Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
1 сентябрь 2022, 08:45

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Зимагурлар. Повесть (11)

Башлыклары булды, ахры, керә-керешли: "Шушы буламыни туганнарын агулап үтерүче?" − дип, Мансурга бер күз сирпеп алды да, өстәл янына ук үтеп, тикшерүче алдында яткан кәгазьне алып укып чыкты.

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Зимагурлар. Повесть (11)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Зимагурлар. Повесть (11)

(Дәвамы.)

Зонада, соңгы вакытларда, акчаң булса, бу мәсьәлә ягыннан кыенлык тумады. Мансурга да хатын-кызларны берничә тапкыр алып килгәләделәр. Складтагы кайбер нәрсәләрне списать иткән актка кул гына куярга кирәк иде. Ул шулай уйлана-уйлана мунчага китте.

Мунча, чынлап та, бик шәп килеп чыккан. Тагы бер миннекне пешереп, рәхәтләнеп чабынды. Бертуктаусыз Нурзиясе турында уйлады.Теге хатлар турында исенә төшереп, “нигә өйгә хат язмадым икән”, дип үкенде. Шахта хуҗаларының үч алуыннан курыкты шул. Кем белә инде вакыйгаларның кайсылай борыласын? Шуларны уйлап өйгә кайтып керсә, өстәл артында энесе Венер ниндидер кара көеп беткән егет белән Мансур әзерләгән өстәлне ялтыратып куйганнар да нәрсә турындадыр бәхәсләшеп утыралар иде.

– О-хохо, энекәш, ни хәлдә? Исән-сау гына тордыгызмы?

– Исән, исән, безгә нәрсә булсын.

– Нишләптер, сезне танымадым, – дип таныш булмаган ирнең дә кулын кысты.

– Саумысыз, без ни, менә, Үзбәкстаннан кайттык. Теге як очта яшибез.

– Шулайдыр шул, әйтәм, танымыйм.

– Тукта әле, абзый кеше, син аның белән сөйләшмә. Минем белән сөйләш. Мин монда главный. Йә, күчтәнәчкә нәрсә алып кайттың? Чыгарып утырт өстәлгә, – дип, энесе, тавышын күтәрә биреп, аларның сүзен бүлдерде.

Мансур Венерның исерек икәнен чамалап алды. Шуңа да, күп сөйләшеп тормый, тегеләрне өйдән тизрәк озатырга чамалап:

– Ярар, энекәш, ярар. Иртәгә сөйләшербез. Бүген юлдан кайткан көе арыттырган да инде. Ял итәргә кирәк. Әни дә йокымсырап киткән шикелле. Син дә, энекәш, бүгенгә өегезгә кайтып тор, – дип, Венерга ияреп килгән кешенең кулбашынан сыпырып алды. Ул урыныннан кузгалган иде дә, Венер аңы катгый гына:

– Урыныңда гына утыр! Кузгалма! – дип, кире утыртты. Һәм абыйсына карап һавалы гына:

– Син, абзый кеше, әле кайтып җитмәгәнсең, ә командовать итә башладың, – диде. – Между прочим, бу мужик синең әниеңне карап, азык-төлек ташыган кеше. Шулаймы, Рәис?

Мансурның энекәшенә ачуы кабарса да, бер сүз дә дәшми, чәйнектән суынган чәй агызып, өстәлнең икенче як кырына утырды. Чәшкесеннән бер-ике тапкыр чәен чөмереп алды. Чәй өстендә йөзеп йөрегән карашы белән текәлеп тыныч калды. Кайткан көнне үк энесе белән телгә килермен дип башына да китермәгән иде ул. Очрашырбыз, кочаклашып күрешербез, рәхәтләнеп сөйләшербез дип уйлаган иде. Барып чыкмады. Җитмәсә, энесенә күчтәнәчкә берәр ярты да алмаган. Энесенең сөйләүенең дә юне калмаган. “Синең әниең” дип кенә сөйли. Әни бит икебезнеке дә.

Абыйсының  дәшми генә үзалдына уйланып утыруы Венерның ачуын гына кайнатып, талагын таштыра башлады. Ул, урынынан ук торып:

– Син кайда югалып йөргәнсеңдер. Анысы безгә билгесез. Ә менә егерме елдан артык әниләрне мин карадым, – дип, күкрәгенә дөп-дөп сугып алды һәм ачу белән дәвам итте: – Син кайда булдың шул вакытта? Ә? Дәшмисең, шулай булгач, гаебеңне таныйсың булып чыга. Ә бит әниләр, син кайта дип, мине өйдән куып, башка чыгардылар. Имеш, хатыны кияүгә чыкса, кая бара? Кайтып керергә улыбызга өй булыр дип уйладылар. Әти дә үлеп киткәнче сине сөйләде. Синең ике ятып бер төшеңә кермәгәндер әле. Сволочь. Әни түшәккә егылгач кайтып җиткәнсең. Ә нигә әти үлгәндә кайтмадың? Кайтып, каберенә берәр уч туфрак салсаң, гөнаһ булмас иде. Хәзер килеп мөлкәт бүлешергә кайттыңмы? Өй минеке! Авызыңы да ачасы булма!

Энесенең тавышы күтәрелгәннән-күтәрелә барып, кычкыруга әйләнә башлагач, Мансур түзмәде. Карашы белән бер өтеп алды да, бармагын ирененә тидереп:

– Бик кычкырма, энекәш. Болай да ишетәм. Әни яңа гына йоклап китте шикелле, ул ишетеп уяна күрмәсен, дип куйды.

Абыйсының сүзеннән бигрәк, күз карашының яман ялтыравыннан Венер каушап калды. Урынына лыпын утырды да куйды.

Шуны гына көткән кебек Рәис тә:

– Ярар, мине югалтканнардыр, кайтыйм әле, – дип, тиз генә чыгып китте. Аның ике туган арасында килеп чыккан низагка һич кушыласы килми иде, күрәсең.

Энекәше хәзер инде тынычрак тонга күчеп, өстәлдәге ипи телемен банкадагы кайнатмага манып, каерып тешләп алды. Һәм шуны чәйни-чәйни:

– Ишетсен! Югыйсә, көне юк, төне юк. “Мансурым кайларда гына ята икән? Мансурым исән микән? Исән булса, тамакларына ниләр генә ашап йөри икән”, – дип, башларыбызны катырып бетерде. Тынычлап чәй эчәргә дә форсат юк иде. “Мансур болай итеп эчә иде. Улым болай итеп эшләр иде”, дип колакларыбызны тондырды. Әйтерсең дә башка балалары юк. Синең аркада безне дә онытты ул, – дип, тынып калды һәм өстәлгә бармагы белән тукылдатып, сүзләрен теш арасыннан ысылдатып кына чыгара-чыгара: – Шулай, абзый кеше, монда сиңа урын юк. Кайдан кайттың – шунда кит. Өй минеке. Әти үзе үлмәс борын ук миңа яздырып куйды, – диде.

Мансур хәлләрнең бу якка таба борылырын һич уйламаган иде. Зиһенен тәртипкә китереп, дәшмирәк торгач, телгә килеп:

– Юк, энекәш, мин өйгә дәгъва кылмыйм. Миңа бернәрсә дә кирәк түгел. Тик әни янында бер кич булса да кунып чыгарга рөхсәт бирерсеңдер дип уйлыйм. Рөхсәт бирмәсәң дә барыбер бер кич әни янында кунам инде, энекәш. Теләсәң нәрсә эшләт, – диде дә урыныннан торды.

Абыйсының әрләшми-талашмый ризалашуыннан канәгать калган Венер:

– Ярар, берәр кич кунарга мөмкинсең. Матри, тик бер генә кич, – диде дә урыныннан кузгалды. Ул өйгә кергәндә аягындагы галошын да салмаган иде. Нәрсәдер оныткан кебек, ишек төбенә барып җиткәч, туктап калды.

– Ә бит, күчтәнәчкә берәр ярты алып кайтсаң, кимемәс идең. Акчаны да пачкалап сумкага гына салып йөрисең. Бер пачкасын алдым, югалтма. Әниләрне егерме ел караган өчен хәер булыр, – дип, бүлтәеп торган чалбар кесәсенә учы белән суккалап алып, тизрәк өйдән чыгып китте. Башка вакыт булса Мансур үзенең энесен куып җитеп сугып кына егар иде. Тик бүген түгел. Бердән, көне буе йорт эшләре белән мәш килеп, эт кебек арыган. Хәле дә юк. Аннан да бигрәк энекәше белән чәкәләшкәнне әнисе ишетеп хафаланыр, юкка кайгырыр дип курыкты. Низагны авыл халкы ишетер, өенә кайтып бер көн тормады, энесе белән сугышты дип, сөйләүләреннән курыкты.

Астына вак-төяк паласлар салып, утны сүндереп, өстенә ниндидер бер иске генә одеал ябынып йокларга ятты. Йортта юньле түшәк-юрганнар да калмаган шул. Күзенә йокы кермәде, үзенең хәлен, аннан да бигрәк, әнисенең карт көнендә нинди хәлгә калуын уйлап һәм аны жәлләп, шым гына елап җибәрде. Шулай шактый гына балавыз сыгып яткач, бөтенләй тынычланып тагы энесен уйлап куйды. Яңадан торып ут кабызды да сумкасындагы ун ел буена тиенләп җыйган акчаларын барлады. Чынлап та, бер төргәге җитешми. “Ярый әле, бүтәннәренә тимәгән”, дип тыныч сулап куйды. Акчаларның калган өч төргәген сумкасындагы алмаш күлмәгенә төрде дә баш очындагы палас астына тыкты. Ишек алдына чыгып, чолан ишеген элдереп кире урынына ятты.

Уйлар-уйлар, качан бетә бу туйлар, дигәндәй, башындагы күңелсез уй өере һич йокларга ирек бирмәде. Аны “хәзер нәрсә эшләргә, алдагы көннәрне ничек яшәп алып китәргә?” дигән сорау гына борчый иде. Һичбер ни уйламый баш тарткан якка чыгып китәр иде – булмый, әнисе нинди хәлдә ята да, үзенең аякка басып йөри башлаганына чак ай туламы, юкмы...

Мансур үзен теге чакта, себер тайгасында автомат көбәгенә карап торган чагындагы кебек хис итте. Тагы шул вакыттагы кичерешләре исенә төште. Үзен тоткынлыктан коткарган Басыйр абзасы күз алдына килеп басты. Аягы авырткан килеш тайгадан чыга алды микән? Азык ягы да чамалы иде бит. Елга балыгыннан башка берниләре калмаган иде. Их, Басыйр абзый, минем хәлдә калган булсаң, нишләр идең икән? Мөгаен, берәр арурак сүз әйтеп, юньле-рәтле  киңәш бирер иде әле. Кайларда яшәп, ни эшләр бетереп ятасың? Шулай уйланып ятты ул. Әллә берәр хат язып салырга микән? Язсаң да, нәрсә дип язасың инде? Озак ятты. Тышта яктыра башлады.

Бер карарга килеп, яткан урыныннан торып, бәләкәй якка чыгып ут кабызды. Хат язарга чамалап, шкаф-өстәл тартмаларыннан ручка-мазар эзләде. Андый нәрсәләр күптән өйдә калмаган булып чыкты. Бер ручка сыман нәрсә табып алган иде дә, ул язарлык булмады. Олы бүлмәдән эзләп булашмады. Әнисен уятып бимазалаудан курыкты. Утны сүндереп, кире урынына ятты.

Мансур, иртән уянып китеп, үзенең кайда ятканын чамаламыйрак торды. Тирә-ягын караштырса, караватта яткан әнисен күреп елмаеп җибәрде. Кичәге мәшәкатьләрдән арып озаграк та йокланган. Торып чәй куйды. Кар базыннан бәрәңге алып менде, аны тиз генә әрчеп, пешерергә салды. Бәләкәй бакчага чыгып, суган эзләп керде. Суганны табуын тапмады, ә менә берничә урында уйдык-уйдык сарымсак кыяклары үсеп утыра икән. Бакча, күптән каралмаганга, кыргыйланып, кычыткан һәм әрекмән белән капланып беткән иде. Шул әрекмәннәрнең дә яшьрәкләрен тамыры белән йолкып алып керде. Тамырларын туфрактан чистартып, кабыгын әрчеде. Файдалы нәрсә. Төрмәдә очраган бер җирдә әрекмән тамыры ашады. Тик андый нәрсә зонада сирәк эләгә иде шул. Чөнки халык күп, кемнең дә файдалы тамырны ашыйсы килә.

Әнисен ашата гына башлаган иде, хатынын ияртеп энесе Венер килеп керде. Мансур, эшеннән туктамый гына:

− Әйдә, әйдә, үтегез. Мин хәзер, әнине генә чәй эчертеп алам да яныгызга чыгармын. Табынга утырып чәйләп алыгыз, − дип, тегеләрне табынга чакырды. Энесе белән килененең үзара сөйләшкәннәренә колак салып, аларның бераз гына салмыш икәннәрен чамалады. Тегеләрнең:

− Кара, кара син аны, үз өенә чакырган кебек чакырган була бит әле. Баздагы бәрәңге дә безнеке бит. Сорау юк, ризалык юк. Кай арада өлгергән? Монда бөтен кайткан мирне ашатып туйдырып булмас. Үзебез үстергән бәрәңге. Мәҗиттән белешергә кирәк. Бәрәңге күпме белән йөри икән? Сатып файдасын күрербез, ичмаса. Мин базда бәрәңге барын да онытып торам, − дигән сүзләрен ишетеп, бүген дә көннең бик үк әйбәт булмаячагын уйлап, Мансурның кәефе түбәнгә тәгәрәде. Җитмәсә, әнисенең бәдрәфкә еш чыгудан куркып, ашамый-эчми ятканлыгын аңлап алды.

Бөтен ихтыярын җыеп, күкрәгенә килеп капланган ачуын тышка чыгармаска тырышты. Үзенең дә хәле әллә ни шәптән түгел шул. Түзде. Тамагына килеп капланган төерне йотарга азапланды. Өстәл артындагыларга карап та тормый ихатага чыкты. Бакча артына ук барып урап килде. Әллә нык дулкынланудан, хәле бөтенләй бетте. Кире өй эченә кереп, сәкегә утырды. Энесе белән килене өйдә юклар иде. Алар кыздырган бәрәңгене һәм калган ипине дә ашап бетереп чыгып киткәннәр. Шунда күзе үзенең юл сумкасына төште. Сумка урыныннан күчкән булып чыкты. Үзенең баш астына тыгып яткан, акчалар төрелгән күлмәген карады. Бер төргәк тагы юкка чыккан иде. Монысы инде чиктән ашкан. Ул, тынычланыр өчен, куе гына итеп бер чынаяк чәй эчте дә, тешләрен кыса-кыса, уртларын чәйнәп, энекәшләре яшәгән өй шул якта булырга тиеш дип, урам буйлап китте. Урамда очраган авылдашлары белән әллә исәнләште, әллә юк. Кибеткә җитәрәк бераз тынычлана төшеп, анда кереп чыгасы итте. Венерларның кайда торганнарын да сорашырмын, әзрәк ачуны да басармын дип, шунда борылды.

Бер кергәч инде дип, әз-мәз ашамлыклар, әнигә кырып булса да ашатырмын дип, катырак гына булса да алма, әфлисуннар  алды. Бер мизгел уйланып торгач, берәр “ак”та алыйм дип, киштәдә торган шешәләргә текәлде. Сатучы хатын сүзгә һәвәс булып, әле бер, әле икенче төрле аракыны мактады. Һәм:

− Сезнең кебек яшерен частьта хезмәт итеп бер чемодан акча алып кайткан кешегә аракы эчү килешмәс. Менә бу коньякны алыгыз. Читтән кайтканнар гел шуны алалар, − диде, бераз шаярта биреп. Мансур үзе дә, сатучы хатынга карамый гына, прилавкадагы ашамлыкларны янчыкка тутыра-тутыра, аңа охшатырга тырышып:

− Бу авылны әйтәм, теге очта төчкерсәң, бу очта нинди чир белән чирләгәнеңне дә әйтеп бирерләр әле, − дип, көлгән булды.

− Белми ни, беләсең инде. Кичә Венер туганыңа бер төргәк акча тоттыргансың, бүген киленеңә, әнине карагансың икән дип, тагы бер төргәген бүләк иткәнсең. Ә бит үзең карап торуга алай акчалы кешегә дә охшамагансың. Бик бай булып кыланып, төргәкләп акча өләшкәнче, энеңнең балаларын туйганчы ашатып, өсләренә кием-салым алып бирер идең, абзый кеше. Тегеләр биргән акчаңны барыбер эчеп бетерәчәкләр. Кешедән әйбер урлап сатып булса да эчәләр. Үзләренең өендә бернәрсә дә калмады бит сатып эчәргә. Юкка гына аларга шулкадәр акча тоттыргансыз, абзый кеше. Тәүдә берәрсеннән сорашырга иде. Имеш, әнине карагансың. Кайдан карасыннар инде. Әбинең яткан түшәген сатып эчәргә дә күп сорамаслар алар. Балалары жәл, ачка интегеп йөриләр.

Мансур шуларны ишетеп, тагы да аптырап китте. Ул энесенең балалары булуын күз алдына да китермәгән иде бит. Үзе дә сизмәстән, шахтада чагындагы кебек, үзалдына үзе сөйләнеп:

− Аларның өйләрен кайдан табасың инде? Кай тирәдәрәк яшиләр икән? − дип куйды. Һәм өстәп: − Шунда китеп барышым да ул. Өйләре кайдарак икән? − диюенә сатучы хатын:

− Шушы яктан барсаң, капкасыз йорт инде. Үзең чамаларсың әле, эчкән кешеләрнең йорты барысы да бер чама инде, − дип җаваплады.

Мансур җәһәтрәк урамга чыкты. Зиһенен бераз тәртипкә китерергә була кибет алдында туктап калды. Каршына ике хатынның килгәнен күреп, алар белән очрашмаска теләп, ары китте. Авылда кызык инде, гомер-гомергә капкасыз йортны шәрә кешегә тиңләделәр. Чөнки капкасыз йортта гел булдыксыз һәм ялкау, күп сөйләп әз эшләргә яратканнар гына яшәде. Ә үзләре! Сөйли башласалар, алардан да акыллы, алардан да булдыклы һәм зирәк кеше юк. Тик менә ару итеп яшәргә башкалар комачаулый, имеш.

Мансур сатучы хатынның сүзләрен әледән-әле исенә төшереп, алга атлады. Авыл нык үзгәргән. Элек авылның күрке булып, тирә-якка ямь өстәп торган горур йортлар җиргә чүгә биреп йомылып калганнар. Алар урынына бүтән биек йортлар калкып чыккан чыгуын, тик алар ничектер Мансур өчен барыбер чит-ят булып күренде. Харислар йорты урынында да зур, матур йорт горур гына карап калды. “Берәр туры килгәндә Харисның да кереп хәлен белеп чыгарга кирәк әле”, дип, Мансур алга атлады. Бер капкасыз йорт кырына килеп җиткәч, адымын әкренәйтте. Энекәшләренең йорты дисәң, бу йорт урынында элек нәсел очы Гатифә әбиләре тора иде. Йорт болай яңа күренсә дә, бер дә каралмаган. Коты юк. Ихатасын алабута, әрекмән басып беткән.

Урамда аркаларына үлән тутырылган капчыклар күтәргән ике-өч малай очрап, алардан үзенә кирәк йортны сорады. Малайлар аңа кызыксынып карый-карый, капкасыз, шыксыз йортка күрсәттеләр.

Йортта, күрәсең, мал-туар тотмыйлар иде. Иске генә абзарның да капкалары каерылып төшкән. Бәләкәй генә, чүп басып беткән бәрәңге бакчасының башында бәрәңге утап йөргән бер кызчыкны күреп, өйгә кермичә туктап калды. Бәрәңге бакчасы арт яктан шулай ук шар ачык иде. Ихата уртасында басып торган кешене күреп, кызчык үзе болай таба килә башлады. Аның янында тагы ике бала пәйда булды. Мансур, бу берсеннән-берсе ябык һәм кызыксыну катыш куркыбырак карап торган балаларга ни әйтергә дә белми:

− Исәнмесез, кызларым! − дип куйды. Читтәрәк басып торган, кояшта янып, чүл гарәбенә охшап калган малай:

− Мин малай кеше, − дип күзләрен елтыратты. Үзе хас та энесенең балачагы. Суйган да каплаган.

− Күреп торам, син инде бөтенләй егет булгансың. Апаңа ярдәмләшеп бәрәңге уташасың икән, − диюенә, апасы:

− Әйе, уташа, уташмый ди. Чыгып таю ягын гына карый. Миңа ярдәм итү түгел, менә Светаны да карашмый әле, − дип, иң кече сеңлесенә күрсәтте.

Мансур, балаларның үзенә шикләнебрәк карап торуларын чамалап:

− Мин Мансур абыегыз булам. Әтиегезнең дә абыйсы мин, − дигәч, кызчык дәшми генә барып чолан ишеген ачып куйды. Аның артыннан туганнары да иярделәр. Мансур да алар артыннан ияреп өйгә керде. Өйнең эче дә йорт алдына охшап буп-буш: юклык һәм хәерчелек күзгә бәрелеп тора. Идән күптән юылмаган. Күрәсең, аяк киемен салып керү дигән нәрсә бөтенләй онытылган. Балаларның аның үзеннән дә бигрәк, кулындагы төенчегеннән күзләрен алмавын күреп, аларның бүген ашау-ашамауларына шикләнеп куйды. Төенчектәге барча нигъмәтләрне өстәлгә бушатты. Тәгәрәп киткән алмаларны күреп, тегеләр барысы берьюлы өстәл тирәли җыелып, кем нәрсә эләктерә ала дигәндәй, ризыкларга ташландылар. Боларның тәртип ягы да чамалы икәнен күреп, Мансур:

− Туктагыз, тукта, балалар, ашыкмагыз! Ә кулларны кем юа? Барыгыз әле, кулларыгызны юып алыгыз, − дигәч, теләмичә генә чыгып киттеләр. Теге малай гына кулына эләктергән перәнниктән аерылмаска була аны тизрәк авызына тыкты.

Алар чыгып китү белән Мансур газ плитәсенә чәй утыртты. Ярый әле, чәйнек эчендә яртылаш су бар иде. Казан тирәсендә ризык әсәре күренмәде. Балалар шау-гөр килеп керүгә түр якта тагын бер яшь бала елап җибәрде. Өлкән кызчык, шаулаганнары өчен туганнарын шелтәли-шелтәли, ул якка үтте. Мансур да аңа ияреп чыкты. Бу якта да шундый ук бушлык. Дивар белән мич арасында иске генә балалар караваты. Бер яшь бала, карават үрәчәсенә тотынып басып, шәрран ярып кычкыра. Апасы, кергән уңайга баланың шәрә күтенә чәбәкләп сугып алып:

− Тукта елавыңнан. Тәккә генә елыйсың да торасың. Туктамасаң, ана, бабайга бирәм дә җибәрәм, − дип, Мансурга күрсәтеп куркытып алды.

Бу да ир бала иде. Олылар сөйләгәннең барысын да аңлап, шып туктады да күзләрен челт-челт йомгалап, апасының артыннан кергән чит кешегә карап тора башлады. Янына килгән апасын кочаклап аңа ябышты. Апа кешегә малайны күтәреп алу авыр иде, күрәсең. Мансур моны күреп, кызчыкка ярдәмләшергә уйлаган иде дә, бала аңардан куркып тагы да яманрак итеп чырылдап җибәргәч, уеннан кире кайтты.

Ул да булмый чәйнек  кайнап чыкты. Балаларны иркенләп чәй эчереп, ашатырга уйлаган иде дә, барып чыкмады. Өйдә ни чәй, ни икмәк әсәре калмаган икән.

Мансурның, йөрәге әрнеп:

− Кызым, нәрсә генә ашап торган буласыз соң? − диюенә апа кеше:

− Бәрәңге бар. Рәхилә апа катык кертә. Аннан Ринат бабайларның бәрәңгеләрен уташтык, аларда ашадык, − дип моңсу гына әйтеп куйды. − Юнир абый ялга кайтканда ипиләр алып кайта. Ул калада кибеттә йөк бушатучы булып эшли. Сатылмый калган, вакыты чыккан ризыкларны хуҗалары алырга рөхсәт иткән. Бу атнаны гына нишләптер кайта алмады. Бер иптәше авырып киткән, шуның урынына эшләгән.

Шикәрсез генә, өй кыегы эченнән табып алып кергән әллә кайчангы мәтрүшкә белән чәй эчеп алдылар.

Зур башлы, кап корсаклы һәм гәүдәгә кечкенә булып, аяклары рахиттан кәкрәя башлаган бала да бик тәмләп кенә абыйлары алып килгән ризыкларны сыпыртты. Бу бала өч яше тулып узган булса да, һаман тәпи китми, сөйләгәннәрнең барысын да аңласа да, бер сүз дә дәшми, тик шул караватында гына утыра икән. Бар белгәне − ачыкса акырып елап алу да, аннан шул караватында үз-үзе белән уйнап, йоклау икән.

Мансур барча алган ризыгын балаларга калдырып, тагы да авыррак уйлар белән кайтырга кузгалды.

− Кичкә безгә кунакка килерсез, − диюенә, теге кызчык аптырап китте:

− Ә кемгә, кайда?

− Бәй, картәниләреңә килегез. Мин шунда яшим бит. Сезнең әтиегезнең абыйсы булам. 

− Ярар, ярар, барабыз, − дип, балалар бертавыштан шатланышып риза булдылар.

Кайтышлый кибеткә кереп, тагын төрлесеннән күп кенә ризыклар алды. Бер уңайдан Фәһимә җиңгәсенә дә кереп чыкты. Әллә ни җәелеп китми генә әнисенең хәлен аңлатып, ни өчен әз ашаганын да сөйләп бирде. Фәһимә көненә ике-өч кереп булмаса да, берәр тапкыр кереп әйләнергә вәгъдә бирде.

Кич Мансур, аш пешереп, энесенең балалары килүен көтә башлады. Алар озак көттермәделәр. Бергәләп, рәхәтләнеп сөйләшә-сөйләшә аш ашап, чәй эчтеләр. Иң бәләкәйләре дә калганнарга кушылып көлгән булды. Аның да тегермән мөшкәсе бушаган булып, ул да ашны тәлинкә чамасы ук сыпыртып куйды. Мансур алар белән бусагага чыгып олыларча сөйләшеп тә утырды. Кызчык белән малай чынлап торып әти-әниләреннән зарланышып алдылар. “Эчмәсәләр бик әйбәтләр дә ул. Тик эчә башласалар гына дөньяларын оныталар. Кайчакны өчәр көн өйгә кайтмый урамда эчеп йөриләр”, − дип уфтанышты балалар. Алар караңгы төшәр алдыннан гына, Фәһимә апалары килеп, картәниләренең җәймәләрен алыштыра башлагач кына кайтып киттеләр. Куна калырга да исәпләре юк түгел иде. Тамак туйган урынны кемнең ташлап китәсе килсен инде.

Ут алып тормадылар. Фәһимә, Венер белән хатынын әрли-әрли, Мансурга урынны бәләкәй якка сәкегә салды. Өйдәге ястык-юрганнарны сатып эчкәннәре өчен тегеләрнең тетмәсен тетте. Шул юрган-түшәкләрне алган сәмәй сатучыларны каһәрләде. Мансур ишекне җиңгәсе кайтып киткәч элермен инде дип көтсә дә, Фәһимә кайтып китмәде. Үзе үк чыгып ишекне элде дә, кайнешен аптыратып, аның янына килеп ятты. Ул төнне алар икәү кундылар.

Мансурның иң курыкканы − энекәше белән килененең килеп керүләре иде. Әмма алар гомердә дә тотып та карый алмаган акчаны туздырып, гү килеп бәйрәм иттеләр.

Иртән таң атмастан ук, кеше-кара күргәләгәнче дип, Фәһимә чыгып шылды. Мансур аның чыгып киткәнен сизми дә калды һәм йокысы тәмам туйгач кына торды. Әнисен ашатып, чәйләр эчерткәч, аның паспорт-кәгазьләрен алып, районга юл тотты.

Хастаханәгә кереп, участок табибы белән сөйләште. Табиб, ризалыгын биреп:

− Төштән соң бушыйм. Машина белән алып барып, кире китереп куйсагыз, барам, − диде. Кайдан машина табарга була икәнен дә өйрәтте.

Килеп, түшәктә яткан авыруны җентекләп карап, тыңлаганнан соң:

− Әбигә карау һәм яхшы ашау кирәк. Витаминнар яздым, шуларны фельдшерыгыз килеп кадар. Саф һавага алып чыгыгыз. Тавык шулпасы, симез генә ит шулпалары ашатыгыз. Шулай ару гына карасагыз, ун-унбиш көннән торып йөри дә башлар, иншалла, − дип куйды.

Табиб китте, Мансурның иңбашына әллә ни кадәрле җаваплылык өелеп торып калды. Энекәшенең балаларын исенә төшереп, тиз арада ашарга әзерләргә тотынды. Йорт алдына су алырга дип чыкса, балаларның капка төбендә аны көтеп утыруларын күреп аптырап китте. Өйгә чакырды. Тегеләре шатланышып килеп керделәр. Алар белән йортка ничектер бер ямь өстәлеп, шатлык килеп кергән кебек булды. Үзләренең дә шушы өйдә йорт тутырып, чым-чыкыр килеп уйнашып үскән чакларын хәтерләп, күңеле тулды. Ләкин бу балаларда уйнау кайгысы юк иде шикелле. Алар, бу әйбәт бабаларының үзләрен чәй эчерергә чакырачагын түземсезлек белән, әмма тыныч кына көтүләрен белделәр.

Мансур бар белемен җыеп, кибеттән алып кайткан балыктан шулпа кебек бернәрсә пешерде. Болай ару гына килеп чыкты. Балалар да, әнисе дә яратып ашадылар. Ул арада булмый, җиңгәсе дә бер төргәк тотып килеп керде. Ит алып кергән икән.

− Ир-ат ит ашамаса хәле булмый. Шулпа пешереп эчәрсең. Кунакларың да ешаеп китте түгелме? Барчасын да туйдырырга хәлеңнән килерме?

− Кулдан килгәнчә инде. Берәр җае чыгар әле, − дип кенә куйды Мансур.

Чәйләр эчелгәч балалар кайтып киттеләр. Фәһимә авыруның япма-җәймәләрен алыштырып, тәһарәт алдырды. Барча эшләрен бетергәч, Мансур ягына чыгып:

− Кара әле, кайнеш, табиб андый киңәшләр биргәч, мөгаен, сиңа берәр сөт кәҗәсе алып җибәрергә кирәктер, − дигән киңәш бирде.

Мансур да моның белән килеште. Аның үзенә дә ныклап аякка басар өчен сөт-катык кирәк иде.

− Тик аның кәҗәсен кайдан табасың?

− Һе, акчаң гына җитсен. Кәҗәсен иртәгә үк табарга була. Әнә район гәзитендә әллә ничәмә белдерү бастырып чыгардылар. Җаның ниндиен тели. Әйткәндәй, акча ягың ни хәлдә? Барча авыл халкы синең төргәк-төргәк акча өләшүеңнән шау-гөр килә. Җитмәсә, кемгә бит әле, җыен алкашка. Күңелеңә авыр алма, энекәшең булса да турысын әйтәм. Алкаш бит алар. Алкаш. Аларга биргәнче, Рәиснең хатынына бирсәң савап булыр иде. Ул бахырың тәрбияләде әниеңне. Мин дә ярдәм итә алмадым. Кызларымнан үткән ай гына кайттым. Ел буе бала карадым. Балаларын һаман бакчага урнаштыра алмый җәфаланалар.

Мансур дәшмәде. Акчасын урлап киткәннәрен хәтта җиңгәсенә дә әйтергә кыенсынды. Чөнки әнисенең шушы хәлдә ятуына, энесенең эчкечелеккә салышуына һәм аның берсеннән-берсе бәләкәй балаларының ач-ялангач утыруында үзен дә гаепле санады. Юк бәхетләрне эзләп, озын акча артыннан Себергә чыгып китмәгән булса, дөньялар бу кадәр үк үзгәрмәс тә иде дип уйлады. Җитмәсә, кызының кайда икәнлеген белүче кеше дә табылмады.

Нурзиләнең әнисе белән бертуган абзасы Тәлгать абзыйларга да кереп чыкты. Алар да ышанычлы гына бернәрсә дә әйтә алмадылар. Ир шундый уйлар белән үзенә җәелгән урынга барып ятты. Тик урын кичәге кебек түгел, анда яңа түшәк белән ике бәләкәй генә мендәр дә бар булып чыкты. Җиңгәсе чамалаган инде, шайтан хатын. Кемдә нәрсә кайгысы?! Мансурның ни теләге, ни рәте юк. Ул бит шул туган йортына кайтып егылу шатлыгы белән генә аяк өстендә йөрде. Югыйсә, күптән хәле кискенләшеп урын өстендә ятасы иде. Нишләсен инде, хәле бик шәптән булмаса да, җиңгәсенә сыенырга туры килде.

Озак уйланып йөрде Мансур. Хат язаргамы, әллә телеграм гына сугаргамы? Ни булса шул булыр дип, хәтер сандыгының иң төбендә яткан адрес буенча Басыйр абзасына “Мин кайтып җиттем. Сәлам белән Мансур” дигән телеграмма сукты. Авылларында почта бүлекчәсе юк иде. Шуңа да күрше авылга, элекке колхоз үзәге урнашкан авылга китте. Колхоз үзәгенең исеме генә инде. Барысы да үзгәргән, барысы да таралып, тузып ята. Контор урнашкан ике катлы бинаның тәрәзә рамнарына чаклы кубарып алып киткәннәр. Бина эчендә берничә кәҗәнең генә беркемгә дә игътибар итмичә, битараф кына сагыз чәйнәп, сакалларын селкетеп ятканнары күренә. Почтада эшләгән кызга телеграмманы тапшырып тышка чыкты. Үзгәргәч үзгәрә икән дөнья. Бу авыл да танымаслык булып үзгәргән. Ул, төшенке уйларга бирелеп, басу-урман юллары белән турыга гына китте. Юл буена йөрәге сыкрап кайтты. Ярый әле районнан теге табибны алып килгән. Аның язган дарулары белән дәвалый башлагач, әнисе урыныннан күтәрелеп, утырып тора башлады. Тагы бер атна-ун көннән торып йөри дә башлар, иншалла. Күрәсең, теге атнаны алып кайткан кәҗәнең сөте дә файда итте.

Шул уйлар белән арттан, бакча башынннан гына кайтып кергәндә, ни күрсен, өй ишекләре шар ачык. Капканың теге ягында ниндидер адәмнәр басып тора. Йөрәге нидер сизенеп сызып-сызып сыкрап алды. Өйгә керсә, өстәл артында бер милиция хезмәткәре нидер язып утыра. Түр яктан шәфкать туташы чыгып килә. Мансурның йөрәге “жу” итеп китте. Хәле бетеп, кырда гына торган урындыкка чак барып утыра алды. Әллә исәнләшә алды, әллә юк. Шәфкать туташы:

− Абзый, бик хафаланма. Әбигә әллә ни зыяны булмаган. Ул бераз курыккан гына. Хәзер һушына килде. Аңа соңрак кайнар гына чәй ясап эчерерсез. Мин әле тынычландыра торган укол ясадым. Уянгач, менә шушы даруны каптырырсыз, − дип, кулына ниндидер төймәләр тоттырды һәм, милиционердан рөхсәт сорап, кайтып китте.

