Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
29 август 2022, 08:00

Аида ХӘЙРТДИНОВА. Куш имән. Хикәя. Ахыры

Уйлар өермәсендә бөтерелгән ир озак уйланып утырды. Маңгаеңа шулай язылгач, нишлисең дип, үткәннәре белән килешеп тахтасына килеп ятты да изрәп йокыга китте.

Аида ХӘЙРТДИНОВА. Куш имән. Хикәя. Ахыры
Аида ХӘЙРТДИНОВА. Куш имән. Хикәя. Ахыры

* * *

Фәдис, башына төшкән авыр хәсрәте белән килешеп, урыныннан кузгалды. Шәһәр урамнарында һәм йортларда утлар балкый иде инде. Кунакханәгә юлланды. Номерына урнашкач, юынып алды. Аннары бүлмәсенә кичке аш китерергә заказ бирде. Аш янына дуслары белән үткәргән мәҗлесләрдә генә эчкән коньягын да китертергә иде исәбе. Сабыр итәргә уйлады. Хәмер белән генә юыла торган әрнү түгел бит бу.

Төн буе уйланып, утырып чыкты. Узган гомере бер мизгел кебек күз алдыннан үтте. Нишләп шулай язылды аның язмышы? Кемнәрнең нинди каһәрләрен алды ул? Әтисе үзен белә-белгәннән кеше хакына кул сузмаска өндәп үстерде. Хәләл көч белән тапкан малның гына игелек китерәчәген аңына яшьтән сеңдерде. Эшкуарлык эшенә тотынгач та, тәүдә бу теләген хупламаска иткән иде. Себер салкынында эшләп тапкан акчасы янына банклардан бик күп кредитлар алып эшләгәнен белгәч, килеште.

Юлында төрле кешеләр очрады Фәдиснең. Аллаһ үзе шаһит, берсенә дә таш белән атмады. Аш белән атарга тырышты. Кулы астында эшләгән кешеләрне хезмәт хакы түләүдә дә кыерсытканы, кимсеткәне юк. Хатын-кыз белән дә ямьсез кыланып, азынып-тузынып йөргән кеше түгел. Очраган җиңел-җилпе чибәркәйләр, Лилиядән башка барысы да, үзләре кочакка кереп барган, югалтасыларын аңа кадәр югалткан язмыш корбаннары иде... Илнурасы белән дә мөнсәбәтләре әйбәт. Бер-берсе өчен өзелеп торалар. Сабыйлары гына юк. Сизә Фәдис, моңа сөеклесенең дә йөрәге яна. Табиблар иренең әти була алмаячагын әйткәч тә, Фәдиснең аерылышу турында тәкъдимен кире какты хатыны. Ни күрсәк тә бергә күрербез, никах яңартып йөрмим, диде. Ә Фәдис?! Иректән ишеткән хәбәре ничек тәэсир иткән иде үзенә?! Иртәрәк ишеткән булса, уртак балалары хакына Лилиягә берсүзсез өйләнер иде Фәдис, өйләнер иде. Ул чагында, аерылган очракта да ярдәменнән калдырмас иде Илнурасын. Квартирасының берсен, чит ил машинасының үзе теләгәнен бирер иде.

Уйлар өермәсендә бөтерелгән ир озак уйланып утырды. Маңгаеңа шулай язылгач, нишлисең дип, үткәннәре белән килешеп тахтасына килеп ятты да изрәп йокыга китте. Менә ул биек баскычтан менә. Өр-яңа ялтырап торган костюмнан. Зур-зур кешеләр кул биреп күрешәләр, эшлекле документларга кул куялар. Барысы да кул чабалар. Затлы киемнәрдәге кунакларның кәефе көр, күңелләре күтәренке. Шампан шәрабы эчәләр. Фәдиснең генә кәефе юк. Сәбәбен ул үзе генә белә. Шулвакыт кешеләр арасыннан курчак кебек киенгән бер малай килеп чыкты. Коеп  куйган Фәдис! Ышанычлы адымнар белән туп-туры Фәдиснең янына килеп җитте дә кулын сузды:

– Әти, кайгырма, мин үлмәдем. Эчмә бу кешеләр белән. Сине өйдә әни көтә. Кайт, – диде дә, Фәдис шул мәлдә уянып китте. Кулларында шул сабыйның җылысын тойды.

Монысы ни тагын? Ир үрелеп сәгатьне карады. Сәгать иртәнге алты иде. Кайтыр юлга чыгарга кирәк. Фәдис ашыгып телефонын эзләде. Больница юлы, профессор белән очрашулар алдыннан өч көн элек сүндергәненә төшенгәч кенә кесә телефонын джибында калдырганын аңлады. Уйлар, уйлар... Исәбе-саны юк аларның. Бала, бала... Якты дөньяга килеп бер күрешә дә алмаган сабыен юксынудан йөрәге бер әрнесә, уйлары материальләшеп, ичмасам, төшендә күрүенә, кулының җылысын тоюына сөенеп машинасына чыкты. Кабинада калган телефонын кабызып шылтыратучыларны карады. Ирен авылда дип белгән Илнурасы өч тапкыр шылтыраткан. Ир ашыгып таныш номерны җыйды, хатын алмады. Кабат җыйды. Илнураның куркынган тавышы ишетелде:

– Син ничек анда, Фәдис?

– Әйбәт, үзең соң?

– Мин дә әйбәт, хәзер кайтыр юлга чыгам!

Ир, хатынының тавышындагы сәерлекне сизде һәм сорамый булдыра алмады:

– Син миннән нәрсәдер яшәрәсеңме, Илнура? Әйт дөресен, нәрсә булды?

– Куркам, Фәдис... – Хатын мыш-мыш борын тартты.

– Курыкма... Әйт. Тыңлыйм.

– Мин... Мин... Фәдисссс... мин йөккә узганмын...

– Нәрсә-ә-ә?

– Шулай диярсең дигән идем. Шикләнерсең дигән идем...– Хатын мышык-мышык борын тартып, тукталып калды... аннары үксүен җиңеп дәвам итте: – Фәдис, нәрсә уйласаң да уйла, мин читкә йөргән кеше түгел. Бала синеке...

 Фәдис катып калган җиреннән тәненә җылы кан йөгергәнен, бөтен күзәнәгенең яңа ритм белән яши башлаганын тойды. Бер мизгел хәл итте барысын да.

– Үзеңне сакла, сөеклем, бәхетем. Баланы сакла. Мин хәзер... Мин хәзер кайтып җитәм, Илнура-а-а-м...

Фәдис, бәхетеннән «айнып» урыныннан кузгалды. Кунакханәдәге номерын тапшырды да юлга чыкты. «Яннарыңа очып кайтып җитәм, Илнурам, очып кайтып җитә-ә-әм...»

 

Фото: sunhome.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: