(Дәвамы.)
Мансур һушына килгәндә, шәп-шәрә килеш ләүкә өстендә ята һәм теге карчык аны һаман кычкыра-кычкыра әрли-әрли, миннеккә охшаган яфраклы чыбыклар белән каезлый иде. Эссе, бөтен тәне ут булып яна. Үтереп су эчәсе килә. Ә теге кортка тәпәләвен белә. Һәм бертуктаусыз:
– Мә сиңа, мә сиңа. Шайтан алгыры нәрсә, чыгып кит моннан. Югыйсә, кыйнап үтереп, мунча миченә тыгам үзеңне. Кайдан килдең – шунда кит, – ди.
Мансурның кулы белән битен капларга чамалаганын күргәч, туктап калды. Сулы ләгәнгә карап ятканын чамалап, ләгәнне якынрак китереп куйды. Һәм ләгән эчендәге чүмечне тутырып, аңа сузды. Мансур йотлыгып чүмечкә капланды. Бер тында эчеп бетерә язды. Тончыкмас өчен туктап тын алды да тагы эчәргә тотынды. Эчеп бетерде бетерүен. Тик бераздан эче бора башлады. Ул гына җитмәгән, чәчәп-чәчәп укшып ютәлләргә тотынды. Һәм бертуктаусыз коса башлады. Ничәмә көннәр юньләп ашамаганнан эчендә косарлык бернәрсә дә булмаса да, әллә нинди кап-кара лайлалар чыгарды. Әби, ачулануыннан туктамый, аны әйләндереп корсагына каплап салып куйды. Мансур “үлемем шушыдыр инде” дип уйлап өлгерә алмады, һушын югалтты.
Кире һушына килгәндә ниндидер лайлалы нәрсә эчендә яткан кебек хис итте үзен. Чынлап та, аны яңа гына салдырылган чи тирегә төреп яткырганнар икән. Азактан гына белде моның шулай икәнен. Ә әлегә теге карчык ниндидер моңсу гына җырны тамак төбе белән җырлап аның янында утыра. Һәм бертуктаусыз тире тарттырылган яссы барабан кага. Әби, авыруның күзен ачканын күргәч, калаклап, авызына шулпа каптырырга тотынды. Шуннан соң агачтан чокып ясалган касә белән әчкелтем чәй эчерде. Мансур тагын ниндидер саташулы татлы йокыга талды. Күпме шулай дәвам иткәндер, чамалый алмады: Тик шуны гына аңлады – аңа җайлап-җайлап хәл керә башлады шикелле. Һәм ул үзенең савыга башлаганын тойды.
Берәр айдан ул инде таякка таянып булса да ишек алдына чыгып, йорт тирәли йөри алыр хәлгә килде. Тагы бер атна-ун көннән таягын ташлап, ышанычлы адымнар белән йөрерлек булды. Һәм шунда гына бу урта яшьләрне күптән үткән булса да, әле хатын-кыз дәртен җуймаган йорт хуҗасы һәм картаеп инде бөтенләй кәкрәеп каткан шаман кортканың икәүләп үзен дәвалаганнарын аңлады.
Ташландык кебек булса да бу бик матур елга буена урнашкан хәлле генә хакас авылы булып чыкты. Карчык аны икенче җәйгә чаклы калырга үгетләсә дә Мансур өенә, туган якларына кайтырга ашыкты. Кайтам дип бик нык үрсәләнгәч, хуҗабикә аның аяк очына инде бөтенләй югалган дип уйлаган биштәрен китереп куйды. Акчалар ничек төреп салынган булса шулай яталар. Мансур җиңел сулап куйды. Болай булгач, кайтып җитәргә була. Бу акчаларны тугыз ел буена тиенен-тиенгә өстәп җыйды бит ул. Зекларга әле тегесен, әле монысын сатты. Үзе, туры килгәндә төрмәдә утыручыларның акчаларын саклады. Шуның өчен аның үзенә дә матур гына өлеш чыгардылар.
Капчыктагы бар акчаларны өстәлгә бушатты да үзенә юлга җитәрлеген чамалап кире капчыкка тыкты. Менә хуҗабикә килеп керде. Өстәлдә яткан берничә төргәк акчага күз кырые белән генә карап алды да Мансурның алдына дару тутырылган шешә һәм бер банка утыртты. Төрле-төрле үлән тамырларын кулына тоттырып, аңлатырга кереште. Мансур, хуҗабикәне бүлдереп:
– Монысы сезгә, мине аякка бастырган өчен, – дип акчаларны хатынга таба этәрде.
Хатын бик катгый гына:
– Юк, кирәкми, – диде, һәм бераз сүзсез торгач, дәвам итеп: – Бик теләсәгез, утын сатып алып китерегез һәм сезне дәваларга дип суелган бозау урынына берәр бозау алып бирсәгез, яхшы булыр, – дип, борылып чыгып китте.
Икенче көнне Мансур күрше авылдан бер башмак сатып алып кайтты, утынны да китереп ташладылар. Шунан бер хакас ирен печән чабарга яллады.
Шаман карчык, саубуллашканда Мансурның башыннан сыпырып:
– Авырый башласаң, аяктан егылганыңны көтмә, кил, – диде
Мансур, үз юлында әкият карчыкларыдай пәйда булган бу изгелекле хатын белән карчыкка зур рәхмәтләр укып, юлга чыкты. Аны авылы, төшләренә кереп йөдәткән туган оясы көтә иде алда!
III
Тимер юл вокзалында бөтенләй аптырашта калды. Һич аңламассың, бу перестройка дигән нәрсәләре чынлап та шушылай була микәнни? Ул әйтерсең лә әллә нинди чит ил буйлап сәяхәткә чыккан. Бернәрсә аңларлык түгел. Шулай аптырый-аптырый һәм һичнәрсә аңламый көчкә авылларына кайтып җитте. Күп кенә яңа-яңа өйләр калкып чыккан. Шулай булуына карамастан, ниндидер шомлы тынлык. Элекке шау-гөр килеп эшләгән гараж, мастерскойлар алдында берничә бозау белән бер көтү кәҗәләр генә ята. Ул тәүдә читтән генә авылны күзәтте. Әнә Рәис абзыйларының йорты. Элек анда капка төбендә гомер бакые җигүле ат булыр иде. Чөнки абзый Мансур белә-белгәннән бирле колхозның сыерларын көтте. Нурулла абзыйның капка төбендәге “Беларусь” тракторы да юк. Һәм ул, шундый уйлар белән, күзенә күренгән йортларны барлап, бераз читсенеп карап торды-торды да, кепкасын батырыбрак киеп, үзләренең бәрәңге бакчаларына таба юл алды.
Ихата шактый тузган. Койма баганалары кыйшаеп, кәртәләре сынып, салынып төшкән. Бәрәңге бакчасы да яртылаш чәчелмәгән. Чәчелгәнен чүп басып киткән. Ярты ягына үлән чәчкәннәр икән. Аны чабып, чүмәләгә өйгән булганнар. Тик чүмәләләре, яртылаш авып, җиргә чүккән. Мансурның, бу хәлләрне күреп, йөрәге сыкранып куйды. Абзар артында әллә кайчангы, өстенә үләннәр үсеп беткән тирес таралып ята. Абзарның кыегы бер яктан янтаеп, эчкә бүселгән. Ихатаны кычыткан белән әрекмән басып беткән.
Мансурны шомлы уйлар уратып алды. Тик ул, ямьсез уйларны уйламаска тырышып, болдырга килеп утырды. Һәм үзенең монда соңгы тапкыр кайчанрак утырганын хәтерләргә тырышып караса да, исенә төшерә алмады. Кичке аштан соң, әтисе шушында утырып, тәмәке тартыр иде. Мансур да аның янына елышып, сөйләшергә керешер иде. Әнисенең бәләкәйдән үк “улым, берүк тәмәке тарта күрмә. Әнә әтиең һаман ташлый алмый. Җитмәсә, төннәрен туктаусыз ютәлләп чыга,” – диюеннәнме, тәмәке белән яшьтән үк мавыкмады. Яратмады ул тәмәке исен. Шуңа авызына да алмады. Менә әле бәләкәй чагында әтисе белән икәү утырган бусагада утырганда ни гаҗәп, аның бик нык итеп тәмәке тартасы килеп китте. Элек ишек төбендә төрле-төрле аяк киемнәре торса, әле бер иске галоштан башка бер аяк киеме дә күренми.
Аягындагы ботинкасын салып, тирән итеп тын алды да, ишекне ачып эчкә үтте. Сак кына ишекне шакыды. Эчтән җавап бирүче булмады. Һәм ул, үзләренең йорт ишеген, чит ишек кебек итеп ачып, алга үтте. Өй хуҗасы булып сул якта утырган зур мич яргаланып бер якка кыйшайган. Аның кырында газ плитәсе белән тагы нәрсәдер. Мансур “шушы буладыр инде газ миче дигән нәрсә”, дип уйлап алды. Һәм ялгышмады.
Өйдән карт кешеләр өендә генә була торган ис килеп тора. Бу исне ул һич ялгышмый таный. Чөнки Нурзиләсенең картәниләренең өендә шундый ис булыр иде. Мансур тамагына килеп утырган төенне йотып җибәрергә тырышып караса да, булдыра алмады һәм тамагын каты гына кырып куйды да бөтенләй чит тавыш белән:
– Кайсыларыгыз өйдә? – дип, көчкә әйтә алды. Үз тавышын үзе танымады. Кулындагы юл сумкасын куеп, алгы якка үтәргә чамалаган иде, аннан:
– Рәис, Рәис, дим. Син кердең мәллә? Үт болай, – дигән зәгыйфь кенә тавыштан сискәнеп, куркып китте. Әнисенең тавышы! Түр якка шым гына үтте. Сиземләве дөрес булган икән, бөтенләй танымаслык булып картайган әнисе караватта ята. Мансурның аяклары атламас булып катып калды. Ни дип дәшәргә дә белмәде. Шунда әнисе:
– Якынрак кил. Син кем буласың? Кая, күрим әле, – дип, Мансурны фани дөньяга кайтарды. Мансур дәшми генә килеп, әнисенең сузылган кулын иелеп битенә терәде дә:
– Это я тв… – диде дә вакытында туктап калды. Татарчаны онытып бетерә язган түгелме соң? Һәм ул үзен төзәтеп, тизрәк:
– Әни, бу мин, Мансур улың, – дип, әнисен юрган өстеннән кочаклап алды.
Әнисе, Мансурны шунда ук танып, икенче кулы белән аның чәчләреннән сыпырып:
– Бигрәк нык картайгансың, улым. Шулай озак йөриләр димени? Әтиең мәрхүм, исән булса, ныклап ачуланыр иде үзеңне. Нигә шулай киттең дә югалдың? Әтиең сине көтте, и көтте. Кайгысына түзмәде, мәрхүм. И-и, балам, ичмаса безне жәлләр идең, – дип, күзеннән эркелеп яшьләре бәреп чыкты. Мансур, бала чагындагы кебек, иркенләп елады. Берчә әнисенең шушындый хәлдә ятуы бик кызганыч иде аңа. Икенчедән, ниһаять, туып-үскән йортына кайтып егыла алды. Әни-әтисе белән, туганнары белән, бөтенләй икенче төрлерәк очрашырмын диеп күз алдына китергән иде дә. Ә менә бит ничек килеп чыкты. Ниһаять, Мансур, елаудан калтырануын басарга тырышып, яшь аралаш:
– Апа кайда? Энекәш Венер кайда? – дип, үзенең татарча сөйләшкәндәге тавышын тыңлый-тыңлый һәм татарча сүзләрнең ничек моңлы яңгыраганына аптырап, берьюлы әллә ничә сорау биреп ташлады.
– Апаң ни, шул Салават шәһәрендә инде. Аның да хәле бик шәптән түгел. Үзләренә алып китәм дигән иде дә, мин ризалашмадым. Фатирлары бигрәк бәләкәй бит. Кеше өстенә кеше, җитмәсә, быел кыш операция ясатты.
Шунда әби, сүзен икенчегә борып, тагы улының хәлләрен сорашырга тотынды.
– Бик йончыгансың шикелле? Чәчләрең дә агарып беткән. Авырыйсың мәллә, балам?
– Әзрәк булды инде, әни, хәзер терелдем. Терелдем мин, терелдем. Бүтән авырмаска исәп. Энекәш кайда? Исәндер бит? – диюенә әнисе бертын дәшми торды.
– Исәнлеккә исән дә ул…
– Соң? Берәр нәрсә булдымы? Әллә аны да… – дип, туктап калды. Чак авызыннан минем кебек төрмәгә утырттылармы? – дип әйтеп ташламады.
– Сөйләмә инде, улым. Эчә. Ни миңа тынгы юк, ни гаиләсенә яшәргә ирек бирми.
– Әле ул кайда соң?
– Эчеп ятадыр инде, кайда булсын. Пенсия алуга килеп җитәр әле, – дип, моңсу гына әйтеп куйды.
Мансурның туган нигезенә кайтуы шулай ничектер бик күңелсез башланды. Шулай да әнисе белән елашып, сөйләшеп күңелен бушаткач, берни тиклем җиңелрәк булып китте. Алдагы көннәрне кайсылай яшәп алып китәргә икән дип уйлый-уйлый, торып басты.
Әнисе:
– Улым, чыгып китмә, әзрәк күргәндәй булыйм. Тәүдәрәк, әллә төш микән дип, ышанмый тордым, – диде.
– Юк, әни, беркайда да китәргә җыенмыйм. Торам әле күңелем булганчы. Сине карыйм. Менә хәзер үзеңә чәй куеп эчерәм, – дип, бәләкәй якка чыкты. Үзе дә ачыккан, аннан да бигрәк авыл чәен сагынган иде. Күпме еллар хыялланды бер рәхәтләнеп сөтләп, каймаклап мәтрүшкәле чәй эчәргә. Менә хәзер шул ниятләрен тормышка ашырырга уйлап, эшне нидән башларга икән дип, икеләнеп калды. Шырпы салынган консерв калае да шул ук. Һәм андагы шырпы да урынында ята. Элек чәйгә дигән су сала торган бак буш булып чыкты. Ихатага чыгып кое янына килде. Тик коеның чиләге алынган икән. Чылбыры урынына да ниндидер бау гына такканнар. Кире ишек алдына кереп, бер буш чиләкне алып чыгып, бауга эләктерде. Тугызынчы сыйныфны бетергән елны әтисе белән икәү казыганнар иде коены. Аның да буралары искереп бара икән. Шуларны уйлап, коедан су алып, туйганчы су эчте. Су элеккечә салкын һәм эчеп туйгысыз тәмле иде.
Менә чәй дә кайнап чыкты чыгуын, тик почмакта торган суыткыч кына бөтенләй буш икән. Анда бер банка ачыган сөт белән бер түтәрәм кибет мае гына ята. Ни каймак, ни башка ризык күренмәде. Шулай да шкафтан чәй алып, бәләкәй чәйнектә пешерде. Мәтрүшкә юк. Шул ук шкафтан чиста чүпрәккә төрелгән, искерә башлаган ярты ипине алып өстәлгә куйды. Өстәлдә шикәр һәм ярты банка бал бар алай. Майны ачып тәмләп карады. Бозылмаган әле, ашарлык. Ярый әле юлда, ачыкканда капкаларга булыр дип, печенье-прәннек алган иде. Шуларны алырга сумкасын ачса, теге хакас хатыны биреп җибәргән даруларны күреп, өстәлгә тезеп куйды. Миңа ярдәм иткәнне әнигә файдасы тими калмас дип, бер банканы ачты да андагы майлы даруны чәйгә ике борчак зурлык кына салып әнисе янына килде.