Мансур әнисе янына чыгарга уйлаган иде дә, милиционер катгый гына:

− Утыр! Әле кем сиңа торырга рөхсәт бирде? − дигәч, аптырап урындыкка лыпын утырды. Берсеннән-берсе шикле уйлар үтеп китттеләр, йөрәге тасырдап тибәргә тотынды, башы чатнап авыртып гүелдәргә кереште. Бер мизгел шундый киеренкелектә утырганннан соң, милиция хезмәткәренә: “Нәрсә булган? Нигә бу кадәр тупас кыланасыз?” − дигән сорауны бирергә әзерләнгән генә иде, тегесе үзе:

− Агуны кайдан алдыгыз? − дип җикерде. Бу − тикшерүченең шушындый чакларда кулланыла торган эш алымы иде. Көтелмәгән сорауны маңгайга бәреп әйтү. Һәм ул тагы, җавап та көтеп тормый: − Әниеңнең бугазына элмәк салып буып үтерергә уйладыңмы? Ике кешене агулап, теге дөньяга озатырга өлгергәнсең, тагы кемнәрне үтерергә җыендың?

Мансур әнисе турында шундый сүзләрне ишетеп, урынныннан сикереп торып түр бүлмәгә чыгарга чамалаган иде, теге, тәүгесеннән дә тупасрак итеп:

− Урыныңда гына утыр! Югыйсә, шушының белән стенага тегеп куярмын. Милиция хезмәткәренә һөҗүм итеп коралын алырга чамалыйсыңмы? Биргән сорауларга җавап кайтар! − дип, өстәлдә яткан папкасы астыннан пистолетын тартып чыгарды һәм Мансурның маңгаена китереп терәде. Мансур көтелмәгән хәлдән бөтенләй коелып төште. Кире урынына утырырга мәҗбүр булды. Һәм чак:

− Мин сезне аңламыйм. Тәүдә аңлатыгыз. Мине нәрсәдә гаеплиләр? − дип, телен әйләндереп чак әйтә алды.

− Әһә, телең ачыла башладымы? Агуны кайдан һәм кемнән ясатып алдың? Безнең сорауларга ачык һәм дөрес жавап биреп, тикшерүгә ярдәм итсәң, мөгаен, җәзаң да бик каты булмас. Шулай да син инде үзеңне гомерлеккә хөкем итү өчен барсын да булдыргансың. Киреләнеп маташуың үзеңә каршы гына эшли.

− Шулай да мин бернәрсә дә аңламыйм!

− Сез ике кешене үтереп, өченчесен үтерергә җыенуда гаепләнәсез. Шулай итеп, яңадан башлыйбыз. Исемегез? Фамилиягез? Кайда һәм ничәнче елны тудыгыз?..

Тикшерүче шулай итеп сорауларын яудырырга тотынды. Ә иң авыр сораулар алда икән.

− Паспортың һәм башка документ-кәгазьләрең?

− Бер документ та юк. Барсын да юлда кайтканда урлап, үземне имгәткәнче кыйнап киттеләр.

− Тәк, тәк, ә акчаларыңа тимәгәннәр? Бу акчаларны кайдан алдың? Кайсы банкны таладың, нинди магазин бастың, урка?

− БАМда эшләдем. Егерме елга якын тракторда.

Мансур тегенең берсеннән-берсе каты сорауларына чак җавап бирә башлады. Шуннан китте инде. Күп тә үтми, өйгә бер төркем милиция хезмәткәре кереп тулды. Барысы да Мансурга шикләнеп һәм дә нәфрәт белән карыйлар иде. Һәм иң соңыннан кергән, башлыклары булды, ахры, керә-керешли:

− Шушы буламыни туганнарын агулап үтерүче? − дип, Мансурга бер күз сирпеп алды да өстәл янына ук үтеп, тикшерүче алдында яткан кәгазьне алып укып чыкты һәм: − Алай икән. Бүлеккә алып китегез. Нәрсә эшләтеп монда утыртасыз? Өйне тентеп чыгыгыз! Тагы берәр нәрсәсе килеп чыкмасмы, − дип, борылып өйдән үк чыгып китте. Мансурның кулларына богау салып, район үзәгенә алып киттеләр. Капка төбенә җыелган бер төркем халык икегә аерылып аларга юл бирде. Шунда гына ул җирдә яткан ике мәетне шәйләп алды. Мәетләр өстенә кичә үзе юып киптергән япмаларны ябып куйганнарын чамалады. Халык чыш-пыш килеп нәрсәдер лыбырдашып алды. Берничәсе, Венерның шешәдәше булдылар шикелле:

− Шушы явыз инде акчасын жәлләп үз туганын агулап үтергән, − дип сөйләнеп калды.

Мансурга “энесен һәм киленен агулап үтергән һәм үз әнисенең бугазына элмәк салып аңардан котылырга чамалаган” дигән гаеп тагып ябып та куйдылар.

(Дәвамы бар.)

Фото: freestockimages.ru.

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Зимагурлар. Повесть (11)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Зимагурлар. Повесть (11)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: