* * *
Лилия сентябрь аенда медицина тикшерүе үтәргә дәваханәгә баргач, йөклелекнең дүртенче аенда булуын белде.
– Оятлы иттең! Битсез! Кеше күзенә ни хәл карарбыз? Хурлыгы ни тора!? Табасың икән – өемә аяк басма! – Әнисенең беренче дә, соңгы да сүзе шул булды.
– Ни сөйлисең, әни? Кайтмый кая барыйм? – Яшьләренә буылган кыз, газиз кешесенә тилмереп карады.
– Кая барырыңны алдан уйларга кирәк иде! – Зәһәрлеге йөзенә чыккан Зәкия җен алыштыргандай ажгыруын белде. Аяк астында уралган мәчене ачу белән тибеп җибәрде, анысы чыелдап диван астына кереп посты.
– Ана кеше ризалыгын узып яшәргәме исәбең, оятсыз! Игелек күрермен дисеңме? Күрерсең, бар! Ана фатихасын узарга хакы юклыгын аңлаган Лилия, сүз әйтә алмый бик озак башын иеп утырды... Аның каравы, әтисе бөтенләй каршы фикер әйтте:
– Балам! Мин сине сарык карап та урамга чыгарып ташламадым, үстердем. Үз сөягем артык булмас. Читләргә калдырма сабыйны. Риза түгелмен!
– Ул чагында икегезгә дә өйдә урын калмаячак! – Зәкия Талибына да агуын кызганмады. Ике ут арасында бөтерелгән Лилия, әнисенә авылдашы, Фәдис абыйсы белән генә булуы хакында серен чишеп, бишенче аенда калада яшәүче бертуган апасы Рәйлә янына китте. «Яраткан идем Фәдис абыйны. Бәхетле булу турында хыялланган идем. Килеп чыкмады. Әллә Фәдис абыйга хат язып карыйм микән? Юк, килешмәс. Танымас. Минем кебекләр аздырмы аның юлында? Барыбер минеке булмый бит инде. Ул бит – гаиләле ир. Ялгыштым, бик нык ялгыштым...»
Башта ук табибка уйларын уртаклашкан, хәлләрен сөйләгән иде булачак ана. Табиб хәлле кешеләрнең уллыкка бала алырга әзерләнүләрен әйтте. Андый уе булган яшь анага тәҗрибәле ак халатлы сабыен соңыннан сагынып, юксынып зарыкмас өчен күкрәк сөтен имезмәскә киңәш итте. Лилия риза булды.
– Балам, сабыем! Рәнҗемә миңа, газизем! Ялгышым син минем. Ялгыз башым сиңа рәхәт тормыш вәгъдә итә алмам. Яхшы кешеләр кулына барасың. Бәхетле бул, наныем! Ходай шулай кушкандыр. Күрәселәребез хәерле булсын… Күрәсең, күкрәк сөтен имезмәгәнгә, тугыз ай дәвамында йөрәге астында бергә сулыш алган сабыен күтәрүе, татлы газап минутлары аша якты дөньяга тудыруы таң алдыннан күреп уянган болганчык төш кебек кенә калды күңелендә. Тормыш ләззәттән генә тормый. Яшәргә, ялгышларны төзәтергә кирәк. Төннең озын сәгатьләрендә мендәренә капланып яшь түккәндә, тәрәзәдән тулы айга карап, ялгышлыгын танып, Аллаһының үзен кичерүен, үзе лаек бәхетне бүләк итүен сорады яшь хатын. Моның өчен үзеңне эшкә багышларга кирәк иде. Эшләп үскән авыл баласы ике дә уйламады, заводка килде. Торактан бүлмә дә алгач, күңеле үсеп киткәндәй булды. Ике елдан соң гына авылына кайтты. Әнисе дә элекке әнисе түгел, сәерләнгән. Аз сөйләшә. Күренеп тора, кызы алдында үзен гаепле тоя. «Их, әни, уйларыңнан кире кайтмадың, каты бәгырьлелегеңне күрсәттең... Синең сүзләреңне тыңлап бала тикле баламны чит кулларга калдырдым. Нинди зур үкенеч эшләдем. Инде кулга алып сөярлек балам булыр иде...» Шулвакыт Лилиянең үзәген өзеп күкрәкләре сызлап куйды. Күкрәк сызлавы гына түгел, җан сызлавы иде бу...
Әтисе бөтенләй суынган, юньләп сөйләшми дә. Әтисе дә, әнисе дә, әллә баланың күңел яраларын яңартмыйбыз дип, Лилиянең үзе сөйләгәннәргә өстәп сабый турында берни дә сорашмадылар. Авылда өч көн генә булды, яшьлеге белән хушлашкан күл буйларын әйләнде Лилия. Ә күл буйлары үзгәргән иде. Лилиянең кылган гөнаһына шаһит булган пар имәннең берсен давыл аударган, көз үз хокукына кергән – агачларга сагыш төсе йөгергән. Күлдә йөзгән кыр үрдәкләре дә чит күрде, ахры, үзен, якынаю белән пырхылдап очып күтәрелделәр. Күңелсез, котсыз иде күл буе. Һәм ул биредә үзен чит кеше итеп тойды. Гөнаһлы ул синең алда, Ялан күле! Бала тикле баласын чит җирләрдә калдырды. Йөрәк астында яралып, тугыз ай дәвамында бергә сулыш алган газизенә кул селтәде... Монда башкача кала алмый иде ул. Авыр иде аңа. Авыр иде... Кайтуына өченче көн дигәндә, кабат шәһәренә юл алды. «Башкача монда кайтмыйм. Кичер мине, Ялан күле...»
Озын юл үзен язмышы белән очраштырды. «Икарус» автобусында янәшәсендә утырган ирне күргәч кычкырып җибәрүдән чак тыелып калды Лилия. Койган да куйган авылдашы Фәдис! Охшаса да охшар икән кеше!
Мансур – Кырым татары. Лилиядән шактый яшькә олы. Сөйләшеп киттеләр. Хатын, ачылып китеп, үткәннәрен түкми-чәчми сөйләде, күңеле бушап, җиңеләеп калды.
– Сылуым, син миңа бик ошадың. Күңелең керсез синең. Мин дә шушы яшемә җиткәнче күп тапкырлар хыянәт белән очрашкан ялгыз ир. Йөрәгеңдә миңа урын булса, язмышымны зур теләк белән сиңа бәйләр идем… – Кара мыеклы Мансур, Лилияне ипле генә кочагына алып, маңгаеннан үпте…
Ике ялгыз бергә кушылып яңа гаилә учагын тергезде. Лилиясенә «матурым», «сөеклем» дип кенә дәшкән ир, хәлле, акыллы адәм булып чыкты. Ышанычлы кешесеннән хатын бер-бер артлы яралган биш сабыена сөенеп гомер бирде.
Җитеш тормыш корган, хатын кадерен белеп яшәгән гаилә башлыгы сөеклесенең сагышын сизми каламы соң инде? Сизде, аңлады Лилиясенең кичерешләрен. Һәм уйларын укыгандай, беркөнне тәкъдимен әйтте:
– Лилиям-матурым, барыйк ул дәваханәгә, юллыйк, алып кайтыйк сабыйны. Артык тамак булмас. Балаларыбызга олы абый булыр...
Күптән шул хакта хыялланган, иренә сүз башларга йөрәге җитми торган Лилиянең күзләрендә бәхет очкыннары кабынды, ә үзе сөенечтән яшьләнгән күзләрен тизрәк читкә алырга тырышты.
Билгеләнгән көнне ир белән хатын таныш адрес буенча дәваханәгә барды. Юллары гына уңмады.
– Сез нәрсә? Врачлык сере дигән төшенчә бар бит. Менә бу документка кул куйганда нәрсә уйладыгыз? – диде сабыйның язмышын хәл иткән документларны каршыларында селкеп табиб. Ныкышу да, хатынның өзгәләнеп елавы да файда бирмәде. Табиб Мансур белән Лилиянең күңеленә аз гына булса да юаныч өстәрлек сүзләрен кабатлады:
– Бала ышанычлы кешеләрдә. Җитеш тормышта, бер төрле мохтаҗлык та кичерми үсә...
Фото: notarius-nn.ru