(Дәвамы.)
Ә эш болайрак иде. Мансур күрше авылга китеп күп тә тормады, өйгә килене килеп керде. Махмырдан башы бик яман чатнап, юньле-рәтле уйларлык хәлдә түгел иде. Ул Мансурның акчасын эзләде. Эзләп-эзләп тә тапмагач, тәмам ачуы чыгып, караватта яткан кайнанасына күп эчүдән кызарган күзләре белән карап торды. Һәм келт итеп башына уй килеп керде. “Акчалар карчык астында!” Җәһәт кенә килеп, кайнанасын әле тегеләй, әле болай әйләндереп, түшәк асларын карарга кереште. Килененең мондый гадәтеннән электән үк туеп беткән карчык бу юлы каршылашырга чамалады.
− Мансурга әйтәм, ни эшләвең бу, килен? Оят кирәк.
Мансурның исемен ишетүгә, килен кеше, тәмам ачуы кабарып, мендәрләрне идәнгә алып ташлады. Мендәр астыннан Мансур себер имчесеннән алып кайткан ярты шешә төнәтмә килеп килеп чыкты. Карчык ике куллап шешәгә ябышты. Килен, карчыкка каршы торырлык хәле юклыктан, бу карчыкны ничек җиңәргә инде дип, тирә-ягына каранды. Караватның теге башына бәйләп куйган бауны шәйләп алды. Аның бу очына чалбар каешы эләктерелгән иде. Килен, җаен туры китереп, карчыкның муенына шул каешның элмәген кидереп, нык кына тартып җибәрде. Чак торып утыра башлаган әби кешегә күп кирәкме? Ул муенына элмәк киелгән килеш гөрселдәп идәнгә үк тәгәрәп төште. Килене, кулына шешә килеп эләккән шатлыктан, егылып төшкән кайнанасына игътибар да итми, урамга чыгып шылды. Каршысына Венер очрады. Һәм хатынының кулындагы шешәне күреп елмаеп ук җибәрдә. Нишләсен, ире белән бүлешергә туры килә инде. Әллә кайда китми, капка төбендәге урындыкка утырып, шешәне алмаш-тилмәш бушата да башладылар. Хатын торып, капкаларга берәр нәрсә булмасмы дип, өйгә таба юнәлде. Җилкапканың тоткасына килеп тотынуы булды, башы әйләнеп гөрселдәп җиргә ауды. Моны күреп торган Венер:
− Һи… комсыз, миннән тамак аерып эчәргә дә өлгергәнсең, гуҗ, − дип җикерде дә, җилкенеп урыныннан торды. Капка төбендә яткан хатыны кырына барып җитә алмады, ул да тез буыннары бушап җиргә чүкте. Алтай шаманы ясап биргән дару көчле иде шул. Юкка гынамыни, Мансурга аш алдыннан ике-өч борчак кадәр генә тамызып эчәргә кушкан иде. Энесе белән килене ялгыш табып бәла тудырмасыннар дип, даруны әнисенең баш очында гына саклый иде. Менә бит нәрсә килеп чыкты.
Милиция бүлегендә Мансурны өч көн тоттылар. Мансур мондый хәлләрнең академиясен бетергән кеше булса да, шөлдере коелды. КПЗга ябар алдыннан анадан-тума чишендереп карадылар һәм рәсем-татуировкаларны күреп шаккаттылар. Алар каршысында пахан, законлы угры үзе басып тора иде. Тикшерүченең сорауларына:
− БАМда хөкем ителгәннәр дә эшләде. Шулардан үземә карата хөрмәт уятырга була эшләттем, − дип җаваплап котылды.
− Шома сөйлисең, бик шома. Төрмә кисәве. Кайсы зонада утырдың? Ярар, барысын да ачыкларбыз. Бар белгәнеңне суырып чыгарырбыз. Чикләвек кебек ватарбыз үзеңне. Сөйлә барысын да, сволочь!
Никадәр генә куркытып сорашмасыннар, ул каты торды. Ярый әле, азаккы өч елында төрмә сөйләменнән һәм гадәтләреннән котылырга була, тырышып-тырышып күнегүләр ясады. Үз-үзе белән татарча һәм бик итагатьле итеп сөйләшеп йөрде. “Гафу итегез, рәхим итегез, мөмкин булса, миңа ярдәм итмәссезме икән, рөхсәт итегез сезгә ярдәмләшергә” кебек сүзләрне еш кабатларга тырышты. Кемдә матур, күңелгә ятышлы сүз яки берәр җөмлә ишетсә, шуны күңеленә салдып куйды. Шуңа да район милиционерлары алдында гүя төрмә сәндерәләрендә ысланган авторитет түгел, ә яхшы гаиләдә тәрбияләнгән кеше басып тора иде. Тегеләй тарткаладылар, болай сузгаладылар, әллә ни ала алмагач, авылдан чыгып китмәскә дигән имза куйдыртып кайтарып җибәрделәр. Чыгарыр алдыннан кат-кат куркытып:
− Туганнарыңны син үтергәнгә дәлилләр җитәрлек. Агу салынган шешәдә бармак эзләрең ярылып ята. Үләр алдыннан энең: “Тик абзыйның гына эше. Аның миңа ачуы зур. Өй үчен ала”, − дип әйтеп үлгән. Менә шаһитларның бу турыда күрсәтмәсе, − дип, Мансурга язмалар белән тулы кәгазьләр күрсәтте. Бу барысы да тикшерүче тарафыннан эшләнгән алдак иде. Ул шулай итеп шиклене фаш итәргә тырышып карарга уйлады. Ә үзе аннан алдагы көнне генә әби кырына барып кайтты. Ана кеше тәмам һушына килеп, барысын да тәштифчегә җиткерде, барысын да хәлне ничек булса шулай сөйләп бирде-бирүен. Тик тикшерүче генә ышанырга теләмәде, башка хезмәткәрләр алдында абруе төшүдән куркып, һаман үзенекен каерды. Әбинең сөйләгәннәрен үз ягына аударып, аның күрсәткәннәрен бозып язарга чамалаган иде дә, әни кеше үзенекендә нык торды.
Мансур районнан кайта-кайтышлый ук зиратка керде. Энесе белән киленен бер-берсенә күрше генә кабер казып җирләп куйганнар икән. Озак кына утырды каберләре кырында. Менә алар үлделәр дә киттеләр. Дөньяның барча авырлыкларыннан азат булдылар. Ә син алар өчен җавап бир хәзер. Кемгә исбатлый аласың үзеңнең бер гаепсез икәнеңне. Беркемгә дә аңлата да, сөйли дә алмыйсың. Кем ышансын сиңа. Ким дигәндә тагы биш-алты елны чәпәп куячаклар. Аның белән генә котылсаң әле. Шуннан энесе белән бала чакта бергә үткәргән вакытларын исенә төшереп, күңеле тулып, яңагыннан яшьләре тамып утырды. Балачак хатирәләре тәмле бер төш кебек кенә булып уелып калган. Шул чакларның бер генә мизгеленә кире кайтып килергә иде дә бит. Юк шул. Бар булганнар әллә кайда еракта-еракта торып калган. Әтисенең дә каберен табып, бик озаклап аның белән сөйләште. Их, язмыш, язмыш... Юньле бер карарга да килә алмыйча, башын иеп, исерек кеше кебек кайтырга кузгалды. Гадәтенчә генә бакча артларыннан алпан-тилпән атлап чак кайтып керде. Кайтканда ук уйланып бер карарга килеп кайтты. Гомумән, нигә яши ул бу дөньяда? Нурзиясе күптән гүр иясе. Кызының да кайдалыгы билгесез. Әллә тере, әллә ул да… Бәләкәйдән үк үзе карап, үзенә ияртеп үстергән энесе белән менә нәрсәләр булып бетте. Исән булса, ничек тә килешеп сөйләшерләр, аңлашырлар иде. Алар да юк хәзер. Кемгә хаҗәт минем бу тормышта арлы-бирле таптанып йөрүем һәм ни өчен? Якты дөньяның бер рәхәтен күрмәде. Суд, әлбәттә, тегеләр яклы булачак. Карга күзен карга чокымый. Бүренең авызы ашаса да кан, ашамаса да кан. Ичмаса, үзенең бер юньле документы да юк бит. Кире “Миша-Мокрый” була алмый бит инде. Ә чынлап та аны Миша-Мокрый дип исбат итә алсалар. Аннан − бөтенләй сазлык…. Юк, бу дөньяда яшәүнең мәгънәсе калмады. Бүгеннән башлап аның кирәге дә юк. Тизрәк котылырга кирәк бу хәлдән, тизрәк котылырга…
Ул келәттән кулына ниндидер бау кисәге тотып чыкты. Абзарга кереп китте. Элек киноларда атылырга тиешле кешенең үзенә-үзе кабер казыганын күреп аптырый торган иде. Аңламый иде ул аларны. Менә хәзер килеп үзе абзарның өрлегенә бау бәйләп булаша. Элмәге дә әзер. Хәзер котыла бу хурлыктан. Үзен авылдашлары алдында аклаячак. Энесен дә, киленен дә ул үтермәде. Шайтаныма кирәкме алар аңа. Яшәсеннәр иде. Менә хәзер беркем дә чышы-пышы килеп бармагы белән төртеп күрсәтеп, “әнә ул энесе белән киленен агулап үтерде”, дип әйтә алмаячак. Юк, андый мөмкинчелек бирмәячәк ул аларга. Менә аяк астына түмәр дә китереп куйды. Менеп басарга да, элмәкне муенга гына киясе калды. Һәм котылачак бу каһәрле тормыштан…
Шулвакыт ярымкараңгы абзар эчен яңгыратып ишек шыгырдап-сызгырып куйды. Мансур көтелмәгән тавыштан дертләп, куркып китте. Ялт итеп ишеккә карады. Мәңге аягына басып карамаган, сөйләшә дә белмәгән теге төпчек малай басып тора иде анда. Килбәтсез зур башын ишектән тыккан да нәзек кенә муенын боргалап абзар эчен күзәтә. Тәүдә, күрәсең, түмәргә менеп баскан Мансурны шәйләми торды. Шуннан, аны күргәч, шатлыгыннан елмаеп җибәрде дә:
− Мин атыктым. Син нититең? − дип сорап куйды. Бу аның үз гомерендә әйткән беренче сүзләре булды шикелле. Һәм ул сүзләр болайрак булырга тиеш иде: − Мин ачыктым. Син нишлисең?
Ни гаҗәп, Мансур бала әйткәннәрнең барысын да аңлады. Һәм сорауга нәрсә дип тә җавап бирергә белмичә:
− Монавы бауны дөрес бәйләмәгәннәр, урынында түгел, шуны чишеп алам, − дип алдалады. Һәм бер хәйләсез, чын күңелдән бирелгән сорауга шулай алдап җавап биргәненә оялып һәм кыенсынып, бауны кабалана-кабалана өрлектән чишеп алып, өелеп торган тирес өстенә очырды. Ярый әле элмәкне бугазына киеп өлгермәгән иде. Шушы фәрештә кебек бер гаепсез бала алдында шундый шыксыз, начар эшне эшлә инде. Чак кына зур гөнаһ ясап ташламады. Зиһененә адәм рәтле уйлар тула башлап, “Тирес күптән тазартылмаган икән, аны да чыгарасы бар” дигән фикер чагылып китте”.
Ипләп кенә ишек кырына килеп, баланы күтәреп алды да абзардан чыкты. Йорт алды шундый якты һәм матур! Бу күренештән аның күзләре камашып, тын алулары иркенәеп китте. Калган балалар болдырда тезелешеп утырганнар да күзләрен мөлдерәмә тутырып аның абзар ишегеннән чыкканын карап торалар. Мансур ни әйтергә белми торды-торды да:
− Ихи…хи, туганнарым килгән бит. Менә әйбәт булган. Хәзер берәр нәрсә пешереп алырбыз. Мин үзем дә бик ачыктым, − дип куйды. Эчтән генә, нәрсә пешерсәм тизрәк өлгерер икән, дип уйлый ук башлады. Макарон кыздырырга мөмкин икәнен исенә төшереп шатланып куйды. Балаларга вак-төяк эш кушкан булды. Кызчыкка макаронны әзерләргә кушып, үзе кибеткә китте. Өйдә булган икмәкләр искереп каткан. Башка төр ризыклар да алырга кирәк. Әнисе дә юньле-рәтле ашамагандыр. Һәм үзен-үзе кибеткә барып җиткәнче әрләп барды. Элекке гадәтенчә, аның кычкырып уйлау гадәте бу юлы да кабатланды. “Юнсез, әнине кем карар иде дә, бу балаларны кем үстерер. Киленнең туганнарымы? Хе, аларга сыер үлсә ит, арба ватылса утын. Нәселләре белән шулайраклар. Ярар, җан биргәнгә юнь биргән дигәндәй, берәр җае табылыр әле. Балаларны үзем үстерәм. Ничек кенә булмасын, аларның гаепләре юк. Аларда да безнең кан бар. Үзебезнең кан. Үзебезнең җан. Минем фамилия”.
Көннәр шулай үтә торды. Аны тагы берничә тапкыр милиция бүлегенә чакыртып сорау алдылар. Әмма Мансур тәүге көнне нәрсә сөйләгән булса, шуны кабатлап тик торды. Үзе турында гел шул “таладылар, кыйнап киттеләр, баштүбән ярдан очырдылар”дан башканы әйтә алмады. Аптырагач, милициядәге бер хатын аңа яңа документлар алырга киңәш бирде. Яңадан төрле белешмә, күчермәләр артыннан йөри-йөри әллә күпме вакыт үтте. Ярый әле тиздән халык санын аласылар икән, перепись диделәр. Шуның өчен дә паспортларын яңартучыларның эшләрен тиз тоттылар. Хәтта теләсә нинди бомж да бер кыенлыксыз паспорт ала алды. Һәм көзге суыклар башлануга Мансур да киредән Мансур булыуы турында кесәсенә паспорт салып кайтып керде.
Хәзер ничек тә яшәргә кирәк иде. Тәүдәрәк күрше колхозга тракторист булып эшкә чыгармын әле дип уйлаган иде дә, барып чыкмады. Сигез чакрым җәяү йөрергә рәте калмаган булып чыкты. Бер атнадан аяклары чатанлый башлады. Трактор белән кайтып-китеп йөрергә түрәләр рөхсәт итмәде. “Абзый, сәләрке юк. Көн саен тракторда кайтып йөри башласаң, кохозны бөтенләй ыштансыз калдырасың”, − дигәч, эшен ташлады. Анда да түләмиләр иде. Шул үзенең җанын басар өчен генә чыгуы иде. Чөнки газына-утына түләргә кирәк, әнисенең барлы-юклы пенсия акчасына карап ятып булмый бит.
Балаларны районнан килеп ятимнәр йортына алып китәргә уйлаганнар иде дә, Мансур риза булмады. Аягына басып йорт тирәсендә йөри башлаган әнисе дә балаларны читкә җибәрүгә кырт каршы төште.
Килен ягыннан ләм-мим сүз катмадылар. Бер энесе генә:
− Апаларның өен сатып бүлешергә кирәк. Барыбер бушка череп утыра, − дип сөйли башлаган иде, Мансур аны бик итагатьле генә ишектән кире борып чыгарып җибәрде. Икенче көнне үк энесенең өенә яңа бик куеп, тәрәзәләренә такта кадаклап кайтты. Балалар аларда тора башлады. Аллаһының рәхмәте, әнисе дә йөреп ята. Шулай итеп, дүрт бала, әнисе белән алты җан − яшәп алып киттеләр. Силсәүиттә, “сезгә газга, электрга ташламалар каралган, белешмәләр җыеп шул-шул оешмаларга итеп бирергә кирәк”, дип өйрәттеләр. Алар артыннын йөри-йөри ярты кыш сарыф ителсә дә, ярап калды тагы. Венерның олы улы шәһәрдә ниндидер складта йөк бушатучы булып эшли. Ул да кулыннан килгәнчә азык-төлек белән ярдәм итеп торды. Тик аны Яңа ел алдыннан армиягә алып, Кавказ якларына озаттылар. Ә Мансурның тиенен-тиенләп колониядә җыйган акчалары күптән беттеләр.
Көннәр язга таба иде. Беркөнне капка алдына Мансур исемен дә белмәгән чит ил машинасы килеп туктады. Аннан бик фырт кына киенгән бер яшь кенә ир килеп чыкты. Мансур балалар белән чәй эчеп утыра иде. Көтелмәгән кунак хуҗаның аны тәрәзә аша карап торганын шәйләп елмаеп җибәрде һәм ышанычлы адымнар белән килеп тә керде. Аның белән кул бирешеп, әби һәм балалар белән баш кагып кына исәнләште. Өстәл һәм өй җиһазларына тиз генә күз йөгертеп алды. Һәм:
− Мин Мансур абзыйны эзләп килгән идем. Дөрес килдем, ахры? − диде.
− Минлеккә мин дә ул. Ә сезне кем дип әйтергә дә белмим, танымадым.
− Мине Басыйр Абдуллович җибәрде. Сезне алып килергә кушты. Һәм менә сезгә бәләкәй генә хат та тапшырды, − дип, Мансурның кулына конверт тоттырды һәм мич буендагы эскәмиягә урнашты. Мансур дулкынланудан калтыранган куллары белән хатны озак кына ача алмый торды. Хатны ачып бер кат укып чыккач та эчтәлеген аңлап бетерә алмады. Хатта: “Исәнме, Мансур туганым. Синең телеграммаңны алдым. Менә синең арттан шушы егетне җибәрәм. Бүген үк минем янга килеп җитәргә тырыш. Сәлам белән Басурман-Басыйр абзыең”, диелгән иде. Тагы берничә тапкыр укып чыкканнан соң гына хатның эчтәлеге аңына барып җитте шикелле.
Ул югалып калды. Башын кашып алган булды. Нәрсә әйтергә дә белмәде. Аптырагач, егетне чәйләп алырга чакырды. Һәм өстәлләрендә табада кыздырылган бәрәңге белән ипи һәм касәгә салынган шикәр комыннан башка нәрсә юклыгын күреп, оялып куйды. Үзенең элекеге гадәтенчә кычкырып уйларга тотынды: “Нишләргә? Нишләргә? Үзем гаепле. Нигә генә хат яздым соң? Юк, телеграмма җибәрдем дә инде. Хәзер менә бу балаларны кемгә калдырып китим?”
Ул шулай авыз эченнән мыгырдана-мыгырдана әрле-бирле йөренеп алды. Әле түр якка чыкты, әле чәй өстәле янына килеп утырып, суына башлаган чәен эчеп алды. Ниһаять, башын бераз эшләтерлек дәрәҗәгә килеп:
− Минем балалар бар бит әле. Аннан, әнием дә бик картайган, аларны берүзләрен калдырып озакка чыгып китә алмыйм. Үзең күреп торасың, гаиләм ишле генә. Һәм… − диде дә туктап калды.
Кунак егет, телгә килеп:
− Бер дә озакка булмас. Килгәндә сәгаткә карап килдем. Ике сәгать вакыт та үтмәде. Шулай булгач, юлга күп дигәндә дүрт сәгать китәр. Сездән башка кайтмаска кушылды.
Мансур үзенең Басурман белән булган чакларын исенә төшереп, егетнең сүзләрен өзә-йолка гына тыңлады. Дөресрәге, юньләп аңлап та бетермәде шикелле. Шулай да бер карарга килеп, өстәл артыннан торды да, әнисенә һәм балаларга карап:
− Мин кичкә кайтып җитәрмен. Картинәгезне тыңлагыз. Матри аны! Кайткач сорашырмын. Апагыз укудан кайтуга чәй кайнатып торыгыз. Син, улым, хәзер олы инде, апаң кайткач, икәүләп кәҗәләргә печән салып, су бирерсез, − дип, балаларга эш тә кушып куйды. Әнисенә карап сүзен дәвам итте. − Әни, бер бик яхшы дус минем арттан машина җибәргән. Барып кайтмыйча булмас. Аллаһы боерса, кичкә кайтып җитәрмен, − дип, амин тотып, өстәл артынан торды.
Күрәсең, улының барасы җире бик мөһим икәнен аңлап, әнисе кайдандыр биш йөзлек акча чыгарып улына тоттырды.
− Юл хәлен белеп булмый, улым, кеше алдында оятка калырлык булмасын, − дигәч, алды инде, каршылашып тормады.
Шофер егет аңлатуынча, Уфага барачаклар икән. Моны ишеткәч, ул бераз аптырап та куйды. Чөнки телеграмманы Себер тарафларына җибәргән иде бит. Шулай да кесәдә яткан хат күңеленә өмет һәм ышаныч өсти иде. Мансурның мондый кыйммәтле машинага беренче тапкыр гына утыруы. Егет тә бик сүзчән булмыйча, аның уй-хатирәгә бирелүенә комачауламады. Мансур хәтта бераз йокымсырап та китте шикелле. Машина тавышы кинәт тынып калгач кына күзен ачып җибәрде. Алар зиннәтле һәм зәвык белән төзелгән өйнең ихатасы эчендәләр иде. Уфа шәһәре читендәге, байлар йортларыннан гына торган шәһәр бистәсе иде бу.
Ул машинадан төшеп, карлары тазартылган таш сукмакка басты. Үзенә таба ашыга-ашыга атлап килгән уртача буйлы, элекке татар байларына охшатып, килешле генә сакал үстергән олы яшьләрдәге бер бәндәне күрде. Басурман-Басыйр үзе иде бу. Һәм ул Мансурга карап туктап калды. Чөнки Басыйр алдында тәмам күтәртер хәлгә җиткән авыл атына охшап калган, олы яшләрдәге бер колхоз мужигы басып тора иде. Басурман-Басыйр, бу чынлап та теге үзе белән сигез ел коллыкта булган “кәҗә бәтиеме”, әллә бүтән кешеме дип бераз шикләнеп:
− Кәҗә бәтие, Мансур туганым, бу синме? − дип сорап куйды.
Мансур да, аны танырга тырышып:
− Минлеккә мин дә ул, тик Басыйр абзыйны гына күрмим, − дип, куйды.
Фырт кына киенгән сакалтай бу сүзләрне ишетеп көлеп җибәрде. Шулай да:
− Бер-беребезне танымадык, болай булгач озын гомерле һәм бай булырбыз әле. Шайтан алгыры нәрсә! Мин, Басурман абзыең, синең алда басып торам. Ышанмасаң, без кадалган ботыңны капшап кара, анаңны саткыры, фәлән-төгән нәрсәкәй, дип, − үзенең еш кына әйтеп куя торган сүгенү сүзләрен Мансурның колагына җиткерде. Шәп-шәп атлап килеп, кунагын кочаклап, җирдән үк күтәреп алды. Басурманда көч-куәт һаман да ташып тора иде әле. Мансурның тамагына төен килеп утырды һәм күзеннән яшьләре килеп чыкты.
Басурман аны кочагыннан ычкындырып җиргә бастырды да:
− Йә, йә, туган, тынычлан. Алайса мин дә хәзер суган турый башлыйм, − дип, кесәсеннән кулъяулык алып күзләрен кипшендерде. Мансурның кулъяулыгы юк иде, шуңа да битеннән йөгерешкән яшь тамчыларын пальто җиңе, учы белән сыпырды.
Басыйр кунакны җитәкләп дигәндәй өенә алып керде. Мансурның үз гомерендә дә бу кадәр бай җиһазлы өй эчен күргәне булмады. Ялтырап торган идәнгә басарга куркып торды. Күренеп тора − Басыйр абзасы теге тайгада аерылганнан соң тик ятмаган. Галәмәт зур кунак бүлмәсендә бик тә бай итеп әзерләнгән өстәл көтеп тора.
Юл тузаннарын каккалап, кулларны чайкап алгач, өстәл артына утырдылар. Мансур нишләргә дә белми торды. Кулларын кайда куярга белми аптырады. Басыйр шәраб салып, бокалны Мансур алдына куеп:
− Әйдә, туган, очрашу хакына берәрне тотып куй, − диюенә, Мансур:
− Мин күптәннән авызга алган юк, − дисә дә, Басыйр абзыйсы:
− Ярар, ярар, очрашу хакына булса да берне йотып куй, − дигәч, бер-ике йотып куйды. Ике йотым шәраб Мансурның бераз кәефен күтәреп, башын шаулатса да, ул башкача бокалга тотынмады. Үзенең башыннан үткәннәрне кыскача гына сөйләп бирде:
− Яшәп ятабыз инде, әнинең пенсиясенә. Колхоз таралган. Башкача эш юк. Язга шул бакчага бәрәңге утыртып, берәр бозау ала алсак, мөгаен, эшләр әйбәтләнеп китәр, − дип кенә куйды.
Көтмәгәндә, Басыйр абзасы:
− Бер дә аптырарга түгел, миндә эш бар. Миңа нәкъ синең кебек йорт караучы кирәк. Эш авыр түгел, йортка күз-колак булырга һәм тәртиптә тотарга гына кирәк булачак, − дип куймасынмы.
− Эше торып торыр. Син, Басыйр абзый, теге чакны мин калдырып киткәч ничек тайгадан чыга алдың? Әйдә шуны сөйлә, үзеңнең хәлләр ничек соң?
− Анысын берәр иркенләп сөйләшербез әле. Син шуны әйт, минем тәкъдимгә ризасыңмы? Үзең беләсең, мин аламага әйтмим.
Мансур әзрәк дәшми торды. Чәен уртлап алды да авыр сулап куйды һәм:
− Монысы өчен рәхмәт, Басыйр абзый! Ләкин тәкъдимегезне кабул итә алмыйм. Сәбәпләре бик җитди. Минем койрыкларым бик озын, − дип җавап бирде дә тынып калды. Бераз дәшми торгач: − Юк булмый, − дип, башын чайкап куйды.
Басыйр, “кәҗә бәтие”нең ни өчен риза булмаганын бераз чамалый иде. Әмма тәкъдим ясалган һәм Басыйр артка чигә торганнардан түгел. Үзе белән сигез ел буена коллык боткасы ашаган һәм үзеннән әллә күпмегә яшь булган авыл егетенә ярдәм итәсе килде, аны үз баласы кебек аркасыннан сыпырып тынычландырып, яхшы киңәшләр бирергә теләде. Мансур аңа әйтерсең дә корый башлаган тормыш-тәкъдир агачында ниндидер могҗиза белән генә өзелеп төшми калган, ялгыз саргаеп килгән яфракны хәтерләтте. Була бит шулай, кара көзләрдә агачлар яфракларын коеп шәп-шәрә утыралар. Ә бер яфрак ниндидер бер сихри көч белән һаман өзелмәгән һәм җилдә тибрәлә.
Мансурның әнисен ташлап, балаларын ташлап аның тәкъдимен кабул итә алмасын да белде ул. Шуңа да, бераз гына уйланып утыргач:
− Мансур туганым, башың сыйгач койрыгың да сыяр, мөгаен. Тик син генә каршы килмә. Без бит икәү нинди кыенлыкларны да җиңеп чыктык. Ә алда шундый зур эшләр тора. Миңа бик тә ышанычлы һәм миңа таяныч булырдай дуслар кирәк, − диде.
− И… абзый, минме соң ышанычлы, таяныч булырдай кеше. Теге чакны кулымда корал була торып та тотып алдылар. Синнән аерылып ике-өч сәгать тә йөри алмадым бит. Минем аркада аяксыз көе тайгада ятып калдың. Минем гаебем белән… − Мансур сүзен сөйләп бетерә алмады, тагы тамагына төен килеп утырды. Ул үзен Басыйр абзасы алдында нык гаеплемен дип исәпли иде. Бу турыда төрмәдә утырганда да күп уйланды. Әле әнисе янына кайткач та әле, әллә ничәмә төннәр йокысыз үткәреп, үзен нык гаепле тоеп, вөҗдан газабында көн-төн янды.
Хуҗа, бер карарга килеп:
− Ярар, син уйлый-уйлый йөре. Ә хәзер әйдә, ашаганнарны сеңдереп, саф һавага чыгып керик, − дип, Мансурны йорт алдына чакырды. Исәбе − кунагын авыр уй-истәлекләрдән арындыру иде.
Тышка чыктылар. Басурман үзенең хуҗалыгы белән ныклап таныштырырга тотынды.
− Бусы − өч машина сыярлык гараж. Артында гади авыл өе. Кайбер чакларда, бигрәк тә җәй көннәрендә, шунда яшәп алам. Үзебезнең Себердә калган өйгә охшатып салдырдым. Тик андагы өйдән бераз зуррак. Тегесе мунча була. Бер ягында хәзерге кебек ак мунча-сауна, ә икенче яртысында кара мунча. Төтен исләрен сагынып киткәндә, шунысын ягып керәбез. Күреп торасың, хуҗалыгым зур. Бакчам да, Аллага шөкер, мул гына… − диде дә тынып калды. Шуннан Мансурның кулбашына кулын салып сүзен дәвам итте. – Менә шулай, туганым, миңа ышанычлы ярдәмче, йортыма күз-колак булып торучы, белгән генә кеше кирәк. Минем тәкъдимемне кире какма. Каршы килмә.
Мансур, әзрәк дәшми торганнан соң:
− Басыйр абзый, минем бит картаеп беткән әнием бар, аннан соң берсеннән-берсе бәләкәй дүрт бала минем җилкәдә. Аларны кайда куясың? − диде.
(Дәвамы бар.)