– Әни, кайнар гына чәй эчеп ал. Тамагың кипкәндер?
– И..и улым, әле генә “чәй әзерлә” дип әйтергә тора идем. Бик әйбәт булды, тамагым да кипкән иде, – дип моңсу гына елмаеп куйды ул.
Әнисе теге печеньеларны чәендә җебетә-җебетә, яткан урыныннан бераз калкына биреп кенә чәен эчте. Бал белән маеннан да авыз итте. Кайчандыр бәләкәй чагында бик каты суык тидереп авырып киткәч, әнисе Мансурны шулай үлән чәйләре эчереп төннәр буе күзен дә йоммый карап чыга торган иде. Табан асларына, муеннарына кәрәчин сөртеп, кайнаган сөткә сары май, бал һәм борыч салып эчерер иде.
Теге шаманның сүзләре исенә төшеп, тагы бер гаҗәпләнеп куйды. Кортка бер күчтәнәчен “бусы әниеңә, миннән күчтәнәч, ал, ал”, – дип көчләп дигәндәй биштәренә тыкты бит. Һәм: “фасоль борчагыннан да күп бирмә. Чәй белән эчер. Хәзер шәбәеп китәрсез. Күк алласы Тәңре шулай куша”, – дип, башыннан сыпырды. Шулчакны ул, минем әти-әниләр күптән мәрхүм бит инде, дип уйлап куйган иде. Тик бу турыда теге корткага гына әйтмәде. Әмма карчык, аның уен ишеткән кебек: “Әниең исән, улым. Ул синең кайтканны көтә”, – дип куйды. Ә бит кортка дөрес чамалаган.
Мансур, әнисенең ашыгып-ашыгып ашаганын күреп, эчтән генә, “әни, күрәсең, күптән ашамаган”, дип уйлап сыкранды. Турыдан гына сорарга базнат итмичә:
– Кайсы җирең авырта, әни? Күптән авырыйсыңмы? – диде.
– Аяктан язганыма бер ярты ел була инде, улым. Алай ныклап кына авырткан җирем юк та ул. Тик нишләптер хәлем юк. Картлык чиредер инде, – дип җаваплады. Күрәсең, даруны сизеп: – Чәең бик тәмле булды, улым, ләкин балык тәме килә. Шулай булса да эчтем инде, – дип, көлемсерәп куйды. Мансур күзенә килеп төелгән яшен күрсәтмәскә була, иелеп, әнисенең өстенә ябылган юрганны рәтләп куйды һәм:
– Аллаһы боерса, аякка басарсың, әни. Менәмен дигән итеп яшәп алып китәрбез әле, – дип елмайды.
Мансур иң башта идәнне юып чыгарды. Аннан әрекмән-кычытканнарны чабып, йорт тирәсен тәртипкә кертте. Өйдән барча кием-салым, палас-юрганнарны чыгарып, бәләкәй бакча киртәсенә җилләргә элде. Шуннан мунча да ягып җибәрде. Мунча элекке мунча түгел, яңаны салганнар икән, әле яңа каезлаган агач исләрен дә югалтмаган. Мунча өлгергәнче дип, Мансур миннек тә әзерләп алып кайтты.
Менә мунча да өлгерде. Хәзер әнисен юындырырга берәр хатын-кыз табарга кирәк иде. Урам аша гына торган Зөфәрләрнең өйләрендә йозак булып чыкты. Өске як күршеләренә керәсе килмәде. Чөнки әнисе гайбәтче шома Зәкияне яратмый. Тирә-якта күрше дә калмаган булып чыкты. Барсы да әби-бабайларга әйләнеп беткәннәр. Тәүдә Мансурны күбесе танымады да. Хәл-әхвәл сорашкач, барысы да милициядән дә болайрак сорау ала башлагач, әйе, юк һәм шулай шул, шулайрак дигән җаваплар белән генә чикләнеп, чыгып китү ягын карады. Җиңги тиешле Фәһимә апасы аның үтенечен екмады:
– Барам, кайнеш, барам. Үзем дә юынып чыгармын. Мунча ягарга иренеп тора идем, бик әйбәт булды әле. И, рәхмәт яугыры. Үзең, туганым, исән-имин генә йөреп кайттыңмы? Кайларда шулай озак йөредең? Сине бит эзсез-хәбәрсез югалган дип тә сөйләп бетте халык. Себердә эшләдеңме, әллә булмаса чит илдә йөреп кайттыңмы?
Мансурның “әйбәт, бик әйбәт” дигән бертөрле генә җавабын ишетеп, башкача сорау биреп тормады.
– Бар, кайтып миннекне пешерә тор. Хәзер барып җитәм, – дип әзерләнеп калды.
Басыйр, җиңгәсеннән чыккач, туп-туры кибеткә юнәлде. Авылда алар күбәеп киткән икән. Берсенә кереп күмәч-кәнфит, кайнатмалар, токмач, көнбагыш мае алды. Сатучы янында гайбәт сатып торган хатыннардан кемнән сөт-каймак алырга була дип белеште. Хатыннар һич тартынмый, аны баштан-аяк карый-карый, үзенә әллә ничәмә сораулар яудырырга өлгереп, Зөһрәгә керергә куштылар. Ул районга сөт сатарга йөри икән.
Кайтып озак та тормады, Фәһимә апасы килеп тә җитте. Мансур әнисен үзе күтәреп мунчага алып барды. Ярты сәгатьтән мунчага барып хәлләрен белешеп килде. Күршесе тагы бер кырык-илле минуттан гына килергә кушты.
Әниләре мунчадан кайтуга бәрәңге пешереп кыстыбый кысарга уйлады. Тик он савытындагы он бик иске, ахры, дип шикләнеп, тагы кибеткә йөгерде. Тыны бетеп барып керсә, андагы ике-өч хатын аны сөйләп торалар икән. Әзрәк он, балык, ит консервлары алып, шәп-шәп атлап кайтырга уйлаган иде дә, алай атларга хәле калмаган булып чыкты. Җай гына атлап кайтырга туры килде.
Мансурның авыл урамыннан кайтып килгәнен тәрәзәдән, капкадан, хәтта койма башларыннан үрелеп карап калучылар да булды. Авылдагы гадәт буенча, ул кайсысы белән баш кагып, якынрак торганнары белән кычкырып сәламләште. Үзе күп кенә олы абзый-апаларны танып торса да, күпләр аны танымадылар. Очраган яшьләрнең инде берсен дә танымады. Шулай да барсы белән дә исәнләшсә дә, яшьләрнең күбесе сәерсенеп карап кына үттеләр, йә булмаса ул башлап исәнләшкәнгә генә ирексездән сәлам бирделәр. Авыл үзгәргән икән. Яшьләр исәнләшә белмиләр икән.
Өстәлгә барча ризыкларны утыртып табын әзерләде дә тагы мунчага ашыкты. Мунчачылар киенеп булашалар иде. Тагы әнисен күтәреп алып кайтты. Әнисе бөтенләй ябыгып, бала кебек кенә булып калган, шуңа да Мансурга әлләни кыенлык тудырмады. Кайткач, утыртып әнисен сыйларга уйлаган иде дә, әнисе каршы төшеп:
– Юк, улым, юк, өстәл артында утырып торырга хәлем дә, рәтем дә калмады. Рәхмәт инде Фәһимә киленгә, бик яхшы итеп, кат-кат юындырды. Күптән болай рәхәтләнеп мунча кергәнем юк иде. Сиңа рәхмәтемнең иң зурысы, балам, миннегең дә бик шәп булып калды, – дип рәхмәтләр укыды.
Мансур аның яткан урын-җирләрен җилләтәсен җилләтеп, алыштырасын алыштырып куйган иде. Тик түшәк өстенә җәя торган җәймәләр берәү генә булып, ул бик искергән икән, бүтән төрлесен тапмады.
Менә Фәһимә җиңгәсе дә мунчадан кайтты. Рәхәтләнеп җиңгәсе белән кара-каршы утырып чәй эчәргә уйлаган иде дә, тегесе әллә нәрсәләр сөйләп ташлады, чәй кайгысы калмады. Берьюлы кирәкмәс иде дә бит, нишлисең инде. Хатын-кыз шул, барысын да уйлап ук бетермәде. Күчтәнәчләрне тәмләп, кайнар чәйне эчә-эчә иң тәүдә әйткән хәбәре шул булды:
– Минем Җәүдәт белән бер айда мәрхүм булды Нурзияң.
Мансур, хатынының исемен ишетеп, дертләп китте. Җиңгәсе мавыгып сүзен дәвам итте:
– Аны ишеткәнсеңдер инде? Минеке бик озак авырды. Бармаган җир, күрсәтмәгән врач калмады. Әбиләргә дә йөрттек. Алып калып булмады. Дүрт ел карадым. Түшәктә ятса да, иптәш иде. Менә хәзер берүзем генә калдым. Балалар әллә кайчан үсеп, таралып беттеләр. Ул яктан кайгы юк, атна саен булмаса да, аена бер кайтып торалар. Ә менә Нурзияң әйбәт хатын иде, басынкы, аннан да бигрәк, үзе авырып киткәнче әниеңне “өф” итеп карады. Ун-унбиш көнгә бер кайтып, юындырып, өйләрне тәртипкә китереп, җыештырып торды.
Мансур түзмәде:
– Ә кызым?
– Кызың ни, укуын ташлап, кайдадыр чыгып киткән, диделәр. Калганын әниең белә, аңардан сорарсың.
Мансур кызы һәм Нурзиясе турында шундый хәбәрләр ишетеп аптырашта калды. Аңа бит хатыны “кызың да, әти-әниләрең дә мәрхүм булдылар дип язган иде түгелме соң? Шулай шул. Болай булгач, хатны икенче кеше язган булып чыга.
Фәһимә сүзен дәвам итеп:
– Ә болардан фәтүә юк, – дип, урамның теге як очына күрсәтте. Мансур кемнәр турында сүз барганын чамаламаса да сорап тормады. Фәһимә үзе үк ачыклык кертеп: – Венерны әйтәм инде, шул юньсезләрне. Ни тегесендә, ни монысында иман юк. Хатыны белән бергә эчеп яталар. Ярар, шушында туктыйм. Калганын үзең күрерсең дә, үзең ишетерсең әле. Әзрәк әниең кырында торасыңдыр бит? Үзеңә карап торам да, бер дә ял йортында йөргәнгә охшамагансың. Йөргән урыннарың бик әйбәттән булмаган, ахры. Син, кайнеш, үпкәләмә. Мин, туры утырып, кыек сөйләргә яратмыйм, теге, кем әйтмешли. Әйтсәм, дөресен әйтәм дә куям. Туры әйткән – туганына ярамаган дигән диюен. Бетеренгәнсең. Прәме карап торырга кызганыч. Валлаһи, капкадан килеп кергәч, танымадым сине. Вакыт жәлләмәгән үзеңне, нык биргәләгән. Шулаймы? Дөресен сөйлимме? – дип, кайнешенә карашы белән кадалса да, Мансур:
– Төрлесе булды инде. Ә иң дөресе – авырдым мин. Таулардагы бер шаман булмаса, үлә идем, – дип котылды.
– Булды, булды, кайнеш, аңладым, башкача бәгырь-бавырыңа кадалмыйм. Мунчаң өчен рәхмәт. Үзең килеп, аркамны чабарсың дип көткән идем дә, башыңа барып җитмәде, ахры, – дип, монысын инде ярым пышылдап, хихылдап, кайтырга кузгалды.
Мансур җиңгәсенә тишәрдәй итеп карап алды. Җиңгәсе:
– Ай Алла! Ул кадәр усал карама! – дисә дә, урындыктан торганда халатының аскы ике каптырмасы ычкындырылган булып чыкты. Кай арада өлгергән? Тулышып торган юан ботлары теләсә нинди ирләрне кызыктырырлык икән әле.
Мансур да төрмә университетын бетергән кеше. Кем генә булуына карамастан, ул һәркемне, көненә йөз күргән булса да, гадәте буенча энә күзеннән үткәрер иде. Кешенең нинди күлмәк-ыштан киюен генә түгел, киеме нинди җөй белән тегелгәненә чаклы һәм сәдәфләренең ничәү, нинди төстә һәм нинди җеп белән тегелеп, тагы да сәдәфе ничә тишекле булып, сәдәфнең киемгә ничек итеп тагылганына чаклы игътибарлы булырга өйрәнеп беткән. Дүрт тишекле сәдәфне дә киемгә унбер төрле итеп тагып була. Чөнки камерада утырганда шундый уен бар иде: тәүге тапкыр кергән кешенең нинди үзенчәлекле яклары бар? Теге ун аерма яки ун охшашлык тап дигәндәге кебек. Кергән кешене ярышучылар алдында бер минуттан да артык тотмыйлар. Шул арада кем күпме билгене хәтерендә калдыра. Битендәге миңнәрен генә түгел, сипкелләренең урыннарына чаклы да, ботинкасы нинди җеп белән тегелеп, тырнаклары ни рәвешле икәненә кадәр хәтердә калдырып сөйләп бирергә кирәк. Ничек сөйләшә, ничек тын ала, күзләре ничек? Менә, ичмаса, уен, һәм ул уен, кәрт һәм шахмат уеннары кебек үк, кызыклы һәм мавыктыргыч. Аны да акчага уйныйлар. Бик оста һәм хәтере әйбәт булганнар гына җиңеп чыга. Алай гына да түгел, атна, ай үткәч тә һәрнәрсәне энәсеннән җебенә чаклы хәтерендә тоткан зеклар бар иде Мансурның дуслары арасында. Шуңа да халатның каптырмаларын җиңгәсе үзе ычкындырганны шунда ук чамалады.
Фәһимә итәген җыя-җыя, мунча өчен тагы да рәхмәтләр әйтеп, елмая-көлә саубуллашып чыгып китте.
Мансурның гына уйлары кар бураннары кебек әле тузылып, әле бертуктаусыз бер урында өерелештеләр.
Фәһимә түти тышкы ишектән чыкканда ярым пышылдап:
– Уран рудасы чыгарган урында булмагансыңдыр бит? – дип куйды.
– Аллага шөкер, анда булмадым, – диде Фәһимә җиңгәсеннән котылып булмаячагын аңлап, һәм, аңа охшатырга тырышып, пышылдады: – Үтә дә яшерен институтта, Америка спутникларына каршы ясалган лазер җайланма- установкаларын шахталарга урнаштырдык. Шуңа да кайтып булмады. Егерме биш елга ризалашып имза куйган идем. Авырып киткәч кенә чыгардылар. Югыйсә, тагы сигез елым калды. Син, җиңгә, сөйләнеп йөрмә. Сиңа гына әйтәм. – Һәм үз җавабыннан канәгать булып, елмаеп җибәрде. Елмайганын җиңгәсе күрмәде. Чөнки ул киеп килгән галошының әле тузанын каккан булып, әле эчендәге табанчасын әйбәтләп, түм-түгрәк арт як алмаларын биетеп туңкайган иде. Чолан ишегеннән кергән, баюга якынлашкан кояш нурлары, Фәһимәнең халаты аша үтеп, аны бөтенләй шәрә итеп күрсәттеләр. Чөнки халат эчендә башка киеме юк иде. Башка вакыт булса, Мансур түзмәс, җиңгәсенең арт алмасына яратып кына сугып алырга да күп сорап тормас иде. Тик бүген түгел. Аның тизрәк берүзе каласы килде. Шулай да ничәмә еллардан соң хатын-кыз белән капма-каршы утырып чәй эчүе беренче тапкыр. Һәм ул үзенең кайчан азаккы тапкыр хатын-кыз белән булганын исенә төшерде.
(Дәвамы бар.)