт та сүз тапмады. Тыныч кына бер-берсенең хәрәкәтен күзәтешеп дигәндәй ашады­лар, чәй эчтеләр, шуннан Гөлҗамал, җәһәт кенә өстәлне җыештырып, савыт-сабаны юды. Эше беткәч, авыз эчен­нән генә дога укыгандай нидер пышылдап, кинәт кенә тәвәккәлләп, утыргычтан диванга күчкән карт каршы­сына барып басты. Бармакларын шартлатты, кулларын угалады, битен сыпырыштырды – ниндидер йомышы барлыгы һәр хәрәкәтенә язылган иде.

– Рамазан агай, – диде ул, ниһаять, калтыравык­лы тавыш белән, – минем хәлне... безнең хәлне күреп торасың. Ринат эчә, тәмам алкашка әйләнде, шуңа да ике малай да чирләшкә булып туды, бәләкәе – зәгыйфь... – Гөлҗамал туктады, маңгаена бәреп чыккан тирне сөртте, бу аңлыймы, минем сүзгә төшенәме, дигән сыман, Рама­занга үтенечле караш ташлады; күршесе, тыңлыйм, дигән сыман баш каккач, тотлыга-тотлыга сүзен дәвам итте. – Синең балаларың барысы да сау-сәламәт, акыл­лы, ипле, укып кеше булды, димәк, синең, әй Аллам... орлыгың таза, тәмәке, аракы белән бозылмаган. Миңа бер бала кирәк, агай... үтенеп сорыйм! Түлем бар әле, – Гөлҗамалның күзләреннән яшьләр атылып чыкты, гәү­дәсе калтыранды.

– Нәрсә сөйлисең син, Гөл... Гөлҗамал? Акылыңа кил, балаларыңнан, иреңнән оялмасаң, Аллаһы Тәгаләдән оял! – Карт диваннан торып ук китте, хәрәкәтләре кы­рысланды, ачуы йөзенә чыкты.

– Миңа Газизә апа рухы алдында гына оят, ә Аллаһы Тәгалә аңлар, гөнаһымны гафу итәр, чөнки уй-теләгем ихлас, үз ризалыгым белән бит, уйнаш итү теләгеннән түгел. Өченчегә зәгыйфь бала тапмаска... Агай, курыкма, берсенә дә сөйләячәгем юк, ут йотып, газап чигеп, әллә яшәр, әллә яшәмәс малайларга гына карап утыра­сым килми бит! Агай...

– Малайларың үсә-үсә терелер, өченчесе сау-сәламәт туар. Алдан борчылма. – Карт, бераз тынычланып, үз-үзен кулга алган иде, шуңа да ифрат четерекле сөйләшүне шаяртуга борырга булды: – Аннан килеп, ул эшкә мин карт инде, гайрәтем юк.

Әмма бу сүз хатынны ярсытып кына җибәрде, ул мич янына барып баскан карт алдына килеп тезләнде.

– Алай димә, син әле менә дигән, күрәм, чамалыйм бит. Эшлик бер бала, ялварам, сиңа савап кына булыр. Гомер буе рәхмәт укырмын, саулык, озын гомер теләрмен, бер мәшәкатен дә күрсәтмәм.

Гөлҗамал картның тезләрен кысу нияте белән алгарак талпыныш ясады, әмма карт җәһәт кенә артка күчте. Гөлҗамал аягына басты да көчле беләкләре белән картның муеныннан кочып алды.

– Гөлҗамал, дим, җибәр, исәрләнмә! – Рамазан, кор­шаудан ычкынырга ниятләнеп, янә арткарак чигенде, мичкә терәлде, ахырда, катгый эндәште. – Давай, чыгып кит! Акыллы гына хатын дип йөрсәм, кәнтәй икәнсең ләбаса!

Коршау кинәт бушады. Хатынның калтырануы бетте, сулыш алышы тигезләште.

– Их, агай, мин бөтен җаным-тәнем белән, ә син... – диде, тирән көрсенеп. – Мин бу адымны ясар өчен күпме уйлап йөрдем, хәтта бу кайтканында Ринатны да якын җибәрми әзерләндем.

Гөлҗамал картка күз яшьләре аша бер тутырып ка­рады да акрын гына чыгу ягына атлады. Караңгыда келәне таба алмый газапланды. Ничек кенә ипләп ябарга тырышса да, гомердә шыгырдамаган өйалды ишеге аны кайгылы чыелдап озатты.

(Дәвамы бар)

Фото: liwli.ru

Әмир ӘМИНЕВ. Усман ташы. Повесть (Башы)
Әмир ӘМИНЕВ. Усман ташы. Повесть (Башы)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас