* * *
Фәдискә Иректән ишеткән сүзләр гүя канат куйды. Җитмешне узган әти-әнисе, төп йортта тәпләнгән энесе Фидус белән исәнләште дә, шул көнне үк Зәкия апаларына юл тотты: «… Шул хәлләр дөресме, Зәкия апа?»
– Дөрес, Фәдис. Синең аркада кызым белән аралар суынды. Хәзер әнә кайтканнары да юк. Тормышлы булгач, Мансур кияү белән бер генә кайтып күренделәр. Хат та язмыйлар. Рәйлә кызыбыз аша гына хәбәрләрен ишетеп торабыз. Калдырттык без аның баласын. Бигрәк тә мин каршы булдым. Хәзер бик үкендерә дә бит. Терсәкне тешләп булмый. Хурлыгыннан курыктым шул, хурлыгынна-а-ан. Кемнеке, аныкы дигәндә. Җиңел-җилпе холыклы бала да түгел иде, ялгышты инде бала, ялгышты. Туасы җаны булгандыр инде. Их, еллар үткән саен үсеп тә җитәр иде шул бала дип кенә өзелә инде йөрәкләр, өзелә-ә-ә. Үлгәнче тынгы тапмам инде... Алай итәсе булмаган да бит. Хәзер әнә адым саен ирсез бала табалар. Берсе бер гарьләнми. Үземә генә алып каласы бар иде сабыйны. Исәр булдым, исәрләр генә булдым...– Йөзләре җыерчыкланган ана әрнүле карашын бер ноктага текәп сөйләнде. Башындагы яулыгын төзәтеп бәйләде дә сүзен йомгаклап куйды:
– Лилиябез бәхетен тапты инде, үзенең сабыйлары үсеп килә. – Их, Зәкия апа, соң ни дип шундый хәлне яшердегез миннән? Синең балаңның да, минем дә гомерләр өзелеп үтәр идемени? Илнура сүзенә карап кына яшәдем бит. Болай булырын белгән булсам?.. Соң, өйләнер идем бит мин Лилиягә, өйләнер иде-е-ем...
Хатын, җан көйдереп йөрмә дигәндәй, кулын гына селтәде дә ишек алдындагы бауда җилдә җилфердәгән кипкән керләрен җыярга тотынды.
Гаепле иде Фәдис Зәкия алдында. Аннан да бигрәк Лилия алдында. Ярый әле Талип өйдә булмады. Сугып очырса да берни әйтә алмас иде Фәдис.
Ә бит пешкән җиләк дип мактаса да, Фәдис сылуны тиз онытты. Аз булдымыни аның кулы астында җиңел-җилпе хатын-кызлар... Кайсын берсен уйлап бетерә алсын? Бер-ике көнлек ләззәт утын татыган чибәрләр үзләре дә ничектер Фәдискә пешек сагыз кебек сылашып йөрмәделәр.
Өй түбәсен алыштыру мәшәкате белән кайткан Фәдис, әти-әнисенә, туганына зур шәһәрдә өр-яңа квартира сатып алырлык сумманы калдырды да, эшкә чакыралар дигән сылтау белән юлга чыкты. Күп еллар элек сабые туган шәһәрдәге дәваханәне сорашып эзләп табып, баланы юллап карау иде исәбе. Зәкия ханым әйткән кала дәваханәсенең бала тудыру йортында дөньяга килгән бит аның оланы – Фәдиснең дәвамы! Ул – әти кеше! Болай булгач, яшәвенең мәгънәсе бар! «Акча алдан йөргән заман. Акча төртсәң, кем уллыкка алганын да, барысын да әйтерләр...»
Юл уңаенда Ялан күле буена керде. «Исәнме, серле Ялан күле! Серләремне саклаган бердәнбер урын бит син! Мин әти булганмын! Мин – әти кеше! Ишетәсеңме, Ялан күле, мин – әти кеше! Менә, күрерсең, күлем, улым, газизем белән җитәкләшеп килеп җитәрмен синең яныңа! Син көт кенә! Юлга чыккан оланыңа фатихаңны бир…» Машинасыннан чыгып күл читенә якынлашкан ирнең күзенә яр буендагы карт имән кәүсәсе чалынды. Бер чаты сынган... Берсе генә калган. Ә төптән... тап-таза яшь имәннәр үсеп чыккан!
Юлда йөреп өйрәнгән Фәдискә ерак чакрымнар үтү берни түгел. Канатланып, дәртләнеп, хыялларын «йөгәнләп» юлланды калага. Кунакханәгә урнашты. Юлда да, кунакханә номерында да уенда гел бер сорау бөтерелде: «Кемгә охшаган аның оланы: үзенәме, Лилиягәме?» Кызыктыр ул малай үстерү! Аңардагы һәр күзәнәктә синең каның ага, холкы, килеш-килбәте белән дә сиңа охшаса, син була да куя инде! Аз уйландымыни Фәдис бу хакта? Төшенкелеккә аз бирелдеме? Әлеге шул башлаган тынгысыз эше, бетмәс командировкалар, яңадан-яңа кешеләр белән очрашулар гына уйларыннан арындырып килде. Ә Илнура? Аның белән дә күп сөйләштеләр бу турыда. Хатынын өзелеп яратса да, урамда нәни сабыйларын көйләп йөргән аналарга баккан саен җаны өзгәләнүен күргәндә аерылышуны тәкъдим итеп карады Фәдис. «Юк, – диде Илнурасы. – Тапсам, синнән генә табам. Юк икән, юк...» Ә бергә эшләгән ир-егетләренең кулларына алып улларын сөюләрен күрүләре, газизләренең яңалыкларын сөйләп көлешүләрен ишетүләре газап та газап иде Фәдискә! Боларын ул үзе генә белә. Андый чакларда сүзне икенчегә борып җибәрергә тырыша, я торып читкә китә. Дуслары соңрак үзләре дә ирнең хәлен аңлый башладылар...
Менә бер могҗиза! Авылга кайтмаган, Ирекне очратмаган булса, үзенең әти булганлыгын әле булса белми яшәр иде, валлаһи! Улын табып, үзенеке итәлсәме?! Иреккә сөенченең ниндирәген әзерләячәк Фәдис! Ул бакыр акча корты түгел! Газиз улы өчен берни дә кызганмаячак! Иртәгәсе көнен, ясаячак һәр адымын, әйтәсе һәр сүзен алдан кат-кат уйлады, әзерләде. Күрешү, очрашу минутларының якынаюын тоеп, дулкынлану кичерде. Ничек дип дәшәргә улына? «Улым!», «Улым!», «Улым!» Әйе, авыз тутырып «Улым!» дип дәшәчәк ул оланына!
Ниһаять, Фәдис дәваханәнең бала тудыру бүлеге мөдире бүлмәсендә. Тормышына яңа дулкын булып кергән яңалыктан аруын да оныткан ир, үтенечен бер тында сөйләп бирде. Ә каршында утырган ак халатлы ирнең, тәүге карашка ук тышкы кыяфәте әйтеп тора, үз гомерендә тормыш аны күп кешеләр белән күрештергән, башкаларны ашадан-аша күрә белгән зат бу. Кунагына озак кына сынап карап торганнан соң:
– Булды андый эш, әйдә, утырыгыз, – дип каршы алды Фәдисне чал чәчле Катаманов әфәнде. – ...Лилия атлы кыз 3,7 килограммлы ир бала тапты, баланы үзем кабул иттем. – Шәфкать туташы керткән документларны битләде, йөзе җитди иде. – Бераз тын торганнан соң ниндидер сәерлек белән дәвам итте: – Бәлки, инде бу серне саклауның мәгънәсе дә юктыр...– диде дә, Фәдисне үртәгәндәй, тынып калды. – Бераздан гына дәвам итте: – ...Яшь ана хәлен аңлатты. Һәм баланы күптәнге танышым, Акчулпанов фамилияле фән докторы уллыкка алды. Үзләренең балалары юк... Адреслары менә монда бар, – дип Фәдискә Акчулпановның визиткасын сузды. – Ә менә монысы килешкән эш түгел, алыгыз. Мин кеше бәхетсезлеге белән баюны максат итмәдем. – Фәдиснең куен кесәсеннән чыгарган конвертын кире какты.
Болай ук уңышлы килеп чыгар дип башына да китермәгән хәлне күреп каушап калган ир урамга чыккач берара һушын җыя алмый торды. Күктә бер болыт әсәре булмаган, чалт аяз көн. Көньяктан искән җылы җил Фәдиснең битләреннән, чәчләреннән иркәләде. Нинди көн булды бу? Нинди җайлы гына килеп тора барысы да? Тик малай тикле малайга бер бүләксез барып булмый бит инде! Фәдис, юл уңаендагы «Универсам»га тукталды. Менә балалар өчен уенчыклар бүлеге. Нәрсә генә юк монда! Машина, ат, танк, вертолет, самолет, автомат – һәммәсе бар! Фәдис улына, газизенә иң кыйммәтле, иң затлы уенчыкны алачак!
– Хәерле көн, Сезгә уенчык сайлауда ярдәм кирәкме? – Курчак кебек сылу Фәдискә эндәште.
– Ә? Ә? – Аптырап калган ир, җавап кайтара алмады.
– Зыян юк. Сезгә ничә яшьлек бала өчен уенчык кирәк? Кызмы? Малаймы? – Консультант кызның соравы Фәдисне айнытып җибәрде һәм ул, башын аска иеп, чыгу ягына юнәлде.
– Сәер кеше, – дип сөйләнеп калды артыннан бүлек сатучылары кыз. Инде аның сабые ничә яшьтә була?
Их, Фәдис, Фәдис! Гомереңдә әти булу бәхетен татымагач тиз генә аңлый да алмыйсың икән шул... Җиткән егет булып өлгергән була түгелме аның улы!? Күтәреп барыр иде уенчык танк, я булмаса, агач ат! Адәм көлкесенә калыр иде! Бер ноутбук белән кесә телефоны! Менә нәрсә алачак ул улына! Иң кыйммәтлесен, иң затлысын алачак! Ә монда, уенчыклар бүлегенә, соңлаган инде әти кеше. Үз адымыннан үзе оялып, ир елмаеп куйды... Кулына бүләкләрен тотып магазиннан чыкканда, кояш та шәфәкъ артына якынаеп килә иде. Очрашу көнен иртәгәгә калдырасы килмәде һәм ул кулындагы адрес буенча Акчулпанов квартирасын эзләп китте. Озак эзләргә туры килмәде. Алдагы борылыштан үтеп сулга борылгач та сулдан икенче йортта гына яши икән аңа кирәк фән докторы. Аңа кирәк подъезд, квартира менә монда, кул сузымы арада гына... Подъезд төбенә килеп туктагач, Фәдис ишектән кереп-чыгып йөрүчеләрне күзәтте. Менә ике үсмер рус телендә бәхәсләшә-бәхәсләшә бозау зурлыгындагы этләрен җитәкләп якындагы паркка юлланды. Алар күздән югалуга, тротуардан култыклашкан карт белән карчык күренде. Салмак кына, сак кына атлыйлар. Кулларында – тулы сумкалар, пакетлар. Шулчак икенче каттагы бер фатирның балконыннан үсмер кыз зур әти, зур әнисенә сәлам бирде. Бабай белән әби дә кызга кул болгадылар. Бәхетле кешеләр бар дөньяда! Менә-менә Фәдиснең улы күренер! Фәдис аны, үз канын шундук таныр! Әти булу турында гомере буе хыялланган ир, үз улын бер төрле йөз, юк, мең кеше арасыннан да таный алыр иде! Тик көткән минутлар никтер җитмәде, могҗиза булмады... Могҗиза алдадыр әле дип көтте ир. Ирекнең хәбәре үзе үк могҗиза бит! Көтеп арыган Фәдис, машинасыннан чыгып, подъездга үтте һәм әкрен генә баскычтан атлады. Үзенә кирәк квартира ишеге алдына менеп җиткәч, кыңгырауга басты.
– Керегез, ачык, – диде эчке яктан калын тавышлы ир. Акчулпанов үзе дип уйлады Фәдис һәм эчкә үтте. Иркен залдагы диванда сигарет тартып утырган олы яшьтәге ир, авырлык белән кузгалып, кунагын кабул итте. – Уз, әйдә, туганым. Түргә үт. Мин сине, дөресрәге без сине көткән идек...
– Ничек? Сез мине белмисез, бәлки, башка кеше белән бутый торгансыздыр?...
– Бутамыйм. Мин Сезне беләм. Катаманов шылтыратты… – Акчулпановның хатыны Сара ханым санаторийда иде.
– Хәзер шулай чиратлашып санаторийларга гына йөрибез, – дип башлады Акчулпанов өстәл артында сүзне. Шундук игътибар итте Фәдис, өй эчендә шомлы салкынлык сизелә, әйтерсең, ниндидер үкенеч бар...
– Егет үзе кайда? Танышырга, күрешергә мөмкиндер бит? – Фәдиснең табышмак сүзләрдән тизрәк арынасы, улын күрәсе килде.
– Их, туганы-ы-ым... – Акчулпанов авыр көрсенде. – Мөмкин булса сиңа ишекне дә аның үзеннән ачтырган булыр иде-е-ем... – Авыр тынлыктан соң дәвам итте: – Аның Сезне шундый күрәсе килгән иде... Ул бит барысын да белә иде... Үскәч, чын әтисен эзләп табу хыялы белән яшәде... Сезгә дә, безгә дә җитәр иде... Күңеле матур, эчкерсез бала иде...– Күз яшьләренә ирек куйган Акчулпанов рюмкага салган аракыны соңгы тамчысына кадәр йотып куйды.
– Берни дә аңламыйм. Ни өчен минем улым турында үткән заманда сөйлисез? Миннән нәрсә яшерергә тырышасыз? Кайда минем улым? Исеме ничек? Күрсәтегез миңа үзен! Мин монда улымны күрергә килдем!
Акчулпановның тавышы ыңгырашып кына чыкты:
– Исеме Әлфир иде... Мин үзем Илфир атлы... Исемен дә минекенә якын булсын дип сайлаган идек. Үткәннәрдә генә калды шул оланыбыз, Фәдис туган... Ундүрт яшендә һәлак булып калды...
– Нәрсә сөйлисез сез?!!
– Их, үткәннәрне үзгәртеп булса икән?! Без аның белән бәләкәеннән бергә шахмат уйный идек. Дәресләреннән соң түгәрәккә барырга чыккач, күрше йорт түбәсеннән башына боз кисәге төшеп кенә юк итте Әлфиребезне... Ак халатлылар килгәндә, соң булган... – Соңгы сүзләрен тыңлаганда, Фәдиснең күз аллары караңгыланды.
– Саклый алмадык, югалттык сабыйны, туганым... Мәгънәсез үлем корбаны булды. Фотоларын, кием-салымнарын да Сара апаң еракка җыеп китте. Үкенечләре генә калды...
Бу хәбәр Фәдиснең бөтен өметен җимерде. Ничек ашкынып, канатланып килгән иде?! Адым саен уңышлы күрешү-сөйләшүләргә сөенергә дә өлгермәгән иде! Катамановның «кеше бәхетсезлеге» дигәнен дә әле генә аңлады. Их, язмыш, ник шултикле аяусыз син? Үз канын, үз дәвамын күрергә, күтәрергә, аякка бастырырга, кеше итәргә иде бит бар уй-нияте! Җир йөзендә шушы гомер яшәп хәләл көче белән булдырган тормышының мәгънәсе калмады болай булгач... өметләре акланмады...
...Кабер өстендәге фотосурәттән... Фәдис үзе карап тора иде... Әйе, ундүрт яшендә комсомол билеты өчен төшкән фотосында нәкъ шундый иде Фәдис. Кинәт ир басып торган урында күк күкрәде, яшен яшьнәде, җир тетрәде, тирә-як караңгылыкка күмелде. Коточкыч төштән уянырга теләгәндәй җаны үрсәләнде. Күзләрен ачып карады. Һәм бу авыр кичерешләрнең өн булуын аңлап, яңак сөякләрен шыгырдатып тешләрен кысты. Кызганыч, әмма үзгәртеп була торган хәл түгел. Калтыранган куллары белән ир бизәкле рәшәткәне сыйпады. Дымлы күзләрендә ата җылысы да, ярату хисләре дә, бетмәс сагыш, хәсрәт, көенеч, үкенеч – һәммәсе дә бар иде...
Фото: sunhome.ru