Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
26 август 2022, 08:50

Аида ХӘЙРТДИНОВА. Куш имән. Хикәя (2)

Кызның балага узуына гарантия юк. Чөнки Фәдис әти була алмый.

Аида ХӘЙРТДИНОВА. Куш имән. Хикәя (2)
Аида ХӘЙРТДИНОВА. Куш имән. Хикәя (2)

* * *

Лилия – Талип белән Зәкиянең икенче кызы. Мәктәптә ярыйсы гына билгеләргә өлгәшкән сылу, үсмер елларыннан клубта күрсәтелгән һинд киноларындагы матур мәхәббәт сюжетларын карап туя алмый, күңеленнән татлы хыялларга бирелеп, кичерешләрен йөрәгенең иң яшерен өлешенә салып яшәргә өйрәнде. Ә теге өч бертуган егет турындагы киноны тугыз тапкыр карады. Халык аз яшәгән, яшьләр аз булган бәләкәй авылда кызга аралашу да чикле булганлыктан, эчке кичерешләренә аваздаш тойгыларны шул һинд киноларыннан таба иде. Күрсәтсәләр, бер үк фильмны туксан тугыз тапкыр карарга да риза булган, шундагы кара мыеклы егеткә бар йөрәге белән гашыйк Лилия кебекләрнең күңелен кем аңлый инде? Ә мыеклы егет елмайганда… киң экраннан зәңгәр күзләрен тутырып, әйтерсең лә, гел Лилиягә карый! Кыз, хыялында кара мыекны янәшәсендә тоеп яшәде: сөйгәне белән җитәкләшеп аллы-гөлле чәчәкләр арасыннан куышып барып егылганда… Лилия кинодагы бәхетле озын толымлы кыз урынында үзен Ялан күле буенда кебек хис итте, шул тойгы-кичерешләрдән үзендә яшәү көче артуын тойды. Алай да булмас иде, бәлки, кызның авылда тиңдәшләре юк. Классларында күрше Рамил белән икәүләр иде, унбиш яшендә ул да язгы ташкында суга батып һәлак булды... Мәхәббәтнең ләззәтенә  читтән торып иләсләнеп, ике җенес кешесе арасындагы идеаль мөнәсәбәтне бер булмаса бер татырга хыялланып, күбрәк үзүзенә бикләнеп яшәгән кыз ул Лилия.

…Урта белем алганнан соң кыз әнисе янына фермага савучы булып килде. Унтугызынчы яшенә чыккан елның май аенда булды ул хәл. Җәйләүдә көннәрдән бер көнне кичке савым тәмамланыр алдыннан савучылар авылның миллионеры кайтуын сөйләнеп алдылар. Туган авылына җәй көннәрендә генә кайткалаган эшкуар Фәдисне күптән авылдашлары миллионер дип йөртә. Лилиянең дә читтән күзәтеп йөргәне бар: «Матур кеше Фәдис абый. Ирең шундый кеше булса икән... Их, шул кеше мине яратса..» Үсмерлек чорын үтеп барган кыз, чиләкләрен чайкап урнаштырды да уйларыннан оялып елмаеп куйды. Тавыкның төшенә кергәне тары дигәндәй, кайтыр юлында нәкъ шул авылдаш абыйсы, үзеннән ун яшькә өлкән Фәдис, машинасына алды сылуны. Савучыларны йөртергә билгеләнгән «Беларусь» арбасында селкенеп кайтканчы, дүрт чакрым араны явымсыз көннәрдә җәяүләп кайтуны артык күргәнгә атларга булган иде кыз.

Төскә-башка чибәр, гәүдәгә килешле Лилия, юлчы абыйсының шаярткан һәр сүзенә ихлас елмаеп-көлеп җаваплады.

– Кем кызы буласың, сылуым?

– Талип белән Зәкиянеке! Лилия булам! – Кыз серле генә елмаерга онытмады. Ә иргә шул гына кирәк иде:

– О-о-о, Талип абыйның Лилиясе шундый булып үсеп җиткәнмени? Яратам синең кебек кызларны, – дип теле-телгә йокмый сөйләнде. – Дөнья куабыз дип яшьләрнең үсеп җиткәнен сизми дә калабыз. Пешкән җиләк кебек булып өлгергәнсең бит, сылу, ә? Авылдаш абыйсы сөйләгәннәргә ихлас көлеп җаваплады «пешкән җиләк». Юк, Лилия өчен янәшәсендә Фәдис түгел, хас та һинд киносы герое утыра иде! Зәңгәр күзләре, кара чәче, кара мыегы, хәтта өстенә кигән ак күлмәге, кара чалбары – барысы да Лилиянең күңелен яулаган геройныкы. Бәхетеннән исергән сылу ярты юлны узгач руль артындагы авылдашының уңга борылган яктагы карьер тавына ымлавын да шатланып кабул итте. Карьер буеннан аз гына өстә куе урман башлана. Урман эчендә Ялан күле! Шул күл буенда тукталды юлчылар. Сылу алдына икмәк, колбаса, коньяк һәм башка тәм-том чыгарылды. Тасма телле Фәдис, нәфесен ымсындырган сылуга назлы сүзләрен яудырды. Кыз, үз чиратында, ирнең һәр хәрәкәтенә ирек куйды. Кояш баеганда… яшьлегенә, сафлыгына нокта куелды...

Кыз балага кагылуына башта бераз шөрләбрәк куйса да, соңыннан шикле уйларыннан кайтты ир. Алай-болай булып,  гаепли-нитә калсалар, акча бар әле, җайларга булыр. Ә кызның балага узуына гарантия юк. Чөнки Фәдис әти була алмый. Бәйдән ычкынган күңел бер очрашу белән генә чикләнергә теләмәде, нәфес дигәнең ләззәтле минутларның кабатлануын сорады. Моның сере дә бар иде шул. Фәдис үз гомерендә күп хатын-кызны «тәмләде». Әмма Лилия кебеген очратканы булмады. Үзеннән төгәл ун яшькә кече кызыкай ничек татлы булып өлгергән! Кыздан сафлык, рәхәтлек бөркелә! Ул да назга, иркәләүгә мохтаҗ! Авылына ун көнгә кайткан ир, өч көннән соң да, җиде көннән соң да Лилия белән шул ук урында очрашты, бәхет диңгезендә йөзде. Бу икәүгә аңлашырга сүз дә кирәкмәде, барысын да ым-хәрәкәтләр хәл итте. Күп сөйләшеп бармаган, авылда тыйнак, акыллы кызлардан саналган Лилиядән берәү дә азгынлык юлында йөри дип шикләнмәс.

Тавыш-тын ишетелмәвенә сөенеп, ял көннәре бетүгә Фәдис тыныч күңел белән шәһәренә юл алды…

 

 

Фото: autosaratov.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: